Рабочая программа для 3 класса по татарскому языку и литературному чтению (авторы учебников по татарскому языку Ф.С.Сафиуллина и др.


Рабочая программа
для 3 класса
по татарскому языку и литературному чтению
(авторы учебников по татарскому языку Ф.С.Сафиуллина, К.С.Фатхуллова;
авторы учебников по литературному чтению Р.Х.Ягафарова)

РУС ТЕЛЕНДӘ СӨЙЛӘШҮЧЕ БАЛАЛАРГА ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ УКЫТУ ПРОГРАММАСЫНЫҢ ТӨЗЕЛЕШЕ ҺӘМ ЭЧТӘЛЕГЕ ТУРЫНДА АҢЛАТМА ЯЗУЫ.
3 нче сыйныфы өчен татар теле һәм әдәбияты программасы "Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программа”сы нигезендә төзелде(2010 ел).Программа 170 сәг-кә исәпләнгән (татар теле-102сәг., уку-68сәг.)
Программаны реализацияләү өчен, укыту-методик комплект кулланыла. Ул үз эченә : дәреслек(Ф.С.Сафиуллина, К.С.Фәтхуллова Татар теле 3класс, Рус телендә белем бирүче дүртьеллык башдангыч мәктәпнең 3нче сыйныфы өчен дәреслек – Казан "Мәгариф” 2009.) ала.
Башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә татар теленә өйрәтүнең төп максатлары түбәндәгеләрдән гыйбарәт:
1)гамәли максат, ягъни татар теленең фонетик, лексик, грамматик берәмлекләрен гамәли үзләштерүгә ирешү һәм укучыларның сөйләм күнекмәләрен үстерү;
2)гомуми белем бирү максаты – укучыларның акыл эшчәнлеген активлаштыру, логик фикерләү сәләтен камилләштерү, сөйләм культурасын үстерү;
3)тәрбияви максат – балаларның рухи дөньсын баету,аларда шәхесара һәм мәдәниятара аралашу күнекмәләре булдыру, төрле милләт вәкилләре арасында дуслык һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү.
Грамматик минимум.
1.Сан, тартым, килеш белән төрләнгән исемнәрне сөйләмдә куллану күнекмәләрен ныгыту.
2.Килеш белән төрләнгән зат алмашлыкларын, күрсәтү, сорау, тартым алмашлыкларын сөйләмдә дөрес куллануга ирешү.
3.Тезмә(җир җиләге), кушма(көнбатыш), парлы(әти-әни) исемнәрнең мәгънәсенә төшенергә өйрәтү.
4.Лексик темага карагансыйфатларны чагыштыру дәрәҗәсендә кулланырга өйрәтү.
5.Хәзерге һәм билгеле үткән заман хикәя фигыльләрне, барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләндереп, сөйләмдә куллану күнекмәләрен ныгыту.
6.Билгесез үткән заман хикәя фигыльләрнең барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнешен гамәли үзләштерү.
7.Алдында, артында, өстендә, астында, янында бәйлек сүзләре белән җөмләләр төзергә күнектерү.
8.Ләкин, чөнки теркәгечле җөмләләрне аңларга өйрәтү. Аларда басымның беренче иҗеккә төшеүн искәртү.
9.Әле, инде кисәкчәләре белән җөмләләр төзергә күнектерү.
10.Кебек(шикелле), аркылы, саен, бирле бәйлекләрен исемнәр һәм алмашлыклар белән кулланырга өйрәтү.
11.Раслау, инкяр, сорау, боеру җөмләләрне диалогик һәм монологик сөйләмдә куллануны камилләштерү.
БЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАСЫНЫҢ ЭЧТӘЛЕГЕ.
№ Тема Сәг. саны Бүлекләр
1 Белем бәйрәме белән , дуслар! 10 Иялек килеше. Билгеле үткән заман хикәя фигыль (зат-сан белән төрләнеше, юклык формасы). Чөнки теркәгече.
2 Әти-әниләргә булышабыз. 9 Алдында, артында, өстендә, астында, янында бәйлек сүзләре
3 Спорт уеннары. 8 Сыйфатларның чагыштыру дәрәҗәсе. 20дән алып 100гә кадәр микъдар саннар.
4 Һөнәрләр. 10 Исем ясагыч кышымчалар(-чы/-че).Инфинитив.
5 Ашханәдә. 8 Аффикслар ялгану тәртибе. Тулы, ким җөмләләр. Укыйсым бар төзелмәсе.
6 Базарда. 11 Кебек бәйлеге. Билгесез үткән заман хикәя фигыль.
7 Бәйрәмнәр. 9 Кебек бәйлеге. Билгесез үткән заман хикәя фигыль(юк- лык формасы).
8 Без театрга барабыз. 13 Билгеле һәм билгесез үткән заман хикәя фигыльләр. Зат алмашлыклары. тезмә саннар.
9 Без сәяхәткә чыгабыз. 8 Ләкин, чөнки теркәгечләре.
10 Сәламәт булыйк 9 Тезмә, кушма, парлы исемнәр.

ТАТАР ТЕЛЕННӘН 3НЧЕ СЫЙНЫФТА ЯЗМА ЭШЛӘР СӘГАТЬЛӘРЕНЕҢ БҮЛЕНЕШЕ.
К/э с/д К/Д Күч.язу м/э Изл. тест
1 чирек 2
2 чирек 1
3 чирек 1
4 чирек 1

СӨЙЛӘМ ЭШЧӘНЛЕГЕ ТӨРЛӘРЕНӘ ӨЙРӘТҮГӘ ТАЛӘПЛӘР.
Тыңлап аңлау.
Укытучының күрсәтмәләрен бер әйтүдән тулысынча аңлап бару;
дәрес барышында җанлы сөйләмне тыңлап һәм төшенеп бара алу;
1-1,5 минутлык текстны тыңлап, аның төп эчтәлеген сөйләп бирә алу.
Диалогик сөйләм.
Лексик тема буенча сөйләшү үткәрә алу(һәр укучының репликалар саны 5тән ким булмаска тиеш0;
сорау яки җавап репликаларын өстәп, диалог төзеп сөйли алу;
укылган яки тыңланган текстның төп эчтәлеге буенча сораулар куя һәм җавап бирә алу.
Монологик сөйләм.
Укытучы тәкъдим иткән ситуация яки рәсем буенча хикәя иөзеп сөйли алу(җөмләләр саны 6дан ким булмаска тиеш);
хикәянең ахырын уйлап бетереп сөйли алу;
укылган яки тыңланган текстның төп эчтәлеген сөйләп бирә алу.
Уку.
Әдәби текстларны эчтән яки кычкырып уку һәм төп эчтәлегенә төшенә алу;
укылган тексттагы таныш булмаган сүзләрнең мәгънәләрен аңлата алу;
татар халык авыз иҗаты үрнәкләрен(мәкальләр, санамышлар, тизәйткечләр, табышмаклар) яттан әйтә белү.
Язу.
Актив үзләштерелгән сүзләрне яттан яза алу;
лексик тема яки сюжетлы рәсемнәр буенча хикәя яза алу;
укылган яки тыңланган текстның эчтәлеге буенча сорауларга язмача җавап бирә алу;
бәйрәм белән котлау яза алу.
РУС ТЕЛЕНДӘ СӨЙЛӘШҮЧЕ БАЛАЛАРНЫҢ ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ БУЕНЧА БЕЛЕМНӘРЕН БӘЯЛӘҮ НОРМАЛАРЫ ҺӘМ КРИТЕРИЙЛАРЫ.
ТЕЛДӘН ҖАВАП БИРҮНЕ ТИКШЕРҮ ҺӘМ БӘЯЛӘҮ.
Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укытканда,аларның телдән сөйләм күнекмәләрен тикшерүгә төп игътибар бирелергә тиеш, чөнки балаларның сөйләм телен үстерү — укытучының иң мөһим бурычларыннан берсе. Телдән җавап бирүне тикшерү барышында укытучы һәрвакыт турыдан-туры укучының үзе белән эш итә, ә бу исә баланың шәхси үзенчәлекләрен, белем дәрәҗәсен яхшырак күзалларга мөмкинлек бирә. Бу алымның тагын бер өстенлеге шунда:ул — укучыларның сөйләме ни дәрәҗәдә үсеш алуын; аларның, үз фикерләрен белдерү өчен, өйрәнелгән лексик-грамматик берәмлекләрдән, җөмлә калыпларыннан файдалана белүләрен башка ысулларга караганда ачыграк күрсәтә. Шул ук вакытта телдән җавап бирү күнекмәләрен тикшерү укытучыдан зур осталык та таләп итә. Ул, барыннан да элек, укытучының сораулар бирә белүенә бәйләнгән, чөнки татар теле дәресләрендә укучылар белән сөйләшү үткәрү, әңгәмә кору, сораштыру телдән җавап бирүне тикшерүнең төп өлешен тәшкил итә. Агымдагы контроль барышында укытучы сорауларны алдагы дәресләрдә өйрәнелгән тел һәм сөйләм материалы белән бәйләп бирергә тиеш. Шуның белән бергә укучылар, дәрескә әзерләнгәндә, алда үткәннәрне дә кабатларга өйрәнәләр. Бүген — берсен, иртәгә — икенчесен, аннары өченчесен кабатлап, уку елы дәвамында үтелгән барлык әһәмиятле мәгълүматны хәтерләрендә ныгыта баралар. Нәтиҗәдә укучыларда гамәли күнекмәләр булдырыла, тел аралашу чарасы буларак үзләштерелә.
Укучыларның белемнәрен тикшерү өчен сораулар төзегәндә, сораудагы һәр сүзнең укучыга аңлаешлы булуы аеруча мөһим. Сораулар биргәндә, укуның шушы чорында балаларг аңлашылмаган сүзләрне кулланырга ярамый. Сорауның артык озын булуы да аны аңлауны кыенлаштыра. Шуңа күрә укучыларга бирелергә тиешле сораулар алдан, дәрескә әзерләнгән вакытта ук уйланырга тиеш. Сыйныфтагы барлык укучылар да яхшы төшенсен өчен, сорауны ашыкмыйча һәм ачык итеп әйтергә кирәк.
Укучыларның җавабын тыңлый белү — телдән җавап бирүне тикшерүнең икенче әһәмиятле ягы. Күп кенә укытучылар, балаларның җавапларын тыңлаганда, төрле сораулар белән аларны бүлдерәләр. Бу исә укучыга кире тәэсир ясый, чөнки ул каушап кала һәм белгәнен дә сөйли алмый. Шуңа күрә укытучы баланың җавабын тыңлап бетерергә, шуннан соң гына өстәмә сораулар бирергә тиеш. Укучы әкрен, озын паузалар белән җавап бирсә яки ачыктан-ачык читкә китсә генә, укытучының катнашуы урынлы.
Укучыларның телдән сөйләм күнекмәләрен тикшерү фронталь рәвештә дә оештырылырга мөмкин. Беренчедән, фронталь тикшерү укучылардан ешрак сорарга мөмкинлек бирә; икенчедән, бу вакытта укучыларның белемнәре гомумиләштерелә, камилләштерелә; өченчедән, тикшерү эше тагын да җанлана төшә.
Укучыларның телдән сөйләм күнекмәләрен тикшергәндә һәм бәяләгәндә, билге җавапның сыйфатына карап һәм түбәндәге таләпләрне искә алып куелырга тиеш:
сөйләмнең орфоэпик, интонацион һәм грамматик яктан дөреслеге һәм төгәллеге;
сөйләмнең эчтәлеге ягыннан дөреслеге, тулылыгы һәм эзлеклелеге;
сөйләмнең аңлаешлылыгы;
сөйләмдә сүз байлыгы, җөмлә калыпларының төрлелеге.
Җавапны бәяләгәндә, укытучы аның уңай һәм кимчелек¬ле якларын әйтеп, хаталар яңадан кабатланмасын өчен, киләчәктә нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеген күрсәтергә тиеш.
Укучыларның белем һәм күнекмәләрен телдән һәм язмача тикшергәндә, эш төрләренең күләме түбәндәгечә бил¬геләнә:

Эш төрләре Сыйныфлар
1 сыйныф 2 сыйныф 3 сыйныф 4 сыйныф
Тыңлап аңлау(минутларда) -- 0,5-1 1-1,5 1,5-2
Диалогик сөйләм(репликалар саны) 3 4 5 6
. Монологик сөйләм (фра-залар саны) 4 5 6 7
Уку (сүзләр саны) 20 30-35 45-50 55-60
Контроль күчереп язу (җөмлә саны) 1-2 3-4 5-6 7-8
Сүзлек диктанты (сүзләр саны) - 6-7 . 8-9 10-12
Диктант ( сүзләр саны ) - 25-30 30-35 35-40
Изложение - - 40-45 50-55
Сочинение - - 6-7 7-8

Тыңлап аңлау.
Укытучы сөйләгән яки магнитофон тасмасына язылган, программа таләпләренә туры кил-ген татарча сөйләм эчтәлеген тулаем дөрес аңлаган очракта «5» ле куела. Тыңланган татарча сөйләм эчтелеген якынча тулы аңлаган очракта «4»ле куела. Тыңланган татарча сөйләм эчтелеген өлешчә аңлаган очракта «3»ле е куела. Тыңланган татарча сөйләм эчтелеген тулаем аңламаган очракта «2»ле ле куела.
Диалогик сөйләм.
Бирелгән ситуация яки тема буенча әңгәмә кора алганда, грамматик һәм интонацион яктан дорес, эчтәлеге ягыннан эзлекле һәм тулы диалогик сөйләм төзегән очракта «5»ле куела. Бирелгән ситуация яки тема буенча әңгәмә кора алганда, диалогик сөйләм тезсгәндә 2—3 хата булган очракта « 4» ле куела
Өстәмә сораулар нигезендә генә әңгәмә кора алганда, диалогик сөйләмдә 4-6 хата булган очракта « 3» ле куела. Бирелгән ситуация яки тема буенча әңгәмә кора алганда «2»ле куела.
Монологик сөйләм.
Өйрәнелгән яки тәкьдим ителгән тема буенча төзелген, программа таләпләренә туры кил-ган, әдәби тел нормалары тулаем сакланган, эжчтәлеге ягыннан тулы, эзлекле булган сөйләм теле өчен «5» ле куела.
Өйрәнелгән яки тәкьдим ителгән тема буенча төзелгән,2 - 3 хатасы булган сөйләм теле өчен «4»ле куела.
Өйрәнелгән яки тәкьдим ителгән тема буенча төзелгән, 4 -6 хатасы булган сөйләм теле өчен «3»ле куела. Өйрәнелгән яки тәкьдим ителгән темага телдән җавап бирә алмаганда «2» ле куела.
Уку.
Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген тулаем аңлап, аны интонация билгеләренә игътибар итеп сәнгатьле итеп , басымны дөрес куеп, аңлаешлы итеп тиешле тизлектә укыганда «5»ле куела.
Тәкъдим ителгән текстны сәнгатьле, әмма кайбер сүзләрдә орфоэпик кагыйдәләрне бо¬зып, структур бүленештә хаталар (2-3) җибәреп укыганда « 4»ле куела. Тәкъдим ителгән текстның эчтәлеген тулысынча аңламыйча, 4-6 орфоэпик хата җибәреп укыган һәм уку тизлеге акрын булган очракта «3»ле куела. Тәкьдим ителген текстны әйтелеш һәм интонация нормаларын бозып укыганда, эчтәлекне тулысынча аңламаганда, уку тизлегенә куелган таләпләрне сакламаганда « 2»ле куела. Искәрмә. Уку тизлеген тикшергендә, балаларның текстның эчтәлеген аңлап, сәнгатьле укуларына игътибар итү шәхси үзенчәлеклерен исәпкә алу мөһим. Мәктәптә татар телен өйрәнүгә бирелгән сәгатьләр саны укыту планындагыга караганда кимрәк булганда, уку тизлегенә таләпләр түбәндәгечә була ала: 1 сыйныфта (бер минутка)—20-30 сүз, 2 сый¬ныфта—35-40 сүз, 3 сыйныфта- 45-60 сүз.

ЯЗМА ЭШЛӘРНЕ БӘЯЛӘҮ
Рус балалары ечен татар теленнен язма эшлер ике төркемгә бүленергә мөмкин:
а) өйрәтү рәвешендәге эшләр (изложение, сочинение);
б) тикшерү рәвешендәге эшләр(күчереп язу, сүзлек диктанты, диктант.
Татар теленә өйрәтү дәвамында бу эш төрләре чиратлаша, ягьни 5-6 өйрәтү рәвешендәге эшкә 1 тикшерү эше туры килергә тиеш.

Контроль кучереп язу.
Әгәр дә 1 сыйныфта сүзләрне яки кыска җөмләләрне үзгәрешсез күчереп язу кулланыл са,2 сыйныфта инде ул язма биремнәр ярдәмендә катлауландырыла.
Контроль күчереп язу түбәндәгечә бәяләнә:
Пөхтә, төгәл һәм орфографик хатасыз язылган эшкә «5»ле куела:
пөхтә, әмма кайбер җитешсезлекләре (1-3 төзәтү яки 1—2 хата) булган эшкә «4»ле куела.
Пөхтә, төгәл язылмаган,4-5 төзәтү яки 3- 5 хатасы булган эшкә «3»ле куела.
Төрле төрдәге 6 хаталы, төгәл башкарылмаган эшкә « 2»ле куела.
Диктант.
Диктант яздыру өчен материал төрлечә (аерым сүзләр, аерым җөмләләр, бәйләнешле текст) сайланырга мөмкин. Диктанттагы сүзләр санын билгеләгәндә барлык сүзләр (бәйлекләр, бәйлек сүзләр, кисәкчәләр,теркәгечләр һ. б.) исәпкә алына.
Башлангыч сыйныфларда орфографик хаталарга гына игътибар ителсә, 5 сыйныф¬тан башлап пунктуация хаталары исәпкә алына. Хәрефне төзәтеп калдыру, кирәкмәгән хәреф өстәү яки алыштыру, сүзләрне юлдан юлга дөрес күчермәү орфогра¬фик хата булып санала.
Әгәр дә сүз берничә урында дөрес, ә аерым бер урында хаталы языла икән, бу ялгыш дип саналмый. Бер ук хата берничә сүздә кабатланса, бу бер ялгыш дип исәпләнә.
Пөхтә һәм төгәл язылган, 1 орфографик хатасы булмаган диктантка «5»ле куела.
Пөхтә һәм төгәл язылган ,2 -3 орфографик хаталы диктантка «4»ле куела.
Пөхтә һәм төгәл язылган, 4-6 орфографик хатасы булган диктантка «3».ле куела.
Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 7 яки артыграк орфографик хатасы булган диктантка «2»ле куела.

Язма сөйләмне бәяләү.
2-4 сыйныфларда укчыларның язма сөйләм күнекмәләрен үстерү өчен өйрәтү ха¬рактерындагы изложениеләр ҺӘМ сочинениеләр яздырыла.Аларны бәяләгәндә түбәндәгеләрне исәпкә алырга: эшнең эчтәлеге ягыннан Тулы һәм эзлекле язылуы, грамо¬талы булуы. Башлангыч сыйныфларда изложение һәм сочинение өчен бер билге куе¬ла.
Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылган, 1 орфографик һәм иунктуацион яки 1 грамматик хатасы булган эшкә «5»ле уела.
Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылган, ләкин эчтәлектә ялгыш җибәрелгән 2-3 орфографик һәм пунктуацион яки 2-3 грамматик хатасы булган эшкә «4»ле куела.
Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылмаган,4-6 орфографик һәм пунктуацион яки 4-6 грамматик хаталы эшкә «3»ле куела.
Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылмаган һәм эчтәлеге ачылмаган, 7 дән артык орфографик һәм пунктуацион яки 7дән артык тупас грамматик хатасы булган эшкә «2»ле куела.


Йомгаклау билгесе.
Йомгаклау билгесе чирек һәм уку елы ахырында куела.Ул, беренче чиратта, укучыларның телдән сөйләм күнекмәләрен. Татар телендә аралаша алу осталыгын, шулай ук язма эшләрнең нәтиҗәләрен исәпкә алып куелырга тиеш.

өчен биремнәр: рәсемнәргә (предметларга) карата сораулар кую; куелган сорауларга җавап бирү; өйрәнелгән лексик тема яки бирелгән ситуация буенча кечкенә диалоглар төзү; укытучы белән әңгәмә кору һ. б.

3 нче сыйныф (102 сәгать)
1.Белем бәйрәме
2.Сәламәт булыйк
3.Спорт уеннары
4. Милли ризыклар
5. Ашханәдә
6.Базарда
7.Без театрга барабыз
8.Бәйрәмнәр
9.Һөнәрләр белән танышабыз
10.Татарстан – безнең Ватаныбыз
11.Туган якның табигате
12.Шәһәрдә һәм авылда
13.Әти - әниебезгә булышабыз
14.Татар язучылары белән танышабыз
15.Без сәяхәткә чыгабыз
Грамматик минимум
Сан, килеш, тартым белән төрләнгән исемнәрне сөйләм¬дә куллану күнекмәләрен тирәнәйтү.
Күплек сандагы тартымлы исемнәрне гамәли үзләштерү.
Иң, бик, эле, инде кисәкчеләренең кулланылышын өй¬рәнү.
Җыю саннарының сөйләмдә кулланылу үзенчәлекләрен истә калдыру.
Кебек, шшёелле, аркылы, саен бәйлекләрен исемнәр һәм алмашлыклар белән кулланырга өйрәтү.
Лексик темаларга караган сыйфатларны чагыштыру дәрәҗәсендә дөрес әйтергә өйрәтү.
7. Бу, теге күрсәтү алмашлыкларын кулланып, җөмләләр төзү эшен активлаштыру.
Тезмә, кушма, парлы сүзләрнең төзелешен һәм мәгънә¬ләрен дөрес аңларга күнектерү.
Хәзерге һәм билгеле үткән заман хикәя фигыльләрне зат-сан белән төрләндереп, барлыкта һәм юклыкта куллану күнекмәләрен камилләштерү.

Алдында, артында, өстендә, астында бәйлек сүзләре белән җөмләләр төзергә күнектерү.
Ләкин, чөнки теркәгечле кушма җөмләләрнең эчтәлеген аңлап, аларны сөйләмдә куллануга ирешү. Аларда басымның беренче иҗеккә куелу үзенчәлеген истә калдыру.
Раслау, инкяр, сорау, боерык җөмлә төрләрен диалогик һәм монологик сөйләмдә куллануны камилләштерү.

Орфоэпик һәм орфографик минимум
Өйрәнелгән лексик берәмлекләрне орфоэпия норма¬ларына туры китереп әйтүне ныгыту.
Татар теленең барлык авазларын дөрес әйтүгә ирешү.
Калын һәм нечкә әйтелешле сүзләрдә хаталар булдыр¬мау өстендә эшләү.
Басым беренче иҗеккә төшкән сүзләрне хатасыз әйтү күнекмәләрен үстерү.
Алынма сүзләрнең дөрес әйтелешен саклап, сөйләмдә кулланырга күнектерү.
Янәшә килгән ике тартык булган сүзләрнең әйтелешенә һәм аваз үзгәрешләренә игътибарны җәлеп итү {исәнмесез, унбер, борынгы һ. б.).
Янәшә килгән ике бертөрле тартык булган сүзләрне икеләтеп әйтү күнекмәләрен булдыру {аккош, кәккүк, эссе, китте һ. б.).
[р] авазына башланган сүзләрнең әйтелешен гамәли үзләштерү [эрәсем], [ырам] һ. б.
я, ю, е хәрефе булган сүзләрнең әйтелешен һәм язылы¬шын истә калдыру өстендә эшләү: яшел[йәшел]; яңа[йа°ңа], юл[йул]; егет[йэгэт]; ел[йыл].
Укучыларның язу һәм язма сөйләм күнекмәләрен ка¬милләштерү эшен дәвам итү.
Сөйләм эшчәнлеге төрләренә өйрәтүгә таләпләр
Тыңлап аңлау
Укытучының күрсәтмәләрен бер әйтүдән тулысыңча аңлап башкару; дәрес барышында укучыларның җанлы сөйләменә төшенеп бару һәм аралаша алу; 1—1,5 минутлык текстны тыңлап, аның төп эчтәлеген русча сөйләп бирү.
Диалогик сөйләм
Лексик тема буенчах сөйләшү үткәрү (һәр укучының репли¬калар саны биштән ким булмаска тиеш);
тиешле сорау яки җавап репликаларын өстәп, диалог төзү;
укылган яки тыңланган текстның төп эчтәлеге буенча
сораулар куя һәм җавап бирә белү. .
Монологик сөйләм
Укытучы тәкъдим иткән тема буенча хикәя төзеп сөйләү (җөмләләр саны алтыдан ким булмаска тиеш);
хикәянең ахырын уйлап бетерү;
дүрт-биш репликадан торган диалогны монологка әйлән¬дерү;
укылган яки тыңланган текстның төп эчтәлеген сөйләп бирү.
Уку
Текстны аңлап эчтән уку;
аның эчтәлеге буенча сораулар куя һәм сорауларга җавап бирә белү;
укылган текстның эчтәлеген кыскача яки тулысынча сөйләп бирү;
сүзлектән файдаланып, таныш булмаган сүзләрнең мәгънә¬ләрен ачыклау;
татар халык авыз иҗаты үрнәкләрен дөрес интонация белән укый белү.
Язу
Лексик тема яки сюжетлы рәсемнәр буенча кечкенә күләм¬ле (4—5 җөмлә) хикәя язу; бәйрәм белән язмача котлау; сорауларга язмача җавап бирү.

Татар теленнән тематик план
№ Тема Үтәлү вакыты Җиһазлау Искәрмә
1. Белем бәйрәме рәсемнәр, дәреслек
2. Исемнәрнең тартым белән төрләнеше рәсемнәр, дәреслек
3. Тартым белән төрләнгән исемнәрне сөйләмдә куллану дәреслек, предметлар
4. «Кебек» бәйлеген сөйләмдә куллану дәреслек
5. «Янында, астында, өстендә» бәйлекләре белән җөмләләр төзү рәсемнәр, дәреслек
6. «Чөнки» теркәгечен сөйләмдә куллану дәреслек
7. Үткәннәрне кабатлау рәсемнәр, дәреслек
8. Диктант « »
9. Фигыль рәсемнәр
10. Билгесез үткән заман рәсемнәр, дәреслек
11. «Саен» бәйлеген куллану рәсемнәр, дәреслек
12. Инша «Көзге паркта»
13. Хаталар өстендә эш
14. «Шул» күрсәтү алмашлыгын сөйләмдә куллану дәреслек, рәсемнәр
15. Тартым белән төрләнгән исемнәрне кабатлау дәреслек, схема
16. Хикәя төзү дәреслек, рәсемнәр
17. Җөмләләр төзү дәреслек, схема
18. Хәзерге һәм билгесез үткән заман формаларын кабатлау дәреслек, таблица
19. Спорт уеннары дәреслек, рәсемнәр
21. «Буенча» бәйлек сүзен сөйләмдә куллану
22. Диктант«Урманда»
23. Хаталар өстендә эш
24. Спорт, беренчелек, дуслык сүзләрен сөйләмдә куллану дәреслек, рәсемнәр
25. Спорт уеннары дәреслек, рәсемнәр
26. Кабатлау дәресе дәреслек, рәсемнәр
27. Җөмләләр төзү дәреслек, рәсемнәр
28. Ашханәдә дәреслек, рәсемнәр
29. Милли ризыклар дәреслек, рәсемнәр
30. -рак, -рәк кушымчалары дәреслек, рәсемнәр
31. -рак, -рәк кушымчалары.Җөмләләр төзү дәреслек, рәсемнәр
32. Ләкин, чөнки теркәгечләре дәреслек, рәсемнәр
33. Ләкин, чөнки теркәгечләре белән җөмләләр төзү дәреслек, рәсемнәр
34. Кабатлау дәресе дәреслек, рәсемнәр
35. Сюжетлы рәсемнәр буенча җөмләләр төзү дәреслек, рәсемнәр
36. С/т үстерү. Базарда.Җиләк-җимеш дәреслек, рәсемнәр
37. «Бу, теге» күрсәтү алмашлыклары дәреслек, рәсемнәр
38. Яшелчәләр.Сорауларга җавап бирү дәреслек, рәсемнәр
39. Үсемлекләр дәреслек, рәсемнәр
40. Үсемлекләр, файдалы үләннәр дәреслек, рәсемнәр
41. Кабатлау дәресе дәреслек, рәсемнәр
42. Диктант
43. Хаталар өстендә эш
44. Җөмләләр төзү күнегүләре дәреслек, рәсемнәр
45. Контроль күчереп язу дәреслек, рәсемнәр
46. Кабатлау дәресе дәреслек, рәсемнәр
47. Без театрга барабыз дәреслек, рәсемнәр
48. Театрда
49. С/т үстерү. Рәсем буенча хикәя төзү дәреслек, рәсемнәр
50. Җөмләләр төзү күнегүләре дәреслек
51. Чөнки, ләкин, һәм, ә теркәгечле җөмләләр төзү дәреслек, рәсемнәр, таблица
52. Исемнәрнең килеш белән төрләнеше дәреслек, таблица
53. С/т үстерү. Диалог төзү дәреслек, рәсемнәр
54. «Бирле» бәйлеге белән җөмләләр төзү дәреслек, рәсемнәр
55. Татарстан театрлары дәреслек, рәсемнәр
56. «-тан, -тән, -дан, -дән» кушымчалары дәреслек, таблица
57. Саннарны сөйләмдә дөрес куллану дәреслек, рәсемнәр
58. Капма – каршы мәгънәле фигыльләр дәреслек, рәсемнәр
59. Кабатлау дәресе дәреслек, рәсемнәр
60. Бәйрәмнәр дәреслек, рәсемнәр
61. С/т үстерү. Рәсем буенча хикәя төзү дәреслек, рәсемнәр
62. Тәртип саннарны җөмләдә куллану дәреслек, таблица
63. Фигыльләрнең заман белән төрләнүе дәреслек, таблица
64. Татарча котлау язу дәреслек, рәсемнәр, котлау хаты
65. Зат алмашлыкларын төрле килешләрдә куллану дәреслек, рәсемнәр, таблица
66. Җөмләләр төзү күнегүләре дәреслек, рәсемнәр
67. Татар исемнәрен дөрес язу күнекмәләре дәреслек, рәсемнәр
68. Кабатлау дәресе дәреслек, рәсемнәр
69. Һөнәрләр дәреслек, рәсемнәр
70. Исемнәрнең килеш һәм тартым белән төрләнешен кабатлау дәреслек, рәсемнәр
71. Һөнәр исемнәре дәреслек, рәсемнәр
72. Боерык фигыльләрне синтаксик калыплар аша гамәли үзләштерү дәреслек, рәсемнәр
73. С/т үстерү. Хикәя төзү дәреслек, рәсемнәр
74. Күренекле шәхесләр дәреслек, рәсемнәр
75. Күнегүләр өстендә эшләү дәреслек, рәсемнәр
76. С/т үстерү. Рәсем буенча хикәя төзү дәреслек, рәсемнәр
77. Кабатлау дәресе дәреслек, рәсемнәр
78. Диктант
79. Татарстан – безнең Ватаныбыз дәреслек, рәсемнәр
80. «Бит, әле, инде» кисәкчәләре дәреслек, рәсемнәр
81. Исемнәрнең килеш белән төрләнешен кабатлау дәреслек, рәсемнәр
82. Җөмләләр төзү күнегүләре дәреслек, рәсемнәр
83. Сорау һәм җавап җөмләләр дәреслек, рәсемнәр
84. С/т үстерү. Татарстан тарихы дәреслек, рәсемнәр
85. Безнең шәһәр дәреслек, рәсемнәр
86. Әти - әниләргә булышабыз дәреслек, рәсемнәр
87. Сюжетлы рәсемнәр буенча хикәя төзү дәреслек, рәсемнәр
88. Җөмләләр төзү күнегүләре дәреслек, рәсемнәр
89. Диктант
90. Хәзерге заман фигыльләрне зат-сан белән төрләндерү дәреслек, рәсемнәр
91. Диалог төзү дәреслек, рәсемнәр
92. Раслау һәм инкарь җөмләләр дәреслек, рәсемнәр, таблица
93. С/т үстерү. Язгы, җәйге, көзге бакча эшләре дәреслек, рәсемнәр
94. Боерык фигыльләрне ныгыту дәреслек, рәсемнәр
95. Без сәяхәткә чыгабыз дәреслек, рәсемнәр
96. Тамырдаш сүзләр дәреслек, рәсемнәр, таблица
97. С/т үстерү. Диалог төзү дәреслек, рәсемнәр
98. Кабатлау дәресе дәреслек, рәсемнәр
99. Контроль диктант
100. Хаталар өстендә эш
101. Кабатлау дәресе дәреслек
102. Йомгаклау дәресе дәреслек

Әдәбияттән тематик план

п/п Тема Календарь срок Материал (җиһазлау) Искәрмә
Үтәлергә тиеш Үтәлде
1 Г.Тукай "Туган тел” Г.Тукай портреты, дәреслек
2 с.ү. "Җәйге яллар” турында сөйләшү Җәй турында рәсемнәр
3 Р.Низамиев "Биш яше тулгач” дәреслек
4 М.Гафури "Балалар һәм китап” М.Гафури портреты, дәреслек
5 В.Нуриев "Чук һәм Гек һәм дә Ирек” дәреслек
6 Г.Тукай "Кызылы шәкерт” Г.Тукай портреты, шигырь буенча иллюстрация
7 Н.Мәдьяров "Көзге урман” Көзге табигатькә карата рәсемнәр
8 И.Туктар "Урман букеты” Көзге табигатькә карата рәсемнәр, дәреслек
9 Көзге экскурсия
10 Р.Вәлиева "Көз” Көзге табигатькә карата рәсемнәр, дәреслек
11 Г.Хәсәнов "Җәнлекләр көзен” дәреслек
12 Р.Корбанов "Каурыйлар” дәреслек
13 Г.Мөхәммәтшин "Ак песи” Песи рәсемнәре
14 И.Солтан "Бәрәңге алганда” дәреслек
15 А.Тимергалин "Шәһәрдә көз” дәреслек
16 с.ү. Яшелчәләр турында табышмаклар Яшелчә рәсемнәре, "Табышмаклар” китабы, дәреслек
17 Х.Туфан "Казан турында җырлар” Казан күренешләре рәсемнәре
18 Г.Сабитовтан өзек "Кара урман” дәреслек
19 Б.Рәхмәт "Алтын безнең җир” Б.Рәхмәт портреты, дәреслек
20 Г.Тукай "Умарта корты вә чебеннәр” дәреслек
21 Л.Зөлкарнай "Бичура һәм бичаралар” дәреслек
22 М.Латыйфуллин "Сабан туенда” С.Сәйдәшев портреты, дәреслек
23 Класстан тыш уку Б.Рәхмәт "Курчак батыр” Б.Рәхмәт портреты, дәреслек
24 С.Шакир "Кар ява” Кышкы табигатькә карата рәсемнәр
25 "Кар бөртеге нәрсә ул?” Кар бөртеге рәсемнәре, "Сабыйга” журналы
26 Р.Хафизова "Песнәк” дәреслек, песнәк рәсеме
27 Җ.Тәрҗеманов "Кыш бабай” дәреслек
28 Р.Низамова "Бүген мәктәптә бал-маскарад” дәреслек
29 Н.Думави "Йомшак кына кар ява” дәреслек, кышкы табигатькә карата рәсемнәр
30 с.ү. "Кышның матурлыгы” (хикәя төзеп сөйләү һәм язу) Кышкы табигатькә карата рәсемнәр
31 К.Тәкау "Январь” Кош рәсемнәре, кышкы табигатькә карата рәсемнәр
32 Җ.Дәрзаман "Җепшек көндә” дәреслек
33 Р.Төхфәтуллин "Алмагачлы юл” "Мәкальләр” китабы, дәреслек
34 Ш.Маннапов "Су тәме” "Мәкальләр” китабы, дәреслек
35 Р.Низамиев "Яралы керпе” "Мәкальләр” китабы, "Көч һәм рух”, дәреслек
36 "Акыллы-зирәк гномнар” "Мәкальләр” китабы, дәреслек
37 Б.Рәхмәт "Аш вакыты” дәреслек
38 Ә.Бикчәнтәева "Тәмле сүзләр” "Мәкальләр” китабы, "Көч һәм рух”, дәреслек
39 М.Гафури "Ата-ана” М.Гафури портреты, дәреслек, "Мәкальләр” китабы
40 Ф.Яруллин "Кояштагы тап” Ф.Яруллин портреты, "Мәкальләр” китабы, дәреслек
41 Ш.Галиев "Авылга, бабайга ял” Ш.Галиев портреты, дәреслек
42 Р.Вәлиева "Туган көндә” Р.Вәлиева портреты, "Мәкальләр” китабы, дәреслек
43 В.Ахунҗанов "Әбигә энә саплыйм” "Мәкальләр” китабы, дәреслек
44 с.ү.”Минем гаиләм” (хикәя төзеп сөйләү)
45 Батулла "Карурманга бара Мөбәрак” Батулла портреты, "Мәкальләр” китабы
46 Муса Җәлил туган көн М.Җәлил портреты, китаплары
47 Татар халык әкияте "Кем көчле” дәреслек
48 А.Алиш "Чукмар белән Тукмар” А.Алиш портреты, китаплары, дәреслек
49 Р.Вәлиев "Тычкан белән чыпчык” дәреслек
50 Р.Хафизова "Беренче шагыйрь яки тылсым иясе” дәреслек
51 Татар халык әкияте "Кем җиңүче” дәреслек
52 с.ү. "Без әкиятләр укыйбыз” "Татар халык әкиятләре” китабы
53 Рус халык әкияте "Әтәч белән борчак” дәреслек
54 Т.Миңнуллин "Гафият турында әкият” Т.Миңнуллин портреты, дәреслек
55 Г.Рәхим "Шушы язгы мизгелдә” Г.Рәхим портреты, яз күренешләре рәсемнәре
56 Г.Хәсәнов "Сыерчыклар кайтты” Кош рәсемнәре, дәреслек
57 Р.Низамова "Тышта яз” Яз күренешләре рәсемнәре, дәреслек, сынамышлар
58 Дәрдемәнд "Кояшның нурлары” Дәрдемәнд портреты, дәреслек
59 Г.Тукай туган көн Г.Тукай портреты, китаплары, магнитофон, җырлар
60 М.Кәрим "Беренче тамчылар” дәреслек, сынамышлар
61 Табигатькә сәяхәт
62 Р.Вәлиева "Яңгыр белән кояш” Р.Вәлиева портреты, дәреслек, "Табышмаклар” китабы
63 Класстан тыш уку Р.Миңнуллин "Безнед авыл”, "Безнең зоопарк” Р.Миңнуллин портреты, китаплары
64 Н.Дәүли "Бала болыт” Н.Дәүли портреты, дәреслек, "Табышмаклар” китабы
65 Г.Тукай "Яңгыр” дәреслек
66 В.Монасыйпов "Табиблар” дәреслек, дару үләннәре рәсемнәре
67 Х.Әхмәт "Кырмыскалар” дәреслек, "Мәкальләр” китабы
68 Җәйге табигатькә сәяхәт

Полный текст материала Рабочая программа для 3 класса по татарскому языку и литературному чтению (авторы учебников по татарскому языку Ф.С.Сафиуллина и др. смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Ромазанова Елена Валентиновна  lena31
27.11.2011 0 19143 940

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.



А вы знали?

Инструкции по ПК