Урок татарского языка в 9 классе "Он до сих пор жив"
Урок татарского языка в 9 классе на тему “Он до сих пор жив”.
Учитель татарского языка и литературы Мисбахова Р.А.
МАОУ “Базарно-Матакская средняя общеобразовательная школа”.
Тема:
Ул әле дә исән кебек…
Максат:
Ә. Яһудин турында белешмә бирү, олы шәхеснең тормыш һәм иҗади сәнгать ылы белән киңрәк таныштыру, нәфис сүз сәнгатенә кызыксыну уяту, ихтирамлы караш тәрбияләү, туган ягыбызның олы шәхесләре белән горурлану.
Җиһазлау: слайдлар, газета мәгълүматлары, фоторәсемнәр.
- Бездән якты хәтер истәлек калсын.
Ә. Яһудин
1.
Укытучы.
Җирдә кылган күркәм гамәл
Буыннардан буыннарга кала
Шул гамәле белән җир кешесе
Тарихларга үзенең эзен сала.
Слайд-фото.
Укытучы.
Шундый шәхесләр була, аларны югалтуның зурлыгын тора-бара гына аңлыйсың. Татарстанның атказанган артисты, нәфис сүз остасы Әзәл Яһудинга да кагыла бу. Исән булса быел аңа 100 яшь булыр иде. Ни кызганыч 1997 елда арабыздан китеп барды.
Ниндидер ачы юксыну белән сагынабыз аны.
Әзәл абый Яһудин 50 елдан артык гомерен сәхнәгә багышлаган олуг шәхесебез иде, - диде филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин үз чыгышында. – Ул сүзнең тәмен, кадерен белгән, телебезне ифрат дәрәҗәдә ихтирам иткән нәфис сүз остасы, татар әдәбиятын пропагандалауга бик зур өлеш керткән артистыбыз иде.
Укытучы.
Әйе, сөйләм кәвәсе ифрат дәрәҗәдә олы булган шәхес ул - Әзәл Яһудин.
Без бүген фоторәсемнәр, истәлекләр аша аның белән танышырбыз. (Сүз укучыларга)
1 укучы.
Халык белән шыгрым тулы зал. Барысы да тын калып сәхнәгә төбәлгән. Әлегә ул буш. Ул да булмый, ашыгы – ашыга уртача буйлы, мөләем йөзле артист уртага чыгып баса һәм сүзгә керешә.
Слайд (гармундагы фотосы)
Динар(“Кыңгыраулы яшел гармун”) I куплет. музыка.
2 укучы.
Нәфис сүз остасы тамашачыны беренче сүзләреннән үк үзенә әсир итеп, үзе белән канлы сугыш елларына алып кереп китә, сөйгәненә хат язып утыручы Фазыл белән таныштыра. Ул әнә сәламен җыр белән дәвам итә. Артист аны кулындагы кыңгыраулы гармуны белән җырлап та күрсәтә. (Җыр)
Ал кадыйм түшләреңә
Гөл кадыйм түшләреңә
Былбыл булып, гөлгә кунып
Керәсең төшләремә.
Әзәл Яһудин үзен нәфис сүз остасы буларак нәкъ менә фронтовик шагыйребез Ф. Кәримнең “Кыңгыраулы яшел гармун” исемле поэмасын укып, яттан сөйләп танытты. Үзәнчелекле тавышы, сөйләм алымы сәхнәдә үз-үзен тотышы, кыскасы, эстрада артистларына хас сыйфатларның барысын да шуның аша күрсәтүгә иреште.
укучы.
Яһудин истәлекләреннән:
Минем малай чагым; хәтерлим, әти җәй көне , ачык тәрәзә янында репетиция ясый. Шагыйрь фронтовик Ф. Кәримнең “Кыңгыраулы яшел гармунын” укый. әтинең йөзендә энергия, дулкынлану, күзләрендә-очкын, ут сибенә шикелле. Кулында гармун, ул я сөйли, я җырлый.
Ал кадыйм түшләреңә
Гөл кадыйм түшләреңә.
Сокланып, тыныч карыйм мин аңа. Әти башкаруында моннан да матуррак әсәр булдымы икән? Ул чакта, минемчә, бу әсәрне беркем дә көчлерәк, матуррак итеп сөйләмәде.
Слайд (Р. Акчурин)
4 укучы.
Мин тормышта, сәхнәдә үз-үземне эзләү белән мавыктым, - ди Әзәл Яһудин.
Укытучы.
- 1908 нче елда Спасс өязе, Яңа Чаллы авылында дөньяга килгән Әзәлгә, сәхнә йолдызы булып калыкканчыга кадәр, шактый борылышлы юл узарга, сикәлтәле сукмаклар үтәргә туры килә.
5 укучы.
- Әзәл абыйның әтисе Бәдретдин (слайд) ятимлектә үсә, аны агалары гел рәнҗетеп тора. Шул чарасызлыктан Бәдретдин Көек авылындагы ишан мәдрәсәсенә барып урнаша. Ә ишан А. Алишның бабасы була. Әлеге кешенең ярдәме һәм мәрхәмәтле мөнәсәбәте Бәдретдинне заманасына күрә аң-белемле итә һәм ул хәлфә булып җитешә. Бәдретдин Яңа Чаллыга кайтып бер ел укыта. Әмма Көек халкы аны үзләренә чакырып ала. Бәдретдин хәлфә ундүрт ел биредә шәкертләр укыта.
6 укучы.
Бәдретдин хәлфә гаиләсендә туган Әзәл яшьтән кызыксынучан, уен-көлкегә, белемгә күп белергә хирыс була. Менә шушы изге ниятен тормышка ашыру өчен 1926 елда, туган нигезен калдырып, татар телен гамәлгә ашыру курсларына укырга дип чыгып китә.
укучы.
-Минем яшем җитмәде, курсларга алмадылар, - ди Әзәл Яһудин.
8 укучы.
Спасска кайтып, җидееллык мәктәптә бер ел укый һәм 1927 елда кабат шул курсларга килә. Ул курсларда укый башлый.
9 укучы.
- Сөләйман агага кайтып кунам, ятар җирем - идән. Анысына да шат, тик кумасыннар гына, - дип искә төшерә Әзәл ага уку елларын.
10 укучы.
Ул, әлбәттә, бу курсларны уңышлы тәмамлый. әмма егет моның белән генә чикләнми. Әзәл театр техникумында имтихан тота, аны бик яхшы билгеләренә тапшырып, укырга керә.
11 укучы.
Әстерхан театрында үзенең көчен, сәләтен сынап карый. Тик сәнгать үзәге булган Казан артистны үзенә тартып тора, академия театры каршындагы “колхоз филиалы” театрында 1939 елга кадәр эшли. Һәм ниһаять Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшли. Төрле спектакльләрдә төрле холык- фигыльле образлар иҗат итә.
“Изге амәнәт” Шәйхи ролен.
“Башмагым” Шымчы.
“Король Лир” Шут.
Слайд.
12 укучы.
Улы Ренат Акчурин истәлекләреннән.
- Еш кына әти һәм әни 40 нчы елларда Татарстан авылларына концертлар белән чыга иделәр. Мине дә сәяхәткә алалар. Әни үзенең матур көчле тавышы белән Сәйдәш музыкасына салынган җырларны башкара.
Әти гармунда әнигә аккомпонировать итә. Әмма әти концертта күбрәк шигырьләр укый, юмористик әсәрләр белән залдагыларны көлдерә. Минемчә, әтием сөйләгәндә залдагылар тыныч кына тыңлап утырырга тиеш. Шуңа күрә алдагы рәттә утырган урынымнан артка борылып мөрәҗәгать итәм. – Көлмәгез! Шауламагыз! Әтигә комачауламагыз!-дим. Минем бу чыгышым кешеләрне тагын да көлдереп җибәрә.
13 укучы.
-Узган елларым узган юлларым миңа иҗатымда бик тә файдага булды. Гади авылдан чыккан, гади бер кешегә кемнең-кем икәнен таный белергә дә ярдәм итте. Алар миңа элеккеге ялгышларымны кабатламаска булыштылар, - ди ул.
14 укучы.
Сәхнә юлында очраган күренекле шәхесләребез – Хәким Сәлимҗановны, Луиза Салигаскәровнаны, Әсма Шәймаратованы хөрмәтләп искә ала торган була. Алар Әзәлнең драма артисты булып эшләгән чагында ук нәфис сүзгә маһирлыгын күреп алганнар, иҗатын шул юнәлештә дәвам итәргә кирәклеген ышандарганнар.
15 укучы.
-Чыннан да, дип уйладым мин аларның киңәшләен тыңлаганда, нигә әле миңа сәхнәбезнең шушы зәгыйфь өлкәсен үстерергә үземнән көч кертмәскә. Шигырь ятларга хәтерем нык, сәхнә тормышын беләм.
16 укучы.
Нәфис сүз сәнгатьнең гаять тә авыр һәм катлаулы җанры булуы өстенә, әле ул артистка шигырь ятларга яратучы һөнәр дә. Концерт саен үзенең осталыгын чарлау белән бергә, ул каләм ияләренең иҗат җимешләрен халыкка җиткерүче иде. Аның репертуарында М. Җәлил, Н. Исәнбәт, Н. Арыслан, М. Садри, Г. Афзал, Ш. Галиев әсәрләре еш яңгыраган. Халык арасында таныту өчен көченнән килгәнчә еллар буенча эшли. Ул үзенең сәхнә чыгышын “Җиде мең тапкыр” инде дип горурлануын яшерми. Шәхси архивында М. Садриның, Ә. Еркәйнең, Ш. Маннаповның бик күп шигыржләре саклауын әйткән.
“Мишәрләрем”-шигырь.
17 укучы.
Әзәл абый бик тыңгысыз җанлы кеше була. Гомере буена үзеннән соң сәхнәгә меңгән яшь талантларны барлый, аларга хәленнән килгәнчә ярдәм итәргә омтыла. Рәшит Сабиров, Зәйтүнә Яруллиналарның киләчәгенә зур өметләр баглый. Әлбәттә, аның өметләре аклана. Үзе белән бергә аралышып яшәгән, бергә гастрольләргә йөргән иҗатташ дуслары Рәшит Ваһапов, Зифа Басыйрова, Шакир Шамильский, Өркия Ибраһимова турында көндәлек мәтбугатта да язып чыга.
Рәшит Ваһапов белән бергә шактый иҗатташ дус булып концертлар куялар. Р. Ваһапов бригадасы Әлки ягына 1958 нче елның җәендә килеп төшәләр. Күрше Карамалы авылында концерт куярга әзерләнәләр, ут бетә, ә Карамалыда электромантер булып минем әтием эшли. Р. Ваһапов әтиемә үзе мөрәҗәгать итә “Наныем җайла инде”, - ди. Чөнки электрогитарага ут кирәк, электрогитараның чыккан гына вакыты була әле. Төркемдә Фәйзи Биккинин – гармунда, Әзәл Яһудин конферанс була.Әзәл абый әйтә куя: “Безнең як егетләре булдыралар”- ди. “Без булдырабызны”, Шәймиевка кадәр үк безнең якташлар әйткән булган бит икән. Әтием күңелендә шундый якты, матур истәлек саклаган. Р.Ваһапов белән бәйле бик күп мәзәк хәлләр дә булган.
(Слайд 121 нче бит, слайд Р.В.)
Фирдания Газизова истәлеге.
Укытучы: Ә. Яһудин туган якларда шактый еш чыгыш ясаган . Шулай бер вакытны:
Авылда булдым, иске агач клубтан җилләр искән – аның урынына таш клуб корылган,- дип сөенеп, шатланып сөйләгән.
Ә инде хәзер Ә. Яһудинның истәлек язмаларын укып үтәм:
“Замана әбиләре”.(61 бит,Мирас журналы)
Әзәл ага Яһудин гел истә, хәтердә саклансын иде, дигән теләктә яшик.
Күңелдә ул әле дә исән кебек.
“Әзәл – үлемсезлек” дигән сүз, дип әйткән Рафаэль Сальмушев, Зәйтүнә Әхтәмова Татарстанның атказанган артисткасы белән берлектә үткәрелгән искә алу кичәсендә.
Безнең төбәктә туып – үсеп канат ярган, гомер буе халкыбызга фидакарьләрчә хезмәт иткән. Әлки данын югары йөрткән шәхес ул- Ә. Яһудин. Аның турындагы хатирәләрне кадерләп саклау, аның талантын олылау – безнең изге бурычыбыз.
Ә. Яһудин – үзе дә һәрвакыт “ Бездән якты хәтер, истәлек калсын” дип әйтергә яраткан.
Йомгаклау: һичшиксез, без үзебезнең якның күренекле кешеләрен барларга, аларның иҗаты белән танышырга һәм халыкка таратырга тиешбез. Үткәнен белмәгән милләтнең киләчәге юк.
Күренекле мәгърифәтче Р.Фәхретдин : “Дөньяда яшәргә һәм башкалар рәтендә гомер сөрергә теләгән милләт үзенең үткән көннәрен белсен һәм үз тарихы белән дус булсын”,-дигән.
Өй эше : Әзәл Яһудинның биографик белешмәсен кабатларга һәм реферат төзергә.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Мисбахова Рэсиня Асхатовна
→ miss-tatarka 11.03.2011 5 3487 632 |
Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.