Поурочный план "Устройство Римской республики"; 5 класс








5 нче сыйныфта борынгы заман тарихыннан дәрес планы.









Тема:

Рим республикасының төзелеше”








Гиззатуллин Ильшат Ильдарович


Әтнә районы Бәрәзә урта мәктәбенең тарих укытучысы.





Тема: Рим республикасының төзелеше.



Дәреснең план конспекты

Дәрес максаты

  • Укучыларга Рим республикасының төзелеше, дәүләттәге идарә эшләре, гаскәрләрендәге үзенчәлекләр турында белем бирү.

  • Тарихи фактларны ачып бирә белү һәм презентациядәге терәк схемалар белән эшли белү күнекмәләрен камилләштерү.

  • Рим гаскәре мисалында укучыларда төгәллек , тырышлык һәм патриотизм хисләре тәрбияләү.

Материал:

  • Дәреслек А.А. Вигасин, Г.И. Годер “Борынгы заман тарихы” 5 класс

212 – 215 нче битләр

  • Школьная энциклопедия История древнего мира

  • Борынгы заман тарихыннан эш дәфтәре.

Җиһазлау :

  • К.презентация “Рим республикасының төзелеше”

  • Компьютер, экран, проектор

  • Таратма материаллар



Дәрес барышы

I. Оештыру өлеше

1. Укучылар белән исәнләшү.

2. Дәрескә әзерлекне тикшерү

Дәреснең темасын һәм максатын җиткерү. Укучылар без узган дәрестә нинди тема үткән идек? ( “Римның Италияне яулап алуы”)

Ә хәзер без Сезнең белән үткән материалны кабатлап үтик.

Мин сезгә хәзер төрле авырлыктагы тестлар таратам. Кыска гына вакыт эчендә сез аларга җавап биреп миңа тапшырырсыз.

(тестлар таратыла)

Бүгенге дәрес темасына күчкәнче без сезнең белән кайбер терминнарны искә төшереп үтик. Картага куелган һәрбер маякка сорау яшерелгән сез шуларга җавап бирергә тиешсез.


Дәүләт белән идарә итү җәмәгать эше булырга тиеш. Римлылар мондый идарәне нәрсә дип атыйлар?

Республика






Патрицийлар арасыннан бер еллык срок белән ике идарәче сайланган. Аларны кем дип атаганнар?

Консуллар


Плебейларга ел саен үзләренең җаваплы кешеләрен сайлау рөхсәт ителә башлый. Аларны кем дип атаганнар?

Халык трибуннары


Консул боерыгын яки сенат карарын юкка чыгару хокукы ничек аталган?

Вето(“Тыям”) хокукы


Римга нигез салучыларның варислары үзләрен ничек атаганнар?

Патрицийлар


Италиянең башка өлкәләреннән күчеп килгән кешеләрне ничек атаганнар?

Плебейлар


Ә хәзер картада эшләп алыйк. (Контурлы карта куела)


  1. Рим шәһәрен табыгыз һәм язып куегыз.

  2. Сул як ярында Рим шәһәре барлыкка килгән елганың исемен языгыз.

  3. Италиянең төньягындагы елга исемен языгыз.

  4. Италия яр буйларындагы өч зур утрауның исемнәрен языгыз.

  5. Италияне Европаның башка өлешеннән аерып торган тауларның исемен языгыз.



II. яңа төшенчәләрне үзләштерү


Узган дәресләрдә үткән Рим турында мәгълүматларны искә төшердек, ә хәзер без сезнең белән Рим республикасының төзелеше белән танышып китик.







200 елга сузылган көрәш нәтиҗәсендә плебейлар Римның тулы хокуклы гражданнары булуга ирешәләр.

2.Консуллар сайлау һәм законнар кабул итү.

Консулларны сайлау өчен Рим гражданнары Марс кырына җыйналганнар.


Законнар кабул итү өчен римлылар шәһәрнең үзәк мәйданы- Форумга җыйналганнар. Җыелышта яңа законнар тәкъдим итеп бары тик җаваплы кешеләр- консуллар, халык трибуннары гына чыгыш ясый алган.


(Афинада ничек булган?)


СЕНАТ барлыгы 300 кешедән торган. Алар бернинди сайлауларсыз һәм гомер буена куелганнар.


Гаскәрдә иң кечкенә берәмлек булып 8 хәрбидән торган контурбернийлар булган

Алар 80 хәрбиле центурияне тәшкил иткән.



Центурияләр когорталарга берләшкәннәр.

10 когорта легионны тәшкил иткән. Аның саны 5000 кешедән артмаган.


Армия хезмәтенә кабул ителүче командирларының приказларын төгәл үтәргә һәм намус белән хезмәт итәргә ант иткән.


Хәрби хезмәткә яңа алынган кешегә форма биргәннәр.


Металлдан эшләнгән кием һәм шлем киерткәннәр.


Һәрбер солдатның сөңгесе, кылычы һәм калканы булган.


Хәрби әзерлек бик катлаулы булган. Һәр көнне солдатлар йөзү, йөгерү, сикерү, кылыч сугышы белән шөгыльләнгәннәр



Рим армиясе тәртипле булуы белән дан тоткан.

Әгәр хәрби отряд куркаклык күрсәтсә, аның сугышчыларын төзеп бастырганнар да һәр унынчы сугышчыны җәзага тартканнар.


(Спартада ничек булган?)


Гаскәр айга өч тапкыр солдатларны чыныктыру өчен 30 ар километр юл үткән.

(Спартада балаларны чыныктыру өчен нишләгәннәр?)


Физкультминут


Юллар булмаган җирләрдә солдатлар барлык әйберләрне үзләре күтәреп йөрткәннәр.

Аларга хәрбинең шәхси әйберләре белән кораллары, азык запасы, лагерь төзү өчен эш кораллары кергән.


Хәрби эштән тыш солдатлар төзүче, ташчы, юллар салучы һөнәрләрен үзләштергәннәр. Каналлар ясарга һәм хәтта биналар да төзергә өйрәнгәннәр.




Хәрби хезмәт өчен акча түләгәннәр. Ул акчаның өчтән бер өлешен солдат азык- төлек өчен тоткан.

Азык та бик ярлы: ипи, сыр, су һәм берничә төрле кузаклыдан торган.



Походта бер генә көнгә тукталганда да римлылар ныгытылган лагерь корганнар. Аны чокыр казып, туфрак өеп әйләндереп алганнар. Лагерь ял итүче гаскәр өчен ышанычлы ныгытмага әйләнгән.












III. Ныгыту.

  1. Чагыштыру таблицасын тутыру

IV. Йомгаклау.

  • Укучылар без бүгенге дәрестә нәрсәләр турында белдек?

  • Сез кайсы дәүләттә яшәргә теләр идегез Афинадамы, Римдамы? Ни өчен?

  • Рим гаскәре ни сәбәпле җиңүләргә ирешкән?

- Рим гаскәренең тәртипле , чыныккан булуы зур җиңүләргә китергән. Сез дә укучылар тәртипле, төгәл, чыныккан булып үссәгез зур уңышларга ирешерсез.


Дәрескә нәтиҗә ясау .

1 Йомгаклау өлеше.

2. Өй эше бирү §. 46, 1-2 нче сорауларга җавап әзерләргә.63 нче бирем.

3. Билгеләр кую. Укучылар белән саубуллашу.






















Файдаланылган материал.


Школьная энциклопедия История древнего мира

Учебник А.А. Вигасин, Г.И. Годер “Борынгы заман тарихы” 5 класс



Полный текст материала Поурочный план "Устройство Римской республики"; 5 класс смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Гиззатуллин Ильшат Ильдарович  Drug2782
13.02.2012 0 4243 524

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.



А вы знали?

Инструкции по ПК