Программа литературного кружка по татарскому языку "Уроки нравственности"


Габдулла Тукайны хаклы рәвештә, балалар поэзиясенең чишмә башы дисәм, һич хата ясамам, дип уйлыйм.”Мәктәптә милли әдәбият дәресләре”(1910) исемле уку китабына язган сүз башында Г.Тукай болай ди: ” Балаларымызның күзе гүзәл нәрсәләр күрергә вә борыннары да хуш вә татлы исләр иснәргә ияләшсен. Кечкенәдән үк гүзәл нәрсәләр укыган балаларның күңелләре дә назик вә ләтыйф (гүзәл һәм нәфис) булып, анчак гүзәл вә мөкатдәс нәрсәләрне сөючән буладыр”.

Шагыйрь мөгаллим булмаса да, коеп куйган тәрбияче. Г.Тукай - практик, аның сабый чакта туплаган ачы тәҗрибәсе һәрьяклап үскән камил шәхес булуына этәргеч бирүче бердәнбер сәбәптер, минемчә. Ул – сабыйларның күңелләренә ачкыч таба белүче оста рәссам сыман.” Ике ат бер тиен, диңгез тубыктан” булган бу заманда әле бала чын күңеленнән ышанып атланган таягын ат, кулындагы курчагын бала итеп фараз итә ала. Менә шушы дәвердә яңа мәктәпкә аяк баскан вакытта, баланың күңеле нәфасәткә, һәрбер матурлыкка сизгер була. Ул кулындагы "Әлифба” яки "Уку китабы” эчендәге гади генә рәсемнәрне тәмам җанландырып күз алдына китерә; анда сулар, зәңгәр һавалар, яшел кырлар вә урманнар күрә. Рәссамнар хакында бу шулай булса, әдәби парчалар хакында тагы да дөресрәк. Рәсем әле ул мәгълүм шәкелдә сызыклар белән чикләнгән булса, сүзләр аркылы тасвир ителгән манзара һәм вакыйгалар, баланың хыялы өчен киң мәйдан ачалар.Анда инде аңар теләгәнчә хыял куәтен эшләтергә ирек бар. Шуның өчен дә, иң элек укый белә башлаган көннәрдә дәрес китапларында укыган берничә генә юллы кыйтга вә хикәяләре, садә генә шигырьләре һәрвакытта баланың күңеленә иң нык сеңеп калган әйберләр була,”- дип язган Гали Рәхим үзенең

” Тукай һәм балалар әдәбияты” дигән хезмәтендә.

Рус мәктәбе шартларында татар әдәбияты дәресләре атнага бары 1 сәгать кенә кергәнлектән, программа материалын өйрәнү мөмкинлеге генә бар. Шуңа күрә өстәмә материаллар, әсәрләр мәгълүмат куллану мөмкинлеге чикләнә.

Әдәбият дәресләрендә яшьтән үк шигърияткә гашыйк саф сабый күңеле Тукайның әсәрләрен йотлыгып тыңлый.

Тукай иҗатын тирәнрәк өйрәтү максатыннан, "Өч наданга алмашынмас – бер язу белгән кеше ...” дип исемләнгән түгәрәк программасын төзергә ният кылдым.

Полный текст материала Программа литературного кружка по татарскому языку "Уроки нравственности" смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Закирова Гулия Нургаязовна  татарскийязык
23.11.2011 0 6503 929

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.



А вы знали?

Инструкции по ПК