Язмышыма хуҗа булып, кайт син безгә, Сөембикә.


Слайд 1
Язмышыма хуҗа булып Кайт син безгә, Сөембикә (Әдәбиятта һәм сәнгатьтә Сөембикә образы) Сыйныфтан тыш чара ХӘЛИУЛЛИНА ГӨЛСИРИН ӘХМӘТ КЫЗЫ ЮГАРЫ КАТЕГОРИЯЛЕ ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ УКЫТУЧЫСЫ Казан шәһәре Идел буе районы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 24 нче урта мәктәбе
Слайд 2
Һәрбер ташы аның- мең күз яше... Өнсез соры дивар. Яңа заман килә, текәп карый, Үткәнендә ни бар? Ә ул хаклык язылмаган тузга, Ялган тарих аны тузанына күмеп куйган, бозган һәм кисәткән: “Кагыласы булма! Кагыласы булма узганына!” Кояш йөзен борган ул ташлардан, Җил җилгәргән канлы яшьләр эзен. Затлы келәм мең ел каплап торган шаһитлектән таш диварлар күзен. Тарих дәшми. Нидер әйтмәк була Кайнар дивар – Чыкмый тик тавышы! Комнан түгел – күз яшеннән тора, Күз яшеннән хасил – һәрбер ташы.
Слайд 3
Укытучы сүзе • Тарих күпне күрә. Җир — Ана туфрагында яралган һәрбер баланы үзенең хәтер битләренә җуелмас алтын хәрефләр белән теркәп бара. Укучылар! Әлеге мөнәҗәтне тыңлагач, моңлы • Сөембикә тавышын ишеткән кебек булдык. Чыннан да, дусларым, Сөембикә манарасының ташлары — чал тарихның җансыз шаһитлары. Телләре булса, алар да без белмәгән бик күп нәрсәләрне сөйләрләр иде. Күңел салып үткәннәрне тыңлыйк әле. Үзен хөрмәт иткән халык үз халкының тарихын • яхшы белергә тиеш. Бүгенге тәрбия сәгатендә үзебезне борчыган күп кенә сорауларга җавап эзләп, хәтер битләрен актарып карыйк әле.
Слайд 4
Безнең шәһәр кайчан барлыкка килгән соң? • Берәүләр аны шәһәргә нигез салучы болгар кабиләләре белән бәйләп карый, икенчеләре исә «Казан дигән төрки сүздән килеп чыккан, ди», өченчеләре Казган хан нигез салган дип яза. Халкыбызда шәһәр барлыкка килү турында, мәгърүр Сөембикә манарасы турында төрле риваятьләр дә яшәп килә. • Рәссам Ф.Халиковның “Казан XVI гасырда” картинасы(1995)
Слайд 5
1 нче риваять. Берзаманны хан кала корырга булган. «Кайда кала корыйк?» — дип кешеләре белән киңәш иткән. Берсе әйткән: — Арбага казан куйыйк, казанга су салыйк, астына ут ягыйк, атларны чаптырып куыйк. Казан кайда кайнап чыкса, шунда кала корырбыз, — дигән. Шулай иткәннәр дә. Казан хәзерге Казан шәһәре урынында кайнап чыккан. Шуннан кала корганнар, ди.
Слайд 6
2 нче риваять. Казан бәкләреннән берәүнең бер хезмәтчесе булган. Ул су алыр өчен бакыр казан белән елгага килгән. Елганың кырые текә ярлы, су алыр өчен уңайсыз икән. Су алам дип азапланганда, кулындагы бакыр казанын су төбенә төшереп җибәрә. Шуннан соң елга Казансу, шәһәр Казан дип аталган.
Слайд 7
Сембикә моннан ташланган дип, Риваятьләр йөри халыкта. Онытса да тарих күп нәрсәне, Бардыр кебек монда хаклык та. Үз тарихын халык үзе ясый, Бирми халык үзен үлемгә! Риваятьләренә төреп, саклап Алып килгән сине бүгенгә.
Слайд 8
Ни өчен Казанның иң борынгы һәм иң бөек манарасы шушы күренекле хатын исемен йөртә соң? • Моңа төгәл һәм рәсми җавап бирерлек тарихи документлар сакланмаган, дөресрәге әлегә мәгълүм түгел. Чөнки Казанны яулап алгач, Мәскәүгә алып кителгән Казан ханлыгы архивының язмышы әлегә билгесез булып кала бирә, ә анда борынгы Казанның сәяси һәм мәдәни тарихы буенча шөбһәсез кыйммәтле чыганаклар булган. Кем белә, бәлки, кайчан да булса кадерле ядкарьләр табылыр, әлегә бу бушлыкны беркадәр халкыбызның тарихи риваятьләре тутыра. Буыннан-буынга, вакыт эзлеклелеген бозмыйча тапшырып килгән халык иҗаты әсәрләрендә әйтелгәнчә, Сөембикә манарасы элек Сөембикә салдырган мәчет манарасы булган. Соңыннан ул анда Сафагәрәйне җирләгән. Шунда ире кабере өстендә елый-елый гыйбадәт кылап торганда, урыслар үзен әсир иткәннәр. • Сөембикәнең Мәскәүгә әсирлеккә китәр алдыннан Сафагәрәй кабере өстендә зар елавы хакында «Казан тарихы» исемле XVI йөз рус язмасында ачык әйтелә: «Ханбикә үзенең мәрхүм ире күмелгән мәчеткә керде, башындагы алтын таҗын салып, иренең кабере алдында тезләнде һәм ачы күз яше белән елап җибәрде. • (Мөнәҗәт тыңлана)
Слайд 9
Гөлшат Зәйнашева “Сөембикә” Дусларым табын түрендә Ашадылар ашымны. Дусларым ялган дус булган, Алдадылар башымны!.. Кара төндә кара елан Уралды билләремә. Җиде башлы аҗдаһалар Ябырылды илләремә. Ф.Халиков. «Реквием. Казанны саклаучыларга багышлана» (2001)
Слайд 10
Нигә соң әле Сөембикә образы инде гасырлар буена татар халкының игътибарын үзенә җәлеп итеп килә? Моның төп сәбәбен без аның тарихи бер шәхес кенә түгел, халык күңеленә нык кереп урнашкан мөкатдәс образ, милли азатлык һәм мөстәкыйльлек символы булуында күрәбез. С.Исаеваның “Сөембикә” картинасы(1998)
Слайд 11
Һади Атласи: • Сөембикә кадерле кыз булып, нугай мирзасы Йосыф гаиләсендә туа. Һади Атласи аны түбәндәгечә сурәтли: • «Сөен – бикә чиктән тыш матур һәм сөйкемле вә шуның илә бәрабәр бу акыллы бер кыз була. Нугай кызлары арасында Сөен – бикәгә охшаган кыз булмаган кеби, Казан һәм урыс йортларында да аңа тиңдәш булырлык кыз юк иде. Ул көн ягының иркен җәйләүләре илә аның мөлаем һавасында тәрбияләнеп үскән вә шуның илә бәрабәр тумыштан матур булганы өчен дөньяның беренче сөйкемлесе иде». Билгесез рус авторы тарафыннан язылган «Казан тарихы»нда да Сөембикәнең гүзәллегенә мәдхия җырлана. Андагы кебек чибәрлекне Казан кызларында гына түгел, Мәскәүнең бояр һәм кенәзләренең хатын-кызлары арасында да очрату кыен булган», — дип яза ул.
Слайд 12
Татар шагыйрьләре һәм язучылары Сөембикәгә багышлап бик күп әсәрләр иҗат иткәннәр. Аларның кайберләре безнең китап күргәзмәсендә дә урын алганнар, һәм алардан өзекләрне без бүген тыңлап та киттек. (Китаплар күргәзмәсе) Сөембикәнең хушлашу догасы Хуш, бәхетсез халкым! Мин калдырам сине Алларыңда торган мең афәтле килеш, Киләчәксез килеш мин калдырам сине, Йөзең канлы килеш, җәрәхәтле килеш... Соңгы метләр дә беттемени янып? Кайнап бетте Казан... Җиңүчегә — табын! Ташланмадым текә, биек манарадан — Очты манарадан, халкым, синең даның. Калаң нигезенә эт күмелгән шәһәр! Көмеш җырым, Болак! Алтын җырым, Идел! Инде мәңгелеккә саубуллашкан чакта Ханың түгел — кызың гафу сорый, Идел! Кичерә күр, халкым! Сау гына бул, халкым! Тәхетең дә китте, бәхетең дә бетте — Хагың—нахакларын чорлар үзе әйтер— Күк гөмбәзен тишеп безнең уклар үтте. (Мөнәҗәт тыңлана) (Зөлфәт)
Слайд 13
Сөембикә манарасы – казандагы милли һәйкәлләребезнең иң күркәме. 1552 елда казан явыз иван тарафыннан яулап алынгач, манара башындагы ай алып ташлана. • 1990 елның 26 нчы сентябре көнне Сөембикә манарасына ай куелды. Миллионнарча милләттәшләребезнең гасырлардан килгән хыял омтылышлары тормышка ашты. Манара очына ай кую аны тагын да нурландырып җибәрде.
Слайд 14
• Шушы вакыйга уңаеннан Нәҗип Нәкъкаш шәмаил ясады. Анда мондый сүзләр язылган: «1990 ел 26 нчы сентябрь — Сөембикә манарасына ай куелды. Рәхмәтү Аллаһу, галәйһи рәхмәтән, васыйгатән». • Р.Шәмсетдиновның “Сөембикә” картинасы (1998)
Слайд 15
Ай калыкты, Сөембикә Ай калыкты, Сөембикә, Манараңның башында, Гүя гүзәл калфак киде Каш өстенә, башына. Бөтен манарадан өстен, Кояш нурында калдың, Гүя безнең чибәрләргә Беренчелекне алдың. Милли туташ гүзәлләнде нурлар алып нурыңнан. Милли туташ исми элек Чыккан иде уемнан... Тарих мең дә, тугыз йөздә, Туксанынчы елында, Сентябрь егерме алтысы— Шатланам да, елыйм да.
Слайд 16
Әхмәт Рәшит Күргәчтен Сөембикә сурәтен Урманче сынчыда... Таң калдым... Әтерсең җан иңгән агачка: Әнә ул! — Арада бер адым. Гасырлар аша ул дәшә күк Мәрхәмәт ялварып бу чорга; Бар дөнья кайгысын җыйгандай, Ямансу күзләргә моң тулган.
Слайд 17
Роберт Әхмәтҗан • “Әле дә хәтердә, Күргәзмәләр залының тын гына бер • • култыгында башына чигелгән кәләпүш кигән... агайның “Сагыш” исемле сын каршында озаклап басып торганы, - дип яза Роберт Әхматҗан үзенең “Уян, Сөембикә” исемле язмасында. Аннан ул агай, үзенең кайдалыгын да оныткандай, “Сагыш” дигән сынның агачтан юнып ясалганын да абайламаган кебек, кинәт кенә ымсынып, гүяки менә каршында тере җан иясе басып тора дип уйлапмыдыр, йөзен сагыш җыерчыклары телгәләгән агач сынның чигәсен тотыпсыйпап карады”. Ошбу әсәрне тамашачылар бер якын ук килеп, бер артка чигенә-чигенә карыйлар. Карап туя алмыйлар. Бакый Урманче дигән останың тылсымына хәйран калалар. Сөембикә әллә төш күрәме? Нинди төш – халкының киләчәген яхшыга юрыймы, начаргамы? Казан ханлыгының шул хурлыклы чоры кебек әллә үзе дә вакытлыча мәрткә киткәнме? Мәгәр шулай икән, йәле, уят инде син бу гүзәл затны, рух өр син аңа, нурлы күзләрен ачсын да, халкының бүгенгесенә, үз исемендәге Хан мәчете манарасына, аның очына үз истәлегенә халкы күтәргән алтын айны күрсен ул нурлы күзләр! Йә Раббым, уян, Сөембикә!
Слайд 18
Агачка да өстәп бакыйлыгын, Бакый-оста сина җан өргән. Изге каның булып Тормыш суты Агач тамырлардан йөгергән. Өтергең дә җырлый бугай, оста, Моң өлгергән инде, Өлгергән!.. Сөембикә, гүзәл синең исем: Сөен, бикә! Сөен-сөенмә... Хәтерләрдә ап-ак киемнән син... Сине уйлап, Дөньям керә... кара киемгә! • И.Зарипов “Сөембикә” картинасы (1990)
Слайд 19
Рәссамнар Сөембикә турында • Безнең рәссамнарыбыз өчен Сөембикө образы бөтен Казан ханлыгының образы булып тора. Ул ассоциацияләрнең катлаулы чылбыры аша, ил, халык, тарих язмышы хакында уйланулар аша кабул ителә. Татар патшабикәсе образы нәрсәсе белән шулкадәр кадерле соң безгә? Аның берүзендә, күрәсең, ватан да, аның тарихы да, төрле чорларындагы язмышы язмышы да, гап-гади хатын-кыз образы да, матурлык, ана булу бәхете, бөек Табигать үзе – барысы бергә туплангандыр...
Слайд 20
Ильяс Фәйзуллин “Сөембикә үз илендә илчеләр кабул итә”
Слайд 21
Р.Шәмсетдиновның “Сөембикә” картинасы (1998)
Слайд 22
И.Зарипов “Сөембикә” картинасы (1990) Н.Хаҗиәхмәтов «Үтәмешгәрәйнең бишеге» (1997)
Слайд 23
Ч.Әхмәров “Борынгы фреска” (1987) Н.Хаҗиәхмәтов “Хат” (1997)
Слайд 24
Н.Хаҗиәхмәтов “Сөембикә уку вакытында” (2001) С.Исаева “Сөембикә” (1998)
Слайд 25
Р.Заһидуллин “Саклаучыларга” (1995) Ф.Халиков “Ханның сарайдан чыгуы” (1996)
Слайд 26
Слайд 27
Рәссам Ф.Халиковның “Казан XVI гасырда” картинасы(1995)
Слайд 28
Ильяс Фәйзуллин “Сөембикә һәм Иван Грозный”
Слайд 29
И гүзәл Сөембикә, мин сиңа Эндәшәм ничәмә чор аша...
Слайд 30
Соңгы сүз Ничәмә-ничә ел намына Аталган манара катына Киләләр, бер дога кылыйк, дип Шул гүзәл Сөембикә хакына. Киләләр әбиләр ерактан, Әйтергә гасырлар нәзерен; Киләләр үз итеп, ихластан— Көтмиләр савабын, әҗерен. Изге таш хәтердә калсын, дип, Кагыла әбиләр диварга. Гасырлар кичкән бер йола бу; Без әле исәннәр, дияргә. Кичтеләр заманнар, кичтеләр Инде чын сүзгә дә көн җиткән: Җыр-бәет, риваять, сын аша Терелә хәтердә Сөембикә. И гүзәл Сөембикә, мин сиңа Эндәшәм ничәмә чор аша. Йөрәктә үткән һәм бүгеннең Шул бер үк хисләре очраша.
Слайд 31
Сөембикә, Франциянең халык героинясы Жанна д Арк кебек символик мәгънәгә ия. Ул татар халкының үткәндәге ачы тарихи язмышы — хәсрәтле күз яшьләрен дә, киләчәккә бәйләнешле өмет-хыялларын да чагылдыра. Сагышларны сүтә-сүтә, Айлар үтә, еллар үтә. Безнең язмыш синең белән Мәңге бергә, Сөембикә. Һәм тагын менә нәрсә. Сөембикә образы язучыларның, шагыйрьләрнең, рәссамның күңелен кузгата торган, изгеләштерелгән, кадерле, сөекле образга әйләнә. Бу образ тагын шуның белән дә кызыклы – ул татар халкы тарафыннан югалтылган дәүләтчелекне гәүдәләндерә, татарның язмышын күп гасырларга хәл иткән бу югалтуның, 1552 елгы җиңелүнең символы булып тора. Инде хәзер, XX гасыр ахырында – XXI гасыр башында татар милләте һәм татар җәмгыяте хакындагы мәсьәлә өр-яңадан әрнетеп килеп баскач, Сөембикәгә карата булган игътибар да очраклы түгел. Мөгаен, моннан соң да аңа карата булган кызыксыну безнең җәмгыятебез күңелендә яши бирер, үзенең сулмас чибәрлеге, яшьлеге һәм фаҗигале язмышы белән ул аларны һаман дулкынландырып торыр... Дәүләтнең мөстәкыйльлеге, аның иминлеге хакына дип, үзен һәм газиз баласын корбан иткән зирәк Сөембикә татар халкының мәңгелек тарихи хәтерендә сакланыр.
Слайд 32
ЭЧТӘЛЕК • 1. Безнең шәһәр кайчан барлыкка килгән? (Казан һәм Сөембикә манарасы турында риваятьләр) • 2. Ни өчен Казанның иң борынгы һәм иң биек манарасы Сөембикә исемен йөртә? • Әдипләр иҗатында –Сөембикә. • Ай калыкты, Сөембикә. • Рәссамнар Сөембикә турында. • Соңгы сүз.
Слайд 33
Библиография • “Сөембикә” журналы, №№1-12, 2003 ел. • Сөембикә ханбикә. Җыентык. Тарихи, фәнни хезмәтләр, бәяннар, әдәби • • • • • • • • • • • • • • әсәрләр, әсәрләрдән өзекләр. – Казан: Иделпресс, 2001. Атласи Һади.Сөенбикә. –Казан. Өмет матбагасы, 1914. Атласи Һади. Себер тарихы. Сөенбикә. Казан ханлыгы. Казан, 1993. Зөлфәт. Сөембикәнең хушлашу догасы // Ике урман арасы. Эссе, шигырьләр, җырлар, поэмалар. –Казан, 1995. Калинин Н.Ф. Казанский кремль. –Казань, 1952. Нәүрүзхан Илгаз Ваһап. Сөембикә. Тарихи роман.- Чаллы, 1992. Рәшит Әхмәт. Сөембикә. Поэма // Давыллар кайтавазы. Шигыр ьләр, поэма.Казан, 1990. Урманче Ф.Сөембикә бәете. // ”Казан утлары”. – 1997, №8. Урманче Ф. Идегәй. Нурсолтан. Сөембикә. – Казан, 1997. Халиков Альфред. Что, башня, в имени твоем?// “Татарстан”, 1992, №№1112. Худяков М. Очерки по истории Казанского ханства. – Казан ь, 1990. Хәбибуллин Мөсәгыйт. Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный. Тарихи роман. – Казан, 1996. Хатипов Ф. Романнарда Сөембикә образы // ”Казан утлары”, 1993, №12. “Президент чыршысы” компакт-дискы (диск-Е, папка”дата”), Татарстанның сынлы сәнгате. Интернет материаллары: (Рәссам Ил ьяс Фәйзуллин сайты)

Полный текст материала Язмышыма хуҗа булып, кайт син безгә, Сөембикә. смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Халиуллина Голсирин Ахметовна  Golsirin3463
18.01.2012 0 4812 776

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.



А вы знали?

Инструкции по ПК