Презентация на тему: "Фәнни – гамәли эшне оештыру – заман таләбе"


Слайд 1
Фәнни – гамәли эшне оештыру – заман таләбе Үзеннән бер башка сәләтлерәк укучысын әзерли алмаган остазны үзеннән ун башка сәләтсезрәк укучысы таптап китә. Марсель Галиев Эшне үтәде: Чистай муниципаль районы 3 МББ гимназиясенең югары категорияле татар теле укытучысы Закирова Гөлия Нургаяз кызы
Слайд 2
Фәнни – гамәли эшне оештыруның төп максатлары: •Һәрьяктан үскән иҗади камил шәхес тәрбияләү •Укучыларның сөйләм телен, иҗади фикерләү күәсен үстерү •Сүзлек, китап, тәнкыйди һәм фәнни чыганаклар белән эшләргә өйрәтү •Анализ,синтез, абстракция һәм төрле методлар белән эшләргә күнектерү •Иң мөһиме: аудиториядә чыгыш ясарга өйрәтү •Укучыларны киләчәккә әзерләү
Слайд 3
Фәнни – гамәли эшнең төрләре: •Рефератив эшләр •Проблемалы - рефератив эшләр •Рефератив – эксперименталь эшләр •Тасфирлама характерындагы эшләр •Тикшеренү эшләре •Экспериметаль – тикшеренү әшләре •Фәнни – гамәли эшләр
Слайд 4
Фәнни – гамәли эшкә таләпләр: •Эшнең темага туры килүе, тема тирәнлеге •Фикернең эзлеклелеге, композицион югарылыгы •Каршылыкларны табу, аларны аерып ала һәм тәнкыйди бәяли белү •Эшнең проблемалы характеры •Фәннилек, эзләнү компонентының булуы •Укучының үз фикерләре, дәлилләре булуы •Автор фикере,фикерләрнең дәлилле булуы, оригинальлек •Фикерләрнең төгәллеге, аныклыгы, үткенлеге, образлылыгы •Эчтәлекнең эзлеклелеге, гомуми һәм индивидуаль аргументлар •Төрле чыганаклар белән эшли һәм тиешле мәгълүматны аерып алу •Авторның шәхси стиле булуы •Эшне дөрес итеп формалаштыру
Слайд 5
Фәнни – гамәли эшнең структурасы: •Битләре күрсәтелгән план •Тема •Теманың теоретик нигезләре •Төп мәсьәләне ачу •Нәтиҗәләр һәм гомумиләштерүләр •Эшнең гамәли юнәлеше,әһәмиятлелеге •Кулланылган әдәбият ( 5 һәм аннан күбрәк чыганак) •Кушымта (документлар, иллюстрацияләр,таблицалар, схемалар)
Слайд 6
Эшнең якынча эчтәлеге: Кереш. Теманың ни өчен сайлануы: •аның актуальлеге, бүгенге һәм киләчәк өчен әһәмияте •проблеманы чишүдә яңа юнәлешләр •фәнни каршылыкларны табу һәм аларны чишәргә омтылу •өйрәнеләчәк теманың тормышта һәм фәндә каршылыклары •элеге теманы сайлау мотивлары
Слайд 7
Төп өлеш: •Темага туры килерлек объектив фикерләр •Чыганакларны тәнкыйди күзлектән анализлау •Шәхси мәгълүматлар, версияләр, бәяләмәләр Йомгаклау: •Төп нәтиҗәләр •Эшнең әһәмияте •Киләчәктә эшне дәвам итү, үстерү мөмкинлеге
Слайд 8
Табу өчен, нәрсә эзләгәнеңне белергә кирәк! Ш.Галиев
Слайд 9
Источники информации для учителя: Укытучы өчен әдәбият исемлеге: 1. Заһидуллина Д.Ф. Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. - Казан: Мәгариф, 2000. 2. Заһидуллина Д.Ф., Закирҗанов Ә.М., Гыйләҗев Т.Ш.Татар әдәбияты.Теория,тарих.Казан: Мәгариф,2004. 3. Җәләлиев .Ш. Татар халык педагогикасы. – Казан: Мәгариф, 2007. 4.Нәбиуллин Г.Ә. Мин әйттем. –Казан: Мәгариф, 2008. 5. Шәймәрдәнов Р.Х., Хуҗиәхмәтов Ә.Н. Татар милли педагогикасы. – Казан: Мәгариф, 2007  
Слайд 10
Дополнительные сведения об авторе: 1.Автор: Закирова Гулия Нургаязовна. 2.Место работы: РТ г.Чистополь МБОУ “Гимназия №3” 3.Должность: учитель татарского языка и литературы высшей квалификационной категории. 4.Дополнительные сведения: Победитель республиканского конкурса “Наш лучший учитель”, 2011.

Полный текст материала Презентация на тему: "Фәнни – гамәли эшне оештыру – заман таләбе" смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Закирова Гулия Нургаязовна  татарскийязык
23.11.2011 3 5232 660

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.



А вы знали?

Инструкции по ПК