Гашыйклар көне. Югары һәм урта сыйныф укучылары өчен сыйныфтан тыш чара.
Гашыйклар көне.
Югары һәм урта сыйныф укучылары өчен әдәби-музыкаль кичә.
Зал бәйрәмчә бизәлә. Йөрәк шарлар, кәгазьдән ясап, пар күгәрченнәр эленә. Мәхәббәт дүртюллыклары язылган плакатлар беркетелә.
А.б.: Тәрәзә төбендә ике ак күгәрчен
Парлашып сыйланалар “мәхәббәт күмәчен”.
Тукта, бүген нинди көн? Ашыкмыйча әйтче?!
Гашыйклар бәйрәме! Менә сөенче!
А.б.: Кар бөртекләре оча парлашып,
Җил кушыла аларга җырлашып.
Егет кулында каурый һәм “йөрәк”,
“Гашыйклар көне белән!” – дип яза ул тизрәк.
А.б.: Шулай котлашканнар элек-электән.
Яшьләр бергә, гомергәме? Кем белгән?
Тик бүген алар йөрәкләр алышып,
Язарлар күңелдәге саф теләкләр агышын.
Җыр башкарыла.
А.б.: Гашыйклар көне турында төрле риваятьләр йөри. Бу көнне мәхәббәт билгесе – кызыл йөрәк сурәте төшкән открыткаларны, хатларны, кызыл гвоздика чәчәкләрен гашыйклар бер-берсенә бүләк итә. 270 нче елның 14 нче февралендә Валентин исемле епископ җәзалап үтерелә. Ә ни өчен? Король тыюга да карамастан, сугышка китәргә тиешле солдатларны сөйгән ярлары белән кавыштырып кәбен кыйлган өчен... Аны хөкем итәргә тиешле судьяның кызы сукыр була. Судья Валентинга әйтә: “Әгәр дә кызымны күзле итсәң, мин сине иреккә җибәрәм”, - ди. Валентин бөтен йөрәге белән кызны кызганып, дога укый. Могҗиза була – кыз күрә башлый. Тик Валентинны 14 нче февраль көнне җәзалап үтерәләр. Һәр елны шушы көндә бөтен дөньяның гашыйклары бер-берсенә мәхәббәттә аңлаша башлый. Дөньяның бөтен почмакларында бу көн бәйрәм ителә.
Җыр башкарыла.
А.б.: Менә бүген бездә, хөрмәтле дуслар, шушы бәйрәмне билгеләп үтәргә җыелдык. Кичәдә ике команда катнаша. Кызлар командасы – Валентина, егетләрнеке – Валентин.
А.б.: Мәхәббәт ул, дуслар, сизмәгәндә
Үзгәртә дә куя язмышны.
Оныттыра икән борчуларны,
Оныттыра икән сагышны.
Мәхәббәтсез җирдә яшәп булмый,
Мәхәббәт ул безне яшәтә.
Яшь буынны бераз олыгайта,
Олыларны исә яшәртә.
А.б.: Сүнмәс мәхәббәтем итеп,
Күңелемә керттем сине.
Өметләнеп һәм талпынып,
Яшьлегем көткән сине.
Ишетәсеңме, бәгърем,
Йөрәк тибә.
“Типсә соң?” диюең бар.
Тоясыңмы, бу йөрәктә
Никадәр сөюем бар?
А.б.: Ә хәзер сүзне командаларга бирәбез. Котлаулар, сәламләү бәйгесе.
Командалар ярышы.
А.б.: Гашыйк булу кеше язмышында,
Бер борылыш булып санала.
Мәхәббәтсез яши алмый беркем,
Сөюләрдән таңнар аллана.
А.б.: Табигатьнең очар кошлары да,
Мәхәббәттән сүнмәс дәрт ала.
Ике парның кайнар йөрәгендә
Изге хисләр кабат яңара.
А.б.: Каеннар да ачы салкыннарда
Бер-берсенә ныграк сыена.
Сөюләре арта барган саен,
Йөрәкләргә серле моң тула.
А.б.: Һәрбер командага да мәхәббәт турында җыр әзерләргә кушылган иде. Хәзер җыр бәйгесе.
Җыр бәйгесе.
А.б.: Мәхәббәт, нинди гүзәл син! Синсез безнең тормышыбыз кошсыз урманны хәтерләтер иде. Мәхәббәтне төрле кеше төрлечә аңлый. Минемчә, ул – сөю, һәм шул ук вакытта сөелү, ихлас, чын хисләр. Әйе, әгәр син яратсаң, ул сине яратса – моннан да зуррак ибәхет була аламы соң?
А.б.: Хәзер “парлы йөрәк”ләр бәйгесе. Командаларга яртышар йөрәк таратыла. Парлашып бетткәннәр күмәк чыгыш әзерли (җыр, бию, һ.б.).
Бәйге.
А.б.: Хәзер “хат”лар бәйгесе. Егетләр кызларга, кызлар егетләргә юмор белән хат яза.
Командалар бәйгегә әзерләнгәндә жюри нәтиҗәләр ясый.
Бәйге дәвам итә.
А.б.: Изге Валентин көнендә үзеңнең сөйгәнеңә, дустыңа, “валентинка”лар – дуслыкны, мәхәббәтне аңлаткан хатлар бүләк ителә. Беренче “валентинка”лар 18 нче гасырда барлыкка килә һәм аларны кулдан ясыйлар. Шигырьләр, я ярату сүзләре языла аларда.
Командалар бер-берсенә “валентинка”лар бүләк итә.
А.б.: Мәхәббәтнең күге гел кояшлы,
Тугайлары һәрчак тургайлы.
Мәхәббәтнең таңы сандугачлы,
Мәхәббәтнең төне гел айлы.
Бию бәйгесе.
А.б.: Мин нигәдер яз килгәнен көтәм,
Аңлый алмыйм әле үзем дә.
Яз көнендә тәүге очрашулар
Күз алдында,
Юк, уйламыйм башка, дисәм дә.
А.б.: Язгы көннәр синең күңелеңне
Моң-сагышка күмә аламы?
Язгы агым, сөю һәм мәхәббәт
Миндә генә өелеп каламы?
1 әр номер җыр бәйгесе.
А.б.: Бир кулыңны, иркәм, икәү атлыйк,
Бергә кичик язмыш дулкынын.
Әнә, күрәсеңме, төнге күктә
Хыялымның ап-ак корабын?
Ни әйтсәң дә, мин яратам сине,
Мәхәббәтем булыр гомергә.
Сөюемне ятлар яулый алмас,
Син бердәнбер миңа мәңгегә.
Ә хәзер сорау-җавап бәйгесе:
Кызлар исәнләшкәндә перчаткасын салмыйча гына күрешә аламы? (ала)
Нинди чәчәк саф мәхәббәт билгесе? (ак. ал, кызыл розалар)
Егет белән кыз урамда барганда, кыз егетнең кайсы ягында барырга тиеш? (уң ягында)
Автобуска яки машинага кергәндә һәм киресенчә, чыкканда кем беренче була: егетме, кызмы? (кергәндә – кызлар, чыкканда - егетләр)
А.б.: Мәхәббәт ул үзе иске нәрсә,
Ләкин һәркем аны үзенчә аңлата...
Хәзер командалардан 1 егет, 1 кыз бер-берләренә мәхәббәт сүзләре әйтеп ярыша. Мәсәлән: “Мин сине үземнең сөйгәнем”, - диям, ә мин сине...
А.б.: Әйтсәң әгәр, һәркөн синең өчен
Сандугачтай җырлар сузармын.
Җәйге таңда җылы җилләр булып,
Чәчләреңнән сыйпап узармын.
А.б.: “Сөям”, - дисәң, бәхет гөле булып,
Исәрмен мин йөрер юлыңда.
Алмагачтан алсу алма булып,
Төшәрмен мин өзелеп кулыңа.
А.б.: Сәфәр чыккач, йөрер җирләреңдә
Чишмә суы булып агармын.
Баш очыңда синең җылытучың –
Якты кояш булып янармын.
А.б.: Ә кичләрен барыр юлларыңны
Яктыртырмын тулган ай булып.
Серләреңне серле айга сөйлә,
Хисләреңнән йөрмә син сулып.
А.б.: “Көтәм”, - дисәң әгәр, язлар белән
Шау чәчәктә килеп җитәрмен.
Тормышыңда гүзәл мизгелләрне,
Сөюемне бүләк итәрмен.
Син әйт кенә...
“Буа” бәйгесе. Сәхнәгә параллель сызык сызабыз. Ул – “елга” була. Егетләр күзләрен бәйләгән килеш сөйгәне янына буаны атлап чыгып бара. Буаны атлаганчы егетләрне берничә тапкыр әйләндерәбез.
А.б.: Мәңге онытылмас яшьлек! Ә мин аны
Хыялымда бүген терелттем.
Әсәренеп тәүге мәхәббәттән
Бик тә татлы сөю, наз көттем.
Беренче мәхәббәт – татлы сагыш,
Әйтерсең лә моңлы җыр сыман.
Телдән төшмәс шушы җырны эзләп,
Уйлар дәрьясына мин чумам.
А.б.: Ләкин ул җыр күңел чоңгылында ята,
Үрелеп алу өчен кул җитмәс.
Зарыгып, сагынып көткән тәүге сөю...
Еллар үтә торсын, ул китмәс.
Инде керәм гомерем көзләренә,
Сандугачлар көзен саөрамый.
Күңелемдә яшьлек хатирәсе –
Еллар ник гел язны сайламый?
А.б.: Нигә яшьлек шулай бик тиз үтә,
Ә хатирә гомер буена?
Рәсемдәге кебек сөйгән ярым
Сеңеп калган минем уема.
Әйтерсең лә басып тора, әнә,
Лалә гөле тотып кулына.
Ә мин исә әкрен генә атлап,
Килеп чыгам аның юлына...
А.б.: Иңнәремә куя шулчак кулын,
Назлый мине татлы сүзләре.
“Һәркөн күбрәк сөям сине”, - диеп,
Әйтә төсле аның күзләре.
Ромашкалар җыйдык икәү бергә,
Болыннардан җәйге кичләрдә.
Елгаларга такыялар салдык,
Рәхмәт әйтеп шушы кичләргә.
Җыр башкарыла.
А.б.: Йөрәгемдә сөю ялкыны,
Өмет баглап шулай кабынды.
Ризалашып, хыял тулы күңел
Әнә шулай аңа табынды.
Күп уйланган чакларым да булды:
Алда башлар нәрсә күрәчәк?
Ничә тапкыр яхшыга юрадым,
Ышанычым – якты киләчәк.
А.б.: Яңгыр кебек күз яшьләре юды,
Аһ, ничекләр түздең син, күңел?
Рәшә булып калды ул мәхәббәт,
Табынганым миңа тиң түгел.
Аһ, ничекләр түздең син, күңел?..
Хәзер сүзне жюрига бирәбез.
Жюри нәтиҗәләр белән таныштыра.
А.б.: Дуслар, бәйрәм кичәбез тәмамланып килә. Яшьлек, мәхәббәт, матур хатирәләр безнең күңелләрне яктыртсын. Мәхәббәт уты йөрәкләрдә сүрелмәсен. Ләйлә һәм Мәҗнүн, Таһир һәм Зөһрә, Ромео һәм Джульетта, Руслан һәм Людмила, Евгений һәм Татьяна, Хәлил һәм Галиябану кебек мәхәббәт парлары бүген дә араларыбызда яши. Мәхәббәт мәңгелек!
Җзылган плакатлар беркетеләыр башкарыла.
Кичә тәмам.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Фадеева Нина Валентиновна
→ сундук 14.02.2012 0 4228 628 |
Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.