Тукай иҗатына сәяхәт; 2 класс


2 «Б» сыйныфы. (рус телле балалар)

Тема: Габдулла Тукай иҗатына сәяхәт.

Максат: Балаларның сөйләм телен үстерү, Г.Тукай иҗатына кызыксыну уяту, аңа ихтирам тәрбияләү, өйрәнелгән сүзләрне дөрес әйтергә, диалогик һәм монологик сөйләмдә кулланырга күннектерү, Г. Тукай шигырьләренә соклану хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: Рәсемнәр, Г. Тукай портреты, ребус, магнитофон, кроссворд, китаплар күргәзмәсе.

Дәрес барышы:

  1. Оештыру өлеше.

  1. Уңай психологик халәт тудыру

  2. Дежур укучы белән әңгәмә.

  1. Белемнәрне актуальләштерү.

  1. Аудиозапись.

Яз. Тыңлагыз, исемнәрнең күплек санын дөрес әйтегез.

Яз-язлар; ай-айлар; кар-карлар; кыш-кышлар; көн-көннәр; төн-төннәр; урам-урамнар; урман-урманнар.

  1. Тыңлагыз, кабатлагыз.

Салкын ай-салкын айлар; озын төн- озын төннәр; җылы көн; вак яңгыр; яшел яфрак.

  1. Текстны тыңлагыз. Сорауларга җавап бирегез.

Яз җитте. Көннәр озын, төннәр кыска. Урамда кар эри. Гөрләвекләр агалар. Кояш җирне җылыта. Җылы яктан кошлар кайталар.

Сораулар: Нинди ел вакыты җитте?

Көннәр нинди?

Төннәр нинди?

Урамда нәрсә эри?

Нәрсәләр агалар?

Җирне нәрсә җылыта?

Кошлар кайдан кайталар?

  1. Тыңлагыз һәм [ ө ] авазы кергән сүзләренә кул чабыгыз.

Сөйләшә, шигырь, яза, бөек, шагыйрь.

  1. Что изменено во втором предложении каждой пары?

  • Г. Тукай – бөек шагыйрь.

А.С Пушкин – бөек шагыйрь.

  • Г. Тукай шигырьләр яза.

А.С.Пушкин хикәяләр яза.

  • Минем туган көнем майда.

Шагыйрьнең туган көне апрельдә.

  1. Төп өлеш.

Балалар, шагыйрьнең туган көне кайчан?

Без бүген дәрестә Г.Тукай иҗаты турында сөйләшүне дәвам итәчәкбез.

Безгә бүген хат килде.(хат укыла, хат буенча сораулар укыла)

Хат кайдан килде?(Кырлайдан)

Анда кем музее бар?

Балалар безне кая чакыралар?

Кырлай матру авылмы?

-Балалар, ә сез сәяхәт итәргә яратасызмы?

Ә без нинди маршрут беоән сәяхәт итәргә җыенабыз соң, беләсезме?

Менә бу ребусны чишегез, җавап табылачак. (ребус – кырлай)

Димәк, без сезнең белән Кырлайга барачакбыз.

Кырлай авылмы, шәһәрме?!

Кырлайда кем яшәгән?

Давайте вспомним какие произведения Тукая вы знаете?

(Балалар шигырьләр сөйлиләр)

Физ. минут.

Молодцы! Как выяснилось, путешествовать вы любите, а чтобы отправиться в путешествие нужны определенные знания. Знания у нас тоже есть, и мы смело отправляемся в Кырлай.

Перед вами фотоальбом «Дом-музей Г.Тукая в Кырлае»

На первой странице общий вид здания музея, далее видим интерьер зала «Детские годы Тукая»,обратите внимание на мебель и скромность быта этих времен. Затем мы видим личные вещи поэта: шкатулка, чернильный прибор.

Вспомним сказку «Шурале», здесь изображены герои этой сказки: Батыр и сам Шурале.

А вот и дорога, по которой мы приехали в Кырлай.

Сейчас показан дом крестьянина Сагди, где прошли детские годы Тукая.

  1. Йомгаклау

Итак, мы побывали в музее Тукая.

Без кая бардык?

Без кем музеена бардык?

Г. Тукай кем?

Ул ничәнче елда туган?

Ул кайда туган?

Ул ничә ел яшәгән?



26 апреля мы отметили 125 лет со дня его рождения. Тукай подарил нам множество интересных героев, красивые и выразительные стихи, но его главный, самый большой подарок для татарского народа – это его стихотворение «Родной язык»

«Туган тел» җыры.




Полный текст материала Тукай иҗатына сәяхәт; 2 класс смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Гатиятова Люция Ленаровна  Luciya73
13.02.2012 0 5494 670

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.



А вы знали?

Инструкции по ПК