Урок татарской литературы по теме "Жизнь и творчество Ибрагима Салахова" для 7 класса русскоязычной школы



Ибраһим Салаховның тормыш һәм иҗат юлын йомгаклауга багышланган дәрес

үрнәге

Китап битләрендә гасырлар бер йодрыкка сыя.

Йодрыктан тарих битенә кан тама.”

( Марсель Галиев)

Рус мәктәбе шартларында 7 сыйныфта Ибраһим Салахов иҗатын өйрәнүгә 2 сәгать вакыт каралган.Бу вакыт эчендә укучыларга язучы һәм аның иҗат үзенчәлеге турында тирән мәгълүмат биреп булмый. Шунлыктан, Ибраһим Салахов иҗатын дәрес- презентация итеп оештыру үзен аклый. Материал гыйбрәтле, язмыш аянычлы булганлыктан, укучылар язучы иҗатын кызыксынып өйрәнәләр, гаять күп мәгълүмат туплыйлар.Әлеге дәрес –презентациягә хәзерлек 1 ай алдан башлана. Һәр укучыга аерым темага чыгышлар бүлеп бирелә.Мәктәп һәм шәһәр китапханәсендә булган китаплар, газета- журнал, интернет материаллары буенча чыгышлар туплана. Укытучы һәр укучының чыгышын аерым тыңлап, үзенең киңәшләрен бирә,өстәлмәләр кертә.

Дәрес өчен интерактив такта кирәк була, презентация хәзерләнә. Чистай шәһәрендә урнашкан Б.Пастернак музее хезмәткәре Р.Хәмитов белән очрашу,”Чистай һәм чистайлылар репрессия елларында” темасына лекция тыңлау.

Репрессия елларында башларын салган чистайлыларга багышланган истәлекле постаментка чәчәкләр салу.

Дәреснең максаты:

  1. И.Салаховның тормышы һәм иҗат юлы турында алдагы дәресләрдә алган мәгълүматларны ныгыту, укучыларның белемнәрен системага салу, язучының иҗат үзенчәлеген, татар әдәбияты мәйданында тоткан урынын билгеләү.

  2. Язучының “Колыма хикәяләре”ндә сурәтләнгән вакыйгалар аша шәхес культының тирән фаҗигасен тоемлау.

  3. Укучыларны китапны кызыксынып укырга, әдәби әсәргә анализ ясарга өйрәтү..

  4. Укучыларның сөйләм телен, фикерләү сәләтләрен үстерү,бер –берсенең чыгышларын бәяләргә өйрәтү.

  5. Әхлак тәрбиясе бирү; аналарга тирән мәхәббәт, кешелеклелек, кече күңеллелек, миһербанлылык хисләре тәрбияләргә омтылу.

Җиһаз:

  1. Интерактив такта, презентация үрнәге.

  2. Язучы иҗатын чагылдырган китаплар, газета – журнал материаллары.

  3. Колыма хикәяләре” әсәре буенча укучылар ясаган рәсемнәр, иҗат иткән иншалар күргәзмәсе.


Дәрес –презентациянең барышы:

1.Оештыру өлеше.

Дәреснең максаты аңлатыла, эш төрләре билгеләнә

1.Укытучы сүзе:

  • Исәнмесез, укучылар! Бүген без сезнең белән күренекле язучы И.Салаховның тормышы һәм иҗат юлы турында сөйләшербез, иптәшләрегезнең чыгышларын тыңлап, бәяләрбез.

Үткән дәресләрдә без әлеге язучының тормыш юлы, иҗат үзенчәлекләре турында сөйләшә башлаган идек. Ә бүген белемнәребезне тирәнәйтербез, системага салырбыз, үзебезнең фикерләребезне белдерербез, яңа мәгълүматлар да ишетербез, дәрестә уйлап, фикер йөртеп утырырга тырышыгыз.

( 1 нче слайтта дәреснең максаты, бурычлары күрсәтелә)

Укытучы сүзен дәвам итә:

  • И.Салахов яшәп, иҗат иткән чор шактый катлаулы, четерекле.Галимнәр Сталин репрессиясе, яки шәхес культы елларын 1937 нче елдан башланган дип исәплиләр.Тарих белгечләре сүзләренә караганда, әлеге чор 1918 нче елдан башлана.Социалистик революция җиңгәч, Сталин илне революция дошманнарыннан азат итү максатын алга куя. Шул рәвешле, 60 миллион гаепсез кеше юк ителә. Ул система татар һәм төрки халыкларны күпләп юк итү эшенә керешә. 21 милләтне җир йөзеннән сыпырып түгү, бигрәк тә төрки халыкларны бетерү – максат шундый! Сталин татар милләтен аеруча яратмаган, ул аларның уңган һәм булганлыкларыннан көнләшкән.Татар халкының каймагы булган дәүләт, җәмәгать эшлеклеләре; язучылар, галимнәр, җырчылар - татар халкының каймагы юк ителә. Ул елларның вәхшилеге, шәхес культы фагигасе халык күңеленә мәңге төзәлмәслек яра булып сеңеп калган. Репрессияләр иң беренче чиратта милләтнең , халыкның зыялыларына, иҗтимагый фикердә һәм мәдәни хәрәкәттә абруйлы урын тоткан алдынгы карашлы катламнарына юнәлтелгән була.

( Интерактив тактада портретлар күрсәтелә)

Укытучы сүзе:

Сталин режимы милли интеллигенциянең каймагын, күренекле вәкилләрен, ”халык дошманы”буларак, кулга алган. Тикшерү һәм хөкем карары чыгару өчен һәр республикада, һәр өлкәдә өч кешедән торган махсус “өчлекләр” булдырылган.Репрессия корбанына әйләнгән шәхес “үзенең гаебен танып”,гаепләү актына имза куярга мәҗбүр булган.

Болар арасында күренекле татар язучылары: Г.Ибраһимов,К.Тинчурин, М.Галәү,Ф.Кәримнәр дә бар. Тик 40 үлемне җиңеп, исән –сау килеш туган илләренә әйләнеп кайтучылар арасында А.Гыйләҗев, Х.Туфан, И.Салаховлар да бар.Ә бит шушы чорда 40 язучының гомере вакытсыз өзелгән!

Сталин репрессиясеннән иза чикмәгән бер генә авыл, бер генә шәһәр, бер генә поселок та калмаган! Йорт- җирләреннән, туган нигезләреннән, ата- аналарыннан , гаиләләреннән, балаларыннан аерылган бер гаепсез кешеләр Себергә, Колымага, Казахстанның сусыз далаларына, Соловкига, Ак диңгез буйларына үлемгә озатылганнар. Алар үзләренең ни сәбәпле гаепләнүләрен генә аңлый алмаганнар. Авыр кол хезмәтеннән аларын баш миләре кайнаган, кыйнау- рәнҗетүләрдән тәмам сәламәтлекләрен югалтканнар, инвалидка әйләнгәннәр.Сталинизм барлык милләтләрнең дә уртак кайгысына, аянычлы фаҗигасенә әйләнгән.

( Интерактив тактада язучының туган йорты, авылы күренешләре күрсәтелә)

Укытучы сүзе:

- Язучының кем икәнен беләсең килсә, әлбәттә, аның туган җиренә сәхәт итәргә кирәктер.Ә хәзер язучының туган якларына сәфәр кылыйк.Шулай ук Казан чоры тормышын да күзәтеп үтик.

( Сүзне бер укучы ала.Укучы сөйләгәндә, кадрлар алышына тора)

2. Укучы:

  • И.Салахов 1911 нче елның 30 нчы агустында Казахстанның Күкчәтау шәһәрендә эшче гаиләсендә туа. Әмма аның нәсел шәҗәрәсе Татарстанга барып тоташа. Язучының әти- әнисе – Низами һәм Маһиҗамал – чыгышлары белән Татарстанның Балтач җиреннән. Казакъ далаларына алар бәхет эзләп чыгып киткәннәр.Низами абый балта остасы, уңган куллы кеше булган. Күкчәтау өязендә күп кенә мәчетләрне салуда да аның өлеше кергән.

Ибраһим башта Күкчәтау шәһәрендә Мортаза мулла мәдрәсәсендә белем алган. Ә мәдрәсә ябылганнан соң, татар мәктәбендә укуын дәвам итә.Кайчандыр Корьән ятлаган Ибраһим “Яшел йортта” белем ала башлый. Беренче тапкыр парта артына утыра; такта, дөнья картасы, глобус күреп шакката.Биредә иҗат эше беләш шөгыльләнә башлый, мәктәпнең әдәби кулъязма журналы “Ялкын”да беренче өйрәнчек шигырьләрен бастыра.

Күкчәтау 7 еллык мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1928 нче елда зур өметләр белән Казанга килә. Биредә аны җиңел тормыш көтми. Шәһәргә килеп төшүгә үк бөтен булган акчасын югалткан егет, педагогия техникумына да укырга керә алмый, имтиханнарында уңышсызлыкка очрый! Тулай торактан куып чыгарылгач, чит шәһәрдә, урамда басып калса да, ул туган якларына кайтырга ашыкмый. Үги анасының мыскыллы елмаюын күрәсе килми аның. Көн итү өчен Казан шәһәрендге “Спартак” аяк киемнәре фабрикасына эшкә керә.

Бәхетенә каршы, беркөнне Казан урамында элеккеге укытучысы – Маһитап Әбдерәшитованы очрата. Нәкъ шул остазының ярдәме белән ул хыялына ирешә, педагогия техникумына укырга керә. Монда ул мәртәбәле остазлар: Җ.Вәлиди, М.Корбангалиев, С.Габәши, С.Сәйдәшевлардан белем ала. Педагогия техникумында укыганда ук Ибраһим “Пионер каләме” (“Ялкын”) журналына, “Яшь ленинчы” (“Сабантуй” ) газетасына үзенең мәкаләләрен бастыра башлый.

( Укучы чыгышы бәяләнә, иптәшләренең бәяләүләре дә исәпкә алына).

3.Укытучы сүзе:

- Ибраһим Салаховның зур шәхес булып формалашуында аның остазы- Г.Ибраһимовның роле бәяләп бетергесез.Аларның дуслыклары, аралашулары турында чыгыш тыңлагыз

( Интерактив тактада Г.Ибраһимов һәм И.Салаховка багышланган слайдлар күрсәтелә)

4. Укучы чыгышы:

- Ибраһим Салахов Күкчәтауда яшәгән вакытта ук Г.Ибраһимов иҗатына гашыйк була. Аның әсәрләре белән ул Күкчәтау мәктәбендә укыганда ук кызыксына башлый. Мондый танышуның ничек башлануын Г.Ибраһимов әсәрләрен укырга яраткан, “китап җене кагылган” бабасы белән бәйләп, ул кызыклы истәлек сөйли:” Кичләрнең берсендә миңа Г.Ибраһимовның “Татар хатыны ниләр күрми” повестен укырга туры килде.Барыбызга да бик ошады.

... Моңа кадәр бабай нинди китап туры килсә, шуны алып кайта иде.Ә менә “Татар хатыны ниләр күрми”не укыгач, Күкчәтау буенча йөреп, Г.Ибраһимов китабын гына эзли. Шушы елларда автор бабасы тарафыннан Казаннан кайтарылган “Казакъ кызы”, “Безнең көннәр”, “Кызыл чәчәкләр” әсәрләре белән танышуын яза.

Соңрак Ибраһим “Алмачуар” хикәясен кызыксынып укый.Икенче көнне үк казах авылында булган ат бәйгесе турында мәкалә язып куя.

Г.Ибраһимов белән танышуым шулай башланды.Матур әдәбиятның беренче онытылмас ләззәтен мин аның әсәрләре аша татыдым, сихерләндем. Һәм тагын да тылсымлы дөньяга, атларга тартылдым, кулыма каләм алырга җөрьәт иттем, канатландым.”

Күренекле шәхесләр белән аралашу, 30 еллар татар матбугатында актив катнашу И.Сәләховның тәҗрибәсе артуга, каләменең шомара баруына китерә.Аның бер- бер артлы “Ярату” пьессасы, “Дуэль” һәм “Мәхәббәт һәм өмет” повестьлары, «Постта» шигырьләр җыентыгы дөнья күрә.

1937 нче елда яшь язучы И.Сәләховның тормышының көтелмәгән якка үзгәрүе дә Г.Ибраһимов исеме белән бәйле була.Авторның “Колыма хикәяләре” әсәреннән күренгәнчә, шәхес культы башлангач, ул Г.Ибраһимов белән Кави Нәҗми арасында элемтәче булуда гаепләнеп, кулга алына.Әдәбият мәйданында үсеп, танылып кына килгәндә , ул 1937 нче елда, көтмәгәндә репрессиягә эләгә. 10 елдан артык гомерен “халык дошманы”булып, төрмәләдә үткәрә.

И.Салахов озак вакытлар Сталинга тугрылыклы булып кала. Кулга алынгач та әле болай фикер йөртә:” Сталин бу хәлләрне белмидер. Белсә, безне коткарыр.” Беркатлы гади егет үзенең “кешеләрне юк итү машинасы”на эләккәнен аңлап җиткерә алмый.Сталин корбанына әйләнгәнен дә соңрак төшенә.

Кулга алынуына 8 ай дигәндә, аңа суд була. Суд бары тик 2 минут кына киңәшә дә хөкем карарын чыгара. Димәк, котылу юлы юк, өметләнергә дә куркыныч, барысы да хәл ителгән!

Төрмәдәге бет, кандала канны эчсә, түзәргә була, тик җанны гына телгәләмәсеннәр,”- дип яза ул.Төрмә, лагерьлардан кайткач, аны җиңел тормыш көтми. Хәтта иң якын кешеләре: әти- әнисе, туган сеңлесе тарафыннан да рәнҗетелә. Хатыны, кечкенә малае белән өйдән куып чыгарылгач, ул Кызылъяр авылы сельпосы ашханәсендә буфечты булып эшли. Хатыны Маһруй белән өй җиткергәч, тормыш бераз җайланып китсә дә, аны алда зур сынаулар көтә.

1956 елның яңгырлы, суык, шыксыз бер көне күп газапларны җиңгән И.Сәләховка , ниһаять, әйтеп бетергесез зур шатлык – аклану кәгазен китерә. СССР югары судының Хәрби коллегиясе язучының эшен яңадан карап, 1937 нче елгы хөкем карарын юкка чыгара.

(Укучы чыгышы бәяләнә, укучыларның фикерләре тыңлана)

  1. Укытучы сүзе:

  • Язучы иҗатының иң бөек ноктасы- “Колыма хикәяләре” әсәре. Әлеге әсәр турында тирән мәгълүматны тыңлагыз.

( Интерактив тактада әсәрнең тышлыгы, төрмә күренеше күрсәтелә.Бер укучы чыгышы тыңлана)

  • 1956 нчы елның көзендә акланганнан соң, И.Салахов әлеге елларында үзенең күргәннәре турында “тәрәзә капкачларын ябып, пәрдәне төшереп, “ишекне бикләп” язарга мәҗбүр була.”Үзем язам, үзем берәрсе сагалап йөрмиме дип, колак салам”,-дип искә ала ул бу хакта. Әдипнең әсәре язылып бетми, ярты юлда кала, җир астына күмелә.Әсәре төгәлләнгәч, язучыга гарәп телендә язылган әсәрне кириллицага күчерергә кирәк була. Ул вакыт өчен бик куркыныч эштә И.Салаховка Пермь өлкәсе Барда районында яшәүче сабакташы Гайшә Гыйззәтуллина ярдәм итә. Әсәрнең моннан соңгы язмышы турында автор түбәндәгечә искә ала:

Мин аларны төпләтеп берсен Казанга, икенчесен Уфага, ... өченчесен Җир астына күмеп куйдым.Бәлки бу тоелган гынадыр: төбенә кулъязмамны күмгәч, алмагач ачы алмалар бирә башлады кебек. Язларын бакча шау чәчәккә төренгәндә, алмагачым миңа хәсрәттән чәче агарган кеше булып күренде”,- дип искә ала язучы. Ул әлеге әсәрне фаҗига дип атый. Бу исем дә әсәрнең эчтәлегенә туры килә, дөрестән дә, хәвефле михнәткә, язмышка ишарә бар бу әсәрдә. Аерым кешенең язмышы гына түгел, бөтен татар милләтенең авыр язмышы чагыла монда!

1970 нче елларда әсәрне бастыру мөмкинлеге туа. Мәскәү янындагы Переделкино иҗат йортына баргач, И.Салахов күптәнге дусты Евгения Гинзбург белән очраша. Е.Гинзбург әлеге әсәрне Франциядә бастырып булуын әйтә. Ләкин язучы моңа риза булмый, чөнки әсәрнең башта үз илендә, үз туган телендә дөнья күрүен тели. Әсәрнең басылып чыгуы татар әдәбиятын үз итүчеләр өчен аерым бер сенсация - яңалык була.Дөресен әйткәндә, бу әсәр Сталин репрессиясеннән иза чиккән бөек татар халкының хаксызга рәнҗетелүен сурәтләүче чын әсәр була.

Күренекле галим, әдәбият белгече Фоат Галимуллин болай язды: “Колыма хикәяләре” – хәзерге татар әдәбиятының горурлыгы. Шәхес культының халыкка алып килгән фаҗигасын бөтен тулылыгы белән күрсәткән, шул чор турында гаепләү шаһитнамәсе булырлык әсәрләр күп түгел”.

1988 нче елда әсәр “Тайгак кичү” исеме белән “Казан утлары” журналында басылып чыга.Әсәр язылып беткәч тә әле байтак еллар сандыкта, алмагач төбендә күмелеп саклана.Тәнкыйтьчеләр дә аны хуплап каршы ала, гомумән алганда, “шәхес культы корбаннарына һәйкәл” дип бәялиләр.

(Нәтиҗәләр ясала, укучы җавабына бәя бирелә, сыйныфташларының фикерләрен әйттерелә).


5.Укытучы сүзе

- Әсәрнең эчтәлеге, төп фикер ( идеясе), проблемасы, геройлары, тел –сурәт чаралары турында да сөйләшеп китик.

- “Колыма хикәяләре” әсәрендә нинди тема күтәрелә?

- Әсәр тарихи темага, репрессия темасына багышланган. Без өйрәнгән бүлектә чегән хатынының баласыннан аерылу вакыйгасы сурәтләнә.

- Әсәрнең кыскача эчтәлеге белән таныштыру өчен сүз бер укучыга бирелә.

( Слайтта укучылар ясаган рәсемнәр күрсәтелә)

1 укучы чыгышы:

- “Колыма хикәяләре” үз эченә күп вакыйгаларны сыйдыра. Ул 17 хикәяне берләштерә. Бу бүлекләрне берләштерүче вакыйгаларның һәммәсендә дә Сталин режимыннан җәфа чигүче кешеләрнең авыр язмышы сурәтләнә.Автор үзе күргән хәлләрне,башыннан кичкән вакыйгаларны дөрес итеп күрсәтә. Без “Ана тавышы” бүлеген җентекләп укыдык. Автор үз күзләре белән күргән вакыйгаларны сурәтли. Монда аерым кешеләр язмышы да, татар халкының җанны тетрәткеч аянычы да сурәтләнә.

Ана тавышы” бүлегендәге чегән хатынының язмышы аеруча тетрәндергеч.Аннан соң 40 ел вакыт узса да, язучы аны онытмый. Кайвакыт әлеге вакыйганы исенә төшереп, төшендә күреп, шабыр тиргә батып уянып китә.Вакыйга Уфа шәһәрендә тимер юл вокзалында бара. Халык дошманы буларак гаепләнеп, чегән хатыны Земфира кулга алына. Аның гаебе расланмаса да, хатынны Колыма көтә. Ананың кулында сөеп туймас кошчыгы талпына.Ул баласын саклап калу өчен бөтен нәрсәне дә эшләргә риза, тик аңа тимәсеннәр генә. Тик конвой башлыгы кансыз, ул ананың баласын дежур милиционерга тапшырырга куша. Солдат чегән хатынының баласын алырга сузыла. Шул арада ана аның кулын тешли. Хатынны төртеп егалар, ул перронга барып каплана, сабый кычкырып елап җибәрә. Конвой башлыгы хатынны тагын бер тибеп әйләндерә. Бер кулы белән баласын күкрәгенә кысып, икенче кулы белән биштәрен кочаклаган ана яшел вагонга таба чаба. Ул вагонга менмәкче була, баласын проводницага биреп торалар. Ә чегән хатыны конвой башлыгының хәйләсен аңламый. Шундук ишек ябыла, хатынның: “Мишутка!”,- дип кычкырганы гына ишетелеп кала.

Вагон алга чаба, аның белән бергә ананың елау, сыкрау, каргау, акыру, ярсу тавышы да иярә.Тик аны беркем дә ишетергә теләми. Бары тик тоткыннарның гына йөрәкләре өзелә, җаннары тырнала, күзләренә йокы, авызларына бер тәгам да керми.Хатын иреккә ыргыла: ишеккә тибә, тырный, елый, үкерә, ыңгыраша, каргый,суга. Өч- дүрт сәгатьтән соң ул тынып кала, үз- үзенә кул салу – бердәнбер котылу чарасы була.

( Нәтиҗәләр ясала, укучыларның фикерләре исәпкә алына)

Укытучы сүзе:

  • Бүлекнең төп геройларыннан берсе – чегән хатыны –Земфира.Аның турында тәсфилләбрәк сөйләр өчен сүзне бер укучыга бирәбез.

Укучы чыгышы:

  • Чегән хатыны Земфира кыю,чибәр, ул үзенең бәясен белә. Чегәннәргә хас булганча, ул ирек ярата, тоткынлыкны, баласыннан аерылуны күтәрә алмый. Ул үзенең баласын күз карасыдай күрә, аны саклый, яклый.Тик кансызлык, әхлаксызлык каршында ул коелып төшә. Күкрәк баласы ана куеныннан аерылырга тиешме?! Шушы аерылу, юксыну, чарасызлык аркасында ана үз- үзенә кул салырга мәҗбүр була. Мин аны куркак, әхлаксыз ана димәс идем, тоталитар системага каршы берүзе генә көрәшә алмый, аның башка чарасы юк.

Чегән хатыннары гына түгел, әлеге кансызлыктан миллионлаган гаиләләр иза чиккән, балалар әтисез, ятим калган, милләтнең асыл ирләре юкка чыккан!

( Нәтиҗәләр ясала, укучыларның фикерләре тыңлана).


Укытучы сүзе:

  • Укучылар, сез чегән хатынының гамәлен хуплыйсызмы? Ул дөрес эшләдеме? Ә сез бу очракта нишләр идегез?

Көтелгән җаваплар:

1 нче укучы:

- Мин чегән хатынының гамәлен хуплыйм.Аның башка чарасы юк, әлеге системага каршы ул берничек тә каршы тора алмый.

2 нче укучы:

- Кешегә гомер бер генә тапкыр бирелә. Изге Коръән китабында да кешегә гомернең амәнәт рәвешендә генә бирелүе искәртелә.Үз –үзеңә кул салу –зур гөнаһларның берсе! Чегән хатынының әлеге гамәлен хуплый алмыйм.

Икенче яктан караганда, аның башка чарасы юк, яисә ул акылыннан шашар иде!

3 нче укучы:

- Чегән хатыны урынында булсам, мин ничек тә чыдар идем.Төрмәдән котылып кайткач, үземнең баламны эзләп табар идем.

Укытучы сүзе:

-Укучылар, фикерләрегез төрле һәм шулай булырга тиеш тә. Чегән хатынының үлеме - кансыз җәмгыятькә каршы протесты.Ул көченнән килгәннең барысын да эшли, тик кешелексез җәмгыятьне берүзе җиңә алмый.

Нинди генә хәлдә дә кеше үзенең кешелеклелеген югалтмаска тиеш.

Укытучы сүзе:

  • Төрмә һәм юл конвойлары турында ни әйтер идегез?

  • Алар кешелеклелек төшенчәсен үзләштермәгәннәр, җансыз роботка әйләнгәннәр, бары тик начар боерыкларны гына үтәргә тырышканнар.

  • Ә тоткыннарның җыелма образы турында ниләр әйтер идегез?

  • Тоткыннар –хокуксызлар, үз фикерләрен әйтсәләр, аларны котылгысыз үлем көтә. Нинди генә шартларда да исән калу, бер – береңә ярдәм кулы сузарга тырышу, юату – аларга хас сыйфатлар.

  • Тоткыннарны яшәүгә өмет, кешелеклелек, кече күңеллелек, миһербанлылык берләштерә. Нинди генә шартларда да кеше булып кала белү- иң күркәм сыйфатларның берсе!

  • Ә бүгенге көндә кешеләр арасында мөнәсәбәтләр нинди? Алар бер –берсенә ярдәмчелме? Кансызлык, тупаслык күренешләре сезне борчыймы?

(Җаваплар алына, нәтиҗәләр ясала).

Шәһәребездә урнашкан Борис Пастернак музее хезмәткәре Р.Хәкимов чыгышы

( Музей күренешләре, Чистай җирлегендә репрессиягә эләккән шәхесләрнең фотосурәтләре күрсәтелә)

Укучыларның иҗади эшләреннән оештырылган күргәзмә белән таныштыру

( “Мишутканың язмышы” дип исемләнгән кечкенә хикәяләрнең берничәсен уку, иллюстрацияләр белән танышу)

Укытучының йомгаклау сүзе:

  • Укучылар, дәрес – презентациябез файдалы үтте дип уйлыйм, максатыбызга ирештек. Сезгә зур рәхмәт, мәгълүматларны, ишеткән фикерләрне хәтерегездә калдырыгыз, дусларыгызга да сөйләгез.Татар халкы үзенең үткәнен, тарихын белергә, хөрмәт итәргә, мондый вәхшәт бүтән кабатланмаска тиеш. Нинди генә шартларда да кеше кешелеклелеген югалтмыйча, кеше булып калырга тиеш. Ана һәм бала бәхетле булган җәмгыятнең генә киләчәге өметле! Ананы вәхшиләрчә җәберләгән җәмгыятнең киләчәге юк, өметсез. Мондый кансызлык башка кабатланмасын, аналарның күз яшьләре бер дә юкка түгелмәсен. Дәресебезне татар халкының халык шагыйре Гамил Афзалның түбәндәге юллары белән тәмамлыйсым килә:

  • Тарихын белмәгән халык

Белгәннәрнең колы була.

И.Салаховның “Колыма хикәяләре” хаксызга җәберләнгән миллионнарча корбаннарның якты истәлегенә багышланган иң уңышлы әсәрләрнең берседер, минемчә.

Мин киләчәк буыннар без кичергәннәрдән сабак алсыннар өчен яздым. Сак булыгыз, бу явызлык бүтән кабатланмасын! Онытмагыз!”- диде И.Салахов үзенең истәлекләрендә. Моның белән бары тик килешәсе генә кала.

Кол булмыйк, дус яшик, милләтебезнең киләчәге өметле, ышанычлы кулларда булсын. Шул чакта гына үзебезне көчле, җиңелмәс итеп тоярбыз.



Файдаланылган әдәбият исемлеге:


1.Салахов И.Н. Колыма хикәяләре.- Казан: “Татарстан китап” нәшрияты,1989.

2.Заһидуллина Д.Ф. Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту.- Казан:”Мәгариф” нәшрияты, 2005.

3. Заһидуллина Д.Ф. Татар әдәбияты. Теория. Тарих.- Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2004.

4.Ибраһимов Н.,Бикчәнтәев К., Мадияров Ә., Низамиев А.,Балаларга үгет –нәсыйхәт.- Казан: “Дом печати” нәшрияты.- 2001. – 192 б.

5. Миңнегулов Х.Й. Гасырлар өнен тыңлап. Казан:”Мәгариф” нәшрияты, 2003.

6. “Мәйдан” журналлары,2006 нчы ел,11 нче сан; 2007 нче ел, 1 нче сан.-Татарстан: «Идел- Пресс»полиграфия нәшрияты.

7.”Мәгариф” журналларының төрле елларда чыккан саннары.- Казан: “Идел – Пресс” полиграфия нәшрияты, 2010 -2011 нче еллар.

8.”Мәгърифәт” газетасының төрле елларда чыккан тупланмалары.- Казан: “Идел –Пресс” полиграфия нәшрияты, 2010-2011 нче еллар.

9.Нәбиуллина Г.Ә., Гыйләҗева Л.Г. Мин әйттем.- Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2008.

10. Татар әдәбияты тарихы.- Казан :Татарстан китап нәшрияты. 1989. (5- 6 нчы томнар).

11.Ходаков М.С.Гадәтнең дә була төрлесе.- Казан:Татарстан китап нәшрияты, 1976.

12. Хатипов Ф.М. Әдәбият теориясе.- Казан:”Мәгариф” нәшрияты, 2000.

13. Шәймәрдәнова Р.Х., Хуҗиәхмәтов Ә.Н. Татар милли педагогикасы.-Казан: Мәгариф нәшрияты, 2007.- 399б.

14.Яхин А.Р. Татар акылы.- Казан: Мәгариф нәшрияты, 2002.- 208 б.




Полный текст материала Урок татарской литературы по теме "Жизнь и творчество Ибрагима Салахова" для 7 класса русскоязычной школы смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Закирова Гулия Нургаязовна  татарскийязык
20.01.2012 0 6488 790

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.



А вы знали?

Инструкции по ПК