Статья "Игры на уроках татарского языка как средство повышения интереса к предмету"


Рус мәктәбендә татар теленә өйрәтүдә кызыксындыру чарасы буларак уеннар.

Рус мәктәбендә белем алучы рус һәм татар балаларына татар теле укыту шактый катлаулы эш. Бигрәк тә башлангыч этапта балаларда татар сөйләменә, гомумән, татар теленә кызыксыну уяту бик мөһим. Хәзерге рус теллелек заманында кайбер татар балалары рус балаларыннан әллә ни аерылмый. Күбесенчә гаиләдә рус телендә сөйләшеп үскән бала татарча җөмләләрне кабул итә, аңлый алмый азаплана. Шул сәбәпле, минемчә, һәр ике төркемдә дә телне бала күңеленә иң якын булган уен аша җиткерү отышлырак.

Телне өйрәтүдә иң мөһиме – авазларны дөрес әйтергә өйрәтү. Башлангыч сыйныфта бу максатка фонетик уеннар аша ирешү уңайлырак, чөнки кече яшьтәге мәктәп баласының игътибары кыска вакытлы һәм төрле эш алымнарын алыштырып тору гына укучының кызыксынуын арттыра ала. Авазларны дөрес әйтергә өйрәтүне мин һәр үзенчәлекле авазга [ә,ө,ү,җ,ң,һ,гъ,къ,w] ясалган лексик-фонетик битләрдән һәм шунда ясалган кызыклы ситуациядән башлыйм. Мисал өчен [ә] авазы битендә әлеге аваз кергән кәҗә, бәрән,әтәч,тәкә,тәлинкә, әфлисун, чәчәк кебек сүзләргә рәсем ясалган.

- Кәҗә бакчага кергән , анда әфлисун күргән. Бу нәрсә-ә-ә? М-ә-ә! – дигән. (Кәҗәнең авызына күрсәтеп) Бу авазны чыгарганда аның авызы ачыла, ияк төшә, тел күренә. Без дә кәҗә булып карыйк!

Укучылар белән бергә рәсемнәр буенча хикәя төзү дәвам ителә.

Шул ук битләр фонетик күнегү(берничә дәрес башында кабатлап әйтү, истә калдыруларына карап яңа рәсемнәр өсти бару); лексик материалны аңлату, ныгыту чарасы; җөмлә ,сөйләм төзү өчен кулланма; сүзлек, хәтер диктантлары язу өчен терәк булып тора ала. Рәсемнәрне сюжетлы итеп ясаганда алга таба бу битләр буенча кыска хикәяләр төзү мөмкин була.

Фонетик күнегүләрне мин һәрдаим үзгәртеп, темага якынайтып бирергә тырышам. Лексик-фонетик битләр белән тиз генә эшләп алганнан соң, дәрес темасына якын булган санамыш, тизәйткеч, тел көрмәкләндергеч, кыска шигырь алам. Ә татар балаларына «Дәвам ит!» шигъри уены бигрәк тә ошый. Башта мин аларны үзем бирәм. Мәсәлән:

өз-өз-өз җитте алтын ...

өз- өз-өз агачтан алма...

эш-эш-эш бетте инде ...

өч-өч-өч күп итеп җыйдык ... һ.б

Аннары сәләтле балаларга уйлап табарга тәкъдим итәм.


Фонетика һәм орфографияне өйрәткәндә уеннар.

  1. Синең исемең нинди аваздан башлана?

Максаты: Үз исемеңдәге беренче авазны билгели алу.

Укытучы укучыларның һәрберсенә әкрен генә үз исемнәрен әйтеп карарга куша. Кемнең исеме нинди аваздан башлана? Шуннан соң укытучы бер аваз әйтә, исемнәре шул аваздан башланган укучылар баса.

  1. Иҗекләрне өйрәнгәндә.

А) “Әйтеп бетер”

- Мин исемнең беренче иҗеген әйтәм, сез дәвам итегез. (Ил – гиз)

ә) “Малай – кыз”

Малай исемен кыз исеменә әйләндереп буламы?

Укытучы ике иҗекле исемнәр әйтә, укучылар аны өч иҗеклегә әйләндерә. ( Наил- Наилә)

Б) “Иҗек өстә”

-Ил иҗегенә төрле иҗекләр өстәп, малай һәм кыз исемнәрен ясагыз. Дәвам итеп ил иҗегенә беткән исемнәр таптырырга була.

3.”Алфавит” уены.

4 укучы катнаша. 39 басма хәреф алына. Хәреф-не бутап үзара бүлешәләр. 1укучыда-9, калганнарда 10 ар хәреф. Һәр укучы уен барышында ялгышмас өчен , үзендәге хәрефләрне алфавит тәртибенә сала. “а” хәрефе булган кеше уенны башлый, алга таба алфавит тәртибендә тезелә. Һәр укучы хәрефне дөрес әйтеп куярга тиеш. Ялгышмаган һәм тизрәк куеп бетергән укучы җиңә, алфавит тәртибендә куя алмаса, оттыра.

4. “Бишәр хәрефле исемнәр эчендә алфавит”.

- Уртадагы хәрефләрен генә укыганда татар алфавиты килеп чыгарлык итеп, бишәр хәрефле сүзләр языгыз.

Абага

әрәмә

бабай

тавык

***

4 Басымга караган уеннар. “Бер сүзме,ике сүзме? - Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләргә басым куеыгыз.

Елый – елый бу кыз арган,

Шуңа битләре кызарган.

Эшләгәндә дөрес ал тын

Тазалыгың булыр алтын.

Беренче сыйныфтагы сөйләм телен үстерү курсындагы беренче дәресләрне үк лексик һәм грамматик материалны гап-гади уеннардан башларга кирәк. Күпсанлы уеннар арасыннан иң уңышлы кулланып киленүче берничәсен генә санап китим. Мисал өчен, “Танышу” темасын башлауга чылбыр буенча “Исәнләшү”, “Чик сакчылары”, “Лагерьда”,Кунакка килү”, “Белмәмеш”, “Кем тизрәк”, “Кем юк?” һ.б уеннар аша лексик материал ныгытыла, кабатлана. Алга таба “Танып әйт”, “Серле сандык”, “ Кем өлгер”, “Нәрсә җитми”, “Кайсы артык”, “Әнигә чәчәк җыям”, “Фоторобот төзе”, “Лото”, “Аукцион”, “Әниләр һәм бәбиләр”, “Чылбырны өзмә”,” Киресен әйт “Гәрәбә җыям” кебекләре балаларны сөйләм төзүгә һәм үзара сөйләшүгә тарта. Бу уеннарның күбесен мин, сәламәтлекне саклау максатыннан, хәрәкәтләр белән бергә бирәм. Балалар иң яратып уйный торган уеннарның берсе – “Пантомимо” уены. Яңа сүзләрне аңлатканда ук мин аны хәрәкәтләр белән күрсәтергә тырышам. Балалар алай тизрәк хәтерләрендә калдыралар, аннары уен барышында хәрәкәт буенча сүзне таныйлар. Шул рәвешле фигыльләрне , хайван, кош ,төрле музыкаль инструмент ,эш кораллары, һөнәр атамаларын, кайбер сыйфатларны истә калдыру күп тапкыр җиңеләя.

Башлангыч сыйныфта, билгеле, уенчыклар,әкияти геройларның әһәмияте зур. Укучыларның бай фантазияләрен үстерү өчен аларны да дәресләрдә куллану кирәк.

Грамматик материалны биргәндә дә еш кына уен белән бергә үреп барырга туры килә. Мисал өчен, сузык авазларны өйрәнгәндә “ Калын-нечкә” уены (Калын сүз ишетсәләр,басып, кулларын күтәрәләр, нечкә сүз булса, чүгәлиләр. Алга таба уен катлауландырыла: дәрестә өйрәнелгән аваз ишетелмәсә, баскан килеш бармак яныйлар). Кайда? соравына җавап биргән сүзләрне өйрәнгәндә “Кайда яшердем?”,Эзләп тап!” уеннары еш кулланыла.

Лексика бүлеген өйрәнгәндә уеннар.

Бер сүз белән” Укытучы бер мәгънәле сүзләрнең мәгънәләрен яза. Катнашучылар дәфтәр битләрен икегә бүлеп бер як биткә тактадан күчерә, ә икенчесенә аңа җавап бирүче сүзләрне язалар. ( хуплау яки котлау билгесе итеп кул чабу – алкыш, вакыт-вакыт фонтан формасында су атып чыгара торган кайнар чишмә- гейзер)

Кем тизрәк таба” Катнашучылар ике командага бүленә.Алып баручы фразиалогик сүзтезмәнең мәгънәләрен укый, командалар чиратлашып шул мәгънәгә туры килгән фразиалогик сүзтезмәләр әйтә. ( сизгер,сак булмау – ачык авыз)

Очучы синонимнар” 10-15 укучы уйный. Җитәкче синоним сүзнең берсен әйтеп бер уенчының исемен атый һәм аңа туп ата. Әйтә алмаганнар уеннан чыга бара.

Антоним – синонимнар”

1бит кагәзь өчкә бүленә. Уртага- укытучы биргән сүз, сул якта синонимнар,уң якта антонимнар языла. Кем күбрәк язар? Дөреслеген тикшергәндә барысында да булган сүз сызыла. Сызылмаган сүз – очко.

Омонимнар” Бер укучы чыга.Калганнар омоним сүз уйлый. Чыгарылган укучы кергәч, сораулар бирә башлый.

-Кайсы сорауга җавап бирә?( нишләү? Нәрсә?)

-Кайда,нәрсәләрдә була? ( печән өстендә чалгы белән, сабан туенда ат белән, мунчада себерке белән эш иткәндә, физ-ра дәресендә, балта белән дә)

- Чабу!

Икәү” уены. Ике кеше яки ике команда уйный. Берсе сүзнең беренче кисәген әйтә, икенчесе я язып бара, я телдән әйтә. Ак - кош, төн – боек һ.б.

Тылсымлы квадрат” Өстән аска укыганда да, сулдан уңга укыганда да бер үк сүзләр килеп чыгарлык итеп, сүзнең урынын билгеләргә кирәк.

Дәресләрдә физик ял минутлары ял да, уен да, шул ук вакытта тел үстерү күнегүе дә булырга тиеш, минемчә. Шуңа күрә еш кына “Сүз өстә”, “ Иҗади физкультминут» формасында үткәрергә тырышам. Мисал өчен:

    • Айдар урманга ... (бара) - атлыйлар

Бөгелеп алма ... (ала) – бөгеләләр

Чистартып аны ... (каба) – ашаган кебек кыланалар

Җиргә килеп ... (утыра) - утыралар

Аннары тагын ... (тора) – торалар

... шул рәвешчә дәвам ителә

Гадәти шигъри ял минутларын еш кына мультфильмнардан тәрҗемә ителгән җырлар, татар халык җырлы уеннары белән дә чиратлаштырам.

Гомумән, фантазия булганда, һәр эшне укучыга якын, җайлы итеп бирергә, димәк, татар теле белән кызыксынуын арттырырга мөмкин.

Сибгатуллина Х.Р.

Ял итсен минем күзләр.

Яздым җөмлә,иҗек,сүз, Тагын йомам һәм ачам,

Бик арыды минем күз. Бер йомам да бер ачам.

Йомам күзем: ял итсен, Күзләр хәрәкәте белән

Ачам күзем: күп күрсен. Бик зур әйләнә сызам.


Аннан төбим күзләрем

Имән бармак очына

Кисәк карыйм тышта үскән

Биек агач башына.

Язганда туры утырам.

Язганда туры утырам. (Гәүдә торышын тикшерү)

Тигез тора иңсәләр. (Иңсәләр иҗек санынча сикертелә)

Баш иелми, баш бармаклар (Башны 2тап. иеп терсәкне өстәлгә куйган хәлдә ике кулның да баш бармакларын” бик яхшы” күрсәтеп, 2тап. алга һәм артка хәрәкәтләнү)

Күз читенә тисәләр (терсәк өстәлдә, баш бармак-лар күз читенә тидерелә)

Ручканы мин дөрес тотам, Яза башлыйм хәрефләрне

Дәфтәрне авыш итеп, Чиста һәм матур итеп.

Чәбәк – чәбәк итәбез.

Түгәрәккә керәбез,

Чәбәк – чәбәк итәбез.

Кая сезнең учларыгыз?

Менә безнең учларыбыз ( алга сузылу)

Ә учка качты бармаклар (йомарлау)

Тик тормаслар алар,шуклар.

Бармаклар эш эшләделәр:

Рәсем ясап карадылар,

Азрак кына арыдылар (ял иттерү)

Алда – болын Болында без чабабыз,

Артта – елга, Суында без йөзәбез,

Уңда – урман Урманда чәчәк җыябыз

Сулда – кырлар. Кырда күбәләк куабыз.

Урманда.

Тигез басып, тәртип саклап

Без урманга барабыз. ( атлап бару)

Җиләкләр өзеп алабыз ( иелеп җиләк өзү)

Кәрзинннәргә салабыз. (тураеп кәрзингә салу)

Эреләрен, тәмлеләрен (күрсәтү)

Авызга да кабабыз. (авызга кабу)

Түмгәкләр,агач төпләре (күрсәтү)

Аша сикереп чыгабыз. (сикерү)


Рәхәт үтте җәебез.

Рәхәт үтте җәебез,

Бик зур үстек үзебез.

Үзебездән дә олырак

Эшләгән эшләребез.

Әти белән әнигә без

Печәннәр дә чабыштык

Ялга туктаган арада

Җир җиләге җыештык.

Киптердек тә печәннәрне,

Куйдык бик зур кибәннәр.

Кырдан кайткач,җиң сызганып,

Юдык әле идәннәр.

Эшләгәнгә зур үстек без,

Шуңа күрә без таза.

Таза балалар һәрвакыт

Әйбәт укый, шәп яза!

Карусель.

Әллә-лә, Әллә-лә,

Карусельләр әйләнә!(әйләнәләр)

Аннары борылабыз,

Бик кызу йөгерәбез. (урында йөгерү)

Ашыкмагыз, ашыкмагыз,

Карусельне туктатыгыз!

Бер-ике,бер-ике!

Менә уенда бетте! (утыру)


Йомшак кар

Кар, кар, кар ява,

Бураннарны туздыра. ( кар очу хәрәкәтләре)

Кулларга төшеп эри,

Үзе бик тиз туңдыра. ( туңу хәрәкәтләре)

Йомшак карны алабыз (иеләләр)

Аннан туплар ясыйбыз (кар йомарламы ясау хәр-те)

Кар атышып уйныйбыз, (кар аткан кебек кылану)

Бик күңелле яшибез.(кул чабу)


Күрсәт әле, үскәнем.

Күрсәт әле үскәнем , ничек кошлар очалар?

Менә шулай,менә шулай көзен кошлар очалар. (очу хәр-е)

Күрсәт әле үскәнем , ничек җиләк җыялар?

Менә шулай,менә шулай шулай җиләк җыялар.(җиләк җыю

Күрсәт әле үскәнем , ничек урак уралар?

Менә шулай,менә шулай көзен урак уралар.

Күрсәт әле үскәнем , ничек ипи басалар?

Менә шулай,менә шулай шулай ипи басалар.

Күрсәт әле үскәнем , ничек күңел ачалар?

Менә шулай,менә шулай шулай күңел ачалар (бию)

Т-сс-с, шауламагыз!

Бу бармак йокым килә ди (имән бармак бөгелә)

Монысы менеп ятам ди (урта бармак бөгелә)

Бусы килде дә ятты (атсыз)

Нәниен дә йоклатты (чәнти)

Кычкырмагыз, шауламагыз

Йокламыйча кем чыдар ...

Таң кояшы торып чыгар (тавыш күтәрелә)

Асыл кошлар сайрар,

Уянырлар бармаклар,

Ура,ура, ура, ура (кычкырып)

Вакыт мәктәпкә барырга учларын ачып

кулларын югары күтәрәләр)

Исемең кем?

Бу бармак – бабай,

Бу бармак - әби,

Бу бармак - әни,

Бу бармак – нәни бәби,

Аның исеме чәнти!

Олыга утын ярырга,

Сиңа су китерергә,

Уртага мичкә ягарга,

Ә сиңа – казан асарга.

Чәнтигә - җырлый башларга,

Дусларның күңелен ачарга.


Һәркайсының үз эше Без яздык .

Баш бармак бау ишә, Без яздык,без яздык

Имән бармак имән кисә,Безнең бармаклар талды

Урта бармак ут кабыза, Без бераз ял итәбез

Атсыз бармак ат җигә. Тагын язып китәбез.

Чәнти бармак чәй эчә

Корабль.

Кайчы белән кисәләр,кисәләр ( кисү хәрәкәте)

Аннан баулар ишәләр( бау ишү хәрәкәте)

Мачталарга бәйлиләр, бәйлиләр ( уң якка

иелеп бәйләү хәрәкәте )

Корабльләр киләләр, киләләр, тү-тү-тү(куллар

белән бинокольдән карау, рупор сыман итеп

авызга

куеп, гудок тавышы чыгару)

Ишкәкче.

Ишкәк игә ишкәкче, (ишү хәрәкәте)

Иделләргә җитмәкче (ике кулны алга сузу)

Агымсуга каршы барып, (аякларны аерып

басып, як-якка чайкалу хәрәкәте)

Дулкыннарны җиңмәкче. (аякларны тездән

бөгеп, дулкын ясау)

Кояш елмая күктә ( кулларны югары күтәрү)

Су өсте җем-җем итә ( куллар алда,кул чуклары

4 тапкыр әле аска,әле өскә әйләнә)

Ишкәк ишү, суда йөзү (ишү, йөзү хәрәкәтләре)

Беләкне көчле итә. ( кулларны як-якка сузып,

иҗек санынча терсәк бөгү һәм кире сузу)


1,2,3.

Бер,ике, өч, Бер,ике, өч,

Безгә кирәк көч.

Кил син,кил син көч,

Тәнгә кер син көч,

Шунда тор син көч

Бер,ике, өч, Бер,ике, өч,

Булды инде көч,

Хәзер эшлим эш.

Апрель

Гөрләвекләр агалар,

Күктә кояш елмая. (куллар өскә)

Каңгылдашып торналар ( очу хәрәкәте)

Тезелеп үтте бая (кулларны өскә күтәрү)

Инешләрдә коена ( чуму, йөзү хәрәкәтләре)

Канатланып үрдәк, каз.

Җирне яшәртеп безгә

Гөлләр алып килә яз ( кул чабу)

Яз килде.

Киң итеп җәеп колач ( кулларын як-якка

җәяләр)

Килде яз, килде яз (кул чабу)

Елмаеп тора кояш (куллар өскә)

Көн аяз,көн аяз(кул чабу)

Кыш буе яткан карлар

Эределәр, эрделәр (кул хәрәкәтләре)

Сыерчыклар, тургайлар

Килделәр ,килделәр. (очу хәрәкәте)

Март.

Кара каргалар килде (очу хәрәкәте)

Түбәдән тамчы тама. (бармак очлары белән

өстәлгә кагылу)

Көндез көн җылы була

Суыта кичкә таба (чүгәлиләр)

Тамчылар бии тып та тып (бармакларны

парта өстендә биетәләр)

Тамчылар сикерәләр (сикерү)

Аларны булмый туктатып,

Алар яз китерәләр. (кул чабу)


Куян.

Куян, куян, йомшак куян,

Тор йокыңнан уян-уян! (сузылалар, киереләләр)

Яз аяк – кулларыңны –

Ныгыт мускулларыңны.

Иел алга,куллар – аска,

Күнегү тап муен,башка. 1,2,3, 1,2,3.(атлау)

Утырыштык алып зур көч.

Бармаклар” җыры

Уң кулымда биш бармак,

Сул кулымда биш бармак.

Ничә була барысы? ***

Санап кара, әйт уйлап! Менә минем уң кулым,

Ике кулның бармагы Менә минем сул кулым.

Ничә була? Ун була. Менә минем уң аягым,

Аякларда ун бармак – Менә идән,менә түшәм

Сан егермегә тула Менә шулай зур үсәм.

Физарядка ясыйм

Иренмим беркайчан да,

Иртән торып басам да,

Физзарядка ясый башлыйм,

Тәрәзәмне ачам да.

1-2-3, 1-2-3,

Сулыйм да ирен итеп

Күкрәк киертеп атлап китәм

Кулны канаттай җилпеп.

Чиста бул!

1-2-3 (кул чабу)

Форточканы ач,

Парталарны сөрт,

Чиста һава керт.

Көз.

Я, әйтегез, сөйләгез,

Ничек килә икән көз? (басалар)

Кошлар очты көньякка,

Канат кагып, еракка. (очу хәрәкәте)

Аюлар өн казыды

Бик тирән итеп базны. (казу хәрәкәте)

Балыклар да тындылар,

Су төбенә чумдылар. (чүгәләү)

Агачлар – ялангачлар, (торып басу)

Җилләрдә чайкалалар. (куллар өстә - чайкалу)

Җил.

Җил исә, исә,исә

Агач башы өскә менә.

Җил тына,тына,тына

Агач башы җиргә иелә.

Яңгыр ява, яңгыр ява,

Тамчылары тып та тып

Биешә яшен утлары

Камчыларын шартлатып.

Җил болытларны куа,

Болытлар – мамык оя.

Салават күпере.

Салават күперенә без

Башны күтәреп карыйк, ( башны күтәрү)

Ә аннан соң уңга – сулга,

Аска,өскә күз салыйк. (башны бору)

Аяк очларына басып

Тартылыйк без биеккә (тартылу)

Тормыйк әле бер урында

Бергәләшеп биик тә. (бию хәрәкәтләре)

Бакалар.

Күлдә балык,бакалар (куллар белән күл ясау,йөзү,сикерү)

Баталар да калкалар. (чүгәләү һәм басу)

Әнә бара бер бака (төртеп күрсәтү)

Баткакка бата-бата. (аякларны сөйрәп алу)

Бака-ка-ка, бака – ка.

Челән.

Челән,челән-озынаяк

Нәрсә эшли сазлыкта?

Бакалар кереп качканмы

Куп-куе камышлыкка? (челән кебек йөрү, бака кебек сикерү)

Аю.

Аю урманда йөри

Умартадан бал көри.

Тузыша бал кортлары – (очу хәрәкәте)

Ай – яй очлы уклары! (сикерәләр, ук чүплиләр)

Паровоз.

Алга таба барабыз:

Тик-так-так! Тик-так-так!

Гөрләп чаба паровоз:

Юл тап-тап! Юл тап-тап!

Бик күп җирләрне үттек,

Чың – чың-чың! Чың – чың-чың!

Станциягә җиттек.

Дың-дың-дың! Дың-дың-дың!


Чебиләр.

Нәни чебиләр барысы да

Сары майка кигәннәр.

Зарядка ясарга диеп ,

Бер урынга килгәннәр.






Күңелле физминутка.

Көч куәт өсти,онытма,

Арган идек утырып,

Тиз генә бастык торып.

Тиз генә,җитез генә,

Тигезлән,бас төз генә.(басалар)

-1,2,3,1,2,3.

Шәпләп атла,керер көч(бер урында атлау)

Сулыш ал,күкрәк тутырып,

Сулыш чыгар өреп-өреп (сулыш алу) -1,2,3,1,2,3.

Кул чабабыз, керер көч.(кул чабу)

Сикер, сикер,туптай сикер,

1,2,3 – көч, кер,көч,кер. (сикерү)

Бер урында атла тыныч,

Куллар өскә,янга,1,2,3,

-1,2,3,1,2,3.

Көч өстәлде- көтә эш.

Ак калач.

Булатның туган көненә

Без пешердек ак калач.

Менә шулай ул биек,

Менә шулай тәбәнәк,

Менә шуның киңлеге,

Менә шуның тарлыгы.

Ак калач, ак калач,

Теләгәнеңне сайлап кач!

Сүз тыңлау.

Укытучы әйтсә, бас (басалар)

Ул рөхсәт иткәч утыр.

Сөйлисең килсә әгәр

Кулыңны гына күтәр.

Чәчәкләр.

Гөлчәчәкләр күренде (басалар)

Һәм кояшка үрелде (кул югары)

Аларга җылы кирәк,

Кояш астында рәхәт (сузылалар)

Җил исте ( чайкалалар)

Чәчәкләрне селкетте.

Уңга бөгелделәр (бөгелү)

Җиргә иелделәр (чүгәләү)

Сулга бөгелделәр

Җиргә иелделәр

Бар син, җил, моннан кит. (башларын күтәрәләр)

Чәчәкләргә тими үт (этәләр)

Алар зур булып үссен (сузылылыр )

Безгә шатлык китерсен.

Урманда.

У:Әйдәгез әле, балалар, кулларны ял

иттереп алыйк.

Кулларны өскә күтәрдек,

Әкрен генә чайкалдык.

Б:Бу агач урманда.

У:Бармакларны селкеттек.

Б:Бу чыкларны җил коя.

У: Әкрен генә кул изибез.

Б: Бу безгә кошлар кайта.

У: Менә килеп кундылар,

Канатларын җыйдылар.

Зур булдык.

Кечкенә идек ( чүгәлиләр)

Үсә-үсә зур булдык (торалар)

Менә нинди зур булдык

(кулларын як-якка җәяләр)

Торырга вакыт.

Җил чыкты

Яңгыр ява

Кояш чыкты

Төн җитте

Торыгыз,торыгыз

Нинди матур көн туды

Кояш чыкты.

***

Йомшак су,йөгерек су,

Син мине чиста ю.

Битләрем алллансын,

Тешләрем агарсын,

Кулларым чистарсын.


Мин үсәм” җыры.

Мин үсәм,үсәм,үсәм.

Кояш нурын яратам.

Кояш та мине сөя,

Юлларыма нур сибә.


Мин барам,барам,барам

Мәктәптә белем алам.

Мәктәбем мине сөя,

Кояштай якты бирә.

Мин җырлыйм,җырлыйм,җырлыйм

Туган телемне зурлыйм.

Туган җиремне зурлыйм,

Туган илемне зурлыйм.




Полный текст материала Статья "Игры на уроках татарского языка как средство повышения интереса к предмету" смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Сибгатуллина Халиса Райхановна  Халиса
10.12.2011 2 8007 1296

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.



А вы знали?

Инструкции по ПК