Урок-повторение по теме «Наречие» в 6 классе


МБОУ “СОШ №60” г. Набережные Челны ,

учитель татарского языка и литературы Шарифянова Нурания Махмутовна



Тема. Рәвешләрне кабатлау.

Максат. Рәвешләрне гомумиләштереп кабатлау һәм укучыларда аларны гамәлдә дөрес куллана белү күнекмәләрен ныгыту; төркемнәрдә эшләү күнекмәсен ныгыту; рәвешләрнең сөйләм телен баетудагы әһәмиятен ачыклау.

Дәресне җиһазлау: дәреслек, шәхси карточкалар, күрсәтмә компьютер, интерактив такта.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру өлеше.

Дәрес сәяхәт рәвешендә бара. Укучылар 2 командага бүленәләр һәм Рәвеш йолдызына очарга әзерләнәләр. Дәреснең максатын билгеләү. Эш төркемнәрдә бара, һәр укучының шәхси карточкасы бар (1нче слайд). Анда укучылар үзләренең балларын билгеләп баралар.



  1. Актуальләштерү. (2нче слайд)

Галәмгә очу өчен, космонавтлар Җирдә зур әзерлек алып баралар. Безгә дә булган белемнәребезне искә төшерергә кирәк. Вакыт чикле. Тест сорауларына җаваплар әзерләү:

  1. Рәвешләр нәрсәне белдерә?

  1. эшнең , хәлнең билгесен;

  2. предметның билгесен;

  3. предметның санын, исәбен.

  1. Рәвеш сорауларын күрсәтегез.

  1. Кайда? Кайчан? Ничек? Никадәр? Күпме?

  2. Нишли? Нишләгән? Нишләп? Нишләү?

  3. Күпме? Ничә? Ничәләп? Ничәнче?

  1. Рәвешләр нинди җөмлә кисәге булып килә ала?

  1. тәмамлык;

  2. ия;

  3. хәл, хәбәр һәм аергыч.

  1. Ясалышы ягыннан болар нинди рәвешләр?

Быел, бүген, бервакыт

  1. тамыр рәвешләр;

  2. кушма рәвешләр;

  3. ясалма рәвешләр.

  1. Саф рәвешне билгеләгез.

  1. чиста, яхшы, матур;

  2. яланөс, яланбаш, аягүрә;

  3. Көндез, кичен, быел.

  1. Күләм-чама рәвешләрен билгеләгез.

  1. тиз, акрын, салмак;

  2. алтылап, җиде-сигез, тугызлап;

  3. бик, күп, аз.

  1. Охшату-чагыштыру рәвешләрен билгеләгез.

  1. кебек, сыман, шикелле, төсле;

  2. татарча, әйткәнчә, кояштай;

  3. салкынча, сызыкча, акча.

  1. Урын рәвешләрен билгеләгез.

  1. урамда, болында, бүлмәдә;

  2. өстендә, янында, тирәсендә;

  3. ерак, якын, югары.

  1. Вакыт рәвешләрен билгеләгез.

  1. бүген, кичен, иртәгә;

  2. дүшәмбе, чәршәмбе, җомга;

  3. сентябрьдә, шимбә көнне.

  1. Сәбәп-максат рәвешләрен билгеләгез.

  1. белем өчен, кайтырга дип, авыру сәбәпле;

  2. шатлыктан, кайгыдан, сөенеченнән;

  3. юкка, юри, тиккә.



Экранда дөрес җаваплар күрсәтелә (3-12нче слайд).

Командаларга бәя һәм үзбәя.



  1. Төп өлеш. (13нче слайд)


  1. Космонавт төрле ситуацияләрдән чыгу юлын тиз таба белергә тиеш. Рәвеш йолдызы турында без нәрсә беләбез? Төркемнәрдә уйлагыз. Ясалышы буенча нинди рәвешләр була, таблицага языгыз.

Бирем: “Уйла җитез, уйла тиз”.

Укытучы сүзтезмәләрне укый, укучылар рәвешләрне генә төркемләп язалар: бүген сөйләшү, бөтенләй бетерү, әледән-әле искә төшерү, сирәк уйнау, биш былтыр кайту, аз сөйләү, татарча белү, бу юлы керү, ашык-пошык әйтү, берьюлы утыру.

Биремнең үтәлешен тикшерү (14нче слайд).

Командаларга бәя һәм үзбәя.



  1. Без ярты юлда гына. График буенча корабльгә ял кирәк. Һава торышы нинди икән? (15, 16нчы слайд)

Бирем: Бирелгән җөмләләрдән рәвешләрне табарга, аларның төркемчәләрен шәхси карточкаларда билгеләргә.

Иртүк бертуктаусыз яңгыр яуса, без югарыга карыйбыз, болытларның тизрәк таралуын, көннең аязуын көтәбез. Кайчакта кояш озак көттереп кенә елмая башлый, бераздан җил исеп куя, болытлар әкрен генә тарала, якында кошлар сайрый. Бер дә юкка кояштай елмаясы килә.

саф

рәвешләр

...

рәвешләр

...

рәвешләр

...

рәвешләр

...

рәвешләр

...

рәвешләр



















Экрандагы дөрес җаваплар буенча биремнең үтәлешен тикшерү (17-22нче слайд). Командага бәя. Үзбәя.



  1. Сәяхәтебезне дәвам итәбез.

Беренче космонавтның исеме ничек?

Ул кайчан галәмгә очкан?

Беренче космик корабльнең исеме нинди?

Беренче хатын-кыз космонавтның исеме ничек?

Беренче космодромның исеме?

Дөрес җаваплар биргән команда җиңүче була.



  1. Юлга чыксан, иптәшең үзеңнән яхшы булсын,”- ди халык.

Көчле команда бик мөһим. Бу биремне үтәргә бер минут вакыт бирелә.

Бирем: Рәвешләр нинди җөмлә кисәге булып килгән? (24нче слайд)

Быел Ю.А. Гагаринның галәмгә очуына 50 ел тула. Аның батырлыгы җир шарында бик тиз тарала. Хәзер дә балалар арасында космонавт булырга теләүчеләр күп.

Дөрес җавапны 25нче слайд буенча тикшерү. Командаларга бәя.



  1. Без – Җир кешеләре. Үзебез белән сәяхәткә нинди байлык алырбыз? Билгеле, халкыбызның мәкаль- әйтемнәрен.

Бирем: Бер сүз белән әйтергә.

Олы кешеләр кебек фикер йөртү - ...

Татар телендә сөйләшү - ...

Җиренә җиткермичә эшләү - ...

Көн буе чабу - ...

Кыш көне килү - ...

Әле дә искә төшерү - ...

Акча түләмичә утырып йөрү - ...

Куркаклар кебек бирешү - ...

Бик биектә - ...

Батырлар кебек көрәшү - ...

Туктамыйча көлү - ...

Яшьләр кебек җиңел атлау - ...

Көтелмәгәндә, уйламаганда - ...

Акча белән, акча килеш -



Дөрес җаваплар 28нче слайдта.

Командаларга бәя.Үзбәя.

  1. Бирем: Мәкальне әйтеп бетер (30нчы слайд).

Эре балык ...

Җиңел таш ...

Биек кибән ...

Үткен дага ...

Бүген көләрсең, ...

Еракка куйсаң, ...

Былтыр кысканга,...

Бүген бар, ...

Дөрес җаваплар 31нче слайдта.

Экрандагы дөрес җаваплар буенча биремнең үтәлешен тикшерү. Командага бәя.Үзбәя.



  1. Йомгаклау. (33нче слайд)

Без Рәвеш йолдызына барып җиттек. Җиңүче команданы һәм иң күп балл җыйган укучыны билгелибез (34нче слайд).



  1. Өй эше.

234нче күнегү, 1-4нче җөмләдәге рәвешләргә морфологик анализ ясарга.


Полный текст материала Урок-повторение по теме «Наречие» в 6 классе смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Шарифянова Нурания Махмутовна  Нурания_Махмутовна
06.12.2011 1 4272 663

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.



А вы знали?

Инструкции по ПК