Мероприятие«Минем бабам сугышта булган»; 5 - 11 кл.


Ачык чара

ТЕМА: «Минем бабам сугышта булган»


Максатлар:

  1. Укучыларны сугыш һәм тыл ветераннары белән якыннан таныштыру.

  2. Гражданлык һәм патриотик тәрбия бирү.

  3. Сугыш һәм тыл ветераннарына хөрмәт тәрбияләү.


(Магнитофон язмасында музыка уйный. Музыка кими, шигырь укыла).

Укучы.

Соңгы тапкыр кичә көлде дөнья,

Соңгы тапкыр кояш балкыды.

Таң атмады бүген, көн тумады,

Алды җирне сугыш ялкыны.


1 нче алып баручы.

Тынычлык! Барлык кеше өчен иң якын һәм иң изге сүз бу.

2 нче алып баручы.

1941 ел, 22 июнь. Радио шомлы хәбәр китерә. Фашистлар Германиясе Советлар иленә вәхшиләрчә һөҗүм ясый. Бөек Ватан сугышы башлана.

Шигырь. Муса Җәлил. “Ант”.

(«Священная война», музыкасы уйный, шигырь укыла)

1 нче алып баручы.

Бу сугыш совет халкы өчен азатлык сугышы иде. Беренче көннән үк ул Бөек Ватан сугышы дип аталды. Ә совет-герман фронты икенче бөтендөнья сугышының төп фронтына әверелде.


1 нче укучы: Сабый бала йоклый бишектә,

Уяна ул тавыш ишетсә.

Тыныч булсын өчен йокысы,

Матур булсын өчен тормышы.

Сакта тора сизгер егетләр,

Бар да алар лачын кебекләр.

2 нче укучы: Халык батыр уллар үстерә,

Зур бурычлар йөкләп өстенә.

Җинү яулап көрәш эчендә,

Батыр уллар халкын үстерә.

3 нче укучы: Бабайлар сугышка киткәннәр,

Бабайлар авыр юл үткәннәр.

Колчакны, Деникин, Махноны,

Врангельне тар-мар иткәннәр.

4 нче укучы: Оныклар бәхетле булсын, дип,

Күгебез гел аяз торсын, дип,

Каһарман бабайлар үлгәннәр…

Оныклар шат тормыш корсын, дип.

Шигырь. Муса Җәлил. «Кызыл ромашка».(ромашкалар биюе)


1 нче алып баручы.

Гитлерчылар сугыш башында шәһәр, авылларны, завод, фабрикаларны җимереп, кешеләрне вәхшиләрчә талап һәм җәзалап, илебезнең шактый өлешен басып алуга ирештеләр. Чөнки Гитлер Германиясе безгә каршы бик күп гаскәр һәм корал туплаган иде.

5 нче укучы: Мин яшәргә телим , минем түгел,

Дошманнарның каны түгелсен.

Бу чокырга кайгы күмелсен.

Мәлгүн немец, нигә килдең безгә?

Үлем сиңа, үлем!.. Ычкынма!

Кайда гына барып сугылсаң да,

Баш очында козгын кычкыра.

2 нче алып баручы.

Җыр. «Салют Сиңа, Муса Җәлил». Татар халык көе һәм сүзләре.

1 нче алып баручы.

Шигырь. Фатих Кәрим. «Пионерка Гөлчәчәккә хат».

2 нче алып баручы.

Совет халкы дошманны җиңү өчен барысын да эшләде. Фронттагылар соңгы сулышларына кадәр көрәштеләр.


6 нчы укучы: Җилләр!

Туктагыз…

Өй янында үскән яшь топольләр,

Сез дә йоклагыз…

Тавыш чыкмасын!

Сугыштан соң-

бүген-

тәүге тапкыр

Карт ветеран тыныч йокласын…


1 нче алып баручы.

Тормышның үз законы бар: еш кына яхшылыклар тиз онтыла, ә авырлык, кайгы, хәсрәт хәтердә мәңгегә уелып кала. Шуның өчен дә халкым чиксез булып тоелган 1418 куркыныч көнне бүгендәй хәтерли. Җирдә мәңгелек тынычлык булсын өчен миллионнар һәлак булды. Шуның өчен кайда гына сугыш турында ишетсәк тә, йөрәкләребез сыкрый, җаныбыз әрни.


7 нче укучы: Без сугышны үзебез теләмибез,

Була икән –

Каршы тору юлын белербез,

Фронтларга көчле – җимерелмәслек

Корыч колонналар бирербез.

8 нче укучы: Кирәкми безгә кан кою,

Кирәкми безгә сугыш!

Безнең теләк якты, матур,

Тыныч хезмәт һәм тормыш.


Җыр. “Солдатлар”. М.Минһаҗева көе, Р.Вәлиева сүз.


9 нчы укучы: Таш һәйкәлләр балкый тыныч кына

Өйрәнгәннәр алар тынлыкка.

Һәйкәлләргә килик, гөлләр куйыйк

Һәйкәлләрне тыңлыйк тын гына.

2 нче алып баручы.

Әйдәгез, сугыш кырларында ятып калган солдатларны 1 минут тынлык белән искә алыйк.

(1 минут тынлык).


1 нче алып баручы.

Хөрмәтле укытучылар, укучылар һәм килгән кунаклар, ә хәзер сәхнәгә кунагыбызны чакырабыз.

(Бөек Ватан сугышы ветераны белән әңгәмә)


Татар биюе.

2 нче алып баручы.

Бөек Җиңүгә – 64 ел. Илебез азатлыгы өчен көрәшкән солдатларны онытмыйк, каһарманнарның сугышчан юлын өйрәник, мәктәпләрдә аларга багышлап музейлар ачылсын. Батырлар исеме буыннан –буынга күчә барсын.

Исәннәрнең кадерен белик!

Үлгәннәрнең каберен белик!


10 нчы укучы: Картаймагыз әле, ветераннар!


Картаймагыз әле, ветераннар!

Картаймагый, әй сез тынмас җаннар.

Сезгә тиеш әле бик күп язлар.

Җырлагыз сез Җиңү көннәрендә

Яшьлегегез Җиңү көйләрендә

Ветераннар, сез күп түгелләр бит,

Кайталмады күпләр өйләренә.

Җыр. “Туган илебез”, З. Туфайлова сүзләре, Л.Батыр-Болгари музыкасы.

1 нче алып баручы.

Хөрмәтле кунаклар, шушының белән безнең кичәбез тәмам. Сау булыгыз!


Полный текст материала Мероприятие«Минем бабам сугышта булган»; 5 - 11 кл. смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Назмутдинова Гульнара Фаритовна  NGF
12.10.2011 1 4539 636

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.



А вы знали?

Инструкции по ПК