Акыллы сүз алтыннан кыйбат.( 7 сыйныф рус төркеме)





Тема: Акыллы сүз алтыннан кыйбат.( 7 сыйныф рус төркеме)

Максат: Укучыларда әхлак,сөйләм әдәбе тәрбияләү;аларны матур сәйләргә өйрәтү; ана телгә мәхәббәт уяту; бәйләнешле сөйләм телен үстерү; күнегүләр эшләү.


Дәреснең барышы.

I Оештыру өлеше.

1.Исәнләшү;

2.Дежур чыгышы.

II Актуальләштерү

1. “Акыллы сүз алтыннан кыйбат”,- мәкаленең мәгънәсен аңлату (аңлатмалы сүзлек ярдәмендә)

2. Дәреснең темасы буенча кыскача әңгәмә үткәрелә


III Белем- күнекмәләрен булдыру


127 биттәге 9 нчы күнегүгә дөрес җавапны табу.

Матур итеп сөйләшү өчен тылсымлы сүзләр белергә кирәк. “Тылсымлы сүз язгы көн кебек”, диләр. Чөнки язгы көндә кояш яктыра, челтерәп аккан кар сулары күңелгә бик якын, рәхәтлек бирә. Яхшы , ягымлы сүз ишеткәч, кешенең күңеле күтәрелә, рәхәт була. Шуңа күрә сөйләшкәндә “Исәнмесез!”, “Гафу итегез!”, “Сау булыгыз!”, “Хәерле иртә!”, “Зинһар!”, “Рәхмәт!”, “Тыныч йокы!”һ.б. тылсымлы сүзләрне ешрак кулланыгыз. Дусларның ярдәме , тәмле сүзләр безгә көч бирә, үзегезне канатлы кош шикелле җиңел, рәхәт тоясыз. Укучылар, сез минем белән килешәсезме?Сез нинди матур сүзләр беләсез?(фикер алышу)

-Әйе, иртә белән торгач, әти- әнигә, әби- бабайга, алай гына түгел бөтен кешегә, хәерле иртә, бәхетле гомер, саулык-сәламәтлек теләргә кирәк. “Хәерле иртә!” дигән исәнләшү шуны аңлата да. “Көндез ничек исәнләшәләр?” “Кич белән әйтелә торган сәламләшү сүзе нинди?”


Р. Арсланованың “Тәмле сүзләр” шигыре укыла.

Укучылар, сез тагы нинди тәмле сүзләр беләсез?

127 нче биттәге 1 нче күнегү- диалогны уку.

127 нче биттәге 7 нче күнегүдәге җөмләләр тәрҗемә итү.

Кайбер әдәпле сөйләү кагыйдәләре белән таныштыру.

Бирем.Ә хәзер 2 вариантка бүленеп , тәмле сүзләр кулланып,сөйләшү оештырыгыз әле.

I-в. Телефоннан шалтыратып ,дәү әниегезне мәктәпкә “ 8 март-Әниләр бәйрәме”нә чакырыгыз.

II-в. Китапханәдән ”Мәкальләр һәм әйтемнәр “ китабын сорагыз.


Ял минуты

Балалар, хәзер “Мәкальнең ахырын тап” уенын уйнап алабыз.

Аз сөйлә, ... (күп эшлә).

Аз сүз – татлы, ...(күп сүз- буш).

Халык әйтсә, ...(хак әйтер).

Аз сөйләгән күп эшләр, ...(күп сөйләгән- аз эшләр).

Иле барның ...(теле бар).

Тел турында тагы нинди мәкальләр беләсез?

Татар һәм рус телендә тел турында мәкальләр укыла, аларның мәгънәләре аңлатыла


128 бит, 3нче күнегү- яңа сүзләрне сүзлек дәфтәрләренә язу.

128 бит, 5нче күнегү- эндәш сүзләрне аерып әйтү.

Укучылар, сез беләсезме ,21 нче февраль-нинди көн? (Халыкара туган тел көне)

Туган тел” турында шигырьләр беләсезме?

Г. Тукай, Ш.Маннур, Ш.Галиев шигырьләреннән өзекләр уку.

Вил Казыйхановның “И родной тел” шигыре н уку.


IV Йомгаклау

Борынгы Греция фәлсәфәчесенең колы Эзоп белән булган хәл турында мәкалә уку.

Дөньяда иң татлы нәрсә дә- тел, иң ачы нәрсә дә -тел”,дигән нәтиҗә ясау.


Тел кешене дус итә,

Бер- берсенә беркетә.

Бел, балам, син рус телен

Һәм онытма үз телең.


V Өй эше 128 бит, 4 нче күнегү, яңа сүзләрне өйрәнү.

















Өстәмә материаллар:






Полный текст материала Акыллы сүз алтыннан кыйбат.( 7 сыйныф рус төркеме) смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Тухватуллина Гелуся Даулетгалиевна  Гелуся
20.11.2011 0 4777 629

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.



А вы знали?

Инструкции по ПК