Татар теленнән 8 нче сыйныфларның рус төркемнәрендә белем мониторингын уздыру буенча тест сораулары.


Татар теленнән 8 нче сыйныфларның рус төркемнәрендә белем мониторингын уздыру буенча тест сораулары.

Төзеде: Казан шәһәре Идел буе районы 52 нче гимназиясенең I квалификацион категорияле укытучысы Галиева Зөлфия Шамил кызы.

Тест. VIII

А-1. Ялгыш бүленгән иҗекле сүзне билгеләгез.

1.у-рам-нан;

2.кө-тү-че;

3.ал-ты-лап;

4.биш-ен-че;

А-2. Кайсы рәттә барлык сүзләр дә яңгырау тартыкларга тәмамланалар.

1.кул, имән, китап;

2.бай, эш, көз;

3.гараж, әнкәй, мәктәп;

4.шәһәр, бал, бияләй;

А-3.Кайсы рәттәге сүзләрдә аваз саны белән хәреф саны туры килә.

1.апа, дәфтәр, һава, яшь;

2.юл, кызыл, кәгазь, әти;

3.оя, кардәш, аю, бала;

4.уңган, күркәм, оялчан, намуслы;

А-4. Фразеологизмны күрсәтегез.

1.сыерчык оча;

2.самолет оча;

3.кот оча;

4.кош оча;

А-5. Матур сүзенең синонимын табыгыз.

1.тырыш;

2.чибәр;

3.эшчән,

4.ямьсез;

А-6. Татар телендә ничә килеш бар?

1. 4

2. 5

3. 6

4. 7

А-7. Кайсы рәттәге исемнәр чыгыш килешендә?

1. урманга, өйгә;

2. киемне, китапны;

3. дәфтәрнең, урындыкның;

4. бакчадан, мәктәптән.

А-8. Кайсы җөмләдә тартым кушымчаларына караган стилистик хата бар?

1.Алар китапханәгә киттеләр.

2.Минем күлмәгем яңа.

3.Синеке әтиең килгән.

4.Аның апасы тырыш.

А-9. Хаталы сүзтезмәне тап.

1.биш чәчәк;

2.сигез урындык;

3.кырык чиләк;

4.йөз утыз балалар;

А-10.Сыйфатларның дәрәҗәсен билгелә.

кызылрак, көчлерәк, күңеллерәк, тозлырак;

1.гади (төп) дәрәҗә;

2.чагыштыру дәрәҗәсе;

3.артыклык дәрәҗәсе;

4.кимлек дәрәҗәсе;

А-11. Фигыль нинди сорауларга җавап бирә.

1.кем? нәрсә?

2.нинди? кайсы? кайдагы?

3.ничә? ничәнче? ничәләп?

4.нишли? нишләде? нишләр?

А-12. Фигыльнең юклык формасы нинди кушымчалар белән ясала.

1.-ган, -гән, -кан, -кән;

2.-ачак, -әчәк, -ячак, -ячәк;

3.-а, -ә, -ый, -и;

4.-ма, -мә;

А-13. Кайсы рәттәге фигыль төркемчәләре зат-сан белән төрләнә.

1.хикәя фигыль, шарт фигыль, хәл фигыль;

2.исем фигыль, инфинитив, сыйфат фигыль;

3.боерык фигыль, хикәя фигыль, шарт фигыль;

4.хәл фигыль, исем фигыль, боерык фигыль;

А- 14. Фигыль төрен билгеләгез.

Керсә, әйтсә, килсә, уйнаса, аңласа;

1.боерык фигыль;

2.хикәя фигыль;

3.исем фигыль;

4.шарт фигыль;

А-15. Фигыль төрен билгеләгез.

Тырышып, укыгач, яза-яза, барганчы;

1.хәл фигыль;

2.сыйфат фигыль;

3.инфинитив;

4.исем фигыль;

А-16. Исем фигыль нәрсә белән төрләнми.

1.зат-сан белән;

2.килеш белән;

3.тартым белән;

4.сан белән;

А-17. Кирәкле бәйлекне сайлап алыгыз.

Алинә көн ... бишле ала.

1.шикелле;

2.кадәр;

3.саен;

4.белән;

А-18. Сүзләр җөмләдә нинди тәртиптә булырга тиеш? Дөрес вариантны табыгыз.

1) ашханәсендә

2) ашлар 1. 6, 4, 3, 1, 2, 5

3) тәмле 2. 6, 1, 5, 3, 2, 4

4) пешерәләр 3. 3, 2, 6, 5, 1, 4

5) бик 4. 4, 1, 3, 5, 6, 2;

6) мәктәп

А-19. Ияне табыгыз.

Алсу дуслары белән урманга җиләк җыярга бара.

1.дуслары;

2.Алсу;

3.җиләк;

4.урманга;


А-20. Хәбәрне табыгыз.

Азат язасы хикәясен язып бетерде.

1.язасы;

2.бетерде;

3.язып бетерде;

4.язып;

























Жаваплар:

А-1 4

А-2 4
А-3 1
А-4 3
А-5 2

А-6 3

А-7 4

А-8 3

А-9 4

А-10 2

А-11 4

А-12 4

А-13 3

А-14 4

А-15 1

А-16 1

А-17 3

А-18 2

А-19 2

А-20 3


Полный текст материала Татар теленнән 8 нче сыйныфларның рус төркемнәрендә белем мониторингын уздыру буенча тест сораулары. смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Галиева Зульфия Шамиловна  Зульфия70
04.02.2012 1 6962 868

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.



А вы знали?

Инструкции по ПК