Презентация по татарскому языку для 8-9 классов на тему: "Мы - дети 41 года" (.pptx)


Слайд 1
Сугыш һәм сугыш чоры балалары Чистай шәһәре һәм районы мисалында
Слайд 2
Меңнәрчә балаларны әтисез калдырган сугыш Чистай нәниләрен дә аямый.
Слайд 3
Мин кайтырмын, балам, тиздән-тиздән. Син көтеп тор сагынып әткәңне, Сөрик кенә изге җиребездән Каһәр суккан, шашкан этләрне. Ш. Маннур.
Слайд 4
Бала күңеле – гөләчәк. Аз гына кырау төштеме - шиңә.
Слайд 5
Сугыш чоры балалары Чистай районы Татар Баганалысы авылы, 1941 нче ел
Слайд 6
Мин кайтырмын, гөлем, Сау булсам, Син корал тот һәм ал әткәң үчен,Мин сугышта әгәр егылсам . Ш. Маннур
Слайд 7
Тәкъдиреңә ни язганын кемнәндер юратма, бабаңнарның , ата- анаңның гомер юлларын ныклап өйрән һәм үзеңә нәтиҗәләр яса. М.Мирза
Слайд 8
Нина Степановна Харитонова – сугыш чоры баласы. Ул 1928 нче елда Чистай шәһәрендә туа. Нина Степановна “аяклы тарих”, легендар шәхес, Татарстанның атказанган мәктәп укытучысы. Туган як тарихын, сугыш чорын өйрәнүдә дә аның өлеше зур.
Слайд 9
Сугыш чоры балаларының бердәнбер теләге: ”Их, шушы икмәкне бер туйганчы ашыйсы иде! “ Бу чорда икмәкне карточкалар белән генә биргәннәр: •Һәр балага -250 грамм •Хезмәткәрләргә -400 грамм •Эшчеләргә -500 грамм
Слайд 10
“Фашистлар оятсыз рәвештә балаларның кулларыннан актык икмәк кисәкләрен тартып алдылар, өсләреннән салдырдылар, актык уенчыкларына кадәр таладылар... Бу кабахәтлекләр безнең яшь буында да рәхимсез үч алу утын кабызды.” Г.Бакиров
Слайд 11
Чистай районы Яүширмә авылында туып үскән Рәшидә әби Сәхәбетдинова да сугыш чоры баласы. Әнисе Җәмилә белән бергәләп, сугышның барлык әчесен төчесен татырга туры килә аңа...
Слайд 12
Рәшидә,чыннан да, сугыш чоры баласы. Сугыш башланып, әтисе Әхмәт һәм абыйсы Камилне фронтка алганда аңа бары тик 13 яшь кенә була. Күп тә үтми, әтисенең Украинада алмагачка асып үтерелүе турында “ кара” кайгы хәбәре килеп төшә. Әнисе – Җәмилә, әбисе- Хәят бер мәлгә коелып төшәләр. Төшмәслекмени?! Итәк тулы бала, иң зурысы- 13 яшьлек Рәшидә!
Слайд 13
1.Рәшидә үзенең дус кызлары арасында, Чистай авыл хуҗалыгы техникумында укыган чаклары (сулдан икенче) 2.Рәшидә һәм Гомәр – сугыш чоры балалары
Слайд 14
Сугыш чоры балалары: Батыр булдык. Батырмадык ләкин Беркемне дә сазга, пычракка! Сер бирмәбез, бөгелеп төшмәбез без, Нинди генә хәлгә очрап та... Л.Шагыйрьҗан
Слайд 15
... Дөнья Сабантуйга әзерләнсен, Сабантуйлар чыңы Язгы яшен булып яшьнәсен. Тукталсыннар җирдә чын сугышлар, Тик яшәсен бары, Капчык белән сугыш яшәсен! Р. Ягъфаров
Слайд 16
Источники информации http://s017.radikal.ru/i403/1111/70/7ec2d487384a.jpg http://s41.radikal.ru/i091/1111/1e/73f5fca698b0.jp http://s42.radikal.ru/i095/1111/63/f1e0ec38a948.jpgg http://s017.radikal.ru/i406/1111/e0/8e5bc335b29b.jpg http://s001.radikal.ru/i194/1111/14/71ce89eccd14.jpg http://s017.radikal.ru/i402/1111/c7/825650670308.jpg http://s006.radikal.ru/i215/1111/34/158c015d24b7.jpg http://s017.radikal.ru/i429/1111/ab/d53417fa4564.jpg http://s59.radikal.ru/i164/1111/df/b837588fd9d7.jpg А также использованы архивные материалы семьи Гайсиных, Закировых, Харитоновых. Исмагиловой Р.А. «Чистаем». – Казан:Идел-пресс, 2010. Набиуллина Г.А. «Мин әйттем». – Казан: Магариф, 2008.
Слайд 17
Работу выполнила: Закирова Гулия Нургаязовна, учитель татарского языка и литературы высшей квалификационной категории МБОУ «Гимназия №3» г.Чистополь,РТ.

Полный текст материала Презентация по татарскому языку для 8-9 классов на тему: "Мы - дети 41 года" (.pptx) смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Закирова Гулия Нургаязовна  татарскийязык
23.11.2011 1 6679 818

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.



А вы знали?

Инструкции по ПК