Разработка урока истории по теме "Китай" для 5 класса


Кабирова Алсу Рашитовна, Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы Сосна урта гомуми белем бирү мәктәбенең тарих укытучысы.


Тема: Кытайда бердәм дәүләт төзелү.

Максат: 1. Кытай турында белемнәрне киңәйтү; Кытайда бердәм дәүләт төзелүдә Цинь Шихуан шәхесенең ролен аңлату.

2. Гомумиләштерү, нәтиҗә ясау күнекмәләрен үстерү; коммуникатив сыйфатларны үстерү.

3. Башка илләр культурасына мәхәббәт тәрбияләү. Толерантлык сыйфатлары формалаштыру.


Җиһазлау: карта, проектор, карточкалар, тест, документ, дәреслек.


Дәрес планы:


I. Актуальләштерү:

  1. Цивилизацияләр кайчан барлыкка килә?

  2. Көнчыгышның борынгы цивилизацияләрен атау, картадан күрсәтү;

  3. Тест эшләү.


II. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру:

  1. Кытайда тимер гасыры башлану;

  2. «Циньның беренче хакиме»;

  3. Бөек Кытай стенасы.

  4. Кытай акыл иясе Конфуций.


III. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту:

  1. Дәреслек белән эш;

  2. Дәфтәрдә эш;

  3. Документ белән эш;

  4. Мәсьәлә эшләү.


IV. Өй эше бирү:

§ 20 укырга, «Борынгы Кытайда» дигән контур картаны тутырырга.


V. Йомгаклау:

  1. Карточкалардагы җитешмәгән сүзләрне әйтү;

  2. Билгеләр кую.







Дәрес барышы.


I. Актуальләштерү.

Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн! Тарих дәресен башлыйбыз.

Слайд №1.

  1. Искә төшерик әле, цивилизацияләр кайчан барлыкка килә?

(Моннан 5 мең еллар элек. Шәһәрләр, дәүләтләр, патшалар, язу, беренче галимнәр барлыкка килгән чорда цивилизацияләр туа).

  1. Көнчыгышның иң борынгы цивилизацияләрен атагыз әле.

(Көнчыгышның иң борынгы цивилизацияләре – Мисыр, Елгаара өлкә, Һиндстан һәм Кытай).

- Картадан шушы цивилизацияләрне күрсәтик әле.

(Укучылар шушы илләрне күрсәтәләр).

  1. Узган дәрестә без Һиндстан турында өйрәндек. Хәзер тест эшләп алыйк.

1) Һиндстанда агучы елга:

А. Ганг

Б. Нил

В. Иордан

Г. Тигр

2) Һиндстан патшасы ничек атала?

А. Фиргавен

Б. Патша

В. Раджа

Г. Император

3) Рупия нәрсә ул?

А. Кабилә башлыгы

Б. Акча берәмлеге

В. Халык исеме

Г. Куе урман

4) Һиндстанның борынгы башкаласы ничек атала?

А. Матхура

Б. Хараппа

В. Чанху-Даро

Г. Паталипутра

5) Брахманнар кастасы Брахма алланың кайсы өлешеннән барлыкка килгән?

А. Авыз

Б. Көчле куллар

В. Бот сөякләре

Г. Пычрак аяк

Җаваплар проектор аша тикшерелә. Слайд № 2- 3.





II. Яңа материал аңлату.

Бүгенге дәрестә без Кытайда бердәм дәүләт төзүче Цинь Шихуан исемле патша, Бөек Кытай стенасы, борынгы кытайлыларның уйлап табулары турында өйрәнербез. Слайд № 4.


1. Азия материгының көнчыгышында Бөек Кытай тигезлеге урнашкан. Планетадагы иң биек Гималай тауларыннан Хуанхэ (Сары елга) һәм Янцзы (Зәңгәр елга) елгалары башлана. Алар Көнчыгышка, океанга таба агалар. Слайд № 5 - 7.

Б.э.к. 6 гасырда кытайлылар тимер эшкәртә башлаганнар. Бу – куе урманнарны кисәргә мөмкинлек биргән. Хәзер патшалыклар зур елгалардан читтә дә төзелгәннәр.

Кытай патшалыклары арасында бертуктаусыз канкойгыч сугышлар барган. Алар илне бик нык бөлдергән. Бүлгәләнеп беткән Кытай тышкы дошманнардан да уңышлы саклана алмаган.

Тимер гасыры башлангач, эре патшалыклар вакларын үзләренә буйсындырганнар. Б.э.к. 3 гасырда Кытайда 7 эре патшалык калган.


2. Кытайның көнбатыш чик өлкәсендә Цинь дәүләте урнашкан. Аның хөкемдарлары көчле армия төзегәннәр. Сугышчылар хәрби киемнәр кигәннәр, ләкин калканнары булмаган: алар сакланырга түгел, ә һөҗүм итәргә генә тиеш булганнар.

Б.э.к. 221 елда Цинь патша дошманнарын тар – мар иткән һәм Кытайны берләштергән. Ул үзен Цинь Шихуан, ягъни «Циньның беренче хакиме» дип атап йөртә башлаган. Цинь Шихуан бөтен Кытай өчен бердәм акча, бердәм үлчәү берәмлеге, бердәм законнар керткән. Слайд № 8.

Цинь Шихуан Янцзы елгасыннан алып Көньяк Кытай диңгезенә кадәрге җирләрне басып алган. Төньякта күчмә һун кабиләләрен тар – мар иткән.

Буйсындырылган патшалыкларның күп санлы аксөякләре Цинь Шихуанны дошман күргәннәр. Кытай хакименең тормышына берничә мәртәбә кул сузганнар. Цинь Шихуан башкалада үзара озын юллар белән тоташтырылган 37 сарай төзеткән һәм, үтерүчеләрдән куркып, бер үк бинада ике төн рәттән кунмаган. Ул, картаерга да өлгермичә, нерв авыруыннан үлеп киткән.

Археологлар Цинь Шихуанның җир асты төрбәсен казып чыгардылар. Анда яхшы коралланган атлы һәм җәяүле сугышчыларның 6 мең балчык сынын таптылар. Цинь Шихуан патшалыгының иң атаклы истәлеге – Бөек Кытай стенасы, дөньяда аңа тиң башка һәйкәл юк. Слайд № 9 -10.


3. Бөек Кытай стенасы турында бер укучы сөйли. Слайд № 11- 17.

4. Конфуций турында икенче укучы сөйли. Слайд № 18- 21.





III. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.


  1. - Борынгы кытайлылар нәрсәләр уйлап тапканнар икән?

Дәреслекнең 111 нче битен ачып укып карыйк әле.

(Бер укучы кычкырып укый).


  1. Хәзер дәфтәрләрне ачабыз һәм бүгенге тема һәм числоны язып куябыз. Әйдәгез, бергәләп дәфтәрләргә дөнья мәдәниятенә кытайлылар алып килгән яңалыкларны язып куйыйк.

Борынгы кытайлыларның уйлап табулары: Слайд №22.

    • ефәк, Слайд №23.

    • кәгазь, Слайд №24.

    • компас, Слайд №25.

    • чәй, Слайд №26.

    • фарфор, Слайд №27.

    • дары. Слайд №28.


  1. Мин сезгә хәзер бер документ укырга тәкъдим итәм. Укып чыгабыз һәм бу документа нәрсә турында сүз бара дигән сорауга җавап бирәчәкбез. Слайд №29.

Документ.

Бер кытай табибы сырхау янына килә. Теге, таныш түгел даруны эчәсе килмичә, чыраен сыта.

- Фу, нинди тәмсез! Ул ачы, авызны бөрештерә, исе дә сәер…

- Даруларның бик сирәге тәмле була, - ди табиб, - ләкин ул сиңа көч кертер,аякка басарга ярдәм итәр. Аның дәвалау үзлекләре зур: минем сүзләремне онытма, бу эчемлекнең киләчәге зур!

Борынгы табиб хаклы булып чыга: кайчандыр Кытайда дару булып исәпләнгән төнәтмәне хәзер дөньяда миллионлаган сәламәт кеше көн саен яратып эчә.



  1. - Ә хәзер укучылар, мәсьәлә эшләп алыйк. Слайд №30.

Моннан ничә ел элек Кытайда бердәм дәүләт төзелгән?

Бер укучыны мәсьәлә эшләү өчен такта янына чакырам.

Чишү:

Б.э.к. 221+ 2011=2232(ел)

Җавап: Моннан 2232 ел элек Кытайда бердәм дәүләт төзелгән. Слайд №31.


IV. Өй эше бирү.

- Укучылар, өй эше алыр вакыт җитте.

§ 20 укырга, «Борынгы Кытайда» дигән контур картаны тутырырга.



V. Йомгаклау.

  1. - Укучылар, әйдәгез, карточкалардагы җитешмәгән сүзләрне әйтик әле. Слайд №32.

Кытай ________________ материгының көнчыгышында урнашкан. Кытайның төп ике елгасы - _______________ һәм _____________ . Б.э.к. __________ нче елда Кытай бердәм дәүләткә берләшә, аның беренче хакиме __________________ була. Кытайның атаклы акыл иясе - __________________ .


  1. - Дәрестә актив катнаштыгыз, молодцы! Уңышлар телим!

Билгеләр кую. Слайд №33.

6



Полный текст материала Разработка урока истории по теме "Китай" для 5 класса смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Кабирова Алсу Рашитовна  ALSU80
07.01.2012 1 2596 400

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.



А вы знали?

Инструкции по ПК