Китап - белем чишмәсе


Тема: Китап – акыллы киңәшче.

(Җөмлә төрләрен гомумиләштереп кабатлау).


Максат:

1. Җөмлә төрләрен гомумиләштереп кабатлау;

2. Әйтү максаты буенча җөмлә төрләрен дөрес билгеләү күнекмәләрен ныгыту.

3. Матур язу һәм сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерү.

4. Китап укуга һәм белем алуга мәхәббәт тәрбияләү.


Җиһазлау: дәреслек, таблица, карточкалар, проектор, слайдлар.

I. Актуальләштерү.

1. Әйтү максаты буенча җөмләләр ничә төргә бүленәләр?

2. Хикәя җөмләнең нинди билгеләре бар?

3. Сорау җөмләдә сорау нинди чаралар ярдәмендә белдерелә?

4. Нинди җөмләләр тойгылы җөмлә дип атала?

5. Боерык җөмлә дип нинди җөмләләргә әйтәбез?


II. Яңа күнекмәләр формалаштыру, алган белемнәрне ныгыту.


1. Тыныш билгеләрен куеп, экранда бирелгән җөмләләрне күчереп язарга. Җөмлә төрләрен билгеләргә.

Китап - акыллы киңәшче. Яхшы китапның ьәр юлы алтын. Аны дусны сайлаган кебек сайла. Китапсыз өй - тәрәзәсез бүлмә. Китапны Һәрчак саклап тотыгыз. Аны яратагыз, аңа сокланыгыз. Без китапка һәрвакыт игътибарлымы соң. Аны саклап тота беләбезме. Син кадерле, син якын, минем сөйгән китабым.

(Икенче слайдта, эшнең дөреслеген тикшерү өчен, тыныш билгеләре куелган җөмләләр языла).


2. Уен. Җөмләләрне уку. Укучылар җөмлә ахырына куелган тыныш билгесенең карточкасын күтәрәләр.

1. Китапны - белем чишмәсен яратыгыз!

2. Халыкның никадәр күп һәм төрле китабы булса, ул шулкадәр югарылыктагы аң-белемгә, мәдәнияткә ия.

3. 1722 нче елда басылып чыккан татар китабы турында беләсезме?

4. Балалар, вакытында уйнагыз,

Җырлагыз, биегез, көлегез!

Ләкин китап укуның ләззәтен,

Кыйммәтен һәм кадерен белегез!

5. Китапларның гомерен кыскарта торган нинди афәтләр бар соң?

6. Белем алыйм дисәң ничаклы, сөй, хөрмәт ит, ярат китапны!

7. Китап һич тә онытылганны, игътибрсызлыкны яратмый.

8. Аны кулыгызга алыгыз, битләрен сыйпагыз!

9. Ул чәчәк кебек: "иркәләгәнне", "назлаганны", ягъни укыганны ярата.

10. Чисталык - кешеләрнең генә сәламәтлек нигезе түгел, китапларның да сәламәтлеге булып санала.


3. Мөстәкыйль эш. Перфокарталар белән эшләү. Җөмлә төрен билгеләргә.

1. Китаплар - кеше акылының киңәшчесе.

2. Кемнәр генә алардан рухи ләззәт алмаган да, кайсы бөек шагыйрь, даһи философ аларга дан җырланмаган!

3. Кайгы-хәсрәт баскан карт кеше дә китаптан җанына азык, күшеккән күңеленә юаныч эзли.

4. Ә сабый балага китап кирәкме соң?

5. Китапны яратыгыз!

6. Китапның белмәгәне юк.

7. Китаптан хәреф эзләмә, акыл эзлә.

8. Нәрсә безне көлдерә, җырлата, уйлата, юата?

9. Иң якын дускаем, сердәшем, киңәшчем, син - китап!


4. Карточкалар белән эш.

Сорау җөмләләрне табып, сорауны белдерү чараларын билгеләргә.

Яхшы китапның һәр юлы алтын. Ул киңәшче дә, ярдәмче дә, дөрес юл күрсәтүче дә.

Китапларны бар кеше дә хөрмәт итәме? Һәр укучы аны саклап, кадерләп тотамы? Китаплар кайчан озак яши? Алар озак яшәсен өчен нәрсәләр белергә кирәк? Ни өчен китапларны озак яшәтү өчен тырышырга кирәк? Бу сораулар

һәр укучыны уйландырсын. Китап яхшыны яманнан аерырга өйрәтә. Ул – иң якын дус, тугрылыклы иптәш.


5. Татар халкының күренекле фикер иясе, бөек мәгърифәтче, мәшһүр тарихчы һәм педагог Ризаэддин Фәхреддин дә безгә китаплар белән дус булырга, алардан аерылмаска киңәш итә. (Слайдка язылган текстны сәнгатьле укырга һәм җөмлә төрен әйтергә).

Гүзәл китаплар — гаҗәеп әйберләр күренәчәк көзге, аулакта сердәш, ялгызлыкта иптәш, гаҗизлек вакытларда ярдәмче, хәсрәтләрдә шатлык китерүче, фикерләрне нурлан­дыручы, үткән заманнар хәлләрен сөйләп торучы, өметләр, вакыйгаларны хикәят итүче, гакыллы кешеләрнең гакылла­рын күзләргә күрсәтүче аз хаклы, күп файдалы нәрсәләрдер. Шуның өчен китап алуда саранлык итмәгез, китаплардан аерылмагыз!

Ләкин китаплар арасында юк нәрсәләр язылган, мәгъ­нәсез нәрсәләр белән тулганнары да бардыр. Боларны уку — кыйммәтле гомерне әрәм итү булыр. Шуның өчен фикер­ләрне нурландырачак, холыкны пакьләргә ярдәм бирәчәк, гакылны арттырачак китапларны ихтыяр итеп, башкаларын­нан ерак булыгыз! Файдалы китапларны уку күңелгә шатлык китерер, фикергә азык булыр, зиһенгә куәт бирер.

Китап уку кешеләрнең йөзенә нур, күңелләренә шатлык китерер.


5."Китапханәдә" дигән темага диалог төзергә. Нинди җөмләләр кулланылды?

6. Йомгаклау.

- Бүгенге дәресебездә без сезнең белән күнегүләребез аша китап турында сөйләштек. Китапны һәрвакыт саклап, кадерләп тотарга кирәк.



- Х.Хәмитов "Анам сүзләре" шигырендә дә бик матур, акыллы фикерләр әйтелә.

Китап - киңәшчең синең,

Дустың, ярдәмчең синең.

Ул хөрмәткә бик хаклы,

Кадерлә син китапны.

Почмакларын бөкләмә,

Битләрен дә ертма син.

Керле кулың белән аны

Беркайчан да тотма син.

Укы, бәгърем, син аны,

Китапның син дусты бул.

Бик күп сорауларыңа

Җавап биреп торсын ул.


7. Өй эше: «Минем яраткан китабым» дигән темага хикәя язарга.


Полный текст материала Китап - белем чишмәсе смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Валиева Гузалия Фатиховна  звезда0218
02.12.2011 1 13150 1073

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.



А вы знали?

Инструкции по ПК