Литературно-музыкальный вечер "По следам Имая Насыри" + презентация


Литературно-музыкальный вечер по татарской литературы по теме « По следам Имая Насыри»


Луговая Раушания Тимергалиевна

учитель татарского языка и литературы

МБОУ СОШ с. Верхние Услы

Стерлитамакский район

Республика Башкортостан


Имай Насыйри эзләре буйлап

( әдәби – музыкаль кичә)


Максат: Музыкаль кичә якташ язучыбызның иҗатын өйрәнү; укучыларга гаилә, ил алдындагы җаваплылыкны төшендерү; репрессиягә эләккән якташ язучыбыз шәхесенә хөрмәт, әхлак тәрбиясе бирү; балаларны патриотик рухта тәрбияләү.

Җиһаз: Имай Насырига багышланган презентация, китапларыннан төзелгән күргәзмә, вакытлы матбугат битләрендә басылган язмалар, истәлекләр.


Язлар җиткәч, еллар үткәч,

Кайтырмын мин җил булып, кояш булып.

И.Насыйри.

1 нче алып баручы

Әй туган тел, синдә минем

Иң элек кылган догам.

Бөек шагыйребез Г. Тукайның бу илаһи шигырь юллары күренекле язучы, дәүләт эшлеклесе, публицист Имай Насыйриның тормыш һәм иҗат юлына туры килә, чөнки аның талантының тамырлары туган авылына, беренче мәртәбә тәпи баскан, теле ачылган газиз җиренә барып тоташа. Туган авылына ул үзенең шаян шигыре «Албасты»ны багышлаган. Киң табигать кочагында аунап, моңсыз үткән бала чак бу шигырьдә ярыйсы ук матур чагылган. Күрәсең, авыл, сәхрә-болыннар булачак язучыда, бөтенесеннән дә элек, чаялык һәм хөр күңеллелек тәрбияләве белән хәтердә калган. Моңа атасы Низаметдин абзыйның да алдынгы карашлы булуы, дөреслек яратуы да сәбәпче булгандыр.

Имай Насыйри 1898 нче елда Түбән Усылы авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Бала чагы башка балаларныкы кебек тирә- як урман, болыннарны айкап, су буенда балык каптырып, бәпкә саклап, су кереп, комда кызынып үткән. Иптәшләре белән авыл эшләрен үтәп, ярдәмләшеп йөргән.

Көз җиткәч, башка балалар белән ул да укырга барган.

Тукмак, Мүкле куак, Озын кырлар әле булса да Имай Насыйри эзләрен саклыйлар. Башта ул авыл мәдрәсәсендә белеем ала, соңыннан

Стәрлетамакта дүрт ел (1910-1914) укый. Империалистик сугыш башлану белән, атасының тормыш хәле начараю сәбәпле мәдрәсәне тәмамламыйча, Имай туган авылы Түбән Усылыга кайта.


( « Албасты») шигырен сөйлиләр, слайд авыл, табигать күренешләре.


2 нче алып баручы

« Без тормыш төпкеленнән күтәрелдек»- бу сүзләрне Имай Насыйрига һәм аның белән, бергә эшләгән, кичәге авыр тормыштан яңа биеклекләргә күтәрелгән иптәшләренә багышларга була. Яшь чактан ук крестьян балалары белән кыен шартларда үсеп, зур дәрәҗәләргә күтәрелү өчен күпме ихтыяр көче, сәләт кирәк. Имай абый үзенең хезмәт юлын 1918 нче елда Түбән Усылыда китапханәдә эшләүдән башлый. Бер ел тирәсе эшләгәннән соң, 1919 нчы елның дәһшәтле июнь аенда Кызыл Армиягә алына, һәм шул киткәннән соң ул Түбән Усылыга башка кайтмый.



« Яңа авыл» шигыре. Слайд ( И.Насыйриның тормыш хроникасы)







2 нче алып баручы

«Кешеләрне бәхетле, тормышны матур итеп күрергә теләгән идем».

Дәһшәтле 1920-1921 нче еллар. Әле илдә дары исе бетмәгән, сугышлар да ныклап тынмаган, тирә-як тулы ачлык, ялангачлык. Әмма шушы авырлыкларга карамастан, башкорт әдәбиятында бик күп яшь язучылар калкып чыкты.

Гариф Гомәр, Хабибулла Ибраһимов, Гайнан Хәйри, Давыт Юлтый, Афзал Таһиров… Имай Насыйри да әдәби иҗатын нәкъ әнә шул хезмәтчән масса арасыннан күтәрелгән язучылар рәтендә башлап җибәрде.

Кечкенәдән шигырь яратуы, бигрәк тә гарәп әдәбиятыннан гражданлык һәм мәхәббәт лирикасы, аеруча татар әдәбиятыннан Габдулла Тукайның сатирик шигырьләре белән кызыксыну, мәдрәсәдә чакта кечкенә шигырьләр язу, әлбәттә, аның күңелендә эзсез калмаган. Күзәй кантонында эшли башлагач, ул үзен беренче мәртәбә әдәбиятта сынап карый һәм газета битләрендә революция, зур үзгәрешләр, халык тормышы турындагы шигырьләре белән чыгыш ясый. Бу шигырьләр Тукайга охшатып язылган, хәтта аваздаш булып торалар. 1921 елда аның «Тәкъдир» дигән беренче шигыре басылып чыга. Темасы, әлбәттә, шул елларга хас булган Октябрь революциясе, халык бәхете өчен көрәшкә багышланган. Шуннан соң байтак кына шигырьләре басыла: «Бала белән ана», «Кыр казына», «Стәрлегә», «Албасты» шигырьләре.

Имай Насыйри 1924 елда шигырь язудан туктый һәм аңа башкача әйләнеп кайтмый. Аны зур темалар: тормыш проблемалары, халык бәхете өчен көрәш кызыксындыра.

Иҗади эзләнүләр аны шулай итеп проза жанрына мөрәҗәгать иттерә. Ул шул еллар прозасына хас булган нәсер жанрына игътибар итә.Бу кыска күләмле, романтик пафослы әсәрләр аңа рухи яктан якын, заманның эчке кичерешләрен аңлату өчен дә уңайлы була. «Чәчкәләр, ләкин башкалар», «Таңнар таңында», «Укы, бәгырем, укы»лар моңа үрнәк булып тора. Җайлап Насыйри хикәя, повесть һәм соңыннан роман жанрларына да күчә. Аның инде язар өчен бик бай тормыш материалы да, сәләте дә бар. Алар «Карлугачлар», «Җәмилә», «Шомлы күл», «Тереләй кабердә», «Һөҗүм», «Сибай», «Җиңелг күл», «Тереләй кабердә», «Һөҗүм», «Сибай», «Җиңелгән яту» әсәрләрендә ачык күрсәтелгән.

30 нчы елларда Имай Насыйриның игътибарын зур тарихи темалар җәлеп итә, ул безнең Башкортстанда булган хәлләргә, милли сорауларның чишелешенә, республиканың тәүге көннәренә, халык бәхете өчен барган көрәшкә багышлап үзенең зур күләмле автобиографик романы »Күзәй»не яза. Аның нигезендә 1919-1920 елларда Башкортстанның Күзәй кантонында булган хәл-вакыйгалар ята. Уңай геройларның да, кире персонажларның да прототиплары- шул вакыйгаларда актив катнашкан реаль кешеләр. Әсәрдәге Гыймай Басыйров образының прототибы булып Имай Насыйри үзе тора. Бу роман шул чордагы тормышны шактый тирән чагылдырган әсәр. Ул үзенең эчтәлеге белән генә түгел, төзелеше белән дә аерылып тора.

Икенче романы «Без сул як ярдан» булып, автор аны тәмамларга өлгермәгән.

Романның тәүге өзекләрендә вакыйгаларның 1921-1922 ачлык елларында башланып, соңгыларында инде 30нчы елларда Башкортостанда Ишембай нефть яткылыкларын үзләштерү кебек зур тарихи әһәмияткә ия булган күренешләрне тасвирларга тиеш була. «Кешеләрне бәхетле итеп күрү» теләге тормышка ашырылмый кала.

1 нче алып баручы.

«Әл дә син бар әле бәхетемә».

« Кадерле Бәдәр!

Сиңа кайнар сәлам җибәрәм. Особое совещаниенең миңа биргән 8 ел биргәнен син, мөгаен, белгәнсеңдер. Безгә күрешергә мөмкинчелек бирмәүләре бик кызганыч. ОСОның карары миңа 14 октябрьдә игълан ителде, ә 15- мине лагерьга җибәрделәр, 16-сы иртән сәгать 7-дә Уфа станциясеннән үткән чакта, уйладым:»Менә әле ул, мөгаен, тормагандыр, тиздән чыгарырлар, дип уйлап ятадыр, ә мине әллә кайда еракка ташладылар… Сөекле кызым Венераның зираты каршысыннан үткән чакта минем күзләремә яшь тулды. Их, ичмасам, ул яшәсә икән ! Әмма, кадерле Бәдәр, син кайгырма, мин барыбер үземнең гаепсезлегемне раслаячакмын. Бөтен тарихны язармын, тотыш хезмәтләр- повестьлар иҗат итәрмен, әмма раслармын. Тик син миңа кәгазь җибәр, конвертлар. Бер калын дәфтәр яхшы булыр. Син миннән хатларны сирәк алсаң, аптырама.

Синең даими рәвештә посылка салып, ризык белән ярдәм итүеңә мохтаҗ булырмын мин. Әлбәттә, мөмкинлек булса.

Монда, Бәдәр, мин кичә генә килдем. Шартлар белән таныш түгелмен әле. Хәлне белдерер өчен һәм синең белән бәйләнешне башлап җибәрер өчен генә язарга ашыктым. Алдагы хатымда, хәер, ул тиз генә булмас, җентекләбрәк язармын.

Синнән язу кирәк-яраклары алу белән СССР прокурорына һәм ВКП(б) Үзәк Комитетына жалоба язачакмын. Бәлки, аларны мин сиңа салырмын да, син тиешле адресына җибәрересең.

Минем адрес: Свердловск өлкәсе, Верхняя Тавда каласы.

Үбеп Имаең.

13.11.1940.»

3 нче алып баручы

Хатлар… саргайган, таушалган хатлар!Бу хатларны Имай Насыйриның хатыны Бәдәр апа Насыйрова (1897-1968) 1968 елны сәламәтлеге начарлангач, Нур Зариповка тапшырып калдыра.

Бәдәр ханым Имай Насыйри үлгәч тә, тугрылык саклап калып, башкача кияүгә чыкмаган. Түбән Усылы авылына да исән чакта иренең туганнары янына килгәләп йөргән. Бик сабыр, тыныч холыклы булган. Бәдәр апа шат күңелле, җыр-моң яраткан ачык йөзле кеше иде дип хәтерлиләр.

2 нче алып баручы

« Еллар үтәр, халык аңлар.

Туган җиргә мин кайтырмын

Язын кайтыр кош кебек».

Әйе, бәхетле тормыш өчен көрәшкән, зур, якты планнар белән яшәгән ялкынлы язучы, публицист, дәүләт эшлеклесе Имай Насыйри яңадан үз иленә, үз авылына, авылдашларына, туганнары арасына кайтты.

1937 елның августында «халык дошманы» дигән каһәрле мөһер тагылып, 3 елга утыртылган һәм аннары «Особое совещание»нең карары буенча тагын 8 елга хөкем ителеп, Свердловск өлкәсе Тавда шәһәренә озатылган, каты авырудан лагерьда 1942 елның 29 мартында вафат булган Имай Насыйри, язмышының нинди генә ачы булуына карамастан, рухы белән иленә кайтты.

Әйе, ул сщңгы көннәренә кадәр Совет законнарының гаделлегенә ышанып, кайчан да бер акланачагына өметләнеп яшәде, үтә мәрхәмәтсез лагерь шартларында да илгә, якты идеалларына тугры булып калды. Төрмәдән И.Сталинга язган бер хатында Имай Насыйри: « Мин ярлы баласы, тормышка тик Совет власте аркасында гына путёвка алдым, үземнең бөтен яшьлегемне социалистик Туган ил файдасына бирдем, хәзер Ватанга хыянәтче сыйфатында төрмәдә утырам. Боларның бөтенесе буш сүз. Һәммәсе дә кеше ишетмәгән ялган. Мин коммунизм идеалларына бер минутка да хыянәт итмәдем. Гражданнар сугышы окопларында большевик булып тудым һәм үлгәнгә кадәр, үлем нинди генә булмасын, мин большевик булып калырмын»,- дип язган. Ләкин ил атасы аның сүзләренә колак та салмаган.

Югары культуралы, киң эрудицияле язучы бүген дә безнең арада, безнең белән. Язмыш анны иленнән, җиреннән, икмәгеннән, каеннарыннан аера алмады. Бүген дә аның очкыны, ялкыны, каны туганнарында яши, дәвам итә.

1 нче алып баручы

Октябрь революциясенең ялкынлы өермәсе Имай Насыйриның тормышын тамырдан үзгәртә. 1919 ел уртасында Имай Насыйрины Кызыл Армия сафына демобилизациялиләр һәм Бәләбәй шәһәренә агитатор-оештыручылар курсларына җибәрәләр.

1921 елда И.Насыйрины башкорт АССР милиция идарәсе итеп тәгаенлиләр. Шул ук елда ул партиянең 10 съезды делегаты итеп сайлана. 1923 елда Мәскәүдә партиянең өяз комитетлары секретарьлары курсларында укый. Курсларны тәмамлагач, И.Насыйри республика матбугат органнарын, «Белем», «Сәсән», «Керпе» журналын оештыруда катнаша һәм шушы журналларның мөхәррире була. 1931 нче елда республиканың «Коммуна» гәзите (әлеге вакытта «Кызыл таң») баш мөхәррире булып эшли.

Имай Насыйри иҗади эшчәнлеген партия, матбугат, мәдәният органнарында җаваплы вазыйфалар башкару белән берләштерә.

1924 нче елдан алып И.Насыйри хикәяләр һәм повестьлар язуга бик күп көч сала. Ул бу әсәрләрендә социаль каршылыкларны тасвирлауда язучының художество осталыгы камилләшү процессына күчә.

« Стәрлегә» шигыре яттан сөйләнә.

2 нче алып баручы


1934 нче елда башкорт әдәбиятының иң яхшы әсәрләренең берсе- «Күзәй» романы дөнья күрә. Анда коммунистларның башкорт буржуаз милләтчеләренә каршы көрәше сурәтләнә. Роман нигезендә - реаль шәхесләр. Язучы ул вакыйгаларда язучы үзе дә катнаша. Шул елны Имай Насыйри Язучылар союзы әгъзасы итеп сайлана.

Язучының « Без сул як ярдан» романы да кызыклы булыр иде. Әмма ул аны тәмамларга өлгерми- 1937 елда сәяси репрессия «чүкече» астына эләгә. Бу фаҗигале вакыйгалар җиле талантлы күп кешеләргә кагыла. Алар ялгыш әйтелгән сүз һәм яла корбаннарына әйләнә.Имай Насыри ул вакытта «Коммуна» гәзите баш мөхәррире була. Башкорт әдәбиятын үстерүгә бик күп өлеш керткән талантлы язучының иҗаты кинәт, җырланып бетелмәгән матур җыр кебек өзелә.

Җыр ( «Җил капка» ).



Слайд 1
Имай Насыйри эзләре буйлап (Әдәби музыкаль киче)
Слайд 2
«Еллар үтәр, халык аңлар. Туган җиргә мин кайтырмын Язын кайтыр кош кебек».
Слайд 3
Слайд 4
Слайд 5
Слайд 6
Имай Насыйриның тормыш хроникасы                1898 ел, 12 октябрь – туган көне 191910-1914 еллар- Стәрлетамакта «Шәргыя» мәдрәсәсендә укый. 18 ел- Түбән Усылы авылында китапханәдә эшли. 1919 ел, июнь – Кызыл Армиягә алына. 1919 ел, август – 1920 ел, июль Башкортстанның Күзәй кантон (хәзерге Нуриман районы) хәрби комиссариатында агитатор- оештыручы. 1920 ел, июль – 1921 ел, ноябрь - Күзәй кантон милициясе начальнигы hәм башкарма комитеты әгъзасы. 1921 ел, сентябрь – 1923 ел,июнь БАССР Башмилиция политкомиссары. 1925 ел, август- 1930 ел, гыйнвар «Белем», «Сәнәк», «Керпе» журналларының мөхәррире. 1931ел, февраль – 1932 ел, «Коммуна» (хәзерге «Кызыл таң») гәзите мөхәррире. 1932- 1934 еллар, ВКП(б) ның Башкортостан Өлкә комитеты әгъзасы. 1934 ел, декабрь – СССР язучылар берлегенә әгъза итеп алына. 1934 ел, сентябрь- 1935 ел, декабрь Ишембайда «Башкортстан вышкасы» гәзите мөхәррире. 1936-1937 ел – «Коммуна» гәзите мөхәррире. 1937 ел- кулга алына « халык дошманы» яласы ягыла. 1942 ел, 29 март – Свердловск өлкәсе Верхняя Тавда шә hәрендә үлә.
Слайд 7
 Имай Насыйри «Коммуна» гәзите редакциясе коллективы белән
Слайд 8
Имай Насыйри хатыны Бәдәр hәм кызы Венера белән
Слайд 9
Имай Насыйриның Язучылар союзы әгъзасы таныклыгы
Слайд 10
Слайд 11
Слайд 12
Слайд 13
Слайд 14
Слайд 15
Слайд 16

Полный текст материала Литературно-музыкальный вечер "По следам Имая Насыри" + презентация смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Луговая Раушания Тимергалиевна  aktug
05.11.2011 1 3840 534

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.



А вы знали?

Инструкции по ПК