Эндәш сүзләр (7 нче сыйныф)


Азаматова Әлфия Мәхмүт кызы,

Татарстан Республикасы

Питрәч муниципаль районы

Күн урта гомуми белем бирү мәктәбенең
беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.


Татар теле

Тема: Эндәш сүзләр дәрьясы.

Максат: Укучыларны әлеге тема буенча белемнәрен тикшерү, гомумиләштерү; танып-белү активлыгын үстерү; орфография буенча белемнәрен тикшерү; сүзлек байлыгын үстерү; белем һәм күнекмәләрне формалаштыру; белемнәрне практикада куллана белергә өйрәтү; эстетик зәвыкны үстерү; әхлак тәрбиясе бирү.

Җиһазлау: Сүзлек өстендә эш өчен язылган плакат, китаплар күргәзмәсе, слайдлар.

Метод һәм алымнар: Әңгәмә, индивидуаль бирем үтәү, дидактик уеннар үткәрү, тестка җавап бирү, төркемләп эшләү.

Предметара бәйләнеш: әдәбият, рус теле, җыр сәнгате.

Яңа пед технология: тестлар белән эш.

Дәрес төре: белемнәрне ныгыту.

План.

1.Оештыру моменты.

-Исәнмесез, укучылар! Кәефләрегез ничек? Татар теле дәресен башлыйбыз. Дәресебезнең темасы: “Эндәш сүзләр дәрьясы”. Бу дәрестә эндәш сүзләр темасы буенча белемнәрне тикшерербез, практикада куллана белергә өйрәнербез, ныгытып китәрбез.

-Укучылар,күренекле тел галимәсе Флера Сафиуллина үзенең хезмәтендә болай дип язган:

Тел дигән дәрья бар, төбендә энҗе - мәрҗән бар,

Белгәннәр чумып алыр, белмәгәннәр коры калыр.

Мин сезне белем дөньясына чумарга чакырам.

2.Актуальләштерү

-Укучылар, әйдәгез алдагы дәресләрдә алган белемнәрне искә төшереп алыйк. Бу табышмакларда нинди җөмлә кисәкләре яшерелгән икән? Зирәк һәм игътибарлы балалар аны әйтә алачак.

1.Җөмләнең бер кисәгенә дә буйсынмыйм, баш килештә киләм, барлык сүз төркеме белән дә белдерелә алам.

(ия)

2.Җөмлә эчендә һәрвакыт ия турында хәбәр итәм. Аның белән үзара килешеп яшәргә омтылам.

(хәбәр)

3.Җөмләнең фигыль белән белдерелгән кисәген ачыклыйм.

(тәмамлык)

4.Мин - иң матур кисәк. Исемне ачыклыйм. Җөмлә патшасы ияне дә матурлыйм. Тәмамлыкка да иярәм.

(аергыч)

5.Җөмлә эчендә генә түгел, тормышта да әһәмиятем зур. Һәр кеше үзенең вакытын бүлә, таба белергә тиеш. Минем урыным хәбәр янында.

(вакыт хәле)

6.Кайбер балалар өс киемнәрен . дәреслекләрен тиешле урынга куймасалар, аларны иртән эзләп интегәләр, шуңа күрә дәрескә соңга калалар. Ә походларда урында ориентлаша белмәсәләр, адашып калулары да ихтимал.

(урын хәле)

7.Мин тормышта иң кирәкле нәрсә. Тормышта максатлы кеше генә зур уңышларга ирешә.

(максат хәле)

8.Элек миңа да игътибар зур түгел иде. Ә менә хәзер, базар икътисадына күчү башлангач, миңа әллә каян сәлам бирәләр, чөнки һәрнәрсәнең чамасын белергә кирәк шул.

(күләм-чама хәле)

9.Исемем матур булмаса да, тормышта гел киреләнеп кенә йөрим мин, кешеләрдә ихтыяр көче тәрбиялим.

(кире хәл)

10.Электән таләп иттеләр,

Шарт тудыр син безгә дип.

Ә хәзер мин әйтә алам

Яшәвең өчен

Үзең тудыр шартны дип.

(шарт хәле)

3.Тест үткәрү. Белемнәрне тикшерү.

-Укучылар, сөйләм нинди генә булмасын, ул һәрвакыт кемгә дә булса мөрәҗәгать ителгән була. Шуңа күрә эндәш сүзнең сөйләмдәге роле бик зур.

Эндәш сүзне бик күп кулланабыз.Әмма аларны җөмлә кисәкләреннән аеруда кыенсыналар һәм язганда алар янында тыныш билгеләрен куюда хаталар да җибәрәләр. Безнең белемнәребез нинди икән? Әйдәгез, тикшереп алыйк. (тест биремнәрен үтәү).

1) 1. Эндәш сүзләр алдыннан килгән И ымлыгы

а) өтер белән аерыла

б) өтер белән аерылмый

2. Эндәш сүз кайсы килештә килә?

а) бер килештә дә килми

б) баш килеш

в) төшем килеше

3. Эндәш сүзләр сөйләмне

а) матурлый

б) бер дә әһәмияте юк

4. Эндәш сүзләр җөмләнең кайсы урынында киләләр?

а) башында, уртасында, ахырында

б) җөмләдә бөтенләй кулланылмый

5. Эндәш сүз җөмләнең нинди кисәге?

а) баш кисәге

б) модаль кисәге

в) иярчен кисәге

6. Күп нокталар урынына кирәкле эндәш сүзләрне куеп, әсәрнең исемен язу.

Кичер, ... ! (М. Җәлил)

а) әни

б) илем

в) дустым

7. ..., мин көчек күрдем.

а) песи

б) көчек

в) әни

8. Кичер мине, ... (Батулла)

а) әби

б) әти

в) әнкәй

9. Дулкыннар, дулкыннар, ник болай шаулыйсыз… (М. Җәлил )

а) шаулыйсыз

б) дулкыннар

в) болай

2) Җавапларны тикшерү (плакатта җаваплар күрсәтелә, бәяләнә)


3) Әдәби әсәрләрне күрсәтү. Укучылар эндәш сүзләрне таныйлар.

Рәшит Гариф «Көт мине, Гөлчәчәк!»

Әбрар Кәримуллин «Язмыш, язмыш»

Гомәр Бәширов «И язмыш, язмыш»

Нәби Дәүли «Хәерле көн, дуслар»

Зиннәт Вәли «Исәнме, кызым»

Батулла «Кичер мине, әнкәй»

Алмаз Гыймадиев «Хуш, Тамчыгөл

4. Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү.

1) М. Җәлил шигырьләреннән өзекләр укыту. (өйгә бирелгән)

-Укучылар, 15 февраль- нинди көн булып исегездә калды?

-Әйе, 15 февраль – Бөек Ватан сугышы каһарманы, патриот шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне.Ел саен без шагыйрьнең туган елын билгеләп үтәбез.

Өйдә сезгә М. Җәлил шигырьләреннән эндәш сүзләр кергән өзекләрне күчереп алырга, нинди тыныш билгеләре куелуын, кайсы сүз төркеме белән белдерелүен ачыклап киләргә кушылган иде. Әйдәгез, шигырьләрне укып китик.

(өзекләр укыла, эндәш сүзләр күрсәтелә)

Укытучы: Укучылар, эндәш сүзләр 2 нче зат белән бәйле. Алар җыйнак һәм җәенке дә булырга мөмкин. Сөйләм төбәп әйтелгән затны белдерә торган сүз эндәш сүз була. Кешеләрдән кала башка предметларга төбәп эндәшү күренешен сынландыру дип атыйлар.

5. Физкультминутка.

6. Язу күнекмәләрен камилләштерү.

1) Җөмләләрне үзгәртеп язу.

-Укучылар, эндәш сүзне ия белән бутарга ярамый. Хәзер тәкъдим ителәчәк эш шул турыда. (Эндәш сүзне үзгәртеп язу)

Сагындым, бик сагындым сине, Туган ил!

Туган ил бик сагындырды, бик сагындырды.

Шаулагыз, имәннәр, тыныч тормышның беренче кышына мәдхия җырлагыз.

Мәдхия – мактау җыры.

Имәннәр тыныч тормышның беренче кышына мәдхия җырлыйлар.

7. Эндәш сүзләрне сөйләмдә дөрес куллану.

1) Җирле сөйләмнән эндәш сүзләрне тану. (музыкаль язма тыңлау)

-Ә хәзер эндәш сүзләрне сөйләмдә кулланылышына игътибар итик. Сез нинди эндәш сүзләр беләсез?

Светлана Ивановна, әнием, адаш, әфәнде, туташ, ханым, дәү әни, бәбкәм, туганым, туган апа, акыллым, үскәнем, матурым, сандугачым, былбылым һ.б.

Молодой человек, девушка, мужчина, синьор, синьора, мадам, госпожа.

2) Тәрбия моменты.

-Татар телендә бик матур эндәшү формалары бар. Гаиләдә туганнар арасында кулланылы торганнар: абый, дәү абый, дәү әни, әби, әбием,кечкенә абый, нәни абый, апа һ.б.

Кеше исеменә кушып, якын итеп эндәшә торганнары: туганкай, ахирәт, адаш, кордаш, дустым, иптәш, чәчәгем, апакай, җаным, әфәнде, ага яки агай, якташ, күгәрченем, балам, энем, акыллым, үскәнем, матурым һ.б.

Эндәшә белү – зур осталык. (70 бит)

«Колмак һәм шалкан әкияте».

3) Котлау открыткасы язу. (туган көн… )

-Укучылар, ә хәзер котлау открыткасы язабыз. Туган көн белән котлау, берәр бәйрәм белән котлау да ярый. Эндәш сүзләр кулланып, матур формаларын сайлап, теләкләр языгыз.

Сүз җан җылысы булса, яхшы теләк күңел кояшы ул.

8. Белемнәрне ныгыту.

1) Кроссворд чишү.

2) Таратма дидактик материал өстенлә эш. (тыныш билгеләре кую)

-Укучылар, хәзер эшләнәсе күнегүдә сез эндәш сүзләр кергән җөмләләрдә төшеп калган тыныш билгеләрен куеп язасыз. Игътибарлы булыгыз. Матур итеп языгыз. Дөрес утыру кагыйдәләрен онытмагыз.

3) Вакыт калса, бер җөмлә тикшерү.

Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән.

(Г. Тукай)


9. Йомгаклау.

-Нинди сүзләр эндәш сүз дип атала?

-Эндәш сүзләр кайларда кулланыла?

-Эндәш сүзләпнең әһәмияте нәрсәдә?

10. Өйгә эш бирү.

Г. Тукай шигырьләреннән 5 мисал язарга.

Әкият, сәхнә әсәрләреннән 5 мисал язарга.

11. Бәяләү. Билгеләр кую.



Полный текст материала Эндәш сүзләр (7 нче сыйныф) смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Азаматова Альфия Махмутовна  alfiya63
27.11.2011 0 6133 851

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.



А вы знали?

Инструкции по ПК