Энкэйлэрне олылыйк! 11 класс
Балтач муниципаль районы
Сосна урта гомуми белем бирү мәктәбе
Әнкәй - җирдә иң зур кеше.
( 11 нче сыйныфта Ш.Хөсәеновның «Әниемнең ак күлмәге» әсәре буенча үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе).
Вәлиева Гүзәлия Фатыйх кызы
югары категорияле татар теле
һәм әдәбияты укытучысы
Тема: Әнкәй – җирдә иң зур кеше.
(Шәриф Хөсәеновның «Әниемнең ак күлмәге» әсәре буенча).
Максат: 1. Әсәрнең эчтәлегенә төшенү;
2. Аның татар әдәбиятында тоткан урынын билгеләү;
3. Мөстәкыйль фикерләү сәләтен үстерү;
4. Югары әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.
Җиһазлау: Ш.Хөсәенов портреты, язучының әсәрләреннән күргәзмә, магнитофон, аудиоязма, телевизор, видеоязма, слайдлар, рәсемнәр.
Дәрескә эпиграф: Әнкәйләргә безнең йолдызлардан,
Я кояштан һәйкәл салырлык.
Роберт Миңнуллин.
Дәреснең барышы:
Җыр. «Әнкәй – җирдә иң зур кеше». Н.Нигъматуллин.
- Исәнмесез, укучылар. Дәресебезне башлыйбыз.
Хәерле көн теләп дәресебезне башлыйк,
Хәерле эш телим һәркемгә.
Кылган гамәлләребез изгелектән торсын,
Изге эшләр кылыйк бүген дә.
Татар халкы зур шәхесләр белән
Танылган ул гомер-гомергә.
Бүген дә без татар әдибенең
Үгет-нәсихәтен салыйк күңелгә.
Хәерле көн теләп, бер-берегезгә карап елмаегыз, яхшы кәеф бүләк итегез.
Дәресебезнең темасы: «Әнкәй – җирдә иң зур кеше».
Шәриф Хөсәеновның «Әниемнең ак күлмәге» әсәре буенча фикер алышырбыз. 1 слайд.
Дәрескә эпиграф итеп, мин шагыйрь Роберт Миңнуллин шигыреннән өзек алдым. Әйдәгез, эпиграфны укыйк әле. 2 слайд.
Сез өйдә «Әниемнең ак күлмәге» әсәре белән танышып килдегез.
3,4,5 слайд.
«Әниемнең ак күлмәге» әсәренең авторы - Шәриф Хөсәенов - үзенең хикәя һәм повестьлары, драма әсәрләре белән әдәбият сөючеләргә яхшы таныш язучы.
Ул 1929 елның 26 ноябрендә Буа районы Өчмунча авылында туа. 1947 елда урта белем алып чыккач, Казан медицина институтына укырга керә. 1953 елда аны тәмамлап, Казанда врач булып эшли башлый. Хезмәтендәге уңышлары өчен Татарстанның атказанган врачы һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемнәргә лаек була.
(Күргәзмә белән таныштыру).
Ш. Хөсәенов әдәбиятка «Профессор кияве» (1952) комедиясе белән килеп керә. Ә инде «Зөбәйдә - адәм баласы» трагикомедиясе (1961), «Мәхәббәт сагышы» (1964) повесте, «Әниемнең ак күлмәге» (1968) драмасы аны талантлы драматург һәм прозаик итеп таныта. Аның драма әсәрләре, төрле телләргә тәрҗемә ителеп, Россия һәм башка күрше илләр театр сәхнәләрендә уңышлы уйналып килә.
- Әсәрдә язучы нинди проблема күтәрә?
- Бу әсәрдә язучы мәңгелек проблема - әти-әниләр һәм балалар проблемасын күтәрә.
-Ә хәзер шушы әсәр буенча эшләнгән видеоязмадан бер өзек карап үтәрбез.
-Спектакльдән өзекне карагач, сезнең күңелегездә нинди хисләр туды? Бу өзек сезгә ничек тәэсир итте?
(Ана көтмәгәндә килеп керә.Аны күргәч, барысы да шатлана. Ләкин ана авыр хәлдә кала. Ул улының өйләнүе турында белми. Сәяр өйләнүе турында әнисенә дә, туганнарына да әйтми. Әти-әни фатихасын алу дигән изге йоланы ул оныта).
- «Әниемнең ак күлмәге» нинди жанрдагы әсәр?
-Драма жанрындагы әсәр.
- Драма жанрына бәяләмә бирик әле. 6 слайд.
Драма - җитди конфликтка корылган жанр. Бер төркем яисә катлам эчендәге кешеләр арасында чыккан конфликт үткен проблемалар куярга, тамашачыны уйландырырга ярдәм итә. Чишелештә тамашачы бер төркемне гаепли, икенче төркемгә соклана яки яхшылык җиңеп чыга.
- Драмага нинди сыйфатлар хас? 7 слайд.
Кешене хәрәкәттә, каршылыкларда күрсәтә.
Тормыш конфликты һәм шунда кеше холык-фигыле ачыла.
Тормышның бер кечкенә аралыгы аша кеше характерларын ача.
Диалог һәм монологлар автор репликасы белән ныгытыла.
Әсәрне укыганда сезгә сирәк кулланыла торган сүзләр дә очрагандыр. Шуларны ачыклап китик әле. 8 слайд.
Нәсыйхәт –
үгет, яхшы киңәш, акыл бирү, яхшылыкка
өндәү.
Тәгъриф
– нәрсәне
дә булса сүз белән аңлату.
Мөселман
– ислам
динен тотучы, ислам динендәге кеше.
Мәдехле
– мактаулы.
Васыять
– үлем алдыннан әйтелгән теләк, үтенеч.
9слайд. Ш.Х. «Әниемнең ак күлмәге».
- Драма жанрының нигезендә конфликт ята, дидек. Әсәрнең төп конфликты нәрсәдән килеп чыга? (Балалар әниләрен карарга теләмиләр).
- Ананың ничә баласы бар һәм әсәрдә без кайсылары белән якыннан танышабыз? (9 баласы бар. Шулардан без 5 есе белән танышабыз).
- Мин сезгә әсәр геройларының сөйләменнән өзекләр язылган карточкалар бирәм. Сезгә бу сүзләр кайсы образга караганын белергә һәм шушы геройларга хас сыйфатларны табарга кирәк булыр.
- Ана бөтен гомерен балаларына багышлаган. Ә балаларның аңа карата мөнәсәбәте нинди икән?
1 нче төркем. «Я анаң, я мин». ( Римма һәм Сәяр образлары).
-Сәяр –ягымлы, тырыш, әнисен хөрмәт итә. Әнисен больницадан үзе алып чыга. Ул аны борчымас өчен тәмәке тартуын да ташлый.
Римманың әнисенә ярдәм итәргә теләмәвен аңлый алмый, аңа кул күтәрә.
Өйләнүен әнисенә әйтми, әти-әни хәер фатихасын алу йоласын санга сукмый.
Римма да беренче очраган кыенлыклар алдында каушап кала. Хәтта Сәяргә: «Я анаң, я мин»,-ди.
2 нче төркем. «Без әнине карый алмыйбыз. Без үзебез кеше сараенда торабыз». (Максуд һәм Саймә образлары).
- Тыныч, сабыр холыклы бу геройлар әллә нәрсәгә омтылмыйча, булганына канәгать булып яшиләр. Аларга уңай сыйфатлар җитми.
- бернәрсә өчен кайгырмыйлар, пошынмыйлар;
- Максуд Исламнан әниләрен үзләренә алып кайтырга сорый һәм сүзен дәвам иттереп: «Ә иртәгә …
- уллары тормышта үз урынын тапмаган, хатыны куып чыгарган. Әти-әнисе җилкәсендә яши. Мәгънәсез акыл сата (Швеция, Париж…).
3 нче төркем. «Күп акча белән кайттык, баеп кайттык». (Ислам һәм Расиха образлары).
-Бу образларга хас сыйфатлар: шәфкатьсезлек, намуссызлык, әхлаксызлык, кешелексезлек.
Расиха:
- авылдан килгән әниләренә чәй ясап эчертәсе урынга, «Әнигә чәй китерегез, чәй!»-дип кычкыра.
- чит кешеләр янында яхшы булып кыланалар: әниләрен беренче булып үзләренә яшәргә чакыралар. Ләкин аларга өй эшләрен караучы кирәк.
- әниләренең авыру икәнен белгәч, тизрәк кайтып китү ягын карыйлар. Күчтәнәчләрне дә алып китәргә тели.
Ислам –куркак.
-иптәшенең суга батуын күргәч, тизрәк авылга йөгерә;
- сугыш башлангач, тылда качып ята, шуның өчен 10 ел төрмәдә утыра.
- 15 ел шахтада эшләде дигән ялган документ ала.
- алдау юлы белән автомашина ала.
- башкаларны да үзе кебек яшәргә өнди, үзенең батырлыклары белән мактана.
-Ислам турындагы өзекне рольләргә бүлеп уку. (203-204 нче битләр).
- Әсәрдә без ананың тагын кайсы балалары белән танышабыз?
- Инсаф, Гөлчирә образлары.
Инсаф. « Тугыз баласы була торып, әни кеше өендә ята».
- Ватан сугышында 2 аягын югалткан.
- һәркемгә үз көченнән килгәнчә ярдәм итәргә тырыша.
- гаделлекнең тормышта барын Исламның яңагына сугып аңлата, аның йөзенә бәреп әйтә: «Сугышта үлүдән куркып, үзеңнең менә моның хәтле җаныңны саклап калу өчен Ватанны саткан сволочь бит син!»-ди.
Гөлчирә. « Самолетта оча алса, Ташкентка алып китәр идем».
Өч кенә көнгә әнисенең хәлен белергә кайта. Ире Әфганстанда, командировкада. Өч баласы бар. (берсе лагерьда, икенчесе атналык садикта, өченчесе күрше әбидә). Әнисен үзе белән алып китәр иде, юлы ерак.
- 9 бала табып, аларны тәрбияләп үстергән, укыткан ана бүген ялгызмы?
( Ана ялгыз түгел. Аның янәшәсендә изге күңелле кешеләр Зөләйха һәм Әлмөхәммәт бар.
Зөләйха ананы бер дә авырсынмыйча карый.
Әлмөхәммәт карт туры сүзле,дөньяны күргән, тормышны аңлый торган карт.
Мондый кешеләр янәшәсендә ана ялгыз булмас.
- Ни өчен автор әсәрнең исемен үзгәртте икән ? Башта «Әни килде» дип атаган, ә соңыннан «Әниемнең ак күлмәге» дип үзгәрткән? («Әни килде» дигәндә көндәлек мәшәкатьләр, бер гаилә тормышы турында гына булыр идее, ә «Әниемнең ак күлмәге» дигәндә мәгънә тирәнәя, әсәрнең эчке мәгънәсе тулырак ачыла. Татар халкында ак төс – чисталык, пакьлек, сафлык, намус билгесе.
-Татар әдәбиятында изге күңелле Акъәби образы бар. Ананы Акъәби белән тиңләп буламы?
-Анадагы бөтен матур сыйфатлар киләчәктә кайсы образда дәвам итәр дип уйлыйсыз? (Рәйханда. Ул әбисенең күңел җылысын тоеп үскән. Аны алты яшенә кадәр әбисе тәрбияләгән. Ул әбисен бик ярата. Киләчәктә дә бу матур сыйфатлар анда югалмас дип уйлыйм).
-Драмада сурәтләнгән ана образы сезнең күңелегездә нинди тәэсир калдырды? (Һәр укучы әйтә).
-Әсәр кайчан язылган? (1968)
-Әсәрдә күтәрелгән проблемалар бүгенге көндә дә актуаль булып каламы?
-Әйе, бүгенге көндә дә әниләрен карарга теләмәүче кешеләрне очратырга мөмкин.
10-13 слайд.
-Укучылар, сезнең алда әни образлары. Алар бер-берсеннән нәрсә белән аерыла?
Оныклары белән серләшеп, кадер хөрмәттә яшәүче ана,
намаз укучы ана,
ялгыз гомер итүче ана,
картлар йортында яшәүче ана рәсемнәре. (һәр рәсем тур. фикерләр).
-«Ана бәхете» дигән төшенчәне сез ничек аңлыйсыз?
14 слайд.
-Бүгенге көндә дәүләтебез дә аналарның бөеклеге, кадере турында кайгырта дип әйтә алабыз. «Ана даны» медале булдырылды. Ул күп бала тәрбияләп үстергән аналарга бирелә.
15 слайд.
- Күптән түгел Апас районында Аналар хормәтенә һәйкәл ачылды.
- Изге Коръәнебездә әйтелә: «Ана хакын хаклаган –адәм булган, хакламаган әрәм булган. Чөнки җәннәт әниләребезнең аяк астында».
-Ана хакы турында күренекле мәгърифәтче, галим Риза Фәхретдин үзенең нәсыйхәтләрендә бик матур фикерләр әйтә. Мин аларны сезгә бүләк итәм. Бу юлларны укып, үзегезнең күңел түренә салып куегыз.
ӘТИ-ӘНИГӘ ХӨРМӘТ.
1. Бала ата-ана белән итагатьле һәм йомшак сөйләшергә тиеш.
2. Балалар ата-аналарына чын күңелдән чыккан киңәшләр бирергә тиешләр.
3. Әти-әнисе сөйләгәндә, балалар игътибар белән тыңларга, аларны беркайчан да бүлдермәскә һәм алар белән бәхәсләшмәскә тиешләр.
4. Балалар ата-анага зыян салмаска тиешләр.
5. Нинди генә урында эшләмәсен, баланың үз әти-әнисен тыңлавы, өйдә һәм аннан читтә аларга булышырга әзер торуы мактауга лаек.
6. Әти-әнисе картайгач, алар турында кайгырту, аларны үз өендә яшәтү балаларның бурычы булып тора. Картлар йортына җибәреп, алардан котылырга тырышу — әдәпсезлек кенә түгел, ә бәлки оятсызлык та.
7. Бала ата-анасын каршылаган вакытта, ул әтисенең яки әнисенең беренче булып сәламләвен көтеп тормаска, иң башлап үзе сәламләргә тиеш.
8. Ата-ана белән бала арасындагы каршылыклар нинди генә зур булмасын, бала аларга зыян китерерлек итеп сөйләшмәскә, ачуланмаска һәм кул хәрәкәтләре ясамаска тиеш.
9. Гәрчә бу хакта үзләре сорамасалар да, балалар өй эшләрендә ата-аналарына булышырга тиешләр.
10. Ата-ана сүзен тыңламау, аларга кул селтәү, шәфкатьсезлек күрсәтү гөнаһ санала. Тормыштагы барлык хаталарны, мөгаен, аңлап та, кичереп тә буладыр, әмма ата-анага карата мондый мөнәсәбәтне — юк.
Риза Фәхретдин.
-Укучылар, менә сез дә 11нче сыйныфта укыйсыз. Тиздән мәктәпне тәмамлап, олы тормыш юлына аяк басарсыз. Кая гына барсагыз да, кайда гына торсагыз да туган нигездә сезне көтеп, сезнең турында кайгырып, борчылып торучы, гаилә дигән изге учакның утын сүндермичә, киләчәк буыннарга тапшырырга әзер торучы изге күңелле әниләрегез барын онытмагыз.
Йомгаклау. Дәресебезне Ф.Садриевның «Таң җиле» әсәреннән өзек белән тәмамлыйсым килә.
Әгәр битләреңнән назлы җилләр иркәләсә, сандугач сайраулары, агач яфраклары лепердәшкән авазлар йөрәгеңә кереп, бәгыреңне өзсә, бел — бу әниең рухы булыр.
Әгәр тәңкә-тәңкә карлар яуганда аларның исеннән, сафлыгыннан башың әйләнеп китсә, башаклар җырыннан әсәренеп калсаң, бел—алар да әниеңнең йөрәк җылысы, аның рухы канатын сирпеп киткән чак булыр.
Әгәр елмаючы бәхетле йөзләр күрсәң, зәңгәр күктә ак болытлар йөзсә, кояш-кояш булып җылы яңгыр яуса, йолдыз-йолдыз булып язгы тамчылар тамса, бел — алар да әниләр җанының яктысы булыр. Аларның һәммәсе дә әниләр йөрәгеннән өзелеп төшкән. Безнең бу якты җиребез, ай-кояшлы, йолдызлы күк, серле галәм—һәммәсе дә әниләр йөрәге белән җылытылып, яктыртылып калган.
Әгәр сиңа зирәк фикер килсә, иҗади ачыш ясап, данга ирешсәң, кешеләргә шатлык өләшсәң һәм җирдә эзең калдыра алсаң, бел — болар барысы да газиз әниеңнең күкрәк сөтеннән, аның кытыршы кулларыннан, аның җылы күз карашыннан.
Әгәр син шатлансаң, ләззәт алсаң, бәхетеңне тапсаң, бел—болар һәммәсе дә әниеңнең йокысыз төннәреннән, кайнар күз яшьләреннән, «балам, бәгырь итем» дип күргән ачы газап-михнәтләреннән.
Бәхетле буласың килсә, әниеңнең йокысыз төннәрен, кайнар күз яшьләрен, синең өчен күргән газап-михнәтләрен онытма, әниеңне рәнҗетмә!
16 слайд. Дәреснең эпиграфы: Әнкәйләргә безнең йолдызлардан,
Я кояштан һәйкәл салырлык.
Р. Миңнуллин.
- Әниләребезгә, шагыйрь әйткәнчә, йолдызлардан я кояштан һәйкәл сала алмасак та, үзебезнең кылган изге эш-гамәлләребез, уйлап әйтелгән һәрбер матур сүзебез белән без, аларның бөеклеген аңлап, кадерләрен белеп яшик.
-Бүген без нинди актуаль тема турында сөйләштек?
-Ана хакы, аналар һәм балалар мөнәсәбәте.
-Өй эше. «Әнкәй – җирдә иң зур кеше» дигән темага әниләргә мәдхия язарга.
-Билге кую.
-Җыр. «Әнкәмнең догалары». С.Фәтхетдинов.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Валиева Гузалия Фатиховна
→ звезда0218 02.12.2011 3 3057 446 |
Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.