Проектная работа по изучению творчества Г. Тукая с применением информационных технологий в русскоязычной аудитории в 5-11 классах


Проектның максаты: Г.Тукайның тормыш һәм иҗат юлы турында тулы мәгълүмат бирү, тәнкыйть әсәрләре белән таныштыру; иҗатының музыка белән тыгыз бәйләнештә булуын аңлату, музыкаль тәрбия бирү. Укучыларның тыңлап аңлау күнекмәләрен үстерү, сүзлек байлыгын арттыру.

Проектның бурычлары: Танып-белү эшчәнлеген, иҗади фикерләү сәләтен камилләштерү; укучыларны эзләнү-тикшеренү эшчәнлегенә тарту, нәтиҗә ясарга юнәлеш бирү. Тукай әсәрләренә, шигърияткә карата, татар әдәбиятына, мәдәниятенә хөрмәт, мәхәббәт, кызыксыну тәрбияләү.

Пректның эш төрләре:
1) 10 нчы сыйныфта "Тукай һәм музыка” темасына берләштерелгән әдәбият дәресе.
2) Г.Тукай иҗаты буенча 5 – 7 нче сыйныфларда викторина.
3) 7 – 11 нче сыйныфларда "Яздан аерып булмый Тукайны...” Г.Тукайның тормыш һәм иҗат юлына багышланган кичә.
4) 5 -9 нчы сыйныфлар катнашуында "Тукай бәйрәме” сыйныфтан тыш чара.
5) 10-11 нчы сыйныф укучылары тарафыннан "Тукай һәм музыка” дигән реферат эше.

Проектны тормышка ашыру планы

Эшнең эчтәлеге Үткәрү вакыты
10 нчы сыйныфта "Тукай һәм музыка” темасына берләштерелгән әдәбият дәресе. Март ае
Г.Тукай иҗаты буенча 5 – 7 нче сыйныфларда викторина. Март ае
7 – 11 нче сыйныфларда "Яздан аерып булмый Тукайны...” Г.Тукайның тормыш һәм иҗат юлына багышланган кичә. Апрель ае
5 -9 нчы сыйныфлар катнашуында "Тукай бәйрәме” сыйныфтан тыш чара. Апрель ае
10-11 нчы сыйныф укучылары тарафыннан "Тукай һәм музыка” дигән реферат эше башкару. Февраль ае


Мәгълүмати-компьютер куллану урыны: 10 нчы сыйныфта дәрес үткәрү өчен, 7 – 11 нче сыйныфлардагы кичәдә, сыйнфтан тыш чара үткәргәндә ярдәмлек буларак копьютер презентациясе кулланылды.

Көтелгән нәтиҗәләр: татар әдәбияты белән кызыксыну уяту, татар әдәбияты буенча белемнәрне тирәнәйтү. Материалны дәрестә һәм сыйныф сәгатьләрендә, сыйныфтан тыш чараларда куллану.

Полный текст материала Проектная работа по изучению творчества Г. Тукая с применением информационных технологий в русскоязычной аудитории в 5-11 классах смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Мухина Римма Ринатовна  гадилә
17.10.2011 2 7554 962

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.



А вы знали?

Инструкции по ПК