Самый талантливый ученик младшие классы (1-4 класс)




мәктәп йолдызы.pptТема : Башлангыч сыйныф таланты

Максат: укучыларның белемнәренә контроль;

-үз-үзләрендә ышаныч уяту, белмәгәнне белеп калу, иҗади фикер сәләтен үстерү;

-табигатЬкә карата сакчыл караш һәм мәктәп тормышына карата кызыксыну уяту

  1. Җиһаз: компьютер, 1-6 кадәр саннар

Аңлатма

Башлангыч сыйныфларның 3, 4 сыйныфыннан укучылар катнаша ала, ә карап утыручылар – 1 нче сыйныф, 2 нче сыйныф укучылары. Укучылар һәрберсе үз белеме өчен көрәшә. Һәр турдан җавапта ялгышкан укучы төшеп кала.

1 слайд Башлам өлеше.

Укытучы : Укучылар! Бүгенге бәйгедә катнашучы һәркем үз көчен күрсәтү өчен белемнәрне эшкә җигәргә тиеш. Мәктәп бусагасыннан ук кеше үз йолдызын кабызу өчен максат куярга тиеш. Кече яшЬтән җиңәргә омтылган кешенең үскән саен җиңүләре арта бара. Ә хәзер әйдәгез, урыннарга рәхим итегез, ярышны башлыйбыз.

2 слайд I. Чәчәкләр

3 слайд Бирелгән :1. астра 2. роза 3. гвоздика 4. тюльпан 5.ромашка

Сорау:

1. Яшел болында яшь кенә кызлар,

Ак керфекләр, алтын күзләр -5

2.Бу чәчәкләрнең кайсысын “чәчәкләр патшасы” дип йөртәләр -2

3.Кайсы чәчәк татарча лалә дип йөртелә? - 4

6 слайд II. Агачлар

7 слайд Бирелгән: 1.Имән 2. тал 3. каен 4.юкә

Сорау:

1. Кайсы агачның суын эчәләр-3

2. Кайсы агач “бал агачы” дип йөртелә -4

3. Ак киемне кигән, яшел чугын элгән -3

9 слайд Нәниләр өчен (залда утыручы тамашачы-1 сыйныфлар өчен)

10 слайд 1. Бу яфрак кайсы агачныкы?

1.имән 2. каен.3. өрәңге

Җавап: имән

11 слайд 2.Урманда кайсы хайван яши?

1. сыер 2. тиен 3.бегемот 4. Төлке

Җавап : тиен, төлке. Сыер- ә мин йорт хайваны, бегемот- ә мин Африкада яшим

1 2 слайд 3. Ашарга яраклы гөмбәләрне генә җый

13 слайд 4. Бу кайсы агачның күркәсе?

1. чыршы 2. Нарат

Җавап: чыршы- , нарат-

15 слайд III. Йорт хайваннары

16 слайд Бирелгән 1. песи 2. ат 3. эт. 4. Сыер

Сорау:

1.Үлән ашый, май ташый -4

2. Берсе өйне саклый, берсе тышны саклый

Үзләре бер-берсенә кан дошманнар-1, 3

18 слайд 4.Алфавит

19 слайд Бирелгән:1.Г 2.Д 3.Е 4.Ж 5.Ё 6.Җ

Җавап: Г, Д, Е, Ё, Ж, Җ- 3, 5

20 слайд 5.Кошлар

21 слайд Бирелгән:1.Ала карга 2.чукыр 3. саескан 4. карабүрек 5. сандугач 6. тукран

Сорау:

1. Кайсы кош кышын бала чыгара? -2

2. Мин кышлаучы кошларны гына атадыммы? - 5

3.Кайсы кош “урман докторы” -6

23 слайд 6.Кошлар

24 слайд Бирелгән:1. сыерчык 2. Кара карга 3. Күке 4. карлыгач 5. Чәүкә 6. тургай

Сорау:

1 Кайсы кош яз хәбәрчесе -2

2.Кулы юк, балчык ташый

Балтасы юк, өй ясый -4

3. Мин күчмә кошларны гына атадыммы? -5

4.Кошлар балаларын үзләре карап үстерәләр. Бу сүзләрне барлык кошлар турында да әйтеп буламы? -3

26 слайд 7. Җәнлекләр

27 слайд Бирелгән:1.тиен 2. керпе 3.куян 4. төлке 5.аю

Сорау:

1. Кайсы җәнлек үз балаларын карап үстерми -3

2. Кайсы җәнлек сызгыра?-1

3. Әдәпле генә кодача, тавыкларны ярата -4

29 слайд 8. Хайваннар

30 слайд Бирелгән:1.фил 2. маймыл 3.юлбарыс 4.болан.

Сорау:

1. Кайсы хайван иң көчлесе?-1

2. Бу хайваннарның барысы да җылы якларда гына яшиме?- 4

32 слайд 9. Шәһәрләр

33 слайд Бирелгән:1. Казан 2. Алабуга 3. Әлмәт 4. Чиләбе 5.Чаллы 6.Бөгелмә

Сорау:

1. Кайсы шәһәр Татарстан шәһәренә керми? -4

35 слайд 10.Сүзләр төзергә

Сорау:Л, А, Р, Ы, Ч, К, Н, Г, У, Л

36 слайд 11. Йомгак

Ярышта җиңеп чыккан укучыга грамота бирү


Полный текст материала Самый талантливый ученик младшие классы (1-4 класс) смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Билалова Гульфия Галимулловна  Batman4356
12.12.2011 0 4043 721

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.



А вы знали?

Инструкции по ПК