Туган як табигате; 3 класс


МБОУ СОШ № 8 г.Елабуга

Учитель татарского языка и литературы Нотфуллина Салима Хамитовна

Урок татарской литературы в 3 классе(Программа по татарскому языку для русских школ для детей татар).






Тема : Туган як табигате



Максат:

- туган төбәгебезнең күренекле кешеләренә, туган ягыбызның матур табигатенә ихтирам хисләре тәрбияләү;

- татар халкының әдәбиятны- сәнгатьне яратучы халык булуын халык авыз иҗаты аша аңлату;

-табигатьтәге матурлыкны күрә белү һәм аңа сакчыл караш тәрбияләү.



Күрсәтмәлелек :

Залны матур итеп бизәү , плакатлар , чәчәкләр. Алабугада яшәп иҗат итүче шагыйрьләрнең иҗат җимешләрен туплау.



Күңел ачу кичәсе уздырыласы зал бәйрәмчә бизәлгән.Залның түренә “Туган як табигате” дип язылган бик матур рәсемле плакат эленгән. Алабуга төбәгендә яшәп иҗат итүче шагыйрьләр Фазыл Шәех,Гөлзада Әхтәмова,Саймә Гыйльметдинова,Гарәфи Әгъләмҗан ,Дибәҗә Каюмова,Зөләйха Закирова китаплар күргәзмәсе ,балалар рәсемнәре урнаштырылган.


Кичә барышы : Магнитофон язмасында татар халык көе ишетелә.

Укытучы:

Гәүһәр якутлардан кыйммәтлерәк

Энҗе-мәрҗәннәрдән затлы ул.

Мәгърифәт һәм гыйлем-саф чишмә ул,

Күңелләрдән иңгән якты нур.

Якты нурны әгәр сайлап калсак,

Чишмә үзенең ярын табачак.

Язучының исеме гасырларга

Изге мирас булып барачак.

Чиксез калын урманнары,гүзәл җырлы чишмәләре,балыкка бай күлләре,әкрен генә аккан елгалары һәм зур чал Чулманы белән Алабуга элек-электән күпләрне үзенә җәлеп итә.

Гаҗәеп матур ул безнең туган як табигате!Шуның өстенә,шәһәребез искиткеч талантлы кешеләре белән дә горурлана.Талантлар төбәге икәнлегебезне раслау өчен язучылар Фазыл Шәех,Гөлзада Әхтәмова,Дибәҗә Каюмова,Саймә Гыйльметдинова,Гарәфи Әгъләмҗан,композиторлар Владимир Мироваев,җырчыларыбыз Резедә Кашапова,Җәүһәрия Хуҗина исемнәрен әйтеп үтү дә җитә.

Бу язучылар барысы да Алабуганың табигатенә үзләренең иҗатлары белән дан җырлыйлар.Фазыл Шәех иҗатында табигать темасының чагылышы күпкырлы.

1 нче укучы: ”Син ашыгып килмә әле,кышым”.

Син килмәсәң иде,суык кышым

Җылы көзләремә иртәрәк !

Соңлап чәчәк аткан гөлләремне

Саклыйм әле сөеп,иркәләп!

Карларыңны,беләм,көтеп тормас.

Очып китәр киек казларың

Шаулый әле гүя сентябрьдә

Гөрләвекле яшел язларым.

Алтын көздә түгел,сөю тулы

Йөрәгемдә минем чын байлык:

Әле миңа егет чакта гашыйк

Ут чәчәкләр карый елмаеп.

Син ашыгып килмә әле,кышым,

Карың белән уйнап чәчемдә!

Мин бит әле көзне язга тиңләп,

Уттай янып яшәр яшемдә. ( Фазыл Шәех .)

Әйе, уттай янып яшәр яшендә,ачы язмыш Фазыл Шәехне безнең арабыздан алып китте,Ләкин аның шигырьләре мәңгелек.Ә хәзер 1 минутлык тынлык белән аны искә алыйк.Авыр туфрагы җиңел булсын(1 минутлык тынлык).

Укытучы:Алабуга урманнары бернинди арттырусыз милли кыйммәткә ия.Алар кочагында бөек пейзаж остасы И.И Шишкинның таланты ачыла һәм ныгый. И.И.Шишкин үзенең рәсемнәрендә табигатьнең матурлыгын буяулар белән тасвирласа,ә шагыйрә Гөлзада Әхтәмова табигатьне сүзләр белән сурәтли .Ул үзенең шигырьләрендә табигатьне җанландыра.

2 нче укучы: Җәйнең эзе дә юк монда,

Аннан берни калмаган,

Мин кышны,күптән кышны!”-дип,

Мактана кебек урман.

Каеннар шәлгә төренгән,

Ак бүрек кигән имән.

Ә кошлар бал тәме кергән

Миләш ашарга килгән...(Г.Әхтәмова “Җәй төсе”)

Укытучы:Балалар,.ә безнең якта нинди агачлар үсә?Һәм ул агачлар ничә ел яши?Кем әйтер икән?

3 нче укучы: Безнең якта төрле агачларны,куакларны күрергә мөмкин.Мәсәлән: каен-150 ел,чыршы-350 ел, имән-1000 ел, юкә- 800 ел,миләш- 80 ел яши ала икән.

4 нче укучы : Быел миләш бик уңды,

Агач сыгылып торды.

Уттай янып,әллә кайдан

Кошларны кызыктырды.

Яфраклары коелды,

Тәлгәшкә ак кар кунды,

Очып килделәр кошлар,

Бакчабызда туй булды. (Г.Әхтәмова “Миләш”)

5 нче укучы : Көзләр җиткәч шәлен сала каен

Яп-ялангач килеш ул кала.

Мин кызганган саен бик оялып,

Башны иеп кенә ул ала,

Вакыты юктыр,шуңа җилләр белән

Кискен,кырыс кына сөйләшә.

Тамырлары белән җир куеныннын

Тын алмыйча яңгыр суы эчә. (Г.Әхтәмова “Көзге каен”)

6 нчы укучы : Салкыннарга шулай әзерләнә,

Суык бабай белән көрәшә.

Юк, бирешмәс минем каенкаем,

Язлар җиткәч менә күрерсез ,

Матур, яшел,йомшак яфрак ярыр ,

Сокланырга сез дә килерсез. ( Г. Әхтәмова “ Көзге каен” )

7 нче укучы : Яшел сирень ябынган

Ап-ак чәчәкле шәлен,

Хуш исләрен таратып

Утыра ,белик хәлен:

Сирень,сирень, син шатмы

Өр- яңа ак шәлеңә?

Нинди матур бүләк ул

Язның ямьле көненә”.

Сирень әйтте :”Шәл түгел,

Иңнәремдә йолдызлар,

Биш таҗлысын тап дисә,

Биш чатлысын кап дисә,

Бәхетле була кызлар”. ( Г. Әхтәмова “ Сирень”).


Укытучы : Әйе , балалар , һәрбер агач табигатьтә үз урынын тота. Аларның барысы да кешегә файда китерә , матурлыгы белән күзне иркәли , шифасы белән сәламәтлекне ныгыта. Шуңа күрә агачларны сакларга , күпләп утыртырга кирәк.

Укытучы : Балалар, чишмәләрнең яшәеше урманнар тормышына бәйле. Ә Алабугада сез нинди чишмәләрне беләсез?

Укучылар : “ Нариман чишмәсе” , “ Изгеләр чишмәсе”...

Укытучы : Ә ,сез , чишмәләр турында нәрсәләр беләсез ?

8 нче укучы :

Зәм-зәм сулы изге чишмә типте,

Изге Алабуга җирендә

Чал гасырлар,гүя,телгә килде

Күпне күргән Болгар илендә.

Күп дәверләр йокымсорап яткан

Бәллүр Чишмә алып сулышын,

Яшәү көче биреп,җырлап ага,

Кыйбла якк салып юлбашын... (Саймә Гыйльметдинова “Зәм-зәм сулы изге чишмә”)

9 нчы укучы : Энҗе чәчәк төсле мин,

Үзем тәмле исле мин.

Кыңгыраулар – чукларым.

Эчәм таңның чыкларын.

Шуңа күрә җанга сихәт

Чәчәкләрем, җимешем.

Төнәтмәмне эчеп кара,

Кемлегемне белерсең. ( Г. Әхтәмова “ Энҗе чәчәк”).

10 нчы укучы : Ерак Иран кунагы,

Уттай кызыл таҗларым,

Мин бит лалә чәчәге,

Бизим җирнең язларын. ( Г. Әхтәмова “ Лалә”).

11 нче укучы : Иртә яздан көзгә чаклы,

Сезгә шатлык өләшә.

Сары чәчле,зәңгәр күзле,

Серле чәчәк –миләүшә. ( Г. Әхтәмова “ Миләүшә”).

12 нче укучы : Бакчабызда гөлчәчәк-

Нәфис,гүзәл,ал чәчәк.

Елмая миңа көлеп,

Һәркемгә карый сөеп,

-Син бигрәк матур!-дидем

Елмаеп башын иде. ( Г. Әхтәмова “ Гөлчәчәк”).

13 нче укучы : Бакчабызда дәлияләр,

Кызыллары,аклары

Дәлия чәчәк атканда

Кызның матур чаклары. ( Г. Әхтәмова “ Дәлия”).

Укытучы : Үсемлекләр генә түгел , ә җәнлекләр һәм кошлар да бизи безнең туган як табигатен. Алабуга табигате искиткеч матур һәм бай. Алабуга җирлегендә тиенне , төлкене , куянны , кабан дуңгызын күрергә мөмкин. Ә кошлардан сандугачны,тукранны,сыерчыкны,песнәкне, карлыгачны , еш очратырга мөмкин.

14 нче укучы : Менә тагын ак куян.

Белмим, кая чабадыр.

Алдан- арттан күрә ул,

Күзе кылый шуңадыр. ( Г. Әхтәмова “ Куян”).

15 нче укучы : Бүрене усал диләр,

Очратсаң әгәр юлда.

Ә бүреме?Юк бары

Рәсеме минем кулда. (Г. Әхтәмова “ Бүре” ).

16 нчы укучы : Язлар җитеп , җылы көннәр килсә,

Сандугачлар сайрый бакчамда.

Чәчәкләргә бөреләнә гөлләр,

Чыклар тамчы җыя ал таңда...

Сандугачның булган бар илһамы

Чәчәк аткан гөлдән туа, ди.

Җәй буена сайра , сандугачым,

Моңнарыннан калдырма ятим. (Фәридә Хәбибрахманова “Сайра сандугачым”)

Укытучы : Кичәне Алабуга шәһәрендә яшәп һәм иҗат итүче җырчыбыз Тәлгать Зариповның “ Туган җирем” җыры белән тәмамлыйсым килә.

Тәлгать Зарипов тумышы белән Башкортстан якларыннан . Алабуга шәһәренә ул гаиләсе белән 90 нчы елларда килеп төпләнә. Алабугага килгәнче, музыка дәресе укыта. Курайда бик оста уйный.

Тормыш иптәше белән ике бала тәрбияләп үстерәләр. Җырга, моңга , сәнгатькә гашыйк гаилә.

Укытучы : Барыр юлың дустым,әле ерак

Һәр адымы булсын җимешле,

Океанга барып кайтса иде

Кайнап торган чишмәң инеше.

Саекмасын иҗат чишмәң мәңге

Күңел сандугачың сайрасын.

Кешеләргә булган мәхәббәтең

Яшәү тәмең сүнми кайнасын.

Алтын түгел,алтыннардан кыйммәт,

Хәрефләрдән сүзләр төзегез,

Халык йөрәгенә барып җитсен

Хыялланып язган сүзегез.
























Кулланылган әдәбият:



  • Саймә Гыйльметдинова “Зәм-зәм сулы изге чишмә”.

  • Г. Әхтәмова “ Энҗе чәчәк”, “ Лалә”,“ Миләүшә”, Гөлчәчәк”, “ Дәлия”,

  • Куян”,“ Бүре”

  • Фәридә Хәбибрахманова “Сайра сандугачым”.

  • Тәлгать Зариповның “ Туган җирем” җыры

  • Фазыл Шәех “Син ашыгып килмә әле,кышым”.









Полный текст материала Туган як табигате; 3 класс смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Нотфуллина Салима Хамитовна  Хомячо
28.01.2012 0 10467 753

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.



А вы знали?

Интересные инструкции по ПК

Лучшие материалы сайта для вас
Оставьте отзыв к материалу:
Всего: 0