Слайд 3
Татар халкының бөек улы, герой шагыйрь
Муса Мостафа улы Җәлилов 1906 елның 15
февралендә элекке Оренбург губернасы
Мостафа авылында алтынчы бала булып
дөньяга килә. Муса алты яшеннән авыл
мәктәбенә укырга керә, гаиләсе шәһәргә күчкәч,
укуын «Хөсәения» мәдрәсәсендә дәвам иттерә.
1919 елның октябрендә, «Кызыл йолдыз»
газетасында унөч яшьлек М. Җәлилнең «Бәхет»
исемле шигыре басылып чыга. 1922 елның
көзендә М. Җәлил Казанга килә. «Татар-стан»
газетасы редакциясендә эшли. 1923 елдан
Татрабфакта укый башлый. 1925 елда исә
«Барабыз» исемле беренче шигъри җыентыгы
дөнья күрә.
1941 елның июль аенда М. Җәлил армиягә
алына. 1942 елның июнендә Волхов юнәлешендә
барган канлы сугышлар вакытында, аларның
часте чолганышта калып, М. Җәлил каты
яраланган хәлендә дошман кулына эләгә. 1944
елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә
унбер җәлилченең гомере өзелә.