6 нчы сыйныф, сыйфатларны кабатлау.


Әлмәт муниципаль районы
Кәләй урта мәктәбе

6 нчы класста татар теленнән
ачык дәрес

Темасы : "Сыйфатларны кабатлау”

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Долгова Лариса Николаевна

2011-2012

Дәреснең темасы . Сыйфатларны кабатлау.
Максатлары : -сүз төркеме буларак сыйфат турындагы белемнәрне гомумиләштерү,
-җөмләдән сыйфатларны танып белү күнекмәсен камилләштерү,
-укытучы һөнәренә хөрмәт хисләре тәрбияләү.
Дәреснең тибы : белем һәм күнекмәләрне кабатлау-ныгыту.
Дәреснең төре: уен-дәрес.
Җиһазлау : 1)Дәреслек.
2)Биремле карточкалар.
3)”Синонимнарын билгелә” уены өчен кәгазь тасмалар.
4) Компьютер.
5)”Шушы яктан, шушы туфрактан без” исемле папка.
6) Татар теленең аңлатмалы сүзлеге.

Дәрес барышы.
Оештыру өлеше: уңай психологик халәт тудыру,
дәреснең максаты белән таныштыру.


Белем һәм күнекмәләрне тикшерү, ныгыту һәм гомумиләштерү:
1. Бирелгән карточкалардагы шигырь юллары белән танышып чыгыгыз.
Сыйфатларны табып әйтегез. 1-2 укучыдан сәнгатьле укыту.

Мамык карлар ява урамнарга,
Сукмакларга ява, юлларга.
Сез атлыйсыз көртле тыкрыклардан,
Чумган килеш тирән уйларга.
Уйларыгыз изге...Сабыйларның
Күңеленә барып ялгана.
Күпме хисләр кирәк алар өчен
Ял-йокыңны онытып янарга?!
Рәшит Гәрәй

2.Якташ шагыйрь – Рәшит Гәрәй турында белешмә бирү.
Шигырь юлларында күрсәтелгән төп фикер буенча фикер алышу.


3. Сыйфатларны сыйфатланмышлары белән күчереп язарга һәм, дәреслектәге үрнәктән файдаланып, морфологик анализ ясарга.

4.Тестларны язып эшләргә.

1. Нинди сүз төркеме сыйфат дип атала?
а)эшне, хәрәкәтне һәм хәлне белдерүче,
б)затны һәм предметны белдерүче,
в)предметның билгесен белдерүче.
2. Сыйфат ачыклап килгән исем
а)аныклагыч,
б)сыйфатланмыш,
в)саналмыш була.
3. Татар телендә сыйфатның ничә дәрәҗәсе бар?
а) 6
б) 3
в) 4
4. Ясалышлары буенча сыйфатлар түбәндәге төрләргә бүленәләр:
а) тамыр, ясалма
б) тамыр, кушма,тезмә
в) тамыр, ясалма,кушма,парлы, тезмә
5. Исемләшкән сыйфатлар җөмләдә
а) аергыч,
б) ия, хәбәр, аергыч,
в)җөмләнең теләсә кайсы кисәге булып киләләр.

5. Ә хәзер "Синонимнарны билгелә” уенын башкарырбыз.
Синоним сыйфатлар язылган кәгазь тасмалар белән танышып чыккач, тактада беркетелгән сүзләргә мәгънәдәш булганнарын бер ояга туплыйбыз, ягъни магнитлы тактага беркетәбез.

1 нче оя – батыр ,
2 нче оя – куркыныч ,
3 нче оя – киң,
4нче оя – матур,
5 нче оя – саран,
6 нчы оя – юаш,
7 нче оя – сихри.

Синоним тасмалар: каһарман, тәвәккәл, кыю, йөрәкле, хәтәр, хәвефле, шомлы, дәһшәтле, имәнеч, аяусыз, коточкыч, иркен, бушаган, гүзәл, чибәр, күркәм, сөйкемле, нәзакәтле, нәфис, ямьле, килешле, комсыз, карун, кысмыр, ач күз, сабыр, басынкы, күндәм, карусыз, тыныч, басымчак, тылсымлы, сихерле.

6.Аңлатмалы сүзлек белән эшләү.

7. Ә хәзер кайбер сыйфатларны кулланып, укытучылар турында җөмләләр төзеп әйтербез.
Тәвәккәл, кыю, гүзәл, күркәм, сөйкемле, нәзакәтле, нәфис,сабыр, тыныч, тылсымлы.

8. Өй эшен яздыру. БСҮ дәресенә әзерләнергә.
Ирекле темага караламада сочинение язып килергә.
1) Яраткан укытучым.
2) Беренче укытучым.
3) Укытучым – киңәшчем һәм остазым.

9. Сүзлек диктанты яздыру.
Халыкара, тиз йөрешле, искиткеч, гадәттән тыш, коточкыч, күз ачкысыз, орфографик, алмачуар, унберьеллык, куе яшел, дөм сукыр.

10. Компьютерда эшләү.”Татар теле-5”. – Уку-укыту электрон дискын куллану.
1. Бирелгән табышмакларда сыйфатны билгеләү.
2.Сыйфатларны синонимик ояга урнаштыру.
3. Текстка кирәкле сыйфатларны кую.
4. Сыйфатларны тиешле дәрәҗәләргә кую.
5.Исемләшкән сыйфатларны аерып алу.
6. Сыйфатларны ясалышлары буенча төркемләү.
7. Кроссвордның җавапларын табу.


Укучыларның эшчәнлеген бәяләү.
Дәрескә йомгак ясау.

Полный текст материала 6 нчы сыйныф, сыйфатларны кабатлау. смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Долгова Лариса Николаевна  DLN1973
20.01.2012 0 8482 594

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.



А вы знали?

Интересные инструкции по ПК

Лучшие материалы сайта для вас
Оставьте отзыв к материалу:
Всего: 0