Урок развития речи по татарской литературе на нравственную тему "Икейөзле кеше нинди була?", 10 класс
Разработка урока развития речи по татарской литературе на нравственную тему:
“Икейөзле кеше нинди була?”
Учитель татарского языка и литературы
МАОУ “Базарно-Матакская средняя общеобразовательная школа” Галиева Ильсина Анасовна
1.Оештыру
2.Актуальләштерү
-Дәресне укытучы мондый кереш сүздән башлый.
-Иртәгә үтәчәк тәрбия дәресенең барышын тагын бер кат сүз алдыннан үткәреп,Әлфия ханым йокларга әзерләнгәндә стенадагы сәгать төнге 12не сукты.Ләкин укытучы тиз генә йоклап китә алмады Уйлар,бер-берсен куып,ашамлыклар кибете янында төштән соң булып үткән вакыйгага килеп тоташты.
Кичке 5ләр тирәсендә,эштән кайтышлый,Әлфия ханым ашамлыклар кибетенә сугылган иде.Кибет баскычыннан күтәрелгәндә,аның игътибарын кычкырып сөйләшкән өч үсмер үзенә җәлеп итте.Арадан берсе,авызына сигарет капкан килеш,калганнарына нидер аңлата.Тегеләре кулларындагы сыекча салынган шешәне борыныннан чүмерә-чүмерә килешә. “Тукта,тукта!Болар минем сыйныф укучылары-Илдар,Ринат һәм Динар түгелме соң?Әйе,нәкъ тәрбия сәгатьләрендә алар,миңа кушылып,тәмәке тартуның,эчүчелекнең зарары турында кызып-кызып,бер-берсенә исбат итергә тырышканнар иде.Ә бүген...”
Кинәт үсмерләрнең берсе ярым эчелгән шешәне алдагы бушлыкка атып бәрде дә бик ачы итеп сүгенде һәм Илдар авызындагы сигаретка үрелде.Аларны тыңлап торырга Әлфия ханымның түземлеге җитмәде.Ул,кибеткә ни өчен килгәнен дә онытып,автобус тукталышына таба борылды.Бераздан тынычланып:”Юк,педогог буларак дөрес эшләмәдем.Миңа,алар янына барып,чын йөзләрен ачарга иде.Мәктәптә сез бер төрле,урамда-икенче,йортыгызда өченче төрле,”-дияргә иде.
Һәм ул,күп уйлап тормастан,кабат кибет янына борылды.Кызганычка каршы,Әлфия ханым килеп җиткәндә үсмерләр басып торган урында тәмәке төпчеге һәм сыра шешәсе бөкеләре генә аунап ята иде.
Әлфия ханым кичке 8ләрдә Ренатларга шалтыратты.Трубканы малайның әтисе алды.
-Исәнмесез!Миңа Ренат кирәк иде,-диде Әлфия ханым.Мөмкин кадәр үзен тыныч тотарга тырышып.
-Мәктәптә бүген юл кагыйдәләрен өйрәнү конкурсы була,соң гына кайтам,дип чыгып киткән иде ул,-диде малайның әтисе.
Алфия ханым,бүген мәктәптә бертөрле чара да булмаганлыгын яхшы белсә дә,серне тиз генә ачырга уйламады.Бары:”Ярый,кайту белән миңа шалтыратсын әле,”- дип кенә чикләнде.
Кичке сәгать 10тулып киткәч,Әлфия ханымнар өендә телефон шалтырады.
-Ренатның әтисе борчый,-диделәр трубканың аргы ягында,-егетебез бүген Илдарларда кунып калырга дип рөхсәт сорады.Без әнисе белән,төнгә каршы кайтып йөрмә инде дип ризалаштык.Акыллы малай ул безнең Ренат ни эшләгәнен белә.
-Андый-мондый күңелсез хәлләр килеп чыкмасын,-диде Әлфия ханым,авыр сулап,-хәзер заманасы икенчерәк бит.
-Юк,минем егет ышанычлы,дип үз сүзендә нык торды ата,-исерткеч эчемлекләрне иснәп тә караганы юк,тәмәкене мин тартканда да янәшәдә түзеп басып тора алмый.
-Ярый,хәерле төн сезгә!
Икенче көнне Ренат сыйныф җитәкчесе алдына үзе килде.
-Сез мине эзләгәнсез икән,без кич буе шәһәрнең йөзү бассейнында ярышлар карап утырдык,-диде ул.
-Ә мәктәптә уздырылган юл кагыйдәләрен өйрәнү конкурсында беренче урынны кем алды?
Әмма үсмернең бу сорауга әллә ни исе китмәде.”Әти мине аңлап бетермәгән,”-диде ул.
Шул арада дәрескә кыңгырау шалтырады.
-Ярый,бүгенге тәрбия дәресеннән соң аерым калып сөйләшербез,-диде Әлфия ханым,дулкынлануын яшерергә тырышып,-димәк,кичә,ашамлыклар кибете янында сыра эчеп,тәмәке тартып торган өч үсмернең берсе син булмагансың?Димәк,мин ялгышканмын икән.
“Кибет янында” сүзен ишетү белән,Ренатны ток суккандай булды.Ул кузгалып китәргә күтәргән уң аягын җиргә бастырмыйча катып калды.
3. Белем һәм күнекмәләрне булдыру
Шушы вакыйга турында сөйләгәч,укытучы укучыларны берничә төркемгә бүлә һәм аларга түбәндәге сорауларга һәм биремнәргә җавап әзерләргә куша.
Төркемнәрдә тикшерү өчен сораулар.
-Сыйныф җитәкчесен нинди вакыйга чыгырыннан чыгарган?
-Кибет янында очрашу.
-Үсмерләрнең үз-үзләрен тотышы(мәктәптә,урамда,йортларында)
-Моны нинди бер сүз белән әйтеп була?(икейөзлеләр)
4. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
Аннары дәреснең “Үз-үзенә бәя бирү”дигән өлешенә күчелә.Төркемнәрдә фикер алышу өчен,мондый бирем һәм сораулар тәкъдим ителә.
Беренче бирем.
-Нәрсә ул икейөзлек?
-Икейөзле кешегә хас сыйфатлар нидән гыйбарәт?(Тыштан яхшы булып күренеп,асылда начарлык эшләүче,берәү алдында бер төрле,икенче кеше алдында икенче төрле сөйләүче;монафикъ,хәйләкәр)
-Икейөзле кешене тагын ничекләр дип йөртәләр?(Ике яклы пычак;ике яклы уен уйнаучы-ике якны да алдау;ике як белән дә –тыштан бертөрле,эчтән аңа капма каршы эш алып бару.Ике яклылык-турылыксызлык,икейөзлелек.Икейөзле янус-икейөзле кешеләр турында.)
Үз-үзеңә бәя бирү.
Икенче бирем.(Төркемнәрдә тикшерегез)
-Икейөзлелек белән бәйләнешле нинди мәкальләр,әйтемнәр беләсез?(Начар кеше түреңдә ята,түреңнән төшә-гайбәтеңне сата.Усал кеше өеңә кереп ашыңны ашый,читкә чыгып башыңны ашый һ.б)
Өченче бирем.(Төркемнәрдә тикшерегез)
-Икейөзлелек капма-каршысы ничек була?(Турысын әйтү,турылык,дөресен сөйли,хак сүз әйтү.Уендагысын яшермичә,ачыктан ачык дөресен әйтү,саф күңелле булу.Туры кешегә дус бул,ялганчыдан сак бул.Туры сүз ачы булыр,ахры яхшы булыр,ахры яхшы булыр.Тугрылык бәладән коткарыр,хыянәт бәлагә кертер.Тугрылыгы-йөз аклыгы.Тугрылыкны һәркем мактый,ләкин сакламый.Туры әйткән туганына ярамаган)
Дүртенче бирем(Төркемнәрдә тикшерегез)
-Үзегез укыган китаплардан икейөзле сәясәт,эш алып барган геройларны һәм шәхесләрне искә төшерегез.
Үз-үзеңә бәя бирү.
Бишенче бирем.
-Һәр очракта да гел турысын,дөресен генә әйтү тормышта үзен аклыймы?Әйтик,табиблар авыруга аның чирең бик куркыныч исәнлеге турында әйтсәләр...
Җаваплар.
Алтынчы бирем
Казак халкының бөек язучысы Абый болай дигән:”Ялкау-һәрчак эчкерле,монафикъ ,усал,көнче,икейөзле була”.Сез моның белән килешәсезме?
Үз-үзеңә бәя бирү.
Җиденче бирем.(Төркемнәрдә тикшерегез)
Сез көндәлек тормыштан икейөзле кешеләр турында нинди мисаллар китерә аласыз?
Үз-үзеңә бәя бирү.
-Икейөзле кешене икенче төрле тагын ничек дип тә атыйлар?(ялагай кеше)
Аңа нинди сыйфатлар хас?(Яхшатланып,ярарга тырышып икейөзләнүчән кеше,тәлинкә тотучы.Икенче бер кешегә ярарга тырышып,аның(өченче бер кешенең) яхшылыкларын яисә кимчелекләрен арттырып яисә кимсетеп күрсәтү)
Үз-үзеңә бәя бирү.
Сигезенче бирем.(Төркемнәрне тикшерегез)
Икейөзле кешеләр үзләренең начар сыйфатларыннан ничек котыла алалар?Кешеләр үзләрендә тугрылык,дөресен әйтә белү сыйфатларын нинди юллар белән булдыра алалар?
Көтелгән план үрнәге.
1.Бер-береңә карата эчкерсез,ихлас булырга.
2.Сөйләгәндә һәр сүзне уйлап сөйләргә.Бары үзең белгән,үзең күргән нәрсә турында гына сүз алып барырга.
3.Алдашмаска,ялагайланмаска.
4.Үз-үзеңә таләпчән булырга,гаебеңне таный белергә,җитешсезлекләрне башта үзеңнән эзләргә.
5.Җитешсезлекләр белән килешеп яшәмәскә.Иптәшеңнең хатасын күрсәң,белсәң,аңа бу турыда әйбәт кенә итеп әйтергә,моны яшереп калдырырга ярамый.
Үз-үзеңә бәя бирү.
5.Йомгаклау.
-Дәрестә нәрсә турында сүз барды?
-Дәрестән үзегезгә нинди сабаклар алдыгыз?
6. Өйгә эш бирү.
1.Гаиләдә әти-әниегезнең икейөзлелеккә карашын белегез.
2.”Икейөзле кешеләрне ни өчен яратмыйлар?” дигән темага инша языгыз.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Галиева Ильсина Анасовна
→ dila 12.03.2011 8 5144 455 |
Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.