Разработка урока по татарскому языку в 11 классе на тему «Работа с текстом в рамках подготовки к ЕРЭ по заданию С»
Разработка урока по татарскому языку в 11 классе на тему «Работа с текстом в рамках подготовки к ЕРЭ по заданию С »
Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы Күн урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Азаматова Әлфия Мәхмүт кызының татар теленнән БДИ на әзерләнү дәресе эшкәртмәсе.
Тема: “Тел дигән дәрья бар”.
Максат: 1. Укучыларны ,текстка нигезләнеп, 150 сүздән дә ким булмаган әдәби-иҗади сочинение язарга өйрәтү (БДИ ның С биремен үтәү).
2. Укучыларның фикерли белүләрен һәм шәхси сәләтләрен, фикерләрен дәлилләү осталыкларын, сөйләм телләрен үстерү.
3. Ватанпәрвәрлек, әхлаклылык, туган телгә хөрмәт тәрбияләү.
Җиһазлау: компьютер, “Татар теленнән БРИның С биремен бәяләү критерийлары ” яздырылган презентация, тест биремнәре, БДИның С өлешен эшләү этаплары.
Дәрес барышы.
I.Оештыру моменты.
1.Уңай психологик халәт урнаштыру.
-Хәерле иртә, укучылар. Барыбыз өчен дә бүгенге иртә чынлап та хәерле булсын,шатлык-куанычлар гына алып килсен. Күңелләребездә иман нуры балкысын. Шундый яхшы теләкләр белән татар теле дәресен башлыйбыз.
2.Дәреснең темасы, максаты белән таныштыру.
Укытучы. Укучылар, язма рәвештә үз фикереңне логик эзлеклелектә әйтә белү табибка да, укытучыга да кирәк булган кебек, игенчегә, эшчегә һәм тегүчегә дә бер үк дәрәҗәдә кирәк булуы бәхәссез. Хәзер кешенең рухи дөньясы, фикерли белүе беренче планга чыга бара. Шуңа күрә үз фикереңне эзлекле, дәлилләп бирә алу – кирәкле сыйфат.
Бүгенге дәресебез БДИ на әзерлек эше дә булыр. Текстка таянып,150 сүздән ким булмаган әдәби-иҗади сочинение язарга өйрәнербез. Узган дәресләрдә А, В биремнәрен уңышлы үтәгән идегез, бүген В биремен үтәгән текст өстендә эшләрбез. Дәрестә бик игътибарлы булыгыз.
I I. Имтихан эшен бәяләү критерийлары белән таныштыру.
Укытучы. Укучылар, сез БДИна әзерләнгәндә һәр фән буенча бәяләү критерийлары белән таныштыгыз, һәм шул таләпләр буенча әзерлек эше алып барасыз. Иң әһәмиятле якларны билгелисез. Татар теле бәяләмәләре рус теленнән имтихан эшен бәяләү критерийлары белән бик охшаш.
Киңәйтелгән җаваплы биремне уңышлы үтәүнең төп шарты булып, башлангыч текстның эчтәлеген аңлау тора. Укучы текстның темасын, анда күтәрелгән проблемаларны, тасвирланган материалны, нәрсә турында сүз барганын аңлавы һәм автор позициясен, аның әйтергә теләгән фикерен мөмкин кадәр дөрес күрсәтә белергә тиеш. (Слайдлар күрсәтелә. Критерийлар белән таныштырыла.)
III. Текст өстендә эш.(Укучыларга биремнәр таратыла)
Бирем.
Текстны укыгыз һәм биремнәрне эшләгез.
1) Җир йөзендә телләр бик күп. 2) Аларның төгәл санын әйтү дә кыендыр. 3) Бер иш галимнәр алты мең ярым тел бар дип исәплиләр. 4) Бар миллиардлап кеше сөйләшкән кытай, инглиз телләре, бар берничә мең, хәтта берничә йөз сөйләшкәннәре…
5) Ә үзебезнең-татар теле дип йөртелгән Туган телебез ни хәлдә соң бүген?(…)
6) Ананың балага биргән иң зур бүләге- тел. 7)Шуңа да ул байлык, хәзинә санала. 8) Ә бүләкне, хәзинәне кадерләп саклый алу, күбәйтә-ишәйтә алу үзе бер батырлык сорый. 9) Файдасын күреп яши белмәгәндә, тиз исраф итү, югалту бик җиңел аны. 10)Һәр халык үз тарихын, үз рухын, җыр-моңын, матурлык өлгесен сакларга, үзенең яңа токымнарын тапшырырга тели. 11) «Теле барлар-халык булган, теле юклар-балык булган» дигән сүзләр юктан тумаган. 12) Әгәр тел сау-сәламәт икән, ул телдә җәмгыятьнең бөтен катламнары сөйләшә: ил башы да, сырхау кеше дә, мәхбүс тә, шагыйрь дә…
13) Тел-диңгез. 14) Бер ясканып кына аның тирәнлегенә төшеп, киңлекләрен иңләп бетереп булмас…
(Р.Фәйзуллин)
С1.Текстка таянып, 150 сүздән ким булмаган әдәби-иҗади сочинение языгыз.
Текст нәрсә турында? Авторның әйтәсе килгән фикере нинди?
Өзектә нинди идея үткәрелә? Моңа сезнең мөнәсәбәтегез нинди?
Сезнең туганнарыгыз, дусларыгыз татар телендә сөйләшәме?
Текстка хас булган тел-сурәтләү чараларының кайберләрен язмагызда кулланыгыз.
1. Текстны уку.
2. Сүзлек өстендә эш.
Мәхбүс-тоткын.
Ясканып-дәртләнеп, ашкынып.
3. Теманы, проблеманы билгеләү.
-Укучылар, текст нәрсә турында? (Тел турында.)
-Текстта нинди проблемалар күтәрелә?
Телләр проблемасы.
Туган тел торышы.
Тел-диңгез.
4. Текстта күтәрелгән проблеманы аңлату.
Укытучы. Укучылар, текстта күтәрелгән проблеманы аңлатабыз.Үзегез аңлаганча бәян итегез. Авырыксынган укучы текстка мөрәҗәгать итсен. Анда авторның аңлатмасын күрергә була.
(Җаваплар тыңлана)
-Равил Фәйзуллин үзебезнең –татар теле булып йөртелгән Туган телебез ни хәлдә соң бүген,ди. Әйе, бу сорау күпләрне борчый.Чөнки дөньяда ,үзләре татар дип саналсалар да, татарча бер сүз дә белмәүчеләр, татар телен онытучылар да бар.
-Чыннан да, бүгенге тормышта күпләрне бу проблема бик нык уйландыра. Аның үткәненә, яшәешенә, кулланылышына, киләчәгенә битараф калып булмый. Монда әле хәл ителәсе мәсьәләләр бик күп.
-Телнең бүгенге халәте ни хәлдә соң? Шәһәр транспортында, шифаханәләрдә, юридик оешмаларда, сату челтәрләрендә туган телебезнең тулысынча кулланылмавы күренә.
-Телне бозып сөйләшүчеләр дә очраштыра. Сөйләмгә килеп кергән алынма сүзләрнең урынлы-урынсыз кулланылуы да күренә.
-Автор күп санлы, аз санлы телләр проблемасын күтәрә. Тел-диңгез. Аның серләре иксез-чиксез, бик тирәндә.
Укытучы. Текстта күтәрелгән проблемалар кайсы җөмләләрдә күренә?
(Җаваплар алына)
-Беренче абзац.
-Ә үзебезнең –татар теле дип йөртелгән Туган тел ни хәлдә соң?
-Тел-диңгез.
5. Автор позициясен билгеләү.
Укытучы. Автор позициясен билгелибез. Аның әйтергә теләгән фикерен мөмкин кадәр дөрес күрсәтик. Җөмләләрне табып укысагыз да була.
(Җаваплар алына.)
- Бер ясканып кына аның тирәнлегенә төшеп, киңлекләрен иңләп бетереп булмас…
-Шуңа да ул байлык, хәзинә санала.
-«Теле барлар-халык булган, теле юклар-балык булган» дигән сүзләр юктан тумаган.
6. Текстта күтәрелгән проблемаларны дәлилләр китереп аңлату.
Укытучы.Укучылар, текстта күтәрелгән проблеманы тормыш тәҗрибәсеннән , яки укылган әсәрләрдән алынган мисаллар белән , яисә танылган шәхесләр әйткән сүзләр белән дәлиллибез.
(Җаваплар алына.)
-Ә.Еникинең «Әйтелмәгән васыять» хикәясендә дә тел проблемасын күрәбез. Акъәби оныклары белән үз телендә сөйләшә алмый. Олы улы Суфианның рус кызына өйләнүен авыр кичерә. Суфианның балалары Татьяна, Светлана, Рита, Геннадий, Борис «бабушкаларына» дәшәрлек башкортча бер авыз сүз дә белмичә үсәләр. Суфиан гаиләсендә башкорт милләтенең теле, гореф-гадәтләре югала, хатыны Мария Васильевна йогынтысы гына табигый үсешен, яшәешен дәвам иттерә. Акъәби балаларына газиз туган телне күз карасыдай саклап калырга куша.
-Мөхәммәт Мәһдиевнең «Бәхилләшү» әсәрендә бер герой Мәскәүгә китеп, татар телен оныттым дип йөри. Ләкин аның газиз Ана телен сагынуы, татарча авыз тутырып сөйләшәсе килгәнен тоеп була. «Бәхил булыгыз!»-дип, саф татарча ул бу дөнья белән хушлаша.
-Күренекле иҗат әһелләре Мөхәммәдьяр, Г.Тукай, М. Гафури, Х. Туфан, С.Хәким, Н. Нәҗми, Ш. Галиевләр иҗатында да туган телебезнең матурлыгы, куәт-мөмкинлекләре, хәл ителәсе мәсьәләләре дә чагыла.
-Равил Фәйзуллин белән килешмичә мөмкин түгел. Тел ул- байлык, хәзинә. Хәзинәне кадерләп саклый алу, күбәйтә-ишәйтә алу үзе бер батырлык сорый.Укытучы һәм журналистлар гына түгел , ә юрист, врач, кибетчеләр дә бу хәзинәне саклауда батырлыклар эшли ала. Врач авыруларга үз телендә ышаныч белдерсә ,шифаханә залларында татарча стендлар булдырса,татарча тапшыруларда катнашып, киңәшен бирсә; юристлар тел сагында законнарның үтәлешен тикшереп барса, клиентларына хокукый документларны саф татар телендә аңлатса, диспетчер даими рәвештә ике телдә белдерүләр биреп торса, минемчә, бу-батырлык.
-Шифаханәгә эләккән сырхау үз зарын туган телендә ишеттерә алса, бу телне сау- сәламәт, тигез хокуклы дип әйтеп була.
-Тел сау-сәламәт икән, җәмгыятьнең бөтен катламнары ул телдә сөйләшә. Мин моны Минтимер Шәймиев,Фәрит Мөхәммәтшин, Рөстәм Миңнехановларның үз телләрендә халык белән аралашуында күрәм.
(Укучылар рус әдәбиятыннан да мисаллар китерәләр, телләр турында шигырьләр укыйлар, мәкальләр әйтәләр.)
7. Иҗади эштә еш кулланыла торган күрсәтү, раслау, йомгаклау сүзләрен искә төшерү.
*татар халык мәкалендә язылганча,…
*язучының сүзләрен искә төшерик:…
*күренекле галим (язучы, шәхес) әйткән:…
*тикмәгә халык әйтми:…
*бөек мәгърифәтче фикеренчә,…
*сүземне йомгаклап (нәтиҗә ясап), шуны әйтәсем килә…
*минемчә, безгә бу турыда онытырга ярамый.
8. Язма эш этапларын искә төшерү. (Күрсәтмә –ярдәмлек таратыла)
Үрнәк:
Татар теленнән БДИның С өлешен эшләү этаплары.
1) Текстның темасын, анда күтәрелгән проблемаларны тап.
2) Текстта күтәрелгән проблеманы аңлат.
3) Автор позициясен билгелә.
4) Текстта күтәрелгән проблемаларны үз дәлилләреңне китереп аңлат.
5) Текстның мәгънә ягыннан бөтен, бәйләнешле һәм эзлекле булуына игътибар ит.
6) Төгәллек һәм сөйләм матурлыгын сакла.
7) Эшеңне тикшер, төзәтмәләр керт.
Укытучы.Укучылар, сочинение язганда текстның мәгънә ягыннан бөтен, бәйләнешле, эзлекле булуына игътибар итегез. Төгәллек һәм сөйләм матурлыгын саклагыз, язма эшегезне игътибар белән тикшерегез.
9. Сочинение язу.
10.Өйгә эш бирү һәм йомгаклау.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Азаматова Альфия Махмутовна
→ alfiya63 10.12.2011 1 5898 912 |
Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.