Воспитание патриотизма средствами музейной педагогики (из личного опыта)
Кабирова Алсу Рашит кызы,
Татарстан Республикасы Балтач районы Сосна урта
мәктәбенең «Туган якны өйрәнү» музее җитәкчесе.
Патриотизм тәрбияләүдә музей педагогикасын куллану
(Чыгыш музей материалларына һәм шәхси тәҗрибәгә таянып язылды)
Кешелек нинди дәвердә яшәсә дә, җәмгыять күптөрле үсеш юлларының кайсын сайласа да, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне көйләүдә төп рольне әхлак нормалары үти. Әхлаклы кеше яхшылыкны яманнан аера белә, кечкенәләрне рәнҗетми, өлкәннәрне хөрмәт итә, әти-әнисен, туганнарын, туып-үскән нигезен ярата. Туган якны ярату хисе кеше үскән саен, Ватан белән горурлану хисенә әверелә бара. Әлеге укучыны чын патриот итеп тәрбияләү өчен җәмгыять, мәгариф системасы һәм гаилә шушы уңдырышлы туфракка тәрбия орлыкларын вакытында салырга тиеш. Бу бик әһәмиятле, чөнки укучыларыбызның бүген алган тәрбиясе – иртәгә дәүләтебезнең киләчәге. Бүген кәрәзле телефон, компьютер белән яхшы таныш, интернет челтәре аша һәртөрле мәгълүматны бик тиз таба алучы XXI гасыр укучыларын нәрсә белән булса да шаккаттыру бик кыен. Шушы чорда укучыларда гражданлык хисләре һәм патриотизм тәрбияләүдә музей педагогикасын куллану - отышлы алымнарның берсе дип саныйбыз.
Патриот шәхес - милләтен яратучы, үз туган иленең гражданины булу белән горурланучы, Ватанының куркусыз каһарманы. Әлеге сыйфатларны коры сүзләр белән тәрбияләп булмый. Шуңа күрә без гражданлык һәм патриотлык хисләрен тәрбияләүне туган як тарихын, авыл топонимикасын, ономастикасын, аның тарихи шәхесләрен өйрәнүдән башларга кирәк дип саныйбыз. Укучыларда шушы сыйфатларны формалаштыруда мәктәбебезнең «Туган якны өйрәнү» музееның әһәмияте зур. Мәктәп музее авыл, мәктәп тарихын өйрәтә, күренекле якташларыбызның тормыш юлы белән таныштыра.
Безнең мәктәптә музей Сосна урта мәктәбе коллективы инициативасы белән 1998 нче елда оештырылды. «Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы тарафыннан Балтач районы Сосна урта мәктәбенең туган якны өйрәнү музеена җәмгыятькә файдалы зур эзләнү - тикшерү эшләре алып барганы, кызыклы экспозицияләр (күргәзмә әсбаплар), укучыларга патриотик тәрбия бирүдәге уңышлары өчен 2004 елның 16 июнендә мәктәп музее исеме бирелде».¹ Барлык экспонат һәм материаллар укытучылар коллективы, укучылар көче белән җыелды. Музей бүлмәсен эшләгәндә күп кенә авылдашлар ярдәм итте. Хәзерге көндә дә музей фонды төрле табылдыклар белән баеп тора. Музейны оештыруда Сосна урта мәктәбе укытучысы Ситдиков Габдулла Мөхәммәтгали улы башлап йөри, ул шулай ук 1998 - 2003 елларда музей җитәкчесе булып тора. 2003 елдан башлап бүгенге көнгә кадәр музей җитәкчесе – Кабирова Алсу Рашит кызы.
Сосна урта мәктәбендә урнашкан «Туган якны өйрәнү» музее кечкенә генә мәйданлы бүлмәдә урнашса да, бай мәгълүмат туплаган. Музейда түбәндәге исемдә стендлар бар:
«65 ел әрни ул ярам»;
«Социалистик Хезмәт Герое Нәфыйкова Сәрвәр Нәфыйк кызы»;
«Без тарихта эзлебез»;
«Халык хәтере мәңгелек»;
«Сосна мәгърифәт учагы»;
«Пионер тарихыннан»;
«РСФСРның атказанган укытучысы Шакиров Фатыйх Шакир улы»;
«Академик Мазһаров Әхмәт Мазһар улы»;
«Тарих юлы»;
«Күренекле кешеләр»;
«Хезмәт алдынгылары»;
«Хөрмәткә лаек хезмәт»;
«Республикада иң яхшылар».
Материал һәм экспонатлар стенд һәм витриналарда тәкъдим ителә. Авылыбыз туфрагы күп кенә сәләтле шәхесләрне тудырды. Соснада туып,
¹ №446 нчы таныклык. 16 июнь, 2004 ел.
данлыклы һөнәр ияләре булып киткән авылдашларыбыз турындагы материалларның күп өлеше витриналарда тупланган. Витриналарның төп тематикасы:
«Сосна авылы тарихыннан»;
«Билал Хәбибуллин»;
«Оркыя Хәбибуллина»;
«Галиева Асия, Абдуллин Фәрт»;
«Рамазанов Муллахмәт, Әминә»;
«Пенсионер укытучылар»;
«Галлямов Рәдис»;
«Мостафин Рәшит»;
«Борынгы акчалар»;
«Сосна урта мәктәбе».
Укучылар бүгенге көндә дә «Туган якны өйрәнү» музеена яңа экспонатлар алып килүләрен дәвам итәләр, яңа папкалар төзү, кызыклы тарихи мәгълүматлар туплау өстендә актив эшлиләр. Музей үзенең күптөрле экспонатлары белән кунакларны җәлеп итә. Шуларның кайберләре:
Борынгы хайваннарның сөякләре;
Үлчәүләрнең күп төрләре;
Күмер үтүкләре;
Самоварлар;
Борынгы акчалар;
Керосинка һәм керосин фонарьләренең төрләре;
Сәгатьләр һәм патефон һ.б.
Татар кызлары элек – электән чибәр, тыйнак һәм кул эшләренә аеруча хирыс булулары белән аерылып торганнар. Музеебыздагы «Милли мәдәният» бүлегендә алар суккан кызыл башлы сөлгеләр, төн йокыларын калдырып чиккән ишек – тәрәзә кашагалары; кабатланмас бизәкле кулъяулыклар, челтәрле шәлләр урын алган.
Музейдагы эшчәнлек «Мин һәм Ватаным»¹ авторлык программасына нигезләнеп алып барыла. Бу тәрбия программасы 5 елга исәпләнгән һәм аның максаты: укучыларны Ватаныбыз патриотлары итеп тәрбияләү. Әлеге максатка
ирешү юлында түбәндәге бурычлар үтәлә:
Кабирова А.Р. «Мин һәм Ватаным».- 2008.
Укучыларны туган илнең кадерен белергә, яратырга, аның белән горурланырга өйрәтү;
Үз халкының традицияләрен саклау, культурасын өйрәтү;
Туган як тарихын, күренекле шәхесләрен өйрәнү;
Якты киләчәгебез өчен көрәшкән каһарманнарны онытмау.
Программа 4 бүлектән тора:
Минем Кече Ватаным музейлары.
Музейлар белән танышу.
Бу бүлекнең эчтәлеген тормышка ашыру өчен төрле музейлар белән танышабыз. Соңгы елларда түбәндәге музейларда булдык:
Арча районы Тукай-Кырлай авылында урнашкан «Тукай музее»;
Балтач районы Карадуган авылындагы «Себер тракты» музее;
Балтач районы Чепья авылындагы «Халыклар дуслыгы» музее;
Субаш урта мәктәбенең мәктәп музее;
Казан шәһәрендәге «Милли музей»;
Казан Кремле һ.б.
Мәктәп музеенда экскурсияләр үткәрү.
Музеебыз экскурсоводлары – мәктәп укучылары. Алар туган як тарихы белән башкаларны таныштыра. Музей кунаклары авыл тарихы, аның күренекле кешеләре, борынгы хезмәт кораллары белән нык кызыксыналар. Без мәктәпкә килгән барлык кунакларны да музейга чакырабыз. Алар үз чиратларында безнең авылыбыз тарихы, аның үткәне, киләчәге турындагы уй-фикерләрен, теләкләрен әйтәләр; музейдагы дәфтәргә экскурсия турындагы фикерләрен язалар.
Халкым традицияләренә хөрмәт.
Патриотик тәрбия бирүдә укытучының роле гаять көчле. Дәресләр һәм музейдагы эшчәнлектән тыш, мәктәптәге дәрестән тыш тәрбия чараларының да патриотик тәрбия бирүгә әһәмияте зур. Бер чара да патриотик тәрбияне читләтеп үтмәскә тиеш. Мәсәлән, ел саен мәктәбебездә «Аҗаган» уены зур әзерлек белән үтә. 9 май – Җиңү көне һәйкәл янында сугыш һәм тыл ветераннары белән бергәләп бәйрәм ителә. Ел дәвамында укучылар һәйкәл янын җыештыра, ялгыз әби – бабайларга тимурга йөри. 4 ноябрь – Бердәмлек көне, 12 декабрь – РФ Конституциясе көне укучылар чыгышы белән мәктәп күләмендә билгеләп үтелә. Без тәрбия сәгатьләрендә 15 октябрь – Хәтер көне, 23 февраль – Совет армиясе туган көн, 12 апрель – космонавтика көне, 9 декабрь – Ватан Геройлары турында әңгәмәләр, викториналар оештырабыз. Авылыбызда Социалистик Хезмәт Герое – тимерче булып эшләгән Нәфыйкова Сәрвәр апа яшәве белән чиксез горурланабыз! Җиңү көне якынлашкан көннәрдә Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре белән очрашулар, әдәби – музыкаль кичәләр аеруча җанлы үтә. Экскурсияләр исә укучыларны уйланырга мәҗбүр итә. Бөек Ватан сугышында катнашып, Невель шәһәрен азат итүдә батырларча һәлак булган авылдашыбыз – Билал Хәбибуллин урамына экскурсиягә бардык, апасы белән очрашып, өстәмә мәгьлүматлар алдык.
Гаилә тарихы.
Укучыларга патриотик тәрбия бирүдә нәсел агачы төзү, гаилә тарихын язу да кирәкле гамәл дип саныйбыз. Әби-бабай, туганнарым кем булган, нәрсә белән шөгыльләнгән? Әти-әни һөнәр сайлаганда гаилә традицияләренә тугры калганмы? Минем гаиләм авыл, район тарихында нинди урын тота, нәселем кемгә килеп тоташа? Шәҗәрә төзүче бала шушы сораулар өстендә уйланмыйча калмый. Ел саен мәктәбебездә укучылар арасында шәҗәрәләр конкурсы уздырыла. Балалар әти - әниләре, әби – бабайлары белән бергәләп әлеге эшкә алыналар. Иң яхшы эшләр музейда үз урынын таба. Хасанова Айгөл, Газизова Фирүзә, Габдрахманова Гүзәл, Сабитова Зөһрә «Гаиләм тарихы – күпгасырлык Ватаным тарихының бер бите» район фәнни – гамәли конференциясендә катнашып призлы урыннар яуладылар. Шулай ук «Мәгариф» журналы оештырган «Шәҗәрә төзи беләсезме?» конкурсында катнашып, җиңделәр һәм Милли музейга бүләкләү тантанасына чакыру алдылар. Шәҗәрә төзү, гаилә тарихын язу укучыны үз династиясе вәкиле булуы белән чиксез горурландыра.
Туган як тарихы.
Изгеләр чишмәсе, Усаклык урманы, Аю күле, Кәбеш елгасы, Сукалаган тау… Исемнәре дә көйгә салынырлык шул туган ягым табигатенең! Кышкы бәс сарган ак каеннарны, җир җиләкле тау итәкләрен, шомыртлы әрәмәлекне яратмый мөмкин түгел! Иҗат әһелләрен илһамландырган, туган яктан читтә яшәүчеләрнең төшләренә кереп азаплаган туган як бит ул! Үз авылы табигатен яраткан шәхес кенә Җир шарының глобаль проблемаларына битараф калмас.
Сосна – район үзәге Балтачтан 5 чакрым ераклыкта урнашкан зур, матур авыл. Борынгы чорда бу урында мари кабиләләре яшәгән. Себрәч басуындагы «Чирмеш зираты» шуның дәлиле булып тора. Авылга исем бирелү дә мари сөйләменнән алынган. Сосна – инешле авыл дип тәрҗемә ителә. Татарлар бирегә Аксак Тимер Идел Болгарын җимергәннән соң һәм XVI гасырда Иван Грозный Казан ханлыгын яулап алгач, Казан артыннан – Мәтәскә авылыннан күчеп килгәннәр. Бабаларыбыз урманнарны төпләп, игенчелек белән шөгыльләнгәннәр, базарда икмәк, он, ярма сатып көн иткәннәр.
«Балтач – Чепья юлы авылыбызны ике өлешкә бүлә: Югары һәм Түбән Сосна. Элек Югары Соснаны Каменный Ключ, ә Түбән Соснаны Кучукова Сосна дип атаганнар. Алар ике аерым авыл булган. 1742 нче елда Сосна авылында 90 хуҗалык, өч агач мәчет була. 1811 елда – 248 хуҗалык булып, 3 җәмигъ мәчете һәм 2 бишвакыт намаз мәчете эшләгән. Соснадан Бакча һәм Сосна Пүчинкәсе авыллары аерылып чыккач, авылыбыз райондагы иң зур авыл булудан туктый»¹.
Бүгенге көндә авылыбызда 1100 кеше яши. Сосна авылы хаклы рәвештә үзенең ул-кызлары белән горурлана ала. Төрле елларда авылыбызда туып, мактаулы һөнәр ияләре булып киткән шәхесләребез бик күп. Менә аларның берничәсе:
Галиев Хуҗа – фин, Бөек Ватан сугышларында катнаша, «Кызыл Йолдыз» ордены белән бүләкләнә.
Габидуллина Әсмабикә - 35 ел мәдәният йорты мөдире булып эшли.
¹ Балтач энциклопедиясе. – Казан: 2010. - 353 бит.
«Атказанган мәдәният хезмәткәре» исеменә лаек була.
Мазһаров Әхмәт – техник фәннәр докторы, профессор, ТР атказанган химигы. ТР Фәннәр Академиясе президенты.
Мостафин Рашит – Татар Дәүләт җыр – бию ансамбленең баянчысы. 1986 нчы елда «Татарстанның атказанган артисты» исеме бирелә.
Хәйруллин Солтан – Россия Федерациясенең почетлы химигы. Уфада «УЗЭМИК» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры.
Фәрхетдинова Фирдәүсә - Балтач мех фабрикасы директоры.
Газизов Әнис һәм Газизов Фәнисләр ТДГПУның физик культура факультетында укыталар.
Хәлимов Рәис һәм Хәлимов Разый – атаклы очучылар.
Абдуллин Илдар – КДУның химия факультетында укытты.
Зарипов Фәрит – Екатеринбург шәһәрендә төзелеш оешмасында генераль директор урынбасары. «Россия Федерациясенең мактаулы төзүче» исеменә лаек була.
Без укытып, тәрбия биргән укучылар туган илен яратучы булып үсә икән, димәк, хезмәтебез бушка китмәгән: дәресләрдә, дәрестән тыш чараларда, музей эшчәнлегенә укучыларны җәлеп иткәндә дөрес юнәлешләр сайлаганбыз. Туган як тарихын, күренекле якташларның каһарманлык юлын өйрәнеп, укучыларны алар кебек булырга өндәгәнбез бит! Нәтиҗә ясап әйтәсе килә: патриотлар булып тумыйлар, патриотлар булып формалашалар. Музей эшчәнлеге белән кайнап үскән буын киләчәктә, һичшиксез, үзенең Россия гражданины булуы белән горурланачак!
На странице приведен фрагмент.
Автор: Кабирова Алсу Рашитовна
→ ALSU80 17.01.2012 1 2449 513 |
Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.