Внеклассное мероприятие для средних и старших классов "Һәркемгә дә шулай якын микән туган якның болын, үрләре... "


Һәркемгә дә шулай

якын микән,

туган якның

болын, үрләре...



Якташларыбыз иҗатында туган як темасы.



(Татар мәктәпләрендә укучы балалар өчен сыйныфтан тыш чара.)



Тема: Һәркемгә дә шулай якын микән, туган якның болын, үрләре...

Максат: Питрәч, аның күренекле шәхесләре турында мәгълүмат бирү. Якташ шагыйрьләребезнең туган якка багышлап язылган шигырьләрен сөйләү, җырлар башкару. Туган якка, якташларга карата хөрмәт, горурлык хисләрен үстерү.

Җиһазлау: магнитофон, “Питрәч – җырга күчкән як” дигән презентация, аудиоязмалар, хезмәтләрдән күргәзмә.

Чарага якташлар, кунаклар чакырыла.

Кичә барышы.

(Чара Ф. Тәишев репертуарыннан “Исәнмесез” җыры белән башланып китә. Алып баручы егет һәм кыз (Алга таба: А/б) чыга. Слайтлар ачыла.)

А/б:

  • Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар! Сезне Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районындагы Керәшен Сәрдәсе гомуми урта белем бирү мәктәбендә күрүебезгә шатбыз. Сезгз “Һәркемгә дә шулай якын микән, туган якның болын, үрләре” дигән сыйныфтан тыш чара тәкъдим итәбез.

  • Ямьле Мишә буйларының уң як сөзәклегендә гадәти булган исемле Питрәч авылы урнашкан. Ни өчен Питрәч? Безнең якларга төрле җирләрдән, күптөрле эш осталары килгән. Туган ягыбыз элек-электән уңган игенчеләре белән генә түгел, башка бик күп төрле һөнәр осталары белән дә данлыклы. Безнең борынгы бабаларыбызда ук ювелир-зәркәнлек, кызыл балчыктан яндырып савыт-саба ясау һөнәрләре зур үсеш алган булган.

(Алга таба районыбызның бүгенге көне турында мәгълүматлар бирелә. )

Х. Фәрхи көе һәм сүзләренә “Сагынам сине, Питрәч” җыры башкарыла.

Горурланам синең белән, Питрәч! (Венера Хөсәенова шигыре. Укучы сөйләвендә.)

Горурланам синең белән, Питрәч!

Урманнарың, елга – кырларың,

Зур хезмәттә дан казанган

Кызларың һәм батыр улларың.

Боргаланып Мишәң ага,

Чишмәсе дә кушыла шуңарга.

Яшәешең – халык уңганлыгы –

Салынган бит инде җырларга.

Мәүла Колый синдә туган, диләр,

Камил Кәрим, Мәгъсүм Гәрәйләр.

Камал театры артистлары

Даннарыңны ерак чәчәләр.

Сандугачтай матур, моңлы итеп

Җырлый үзе, үзе хат яза.

Синең егетең Зөфәр Хәйретдинов –

Татар халкы аны ярата.

Хезмәт сөйгән халкың кереп калыр

Тарихларга, бер дә шикләнмим.

Харис Якубов рәсемнәре шаһит,

Орден-медальләрең шаһит

Яшәреңә мәңге, Питрәчем!

(Алга таба Питрәч мәктәпләре, Керәшен Сәрдәсе гомуми урта белем мәктәбенең соңгы биш елда ирешкән уңышлары турында мәгълүмат бирелә.)

(Павел апушев шигыре. Укучы башкаруында.)

Яшьлеккә күпер. (П. Апушев шигыре.)

Төшләреңә кереп йөдәтсә дә,

Сагындырып сабый чакларың;

Туктатып та, борып кирегә дә

Булмый икән гомер атларын.

Үткәннәргә бары хатирәләр,

Холкың аша була кайтырга:

Бер мәтәлчек җирдә атынырга,

Яшь чирәмгә сузылып ятарга.

Була хәтта “куыш-куыш” уйнап,

Йөгерергә яланаяклап.

Агымнарга чуерташ ыргытып,

Дулкын йөгертергә балдаклап.

Көзге талдан кәрзин үреп була,

Тик әнкәйгә түгел, кызыма.

Шулар аша гына яшьлегеңә

Кайта торган күпер сузыла.

  • Тел галиме, каюм Насыйри исемендәге премия лауреаты Н. В. Максимов, Татарстанның халык артисты, җырчы-композитор Зөфәр Хәйретдинов, Татарстанның азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәткәре җитәкчесе, шагыйрә, композитор Гөлнирә Габдрахманова, Татарстанның атказанган укытучысы Никитин Николай Алексеевич, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Россиянең атказанган механизаторы исеменә лаек булган авылдашларыбыз һәм тагын бик күпләр авылыбыз, мәктәбебез, районыбыз, Республикабыз горурлыгы.

  • Ана телен саклау һәм үстерүгә республикабыз күп көч куя. Республикада дистәгә якын (8) милләт вәкиле яши. Алар үз ана телендә белем алуга хокуклы. Татар теле дәресләрендә туган телнең матурлыгына, аһәңлелегенә, кыска һәм тирән мәгънәлелегенә игътибар ителә. Телебезгә хөрмәт, горурлык хисләре тәрбияләнә.

(Х. Фәрхи репертуарыннан “Сагынам сине, Питрәч” җыры башкарыла.)



Питрәч. (Павел Апушев.)

Исегездән һич тә чыкмас,

Питрәчне бер күрсәгез.

Сихерләнеп калырсыз ла

Ул төбәккә килсәгез.

Питрәч – безнең туган җир,

Ямь, гүзәллек кунган җир.

Өйләренең тәрәзләре

Таңга карый торган җир.

Бакчасында алма пешә

Бодай уңа кырларда.

Игенчеләр илһам бирә

Тургайларга җырларга.

Сәфәр китсә дә яшьләре

Җилдән җитез атларда.

Канатланып кайтып җитә,

Үзебезнең якларга.

Питрәч – безнең туган җир,

Бөркет оя корган җир.

Гавриловтай курку белмәс

Каһарманнар торган җир.



  • Бие әле, бие әле, биегәнең күрсеннәр.

Баскан дирдән ут чыгара, вәт бу егет!”- дисеннәр. (Укучы егет башкаруында татар егетләре биюе.)

Тальян моңы. (П. Апушев шигыре.)

Җәй көннәре ачсам тәрәзәмне,

Гашыйк булып айлы төннәргәю

Су буеннан искән җилләр белән

Тальян моңы керә өйләргә.

Тукта, бу көй безнең өебездә

Тәүге тапкыр кайчан чыңлады?

Яу кырына әткәй киткән көнне

Күрше Ләкси дәдәй уйнады.

Әткәй китте шуннан, без калдык,

Безнең белән калды моң гына.

Һаман көтәм, киткән юлы буйлап

Кире кайтыр төсле тоела.

Җавап булып ләкин уйларына,

Һәр көз сары яфрак коела.

Җәй көннәре ачсам тәрәзәмне,

Гашыйк булып нурлы төннәргә,

Тальян моңы керә өйләргә.

Кушылып җырлый төсле әткәй дә

Яшьләр сузган дәртле көйләргә.



(“Су буенда учак яна” (Зөфәр Хәйретдинов сүзләре һәм көе) җыры башкарыла.)



  • Район мәдәният йөрты, балалар иҗаты йорты тарафыннан һәр ел саен балалар һәм үсмерләр арасында “Питрәч йолдызчыгы” бәйгесе оештырыла. (Бәйгедә катнашып, дипломант булган укучылар атала. Шундый укучыларның берсе бию башкара.)

Авыл өйләре. (Мөхәммәт Садыйков шигыре.)

Кичке кояш баткач тау артына,

Моңга чума авыл өйләре.

Ишетелә елга аръягыннан

Халкыбызның милли көйләре.

Иген башаклары шаулап үскән

Басуларга тоташ урамы.

Авыл моңсыз, бакча алмагачсыз,

Чишмә сандугачсыз буламы?

Һәр чәчәкнең, кошның үз көе бар,

Җыр-моңга бай безнең татарлар.

Яңа көйне я кош, я бер чәчәк,

Я кыз исеме белән атарлар.

Сабан туе, бала, өй, кыз туе -

Безнең халык йолаларга бай.

Биеп алыр, җырлап куяр һәр чак,

Кубыз уйнап ташлар, я курай.

Кичке эңгер төшкәч үзәннәргә,

Җырга чума авыл өйләре;

Ишетелә гасыр төпкеленнән

Халкыбызның милли көйләре.



(“Безнең ил” керәшен җыры башкарыла.)



Туган авыл фатихасы. (П. Апушев шигыре.)

Туган авыл үз әнкәең төсле,

Фатихасын бирә улына.

Күз карашын сизгер төбәгән ул,

Синең китәр, кайтыр юлыңа.

Ташлап китсәң, сиздермичә әрни,

Үпкәләвен йота эченә.

Шул чакта да изге теләк тели

Син бәхетле булсын өченгә.

Гомер буе мәрхәмәтле сиңа,

Кай якларда гомер кичсәң дә.

Алларыңа ак җәймәсен җәя,

Юлың уңмый кайтып төшсәң дә.



(“Әткәй-әнкәй – ике канатым” җыры башкарыла.)

Оста куллар белән кагылсаң. (П. Апушев шигыре.)

Туган якларыма аяк басам,

Күңелләрдә моңнар ага гел.

Һәр үләне, агачлары көйли,

Серен генә аның таба бел.

Каен туздан телгән тар тасмадан

Дымлы ирен сихри моң таба.

Әрәмәдә курай сузса берәү,

Дөнья үзе гүя таң кала.

Туган җирем, бар да аңлар мине,

Синең туфрагыңа табынсам.

Һәр тарафың әзер җыр сузарга,

Оста куллар белән кагылсаң.

  • Әгәр бүген без туган җиребездә, үз төбәгебездә бәхетле, ирекле, уңайлыкта, хөрлектә яшибез, уңышларга ирешәбез, ана телебездә иркен сөйләшәбез икән, моның өчен район, республика җитәкчеләребезгә, галимнәребезгә, һөнәрчеләргә, эшчеләргә – һәммәсенә рәхмәтлебез. Безгә – яшь буынга – шуларга рәхмәтле булырга, аларны тулыландырырга, сакларга, горурланырга һәм тагын да камилләштерергә, үстерергә тырышасы гына бар.

  • Яратам мишәне. (П. Апушев шигырен алып баручы егет һәм кыз сөйли.)

Исе китәр иде исәрнең

Мин яратам, - дисәм, - Мишәне”.

Кемнәр генә белә соң аны –

Пүчтәк кенә нәни елганы.

  • Исе китсен әле исәрнең,

Мин яратам туган Мишәмне.

Иң беренче күргән елгам ул,

Иң беренче йөзгән елгам ул.

  • Мин бәләкәй, ә ул зур иде,

Тәүге соклануым шул иде.

Аның төбе шундый бай иде,

Күктән төшеп йолдызлар йөзде.

  • Тыңласам мин Мишә агышын,

Ишетәм күк Нева тавышын.

Исе китмәс, бәлки, исәрнең,

Мин яратам, - дисәм, - Мишәне”.

  • Чыпчык иле – чагар кычыткан,

Кайсы чыпчык аны оныткан?

Ул чыпчыкның чөнки үз иле –

Тәпи атлап киткән бүз җире.

  • Исе китсен әле исәрнең,

Мин яратам туган Мишәмне!

Чөнки беләм, беләм мин аның

Сеңелкәше булып Чулманның

Зур Иделгә өлеш койганын.



(“Мин яратам сине, Татарстан” җыры хор белән башкарыла.)



  • Шуның белән “Һәркемгә дә шулай якын микән, туган якның болын, үрләре” дигән якташ шагыйрьләребез, композиторларыбыз иҗат иткән хезмәтләрдән төзелгән туган ягыбызга, аның күренекле шәхесләренә багышланган кичәбез тәмам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт.



(Кичәнең икенче өлешендә якташларга сүз бирелә. Якыннан аралашу дәвам иттерелә.)









8




Полный текст материала Внеклассное мероприятие для средних и старших классов "Һәркемгә дә шулай якын микән туган якның болын, үрләре... " смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Фадеева Нина Валентиновна  сундук
03.12.2011 0 4199 614

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.



А вы знали?

Инструкции по ПК