Классный час "Кышын кошлар" для начальных классов


Башлангыч сыйныфларда тәрбия сәгате


Тема:Кыш көне кошлар.

Максат:бездә кышлаучы кошлар тормышы белән таныштыру;

кошларга ярдәм итү; сак караш тәрбияләү; милли тәрбия бирү.

Кулланылган әдәбият:Х. Ш. Гарданов “Без китап яратабыз”
Татар балалар әдәбиятыннан хрестоматия “Раушан көзге”
Табышмаклар китабы

Дәрес барышы

I. Оештыру.

II. Теманы Габдулла Тукайның “ Бу кайчак була?” шигыре белән ачу:

Һәр җир карланган,

Сулар бозланган,

Уйный җил, буран,-

Бу кайчак, туган?

-Кыш көне. (2 слайд)

-Әйе, кыш көне. Кыш көне нинди үзгәрешләр була соң?

Укучыларның җаваплары тыңланыла.

-Бүген мин мәктәпкә килгәндә, хат ташучы миңа телеграмма бирде.Аның эчтәлеге түбәндәгедән гыйбарәт:

Кадерле, дусларым! Озын салкын кышларда безгә бик авыр. Кышны исән-сау чыгу өчен безгә ярдәм итегез әле.” (3 слайд)

-Бу хатны түбәндәге кошлар җибәргән.Аны белү өчен табышмакларга җавап бирергә кирәк.

1. Гөлдерү-гү, гөлдерү-гү,

Кызыл тәпи- кемдер бу? (күгәрчен)

2. Кигән киеме чуар,

-Чык-чырыйк, дип чырылдар,

Борчак җыяр, кырда кунар.(чыпчык)

3. Үзе аклы-каралы

Озын һәм җиз койрыклы.

Җәен-далада,

Кышын- калада.(саескан)

4. Кара жилет, сары күлмәк,

Кара бүреген кияр,

Бертуктаусыз: “Сип, сип”,-дия

Нәрсә сибик, кем белә?( песнәк)

-Бу кошлар турында сез нәрсә әйтә аласыз?

-Бездә кышлаучы кошлар.

-Тагын нинди кошлар бездә кышлый?

-....

-Аларны без кайларда очратабыз?

-Өй тирәләрендә, ферма яннарында...

-Ни өчен?

-Алар ашарга эзләп йөриләр.

-Без аларга ничек ярдәм итә алабыз?

-Җимлекләр ясап куеп.

-Әйе, ә сез кошларга җимлек куйдыгызмы соң?

-...

-Анда нинди кошлар килде?

-...

III. Укучылар чыгышы.Х.Ш.Гарданов “Без китап яратабыз” китабы буенча “Кошлар туйдырам” шигырен, аннан соң Ә.Давыдовның “Канатлы дуслар” хикәясен тыңлау, укыган буенча фикер алышу.

IV. Презентация Г.Сәгыйровның “Килегез, кил, кошкайлар” шигыре буенча.

(4 слайд)

Чыпчык, чыпчык-чык-чырык!

Җим сиптем, кил тиз очып! (5 слайд)


Песнәк,песнәк, кил тизрәк-

Җим сибәм сиңа әзрәк! (6 слайд)


Чәүкә,чәүкә, кил, чәүкә-

Җим бирәм бер тәлинкә! (7 слайд)


Күгәрченем гөр-гөр-гөр –
Җим сиптем, менә күр, күр! (8 слайд)



Карга, карга,син кара,

Кабып кал,азык барда! (9 слайд)


Саескан- ала канат,

Җим сибәм кабат-кабат! (10 слайд)


Килегез, кил, кошкайлар,

Сез бит безнең дускайлар.

Бакчабызга куныгыз,

Көн дә кунак булыгыз! (11 слайд)


V.Укучылар белән пластик шешәдән җимлек ясау.

VI.Йомгаклау өлешендә татар халкының “Очты-очты”, “ Әйе, юк” уеннары оештырыла.Уеннар өчен сораулар:

-Сыерчык телен тешли аламы? ( Юк. Теше юк.)

- Песнәк түбәгә оялый аламы? (Әйе)

- Кара карга койрыгын өшетә аламы? (Юк. Ул көньякта яши.)

-Саескан яз көне безгә кайтамы? (Юк, ул бездә кышлый)


Слайд 1
Нәҗметдинова Гөлсинә Кыям кызы 2нче категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Түбән Шытсу урта гомуми белем бирү мәктәбе
Слайд 2
Слайд 3
Кадерле, дусларым! Озын салкын кышларда безгә бик авыр. Кышны исән-сау чыгу өчен безгә ярдәм итегез! Канатлы дусларыгыз.
Слайд 4
Слайд 5
Чыпчык, чыпчык – чык-чырык! Җим сиптем, кил тиз очып!
Слайд 6
Песнәк, песнәк, кил тизрәк – Җим сибәм сиңа әзрәк!
Слайд 7
Чәүкә, чәүкә, кил, чәүкә – Җим бирәм бер тәлинкә!
Слайд 8
Күгәрченем гөр-гөр-гөр – Җим сиптем, менә күр, күр!
Слайд 9
Карга-карга, син кара, Кабып кал, азык барда!
Слайд 10
Саескан – ала канат, Җим сибәм кабат-кабат!
Слайд 11
Килегез, кил, кошкайлар, Сез бит безнең дускайлар. Бакчабызга куныгыз, Көн дә кунак булыгыз!!
Слайд 12
Слайд 13
Кулланылган әдәбият: Х. Ш. Гарданов “Без китап яратабыз” Татар балалар әдәбиятыннан хрестоматия “Раушан көзге” Табышмаклар китабы
Слайд 14
Интернет ресурслар: http://razvivalki-blog.ru/zimnie-stixi.html 2нче слайд http://www.moroz-ded.com.ua/novogodnie-igry-dlya-detei/ 3нче слайд http://gigamir.net/lifestyle/house/livingcorner/gall64033/photo/6/ 4нче слайд http://www.fotokonkurs.ru/photo/86211 5нче слайд http://fotki.yandex.ru/users/sylmarillia/view/120421/?page=0 6нчы слайд http://www.fotokonkurs.ru/photo/86409 7нче слайд http://www.fotokonkurs.ru/photo/86188 8нче слайд http://www.colorado.kz/ru/pests/crow/? 9нчы слайд http://forum.exler.ru/arc/index.php?s=0&showtopic=166473&st=4000 10нчы слайд http://alexmatias.mybb.ru/viewtopic.php?id=241&p=22 11нче слайд http://nnm.ru/blogs/sexy_baby/zimnie_peiyzazhi_1/ 12нче слайд

Полный текст материала Классный час "Кышын кошлар" для начальных классов смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Назмутдинова Гульсина Киямовна  gul1967
20.01.2012 0 12170 818

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.



А вы знали?

Инструкции по ПК