Открытый урок по татарской литературе по теме: "Весенние птицы" в 3-ем классе (татарская подгруппа).
МБОУ СОШ № 6 г.Елабуга
Учитель татарского языка и литературы Гилмуллина Лайсан Салахетдиновна
Урок татарской литературы в 3 классе(Программа по татарскому языку для русских школ).
Тема:Язгы кошлар.
Максат: Г.Хәсәновның ,,Сыерчыклар” текстын ныгыту;укучыларны кошлар дөньясы белән якыннанрак таныштыру,аларның нинди файда китерүләре турында сөйләшү, укучыларда табигать матурлыгын тою сәләте,эстетик зәвык һәм сакчыл караш тәрбияләү.
Җиһаз: Р.Х.Ягъфәрова,,Уку китабы 3 класс”, ноутбук, картиналар.
Дәрес барышы:
Оештыру.
исәнләшү;
дежур доклады;
уңай психологик халәт тудыру.
Белемләрне актуальләштерү.
Өй эшен тикшерү:
-текстны укып чыгу ;
-әңгәмә;
III. Яңа материалны өйрәнү.
Кышлаучы һәм кучмә кошлар турында мәгълүмат.
Бугенге дәрестә без сезнең белән яз, кошлар турында сөйләшубезне дәвам итәрбез.
Яз килеп кенә тормыш уяна. Кояш җиңә. Яктысы һәм җылысы белән бар табигатьне үз кулына ала. Ләкин сайрар кошлар кайтмыйча, яз әле яз була алмый. Кошлар кайтып, тирә-юньгә дәртле авазларын тараткач кына яз үзенең тулы хокукын ала кебек.
Әйдәгез әле, искә төшерик. Сез нинди кошларны беләсез?
Аларның кайсылары безнең якта кышлый?
Нинди кошлар күчмә кошлар дип атала? Хәзер күчмә кошлар турында тулырак әңгәмә карыйк. Яз җитеп, көннәр җылына башлагач,безнең җылы якка киткән кошларыбыз кайта. Иң беренче нинди кошлар кайта?
Әйе,кара каргалар.Аларны яз хәбәрчесе дип йөртәләр (Кара карга рәсемен карау,тавышын тыңлау)Борынгы бабаларыбыз табигатьнең уянуын кара каргалар килүгә бәйләп аңлатканнар.Җылы матур көннәрне шушы кошлар алып килә,алар килгәчсабанга төшәргә,игеннәрне чәчә башларга мөмкин дип,каргаларны изге кошка санаганнар.Һәм алар килүгә бәйрәм оештырганнар.Ул ,,карга боткасы”яки ,,карга туе”дип аталган.Бу йоланы үтәп,алар көзге муллыкны ,ашлы киләчәкне юраганнар,сабанга төшәр алдыннан күңелләрен күтәргәннәр.Бала-чагалар такмаклар әйтеп,халыктан ярма,тоз,май,йомырка җыйган,аннары бергәләшеп инеш буена төшеп,зур казан асып,ботка пешергәннәр.Карга боткасы төрле авырулардан дәва булып та саналган.
Хәзер карга турында шигырь тыңлап китәрбез.
Килдек,килдек очып ерак җирдән
Курыкмыйча ачы, салкын җилдән
Яз хәбәрен сезгә китердек без
Гафу, дуслар,озак көттердек без.
Кара каргалар бик бердәм,дус кошлар. Алар ояларын бер урынга ясыйлар. Оялары кеше яши торган җирдә була: бакча һәм урам агачларында( рәсем күрсәтелә)
Кара каргалар белән бергә үк сабан тургайлары кайта(рәсем күрсәтелә).
Тургайлар турында нәрсәләр беләсез?
Әйе,алар безне үзләренең җырлары белән әсир итәләр.
(тургай тавышы)
Саша,безгә тургай турында шигырь сөйләп бирер.
Кырлар өстеннән очам
Күлдән иелеп су эчәм.
Сайравым белән
Җырларга күчәм.
Тургай иң иртә торучы, иң биектә очучы кош.
(рәсем күрсәтелә)
Март ае үтеп барганда безгә таныш кошлар-сыерчыклар кайта.(рәсем)Башта ата сыерчыклар,ә аннары ана сыерчыклар кайта. Бергәләшеп ояга урнашалар.
(тавышын тыңлау)
Ерак-ераклардан канат кагып,
Диңгезләрне кичеп-арып
Туган җиребезне сагынып кайттым
Җылы яктан сәлам алып кайттым.
Сыерчыклар безгә ниди файда китерәләр.
Сыерчык сәгатенә 40 км тизлек белән оча.5 йомырка салып бала чыгара.(рәсем күрсәтелә). Бер сыерчыкның гаиләсе бер көн эчендә ике мең әкәм-төкәм, зарарлы бөҗәкләр ашый.( рәсем күрсәтелә)
Сыерчык турында җыр.Музыкаль пауза.
Сыерчыклардан соң күптә үтми,тезелешеп торналар килә(торна рәсеме, тавышы)Торналар турында ниләр
беләсез?Сазлыкларда яшиләр,йоклаганда бер аякларын күтәреп йоклыйлар.
Сүзне Айратка бирик
Торыйк,торыйк, дип
Кайда оя корыйк? дип
Туган җирдә торыйк, дип
Аваз салып ерактан,
Сазлыкларга, кырларга
Очып килә торналар.
Физминутка
Торыйк торыйк торналар
Бик иртә уяндылар.
Киерелделәр,сузылдылар,
Сикергәләп алдылар.
Канатларын җилпи-җилпи
Каурыйларын койдылар.
Салкын чык тамчысы белән
Томшыклары юдылар.
Парлы бию биеделәр,
Бер-берсен назлап кочып.
Зәңгәр күл белән хушлашып,
Киттеләр ерак очып.
Май ае башланып,көннәр матурлангач күке тавышы ишетелә башлый.Күке күкелдәмичә,яз яме булмый, диләр.(күке рәсеме һәм тавышы).Сезнең күке турында нәрсәләр ишеткәнегез бар? (М.Җәлилнең ,,Күке”шигыре).
Бала чыгармыйсыз, диеп,
Гаеплисез ,мин беләм.
Йонлач кортларны аулыйм мин,
Мактаулы шуның белән.
Әйе,укучылар.Альбина әйткәнчә,күке сәгатенә 100 бөҗәк ашый.Әгәр урманда зарарлы бөҗәк күбәйсә,ул аларны берничә көн эчендә ашап бетерә.
Тора-бара шундый вакыт килә-соңгы суыклар чигенеп,сандугачлы җылы төннәр башлана.Сандугач үзе кечкенә булсада тавышы зур,көчле.(рәсемен карау,тавышын тыңлау)
Сүзне хәзер Гөлназга бирик.
Төс-бит белән мактанмыйм,
Гап-гади кош мин үзем
Тавышымны тыңлап кара,
Шуннан әйтерсең сүзең.
Сандугач майның беренче яртысыннан ук җырлый башлый,июльдә җырлаудан туктый.
Оясын җир өстендә яки чокырда ясый. Август урталарында очып та китәләр.Алар Африкага кадәр барып җитәләр. Кышлау урынында алар җырламыйлар.
Тагын күчмә кошлардан-карлыгачлар.(тавышын тыңлау,рәсемен карау)Алар сандугачлар артыннан кайталар.Чебен-черки күренеп,азык мул булган чакны көтәләр.Алар ояларын түбә астына балчыктан сылап ясыйлар(рәсем карау).(Г.Тукайның ,,Карлыгач”шигыре). Тагын яр карлыгачлары була. Әгәр җәй көне Чулман буйларына төшсәгез сез аларны очрата аласыз(рәсемен карау)
Хәзер Әминәне тыңлап китик.
Койрык озын,ак түшем,
Кыска томшык мин үзем.
Соңга калып киләм мин
Чебен-черкиләр чүплим,
Үз эшемне беләм мин.
Рәхмәт. Күргәнебезчә кошларга багышланган бик күп матур шигырьләр иҗат иткән безнең халкыбыз. Кошларны матур җырлары дәртле сайраулары аларны илһамландырган.Кошларның туган якларыбызга кайтуына бәйле сынамышлар да бар. Әби-бабайларыбыз аларны ничә еллар буе сынаган. Сездә тыңлап китегез әле:
Кара карга килгәч,бер айдан кар китәр.
Карлыгач иртә китсә көннәр тиз матурланыр.
Тургай килгәч-9 көнлек, сыерчык килгәч 8 көнлек кар калыр.
4)Аккош иртә килсә, яз начар булыр, озак торыр.
5)Каз югарыдан очса,яз көне су күп булыр.
,,Сынатма”уены.(күчмә кошларда кул чабу,кышлаучыларда тик утыру)
IV Материалны ныгыту, кабатлау.
Менә укучылар,күргәнебезчә безгә яз ямьле, җылы көннөр генә түгел, файдалы, кадерле, дуслар да алып килә. Искә төшереп алыйк инде. Иң беренче ниниди кошлар кайталар?
Кара каргалар.
Алардан соң?
Әйе(рәсем чыга), тургайлар, сыерчыклар торналар,күкеләр, сандугачлар һәм карлыгачлар.
Алар безгә нинди файда китерәләр?
Чәчәкле язны яраткан кебек,канатлы дусларыбызны-кошларны яратырга һәм сакларга кирәк.Аларны ничек сакларга була?
Әле тирә-ягыбызда кыш тантана итә,хәзер без аларга ничек ярдәм итә алабыз?Мин шундый кагыйдәләр яздым,сез шулар белән килешәсезме?
(экранда кагыйдәләр)
V. Йомгак.
Беренче апрель-Бөтендөнья кошларны саклау көне.Ләкин аларны бу көнне генә түгел, һәрвакыт сакларга кирәк.(язу чыга)
VI. Өй эше.Кошлар турында табышмаклар әзерләп килергә.
Билгеләр кую.
Безнең дәресебез ахырына якынлашты.Дәресебезне ,,Яз җыры”белән төгәллик.
Кулланылган материал:
Р.Х.Ягъфәрова,,Уку китабы, 3 сыйныф”
“Ачык дәрес” газетасы, октябрь 2007.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Гилмуллина Лайсан Салахетдиновна
→ Гилмуллина 16.04.2011 7 5024 775 |
Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.