"Һәр җәүһәрдә - халкым тарихы" (Урок-экскурсия рассчитана для татароязычных групп в русской школе)


Һәр җәүһәрдә – халкым тарихы”

(Рус мәктәбендә укучы татар балалары өчен дәрес – сәяхәт үрнәге).

Максат:

1.Укучыларыбызны милли җәүһәрләребез һәм аларның тарихлары белән таныштыру. Милли җәүһәрләрнең кыйммәтле мирас икәнлегенә төшендерү, аларны сакларга кирәклеген ассызыклау.

2.Сабыйлар күңелендә милли үзаң, милли горурлык хисләре тәрбияләү. Туган җир, изге Ватан, туган тел төшенчәләрен гөнаһсыз сабый күңеленә яшьтән үк сеңдереп куярга омтылу.

3.Укучыларда сөйләм культурасы, сөйләм зәвыгы тәрбияләү, логик эзлеклелектә фикерләргә,чыгыш ясау өчен тиешле мәгълүматны сайлап ала белү юлларына өйрәтү.

Җиһаз:

1.“Һәр җәүһәрдә – халкым тарихы” дип исемләнгән милли җәүһәрләр күргәзмәсе (бишек, намазлык, кызыл башлы сөлге, читек, милли түбәтәй, калфак, гармун һ.б.).

2.Г.Тукайның:”Халык - зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, шагыйрь ул, әдип ул...” канатлы гыйбарәсе.

3.Катыргыдан кисеп эшләнгән читек шаблоннары, төрле орнаментлар, төсле кәгазьләр, кайчы һ.б.

4. Уеннар өчен табышмаклар язылган карточкалар.

Дәрес –сәяхәтнең барышы:

Укытучы сүзе:

- Исәнмесез, хөрмәтле укучылар, туган телебезне сөюче яшь дусларым! Сез бүген бәйрәмебезнең иң кадерле һәм көтеп алынган кунаклары, әйдәгез, тарсынып тормыйча гына бүлмәбезнең түренә үтегез, җайлап кына утырыгыз. Хәзер бер – берегезгә карап елмаеп алыгыз, чөнки без – татарлар, бер – беребезгә тирән хөрмәт белдерергә тиешбез. Белем торам: сез сәяхәтләр яратасыз. Шуңа күрә бөтен борчуларыгыз, мәшәкатьләрегезне бераз читкә куеп, “Һәр җәүһәрдә – халкым тарихы” дип исемләнгән дәрес – сәяхәтебезне башлыйбыз. Без бүген борынгы җәүһәрләр, рухи ядкарьләр иленә сәяхәт итәрбез.Сез дә ирекле тыңлаучылар гына булып утырмассыз, әлбәттә, минем ышанычлы ярдәмчеләрем дә булырсыз.

Укытучы сүзен дәвам итә:

  • Укучылар, безнең өебездә иң хөрмәтле кешеләр кемнәр?

Укучылар:

  • Әби - бабайлар һәм әти - әниләр!

Укытучы:

- Әйе, укучылар, сез бик дөрес әйттегез, өебездә иң лаеклы урында безнең иң өлкән һәм кадерле кешеләребез әби - бабаларыбыз һәм әти -әниләребез тора.

- Ә әби – бабаларыгызның сандыклары бармы? Сезнең ул сандык эченә күз салганыгыз бармы? Ниләр бар икән әлеге” тылсымлы сандык” эчләрендә?

(җаваплар алына, нәтиҗәләр ясала).

Укытучы:

  • Рәхмәт, укучылар, сез бик күп беләсез икән. Мин дә сезне бүген әлеге җәүһәрләрнең кайберләре белән таныштырып китәрмен. ( Милли һөнәрчелеккә багышланган күргәзмә янында әңгәмә башлана).

  • Татарлар! Нинди генә һөнәр белмәгәннәр алар! Игенче, итекче, тире иләүче, җөйче, тукучы, балта остасы, кисүче, чигүче, зәркән сәнгате белән шөгыльләнүчеләр, нәфис әйберләр эшләүче һәм башкалар...

Әйе, халкым тырыш, хезмәт сөючән, үрнәк булып яшәргә омтылган, һәм сокланырлык итеп көн итә дә белгән. Нинди генә әйберләр эшләмәгән, ниләр генә ясамаган! Чынлап та, сокланырлык шул!

( Беренче экспонат – бишек күрсәтелә).

Укытучы:

  • Укучылар, әйтегез әле, бу нәрсә?

(Җавап алына).

  • Әйе, бу – бишек. Бик борынгы заманнарда әле кыйммәтле коляскалар булмаганда, тапкыр халкым әлеге җайланманы уйлап тапкан. Халкым шул чорда читән бишекләр үргән, кабык бишекләр ясаган. Шул бишектә йоклаган сабый тынычлап, рәхәтләнеп йоклаган. Соңрак бишекне агачтан сырлап, матур итеп ясаганнар. Карагыз әле, укучылар, ничек оста итеп, зәвык белән ясалган бит ул! Монда йоклавы да рәхәттер, әйеме?! Ә бишек янында дәү әниең әкият сөйләп торса, тагын да рәхәттер әле! Күренекле шагыйребез Г.Тукай да юкка гына: “Аннары төннәр буена әбкәм хикәят сөйләгән”,- димәгәндер.

Яле, ............., курчагыңны әлеге уңайлы бишектә тибрәтеп йоклат әле!

( Бер укучы кыз бала Г.Тукайның “Бишек җыры”н башкара).

Укытучы:

  • Менә ничек моңлы һәм матур итеп җырладың, рәхмәт,сиңа! Шушы урында безнең өчен төн йокыларын калдырып, төннәр буе бишек тибрәтеп, безне иркәләп йоклаткан әни һәм әбиләребезгә мең – мең рәхмәтләр әйтик, укучылар! “Әниең өчен уч төбеңдә тәбә кыздырсаң да, аның каршындагы бурычыңны түләп бетерә алмассың,”- диелгән Корьән Хәдисләрендә.

Укытучы сүзен дәвам итә:

  • Ә хәзер, милли җәүһәрләребез белән танышуны дәвам итәбез.

(Тамбур җөе белән чигелгән борынгы намазлык күрсәтелә).

  • Бу нәрсә, укучылар? Ни өчен кирәк дип уйлыйсыз? (Җавап алына).

  • Әйе, бу – намазлык. Бик борынгы инде ул, мөгаен, аны чиккәнгә 100 еллап вакыт узгандыр, тик ул әле һаман үзенең матурлыгын югалтмаган! Игътибар итегез әле, нинди матур итеп зәвык белән чигелгән бит ул, әйтерсең лә, җәйге болын! Җәйге болында ниләр генә юк: күбәләк, чәчәк, яфраклар Әйе, намазлык гыйбадәт кылу өчен һәр мөселманга кирәк.Җавабыгыз дөрес, һәр мөселман булган кеше 5 вакыт намаз укып, Аллаһыга гыйбәдәт кылырга, шөкер итә белергә тиеш. Намаз уку ул –Аллаһы Тәгаләгә якынаю, аннан ярдәм сорау дигән сүз.

Намазлыкны тамбур инәсе белән тамбур җөе дип аталган алым белән чиккәннәр.

( Укытучы тамбур инәсе белән чигеп тә күрсәтә, берничә укучыны да чиктереп карарга мөмкин).

( Г.Тукайның” Таян Аллага!” шигыре башкарыла).

Укытучы кызыл башлы сөлге күрсәтә:

  • Ә бусы – кызыл башлы сөлге! Нинди нәфис җептән нечкә итеп тукылган бит ул.Ә бизәкләре күзеңнең явын алырлыклар, ике сөлгедә бертөрле бизәкне күрмәссең! Сөлгенең җебен уңган халкым үзе эрләп, аны туку станокларында тукыганнар.( туку станогы күрсәтелә, эшнең асылын аңлатып китү уңай нәтиҗәләр бирәчәк).Ә сөлгенең нәфислеге милләтемнең уңган һәм булганлыгына тагын бер дәлил булып тора.Аулак өйләргә дә сөлгеләр тукырга чакыра торган булганнар, күмәкләп эшләнгән сөлгеләр милләтемнең дуслыкның кадерен белүе турында сөйләүче бер дәлил булып тора. Аулак өйләрнең түрләренә дә иң матур сөлгеләрне элгәннәр.Уен –көлке, җыр, мәзәк белән үрелеп барган "Аулак өйләр"дә очрашкан яшьләр ныклы гаилә дә корып җибәргәннәр.Без дә, укучылар “Аулак өй” күренешен күрсәтеп алыйк!

1 нче укучы:

-Матур сөлгеләр элдек без

Бәйрәмнәрдә түр якка.

Күзнең явын алырлыгын

Әни чиккән яшь чакта.

Сабантуйда көрәшәләр,

Чиккән сөлге – батырга.

Толпарларда малай чаба

Сөлге алып кайтырга.

Чүпләмләп чигелгән сөлге -

Әнкәй күңеле көзгесе.

Онытылырга тиеш түгел

Өлкән буыннар төсе.

2 нче укучы сөлге күрсәтеп сөйли:

  • Казан сөлгесе! Син – әбиемнеке!Ул үзе күптән юк инде, хәтерләмим мин аны. Ә менә әниемнең әбием турында сөйләгәннәрен гел исемдә тотам, әлеге сөлгене бик кадерләп саклыйм мин. Ә менә бабамның сөлге тукый торган станогы авылыбыздагы чормада ята.Ул хәзер беркемгә дә кирәкми инде, шунысы йөрәкне әрнетә. Ул станокта әбием авыл кешеләренә генә түгел, ә Казан базарына да сатарга сөлгеләр тукыган.

3 нче укучы:


  • Казан сөлгесе! Синнән башка Сабантуйлар буламыни?!

Казан сөлгесе! Бәлки син – халкымның йөз аклыгыдыр... Ак яулык бөркәнгән татар әбиләре балаларын һәм оныкларын җыеп, сандыкларын ача.Күз нурларын кушып тукылган әлеге сөлгеләрне истәлеккә өләшә. Чәмчәләп чигелгән сөлгеләр дә бик матурлар ( сөлге күрсәтелә). Таҗлар, каурыйлар,төрле чәчәкләр, йөрәк сурәтләре – һәммәсе дә бар анда!

Укытучы:

  • Менә күрдегезме, укучылар! Гади генә сөлге күпме истәлекләр уятты. Әби – бабаларыгыз исән –сау чагында сез дә матур сөлгеләр чигү серләренә төшенеп калырга тырышыгыз.

4 нче укучы:

  • Чигү һәм татар бизәкләре турында сүз чыккач, мин дә дәшмичә кала алмыйм инде!Минем башымда милли бизәкләр белән матур итеп чигелгән милли түбәтәй.Ә хәзер мин сезгә түбәтәйләр чигү тарихы турында сөйләрмен.

Түбәтәй – татар халкының милли баш киеме. Аны бик борыннан ук кигәннәр.Түбәтәйне элек гадирәк материаллардан тексәләр, хәзер инде бәрхет түбәтәйләр киң кулланышта. Аның сәйлән, мәрҗән, алтын җепләр белән чиккәннәре күркәмрәк күренә. Бүген дә түбәтәй татар халкының милли баш киеме булып санала, ир –атлар аны урамда да, өйдә дә, мәҗлесләрдә дә бик яратып кияләр.Түбәтәй – җыйнаклык, тыйнаклык, затлылык символы булып, милләтебезгә мәңге хезмәт итсен, дип телим мин.Г.Тукайның “Исемдә калганнар” әсәрен укыганда түбәтәй тегү осталары булган Мөхәммәтвәли һәм Газизә турында да белдек.

( Р.Курамшин көе, И.Юзеев шигыренә иҗат ителгән “Түбәтәй” җыры башкарыла).

Укытучы :

  • Минем кулымда татар хатын – кызларының иң матур бизәнү әйбере.Бу нәрсә? Билгеле, калфак.Ни өчен мин аны бизәнү әйбере дим? Хәзер аның турында да белерсез.Сүзне .....................бирәбез.Ул калфак турында мәгълүмат туплап, сезгә җиткерергә тиеш иде.Рәхим ит!

Укучы сүз ала:

  • Ак калфагың чиккән, бөккән.

Ука белән чукланган.

Ай Сөмбел, вай Сөмбел,

Сөйгәнеңне үзең бел!- дип җырлаган минем милләтем .Димәк, калфак- татар кызының иң нәфис, зәвыклы баш киеме. XVIII гасырда ак җептән бәйләнгән 80 см озынлыгындагы чуклы калфакларны хуп күргәннәр.XIX гасырда калфак тагын да камилләшә төшкән, аның материалы да үзгәргән.Калфакны бәрхет тукымадан 16-20 см гына итеп тегә башлаганнар. Әлбәттә, камиллекә чикләр юк.Калфакны тагын да күркәмрәк итү максатыннан, аларны алтын – көмеш нәфис җепләр белән чигә башлаганнар.( калфак күрсәтелә).Ул тагын да күркәмрәк күренгән. Калфакларны энҗе - мәрҗән, сәйләннәр белән чигә башлаганнар, алар тагын да соклангычка әйләнгәннәр.

XX гасырда калфаклар тәмам кечерәеп, баш киеме булудан туктый, бары тик бизәнү әйберенә әйләнеп кала. Сөекле композиторыбыз Сара апа Садыйкованы юкка гына” калфаклы сандугач” дип йөртмиләр. Ул гомеренең азагына кадәр татар калфагына тугърылыклы булып калды. Без, татар кызлары, милли калфаклар кисәк,тагын да матуррак күренер идек.Тик кимибез шул әлеге матур калфакларны.

Татар кызның уңганлыгы, эш сөючәнлеге, нәфислеге ,югары зәвыклылыгы әлеге калфакта чагыла түгелме соң?!

Укытучы:

  • Укучылар, әйтегез әле, “Аулак өй”нең төп “кунагы” нәрсә? Беләсезме? Белмәсәгез, әйтим ,алайса. Ул – тальян гармун!


Укучының бабасы сөйли:

  • Мин гомерем буе татар милли көйләрен яраттым.Кечкенә чагымда әти Казан базарыннан тальян гармун алып кайткач, түбәм күккә тиде.Тик гармунда уйный гына белмим.Нишләргә, әткәй- мәрхүм бармакларымны гармун бакаларына бәйләп тә куйды, булмый гына бит! Дустым Нургаяз белән киттек кара мунчага.Анда малайлар мине барыбер гармун уйнарга өйрәттеләр. Иң беренче булып, “Шахта” көен уйнадым.

Кулымда иң якыным – минем белән утны – суны кичергән моңлы дускаем.Тальян гармунда татар көйләрен бик моңлы итеп башкарып була.Татар гармуннарының тарихы Михаил Вараксин исеме белән бәйле дип саныйлар. XXгасыр башында Вятка губернасыннан килеп, ул Казан шәһәрендә гармуннар ясый башлый. Ә 1934 нче елда Казан шәһәрендә гармун фабрикасы төзелә. Татарстанда гармуннар ясау эше 1950 -1960 нчы елларда зур колач ала.

Тальян гармуннар милли горурлыгыбызга әверелә. Гармун үзе өч өлештән тора :уң һәм сул як, күрек. Уң якта бер генә рәтле 12 яки 16 тел була. Сул яктагы телләре ( “бакалары”) көйгә ияртеп алып бару өчен хезмәт итә. Гармунның телләрен җиз, көмеш, тимердән ясаганнар. Алар уң һәм сул якларга беркетелгәннәр.Күректән килгән һава агымы телне тибрәндерә һәм ул матур авазлар чыгара башлый.

( Кунак бабай тальян гармунда “Салкын чишмә” көен башкара).

Укытучы :

  • ............ бабасына зур рәхмәтебезне белдерәбез.

5 нче укучы:

  • Кичә иске гармун таптым

Үзебезнең чормадан.

  • Тимә аңа,”-диде әби,-

Әй, кулың тик тормаган!

Күрәсеңме, картайган ул,

Тавышы да карлыккан.

Ничек шәп биетә иде,-

Сора бөтен халыктан...

Бабаңны көтте сугыштан...

Бир гармунны, бир, улым,

Син бүтәне белән уйна:

Менә – синең гармуның”.

6 нчы укучы:

  • Кагылсам гармуныма,

Гармунымның моңына

Кенәри дә кушыла.

Охшатадыр тавышын

Берәр таныш кошына.

Гармунымның эчендә

Кош дип уйлыйдыр инде.

Аннан мин үзем дә

Матур уйныймдыр инде.

( Бер укучы татар халык көе “Алмагачлары”н башкара).

7 нче укучы:

  • Ә мин сезгә иң борынгы уен коралы – курайда уйнап күрсәтермен.

Тылсымлы минем кураем-

Эче тулы көй генә.

Бакчаларга чыгып уйныйм.

Җитми миңа өй генә!

Гади генә инде үзе,

Уемы бар берничә.

Көе чыкмый – шул уемнарга

Баса – баса өрмичә.

Ә малайлар кызыгалар,

Малайлар аптырыйлар,

Уемнарын да саныйлар,

Тотып –тотып карыйлар,

Берәм – берәм дә карыйлар,

Бергәләп тә карыйлар.

Аптырагач, бәргәләп тә,

Өргәләп тә карыйлар.

Ә мин уйнасам, көйләрне

Тотып та тыеп булмый.

Бер башласам ул көйләрне

Уйнап та туеп булмый.

Кураемны яратам мин

Менә шуның өчен дә

Мин белгән бөтен көйләр дә

Бар бит аның эчендә!

( Бер укучы курайда татар халый көйләренә тезмә уйный, шулай ук кашыкчылар чыгышын да күрсәтергә мөмкин).

Укытучы:

  • Рәхмәт, укучылар, чыгышларыгыз бик матур булды.Һәммәбез дә сокланып утырдык, киләчәктә дә милли уен коралларында уйнавыгызны дәвам итегез.Энеләрегез, сеңелләрегезне дә өйрәтергә онытмагыз!

Укытучы:

  • Дәрес -сәяхәтебез кызыклы һәм файдалы үтә.Ә хәзер бераз ял итеп алыйк, мин сезгә берничә табышмак әйтермен, ә сез җавапларны экспонатлар арасыннан эзләгез!

а) Бер тычканга ике койрык.Ул нәрсә? (Чабата).

б) Төпсез мичкә, эче тулы ит. Ул нәрсә? (Балдак).

в) Зыр –зыр әйләнә, һәркемне киендерә. (Орчык).

( Укучылардан да табышмаклар әйттерергә мөмкин. Җаваплар бергәләп табыла).

Укытучы:

  • Укучылар, ә хәзер ике төркемгә бүленегез һәм өстәлләр янына килеп утырыгыз. Каршыгызда катыргыдан киселгән читек макетлары һәм төрле – төрле милли бизәк (орнаментлар) ята.Сезгә 5 минут вакыт бирелә. Шушы вакыт эчендә читекләрне зәвыклы итеп бизәргә һәм үзегез эшләгән проектны яклый да белергә тиешсез. Хәерле сәгатьтә, эшне башлыйбыз.

( Уен – ярыш башлануга, “Их, Арча читекләре!” җыры башкарыла).

(Уен тәмамлангач, һәр ике төркемнең чыгышы тыңлана, бәяләнә. Укучыларга рәхмәт белдерелә).

Укытучы:


  • Болгар күненең даны бик еракларга таралган, шуңа күрә күп кенә халыкларда югары сыйфатлы күнне “болгари”,”сафьян” дип йөрткәннәр. Безнең бүгенге каюлы читекләребезнең тарихы, күрәсең, борынгы Болгарга барып тоташа. Шушы заманнардан бирле милләтем читекне яратып кия.

Укучылар, ә сез беләсезме, Арча – бүгенге заман милли читекләрнең туган иле.Электән үк Арча яклары үзенек читекләре белән данлыклы. XIII гасырда ук бу як хатын – кызлары башта аларны үзләренә бирнәгә чикәннәр. Соңрак чиккән читекләргә сорау зур булгач, аларны күпләп җитештерә башлаганнар. Арча читекләрен Башкортстан,Себер, Урта Азия, Идел буе шәһәрләренең иң гүзәл туташ һәм ханымнары бик яратып кигәннәр.Чиккән читекләрнең даны Көнбатыш Европа илләренә кадәр барып җиткән.Ә хәзер Арча читекләре бөтен дөньяны гизә...

7 нче укучы:

  • Ә беләсезме, аулак өйләргә дә кызлар читекләр киеп йөрергә яратканнар.

Әти алган бүләк итеп

Миңа каюлы читек.

Сабантуйда күрсәтермен

Тыпырдап биеп китеп.

Бу читекне һәрбер кеше

Күреп исе китәчәк.

Балтырлары – яшел болын,

Бизәкләре – күкчәчәк.

( Ш.Галиев сүзләре, И.Якупов көенә “ Бииләр итек, читекләр” җыры башкарыла)..

Укытучы:

  • Рәхмәт, укучылар! Бик оста итеп җырладыгыз, матур итеп шигырьләр дә сөйләдегез, милли йола һәм бәйрәмнәребез, киемнәребез, уен коралларыбыз турында да белүегезне күрсәттегез.Тик дәрес –сәяхәт никадәр генә кызыклы булмасын, ул азагына якынлашты.Ләкин бу сәяхәтебез ахыргысы булмас,без әле сезнең белән халык җәүһәрләренең бер өлеше турында гына сөйләштек.Киләсе сәяхәтләребездә аларның башкалары турында да фикерләшербез. Сез дә, укучылар,әбиләрегезнең сандыгына ешрак күз салыгыз. Анда ниләр барлыгын яхшылап өйрәнегез.Әгәр кызыклырак экспонат тапсагыз, безгә дә аның турында сөйләгез.

Әбиләрегезнең сандыгында ятучы хәзинәләребез – алар безнең байлыгыбыз.Алар - милләтебез төсе, рухи ядкарьләребез.

Ә кешегә алтын көмештән дә бигрәк, рухи азык,туган ил, туган тел кирәк. Ә туган җир ул – синең бишегең, әбиең кадерләп саклаган намазлык, бишек, сөлге.Ә иң кыйммәтле хәзинә – синең туган телең!. Шул байлыкны саклый белсәң, син чын татар инде!

8 нче укучы:

-Җәй көне булдым авылда,

Дәү әнидә кунакта.

Татарча сөйләшергә

Өйрәндем мин шул чакта.

Өйрәнмичә булмый анда,

Русча берни белмиләр.

Әллә уйнап, әллә чынлап:

По – русски не знай”,- диләр.

Тавыклар да, үрдәкләр дә

Куш –шай!”- дисәң, качалар.

Аша”,- дисә, .авызларын

Бик зур итеп ачалар.

Сөтләре дә, каймагы да

Бөтенләй башка анда:

Авылда дәү әниләрдә

Торсаң иде һаман да.

Киләсе җәйдә әннәм дә,

Әттәм дә барыр әле

Һәм татарча сөйләшергә

Өйрәнеп кайтыр әле.

Укытучы:

  • Укучылар, дөрестән дә, иң зур байлыгыбыз зул –Туган телебез. Аны кадерләп саклыйк, үстерик һәм хөрмәтлик.Туган телебез сандык төпләренә төшә күрмәсен, берүк! Ә сандык төпләрендәге рухи ядкарьләребезне ешрак карыйк, аларның тарихы белән кызыксыныйк һәм киләчәк буынга тапшырыйк.

( Дәрес – сәяхәт Г.Тукайның халык көенә иҗат ителгән “Туган тел “ җыры белән тәмамлана.)

Файдаланылган әдәбият:

1.Әюп.Х.Татар җырлары.- Казан: ТКН, 1995.

2. Вәлиева Р. Әбиләргә барабыз.- Казан: ТКН, 1994

3.Газизов Р. Бәйрәмнәр, туйлар өчен. Казан: Раннур, 1999. 4.Миңнуллин Р. Дөньядагы иң зур алма. Казан: ТКН, 1995.

5.Нәбиуллина Г.Ә. –Мин әйттем:Мәгариф, 2008.

6. Шәймәрданов.Р, Хуҗиәхмәтов.Ә. Казан: Мәгариф, 2007.

7.Яхин А.Г.Татар акылы .- Казан: Мәгариф, 2002.- 208 б.


(Дәрес –сәяхәттә Р.Миңнуллин, Р.Вәлиев, М.Фәйзуллиналарның шигырьләре дә файдаланылды).

Дәрес – сәяхәтне үткәрде: Татарстан Җөмһүрияте Чистай шәһәре 3нче гимназиясенең югары категорияле укытучысы Закирова Гөлия Нургаяз кызы.




Полный текст материала "Һәр җәүһәрдә - халкым тарихы" (Урок-экскурсия рассчитана для татароязычных групп в русской школе) смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Закирова Гулия Нургаязовна  татарскийязык
02.01.2012 0 13185 577

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.



А вы знали?

Инструкции по ПК