Раздаточный материал по татарскому языку с использованием НРК; 9 класс
Рәис Мөбәрәк улы Гыймадиев 1954 нче елның 23 нче апрелендә Чистай районы Каргалы авылында дөньяга килә. Урта мәктәпне тәмамлагач, ул нефть торбалары үткәрүчеләр бригадасында слесарь һөнәрен үзләштерә.
Рәис Гыймадиев 1975 нче елда Яр Чаллы шәһәренә килеп эшкә урнаша. Күп еллар шофер хезмәтен намуслы башкара. Кечкенәдән әдәбиятны, шигъриятне ярата, гармунда, баянда уйнарга өйрәнә. Аның алдына язмыш зур сынаулар китереп куя. Ул 1988 нче елда юл һәлакәтенә очрап, авыр тән җәрәхәтләре ала. Аңа әле тагын шундый зур бер юл һәлакәтен үз башыннан үткәрергә туры килә.
Ул шагыйрьләр әйтмешли "яраларын ямаштырып ятканда”, күңеленә килгән хис-тойгыларын дәфтәр битләренә терки башлый. Менә шулай ул Шигърият дөньясына аяк баса.
2
ФОНЕТИКА
1. Сузык авазлар астына бер сызык, тартык авазлар астына ике сызык сызыгыз.
Таң йолдызы сүнәр инде,
Яңа матур көн туар.
Кошлар очкан зәңгәр күктә
Без узасы юллар бар.
Күчмә кошлар кабат кайтты,
Күлдә йөзә аккошлар.
Балкып ян, Чулпан йолдызым,
Кирәк түгел сагышлар.
("Таң йолдызы”)
2. Шигырьдән башта сузыкка башланган сүзләрне, аннан тартыкка башланганнарын күчереп языгыз.
Туган авылымның күрке –
Ягымлы күршеләре.
Кунакчыл итеп ачылган
Агач өй ишекләре.
Үзләре генә ни тора –
Ашъяулык чигешләре.
Түшәм тактасына элгән
Сиртмәле бишекләре!
( "Авылым”)
3
33. Җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерегез.
Сугыш яралары бер төзәлә,
Тел ярасы мәңге төзәлми.
Күпләр авыр кайгылардан сына,
Кемдер яхшылыкка түзәлми.
("Тел ярасы”)
34. Җөмләгә морфологик –синтаксик анализ яса..
Ил өстенә афәт килгән чакта,
Бердәм булып яуга киткәннәр.
(" Җиңү”)
Диңгезнең шаулавын тыңларбыз,
Туйганчы су сибеп уйнарбыз.
("Җәйге ял”)
35. Җөмләгә синтаксик анализ яса. Астына сызылган сүзләргә морфологик, фонетик анализ ясарга
Кунак килсә - затлы сый-хөрмәтләр,
Табын төзи гүзәл ханымнар.
Үрнәк булып башка төбәкләргә
Дус яшиләр безнең халыклар.
("Татарстан”)
12
29. Тыныш билгеләрен куй, аңлатып яз.
Хөрмәтнең олысы зурысы
Тудырган үстергән кешегә
Бәхетнең чиксезен гомергә
Бир Ходай баласы ишлегә
("Әниләр гомернең бизәге ”)
30. Гомумиләштерүче сүзне билгелә. Тыныш билгеләрен куй.
Кергән акыл кергән килеш кала
Аның бәләкәе зуры юк
Инде булса булган булыр иде
Димәк аның керер җире юк.
( "Гади бул! " )
31. Күчереп яз, синтаксик анализ яса.
Көзне кышка, язны җәйгә ялгап,
Арба-чаналар да узды ел.
("Язлар”)
Яшел төсләрне яратсаң,
Булыр сиңа яшеле.
(***)
Янып-көеп, кызлар сөеп
Үтте минем яшьлегем.
("Үткән яшьлек”)
32. Кереш сүзләрне тап. Тыныш билгеләрен куй.
Кешеләргә бәхет өләшкәндә
Йокымсырап ахры калганмын.
Шуңа ахры гомер буе йөгрәм,
Инде куып җитә алмамын.
("Бәхет”)
11
3. Калын сузык авазлар астына бер сызык, нечкә сузык авазлар астына ике сызык сызыгыз.
Ап-ак яулык, ак алъяпкыч –
Сафлык, пакьлык билгесе.
Ак төскә мин баш иямен,
Ак төс - әбием төсе!
Әбиләр безне һәрдаим
Чисталыкка өйрәтте –
Татар өйләрендә бүген
Шул әбиләр гадәте.
(" Әбием” )
4. Яңгырау тартыкка бер сызык, саңгырау тартыкка ике сызык сыз.
Агачларны яфрак бизи,
Авылымны – кешеләр.
Таллар үсә, җилләр исә,
Челтериләр чишмәләр.
Безнең атлар җиз дагалы,
Биек-матур дугалы.
Зәңгәр күгең, юлларыңнан,
Таныйм сине, Каргалы!
(" Каргалым”)
5. Күчереп языгыз, сингармонизм законына буйсынмаган сүзләрнең астына сызыгыз.
Тукай сүзе дога кебек –
Милләтебез намазы.
Милләтемә багышланган,
Аның шигъри иҗаты.
("Тукай сүзе”)
4
М О Р Ф О Л О Г И Я
И С Е М
6. Ялгызлык исемнәрне генә язып ал. Бер ялгызлык исемгә морфологик анализ яса. Килеш һәм тартым белән төрләнгән исемнәрне аерып яз.
Тәрәзәдән карап торам
Ләйсән яңгыр яуганын.
Киң офыкларга сузылган,
Гүзәл Кама буйлары.
("Язлар аңлар”)
Ямьли, бизи Сабантуен
Сез яраткан яшь буын, -
Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген,
Чаллыда матур җыен.
("Сабантуй” )
7. Күплек санда бирелгән исемнәрнең асларына сыз.
Бер исемгә морфологик анализ.
Минем ашкынуны аңлагандай,
Ярсып чаба тулпар атларым..
Тирәкләрдә асыл кошлар сайрый,,
Каршы ала туган якларым.
Сәлам сезгә, яшьлек тугайларым,
Ак җилкәнле Кама сулары,
Гүзәлләрнең гүзәлләре булган,
Алсу йөзле Чистай кызлары.
("Чистай”)
5
25. Күчереп яз, әйтү максаты буенча җөмлә төрләрен билгелә.
Без үстек тә таралыштык,
Яшибез еракларда.
Әнкәй белән булган чаклар
Калды икән кайларда?
(" Әнкәйгә”)
26. Күчереп яз, әйтү максаты буенча җөмлә төрләрен билгелә.
Кырларыңда үсә мул игеннәр,
Уңышлар зур, күреп кит әле!
Ходаема, язмышыма рәхмәт,
Тормыш матур, исең китмәле!
("Татарстан”)
27. Туры сөйләмле җөмләләрне кыек сөйләмгә
әйләндереп языгыз.
Юкә агачлары шаулый:
"Киләчәгең бай!” диеп.
("Котлыйбыз”)
Ярдәм сорый китпа язучылар:
"Халык өчен эшлибез,”- диләр.
( "Очар кошлар”)
28. Эндәш сүзләрне тап. Тыныш билгеләрен куй.
Әйдә дустым киттек ерак юлга,
Юл читендә яллар итәрбез.
Бергә бергә туган илне иңләп,
Яр Чаллыга кайтып җитәрбез.
("Корыч атымым”)
10
С И Н Т А К С И С
21. Күчереп яз, тиңдәш кисәкләрне билгелә.
Кичке урам җырлы, моңлы,
Тыңлап туя алмассың.
Сайрагыз сандугачларым,
Үкенечкә калмасын.
("Үкенечкә калмасын”)
Алма, миләш, чияләрне
Калдырып сезгә күчтем.
Изге сөю чишмәбезнең
Татлы суларын эчтем.
("Сүрелмәс мәхәббәт”)
22. Күчереп яз, җөмлә кисәкләре ягыннан тикшер.
Яз елмая, карлар эри,
Ләйсән яңгыр сибәли.
Умырзая яшәү өчен,
Уйсу, дымлы җир эзли.
( "Умырзая”)
23. Күчереп яз, сүзтезмәләрне аерып яз.
Син сандугач кунып сайрамаган,
Чәчәк юктыр безнең бакчада..
Хушым китеп, тыңлыйм сайравыңны,
Кичләрен дә, таңнар атса да....
("Сандугач”)
24. Җөмләләргә синтаксик анализ яса.
Җир ананың көләч йөзен бизәп,
Нур сибелә якты Казаннан.
Күңелләрдә, йөрәкләрдә яши,
Татарстан матур җыр сыман.
("Татарстан”)
9
Ф И Г Ы Л Ь
8. Фигыльләрне тап, заманын билгелә.
Тук-тук итеп поезд алга чаба,
Әй тайпылып төшеп каласы. .
Тимер ишек, рәшәткәле тәрәз,
Ниләр күрми адәм баласы.
("Әллә ялгыш, әллә язмыш”)
Әниемнең соңгы хикәясен,
Төзеп язам шигырь юлына.
Үсеп җиткәч мин дә сөйләрмен дип,
Буйга җитеп килгән улыма.
( " Тарих " )
9. Сыйфат фигыльне тап. Морфологик анализ яса.
Күргәнегез бармы сезнең,
Язгы бозлар йөзгәнне,
Боз өстендә янган учак,
Төнне бизәп узганны?!
( "Гүзәл Кама”)
10. Хикәя фигыльләрне тап. Заманнарын билгелә. Морфологик анализ яса.
Давылларда сынган, салкыннарда туңган,
Шул хәлемдә яфрак ярам мин.
Яшәү дәрте калса, кулда көчең булса,
Бәхет булып туар һәрбер көн.
("Яшисе килә ")
11. Затланышлы һәм затланышсыз фигыльләрне табып,
морфологик анализ яса.
Аккан бозлар юл бирешми,
Ак пароходлар төсле.
Бары язлар гына аңлар-
Нигә мин шулай хисле.
( "Гүзәл Кама”)
6
12. Хәзерге заман хикәя фигыльне тап. Морфологик анализ яса.
Тау артыннан балкып кояш чыга,
Якты нурлар җиргә сибелә.
Әйтче миңа, әйтче сандугачым,
Нигә минем үзәк өзелә ?
("Сандугач”)
13. Боерык фигыльне тап. Морфологик анализ яса.
Уйна әле гармунчы,,
Бармакларың талганчы.,
Тукта, зинһар, дигәнче,,
Биючеләр туйганчы!
("Гармунчы”)
14. Үткән заман хикәя фигыльне тап. Морфологик анализ яса.
Тал агачы бөреләнде,
Кояш сибә нурларын
Умырзыя үсеп чыкты,
Ватып язның бозларын.
(" Умырзая”)
15. Киләчәк заман хикәя фигыльне табып, морфологик анализ яса.
Сырхаулардан яңа дару табып,
Җиңәр кеше авыр чирләрне.
Кирәк булса, йөрәк алмаштырып,
Йөз ел яшәр, белми чикләрне.
( "Алда әле”)
С А Н
16. Санны табыгыз, морфологик анализ ясагыз
Ике баласын ияртеп,
Болан йөри урманда.
Күңелдә хөрмәт уяна,
Шул боланга карыйм да.
( " Әнигә сыенганнар " )
7
17. Санны табыгыз, морфологик анализ ясагыз.
Айлардан елга күчтем мин,
Беренче яшем тулды.
Үсеп битеп, белем алып,
Яшисе генә калды....
( " Бала язмышы " )
С Ы Й Ф А Т
18. Сыйфатны табыгыз, морфологик анализ
ясагыз.
Ак сиреннәр чәчәк атты,
Мәктәп ишек алдында..
Җиз кыңгырау тавышына
Кушылды сайрар кош та....
(" Мин сине яратучы ")
19. Сыйфатны табыгыз, морфологик анализ ясагыз.
Киң күңелле, зур сәләтле,
Кеше язадыр көйне -
Бәхетле көн дип саныйк,
Яңа җыр туган көнне.
("Осталар ")
АЛМАШЛЫК
20. Күчереп яз, алмашлыкка морфологик анализ
яса.
Тормышымда иң зур байлык миңа,
Дөнья малы түгел - балалар.
Бер уйласаң, без бит үзебез дә,
Әнкәй хәзинәсе булганнар.
("Әниемә”)
Рәис Гыймадиев 1975 нче елда Яр Чаллы шәһәренә килеп эшкә урнаша. Күп еллар шофер хезмәтен намуслы башкара. Кечкенәдән әдәбиятны, шигъриятне ярата, гармунда, баянда уйнарга өйрәнә. Аның алдына язмыш зур сынаулар китереп куя. Ул 1988 нче елда юл һәлакәтенә очрап, авыр тән җәрәхәтләре ала. Аңа әле тагын шундый зур бер юл һәлакәтен үз башыннан үткәрергә туры килә.
Ул шагыйрьләр әйтмешли "яраларын ямаштырып ятканда”, күңеленә килгән хис-тойгыларын дәфтәр битләренә терки башлый. Менә шулай ул Шигърият дөньясына аяк баса.
2
ФОНЕТИКА
1. Сузык авазлар астына бер сызык, тартык авазлар астына ике сызык сызыгыз.
Таң йолдызы сүнәр инде,
Яңа матур көн туар.
Кошлар очкан зәңгәр күктә
Без узасы юллар бар.
Күчмә кошлар кабат кайтты,
Күлдә йөзә аккошлар.
Балкып ян, Чулпан йолдызым,
Кирәк түгел сагышлар.
("Таң йолдызы”)
2. Шигырьдән башта сузыкка башланган сүзләрне, аннан тартыкка башланганнарын күчереп языгыз.
Туган авылымның күрке –
Ягымлы күршеләре.
Кунакчыл итеп ачылган
Агач өй ишекләре.
Үзләре генә ни тора –
Ашъяулык чигешләре.
Түшәм тактасына элгән
Сиртмәле бишекләре!
( "Авылым”)
3
33. Җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерегез.
Сугыш яралары бер төзәлә,
Тел ярасы мәңге төзәлми.
Күпләр авыр кайгылардан сына,
Кемдер яхшылыкка түзәлми.
("Тел ярасы”)
34. Җөмләгә морфологик –синтаксик анализ яса..
Ил өстенә афәт килгән чакта,
Бердәм булып яуга киткәннәр.
(" Җиңү”)
Диңгезнең шаулавын тыңларбыз,
Туйганчы су сибеп уйнарбыз.
("Җәйге ял”)
35. Җөмләгә синтаксик анализ яса. Астына сызылган сүзләргә морфологик, фонетик анализ ясарга
Кунак килсә - затлы сый-хөрмәтләр,
Табын төзи гүзәл ханымнар.
Үрнәк булып башка төбәкләргә
Дус яшиләр безнең халыклар.
("Татарстан”)
12
29. Тыныш билгеләрен куй, аңлатып яз.
Хөрмәтнең олысы зурысы
Тудырган үстергән кешегә
Бәхетнең чиксезен гомергә
Бир Ходай баласы ишлегә
("Әниләр гомернең бизәге ”)
30. Гомумиләштерүче сүзне билгелә. Тыныш билгеләрен куй.
Кергән акыл кергән килеш кала
Аның бәләкәе зуры юк
Инде булса булган булыр иде
Димәк аның керер җире юк.
( "Гади бул! " )
31. Күчереп яз, синтаксик анализ яса.
Көзне кышка, язны җәйгә ялгап,
Арба-чаналар да узды ел.
("Язлар”)
Яшел төсләрне яратсаң,
Булыр сиңа яшеле.
(***)
Янып-көеп, кызлар сөеп
Үтте минем яшьлегем.
("Үткән яшьлек”)
32. Кереш сүзләрне тап. Тыныш билгеләрен куй.
Кешеләргә бәхет өләшкәндә
Йокымсырап ахры калганмын.
Шуңа ахры гомер буе йөгрәм,
Инде куып җитә алмамын.
("Бәхет”)
11
3. Калын сузык авазлар астына бер сызык, нечкә сузык авазлар астына ике сызык сызыгыз.
Ап-ак яулык, ак алъяпкыч –
Сафлык, пакьлык билгесе.
Ак төскә мин баш иямен,
Ак төс - әбием төсе!
Әбиләр безне һәрдаим
Чисталыкка өйрәтте –
Татар өйләрендә бүген
Шул әбиләр гадәте.
(" Әбием” )
4. Яңгырау тартыкка бер сызык, саңгырау тартыкка ике сызык сыз.
Агачларны яфрак бизи,
Авылымны – кешеләр.
Таллар үсә, җилләр исә,
Челтериләр чишмәләр.
Безнең атлар җиз дагалы,
Биек-матур дугалы.
Зәңгәр күгең, юлларыңнан,
Таныйм сине, Каргалы!
(" Каргалым”)
5. Күчереп языгыз, сингармонизм законына буйсынмаган сүзләрнең астына сызыгыз.
Тукай сүзе дога кебек –
Милләтебез намазы.
Милләтемә багышланган,
Аның шигъри иҗаты.
("Тукай сүзе”)
4
М О Р Ф О Л О Г И Я
И С Е М
6. Ялгызлык исемнәрне генә язып ал. Бер ялгызлык исемгә морфологик анализ яса. Килеш һәм тартым белән төрләнгән исемнәрне аерып яз.
Тәрәзәдән карап торам
Ләйсән яңгыр яуганын.
Киң офыкларга сузылган,
Гүзәл Кама буйлары.
("Язлар аңлар”)
Ямьли, бизи Сабантуен
Сез яраткан яшь буын, -
Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген,
Чаллыда матур җыен.
("Сабантуй” )
7. Күплек санда бирелгән исемнәрнең асларына сыз.
Бер исемгә морфологик анализ.
Минем ашкынуны аңлагандай,
Ярсып чаба тулпар атларым..
Тирәкләрдә асыл кошлар сайрый,,
Каршы ала туган якларым.
Сәлам сезгә, яшьлек тугайларым,
Ак җилкәнле Кама сулары,
Гүзәлләрнең гүзәлләре булган,
Алсу йөзле Чистай кызлары.
("Чистай”)
5
25. Күчереп яз, әйтү максаты буенча җөмлә төрләрен билгелә.
Без үстек тә таралыштык,
Яшибез еракларда.
Әнкәй белән булган чаклар
Калды икән кайларда?
(" Әнкәйгә”)
26. Күчереп яз, әйтү максаты буенча җөмлә төрләрен билгелә.
Кырларыңда үсә мул игеннәр,
Уңышлар зур, күреп кит әле!
Ходаема, язмышыма рәхмәт,
Тормыш матур, исең китмәле!
("Татарстан”)
27. Туры сөйләмле җөмләләрне кыек сөйләмгә
әйләндереп языгыз.
Юкә агачлары шаулый:
"Киләчәгең бай!” диеп.
("Котлыйбыз”)
Ярдәм сорый китпа язучылар:
"Халык өчен эшлибез,”- диләр.
( "Очар кошлар”)
28. Эндәш сүзләрне тап. Тыныш билгеләрен куй.
Әйдә дустым киттек ерак юлга,
Юл читендә яллар итәрбез.
Бергә бергә туган илне иңләп,
Яр Чаллыга кайтып җитәрбез.
("Корыч атымым”)
10
С И Н Т А К С И С
21. Күчереп яз, тиңдәш кисәкләрне билгелә.
Кичке урам җырлы, моңлы,
Тыңлап туя алмассың.
Сайрагыз сандугачларым,
Үкенечкә калмасын.
("Үкенечкә калмасын”)
Алма, миләш, чияләрне
Калдырып сезгә күчтем.
Изге сөю чишмәбезнең
Татлы суларын эчтем.
("Сүрелмәс мәхәббәт”)
22. Күчереп яз, җөмлә кисәкләре ягыннан тикшер.
Яз елмая, карлар эри,
Ләйсән яңгыр сибәли.
Умырзая яшәү өчен,
Уйсу, дымлы җир эзли.
( "Умырзая”)
23. Күчереп яз, сүзтезмәләрне аерып яз.
Син сандугач кунып сайрамаган,
Чәчәк юктыр безнең бакчада..
Хушым китеп, тыңлыйм сайравыңны,
Кичләрен дә, таңнар атса да....
("Сандугач”)
24. Җөмләләргә синтаксик анализ яса.
Җир ананың көләч йөзен бизәп,
Нур сибелә якты Казаннан.
Күңелләрдә, йөрәкләрдә яши,
Татарстан матур җыр сыман.
("Татарстан”)
9
Ф И Г Ы Л Ь
8. Фигыльләрне тап, заманын билгелә.
Тук-тук итеп поезд алга чаба,
Әй тайпылып төшеп каласы. .
Тимер ишек, рәшәткәле тәрәз,
Ниләр күрми адәм баласы.
("Әллә ялгыш, әллә язмыш”)
Әниемнең соңгы хикәясен,
Төзеп язам шигырь юлына.
Үсеп җиткәч мин дә сөйләрмен дип,
Буйга җитеп килгән улыма.
( " Тарих " )
9. Сыйфат фигыльне тап. Морфологик анализ яса.
Күргәнегез бармы сезнең,
Язгы бозлар йөзгәнне,
Боз өстендә янган учак,
Төнне бизәп узганны?!
( "Гүзәл Кама”)
10. Хикәя фигыльләрне тап. Заманнарын билгелә. Морфологик анализ яса.
Давылларда сынган, салкыннарда туңган,
Шул хәлемдә яфрак ярам мин.
Яшәү дәрте калса, кулда көчең булса,
Бәхет булып туар һәрбер көн.
("Яшисе килә ")
11. Затланышлы һәм затланышсыз фигыльләрне табып,
морфологик анализ яса.
Аккан бозлар юл бирешми,
Ак пароходлар төсле.
Бары язлар гына аңлар-
Нигә мин шулай хисле.
( "Гүзәл Кама”)
6
12. Хәзерге заман хикәя фигыльне тап. Морфологик анализ яса.
Тау артыннан балкып кояш чыга,
Якты нурлар җиргә сибелә.
Әйтче миңа, әйтче сандугачым,
Нигә минем үзәк өзелә ?
("Сандугач”)
13. Боерык фигыльне тап. Морфологик анализ яса.
Уйна әле гармунчы,,
Бармакларың талганчы.,
Тукта, зинһар, дигәнче,,
Биючеләр туйганчы!
("Гармунчы”)
14. Үткән заман хикәя фигыльне тап. Морфологик анализ яса.
Тал агачы бөреләнде,
Кояш сибә нурларын
Умырзыя үсеп чыкты,
Ватып язның бозларын.
(" Умырзая”)
15. Киләчәк заман хикәя фигыльне табып, морфологик анализ яса.
Сырхаулардан яңа дару табып,
Җиңәр кеше авыр чирләрне.
Кирәк булса, йөрәк алмаштырып,
Йөз ел яшәр, белми чикләрне.
( "Алда әле”)
С А Н
16. Санны табыгыз, морфологик анализ ясагыз
Ике баласын ияртеп,
Болан йөри урманда.
Күңелдә хөрмәт уяна,
Шул боланга карыйм да.
( " Әнигә сыенганнар " )
7
17. Санны табыгыз, морфологик анализ ясагыз.
Айлардан елга күчтем мин,
Беренче яшем тулды.
Үсеп битеп, белем алып,
Яшисе генә калды....
( " Бала язмышы " )
С Ы Й Ф А Т
18. Сыйфатны табыгыз, морфологик анализ
ясагыз.
Ак сиреннәр чәчәк атты,
Мәктәп ишек алдында..
Җиз кыңгырау тавышына
Кушылды сайрар кош та....
(" Мин сине яратучы ")
19. Сыйфатны табыгыз, морфологик анализ ясагыз.
Киң күңелле, зур сәләтле,
Кеше язадыр көйне -
Бәхетле көн дип саныйк,
Яңа җыр туган көнне.
("Осталар ")
АЛМАШЛЫК
20. Күчереп яз, алмашлыкка морфологик анализ
яса.
Тормышымда иң зур байлык миңа,
Дөнья малы түгел - балалар.
Бер уйласаң, без бит үзебез дә,
Әнкәй хәзинәсе булганнар.
("Әниемә”)
На странице приведен фрагмент.
Автор: Лутфуллина Рашида Нурулловна
→ Мульма 02.01.2012 0 4356 716 |
Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.
А вы знали?
Инструкции по ПК