Урок химии по теме "Кислоты"; 8 класс (на татарском языке)









Маннанова

Лилия

Равилевна

Учитель биологии и химии

МОУ «Нижнеметескинская средняя общеобразовательная школа»

Арского муниципального района РТ





















Инструктив карта

8 класс

« Кислоталарның химик үзлекләре »


  1. Кислота булуын исбатлау.

Сезгә кислота салынган пробиркалар бирелгән.

  • Беренче пробиркага лакмус кәгазе;

  • Икенче пробиркага метиолоранж;

  • Өченче пробиркага фенолфталеин кәгазе төшерегез.

Нәрсә күзәттегез?


  1. Кислоталарның металлар белән үзара тәэсир итешүе.

Ике пробирка алыгыз . Берсенә цинк (Zn) кисәге , икенчесенә бакыр (Cu) салыгыз.

Һәр пробиркага саклык белән HCI кислота эремәсе өстәгез.

  • Нинди билгеләр күзәтәсез?

  • Һәр пробирканың авызына янып торган шырпы китерегез.

  • Нәрсә күзәттегез?

  • Реакция тигезләмәләрен языгыз.


  1. Кислоталарның нигез оксидлары белән үзара тәэсир итешүе.

Ике пробирка алыгыз. Беренчесенә бераз магний оксиды (MgO), ә икенчесенә бакыр (II) оксиды (CuO) салыгыз. Оксидларның һәркайсына саклык белән хлорид кислотасының эремәсен өстәгез.

  • Нәрсә күзәтәсез ?

  • Нинди нәтиҗә ясарга мөмкин ?

  • Реакция тигезләмәләрен языгыз.



Тема :Кислоталарның химик үзлекләре

( катнаш дәрес)

Максат :

1. Кислота эремәләренең үзлекләре турында

белемнәрне формалаштыру;

2. Этеп чыгару рәте турында төшенчә бирү;

3. Алмаштыру һәм алмашу реакцияләренең асылын ачыклау;

4. “Тозлар” темасын өйрәнүгә хәзерлек алып бару.

5. Этеп чыгару рәтен кулланып, кайбер реакцияләренең узу мөмкинлекләрен ачыклауларына ирешү.

6. Реакция тигезләмәләрен язу күнекмәләрен ныгыту.


Җиһазлау: 6 пробирка, индикатор кагәзләре – лакмус, метилоранж , фенолфталеин; цинк кисәге, бакыр кисәге, хлорид кислотасы эремәсе ; Н.Н. Бекетов портреты, тест биремнәре, индивидуаль карточкалар;металларның активлык рәте; индикаторларның төсе үзгәрүе буенча таблица,дарулар, кроссворд, компьютер


Яңа төшенчәләр:

  • Н.Н. Бекетовның этеп чыгару рәте;

  • Алмаштыру реакциясе;

  • Алмашу реакциясе










Дәрес барышы:


  1. Оештыру өлеше.

  • Исәнмесез укучылар. Утырыгыз.

(Дежур укучы отчёт бирә. Өйгә бирелгән эшне әйтә)

  1. Дәреснең темасын һәм максатын аңлату

  • Безнең дәрес кислоталарның химик үзлекләренә багышланган.

Дәреснең планы түбәндәгечә:

  1. Неорганик матдәләр класслары.

  2. Кислоталар.

  3. Кислоталарның химик үзлекләре.

  4. Кислоталар көнкүрештә.

  5. Табигатькә кислоталарның тәэсире.

  • Без неорганик кушылмаларның нинди әһәмиятле классларын өйрәндек?

( Оксидлар һәм кислоталар)

  • Оксидлар турында сез нәрсә әйтә аласыз?

( оксидлар турында төшенчә, төрләре)

  • Кислоталар турында нәрсә әйтә аласыз?

( кислоталар турында төшенчә)

  • Бүгенге дәрестә без кислоталар белән эш итәрбез. Аның өчен куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерергә кирәк. Кислоталар белән ничек эшләргә кирәк? Химиянең алтын кагыйдәсен искә төшерик.

( Суга кислота кушарга кирәк, киресенчә ярамый)

-Сезгә өй эше итеп кислоталарның формулаларын һәм исемнәрен өйрәнеп килергә кушылган иде. Хәзер эшләнәсе тестта сезгә кислотаның формуласы һәм исеме бирелгән. Сезгә аны туры китерергә кирәк.

(Укучылар тест биремен эшлиләр)

  • Ә хәзер тикшереп алыйк.

( укучылар дәфтәрләрен алмаштырып, дөреслеген тикшерәләр. Билге куялар.)

  • Безнең дәреснең темасы ничек?

( кислоталарның химик үзлекләре)

  • Химик үзлек дип без нәрсәне әйтәбез?

(Матдәләрнең химик реакциягә керә алучанлыгын аларның химик үзлекләре дип атыйлар)

  • Сезнең алдыгызда 3 кислота эремәсе салынган пробиркалар. Анда кислота булуын без ничек исбатлый алабыз?

( индикаторлар ярдәмендә)

  • Нинди матдәләрне индикаторлар дип атыйбыз ?

  • Индикаторларның нинди төрләрен беләсез?

  • Ә хәзер без сезнең белән лаборатор тәҗрибә үткәрербез. Сак эш итегез.

Инструктив карталарны алып , 1 нче эшне башкарабыз.

Сезгә кислота салынган пробиркалар бирелгән.

  • Беренче пробиркага лакмус кәгазе;

  • Икенче пробиркага метиолранж;

  • Өченче пробиркага фенолфталеин кәгазе төшерегез.

Нәрсә күзәттегез?

( лакмус – кызыл, метилоранж – кызыл, фенолфталеин – төссез)

  • Индикаторларның төсләре үзгәрү таблицасына күз салыйк. Чагыштырыгыз.

  • Нинди индикатор турында сүз бара?

От щелочи я желт, как в лихорадке,

Краснею от кислот , как от стыда.

Но я бросаюсь в воду без оглядки,

И здесь уж не заест меня среда.

( Метилоранж)

  • Ә хәзер икенче үзлекне карап үтик.

Кислоталарның металлар белән үзара тәэсир итешүе”

Инструктив карта буенча 2 нче лаборатор эшне башкарабыз.

Ике пробирка алыгыз . Берсенә цинк (Zn) кисәге ,

икенчесенә бакыр (Cu) салыгыз.

Һәр пробиркага саклык белән HCI кислота эремәсе өстәгез.

  • Нинди билгеләр күзәтәсез?

  • Һәр пробирканың авызына янып торган шырпы китерегез.

  • Нәрсә күзәттегез?

( Укучылар җаваплары тыңлана)

  • Ни өчен барлык металлар да бертөрле реагирлашмый?

Бу сорауга җавап бирер өчен безгә Н.Н. Бекетовның металларның этеп чыгару рәтен карарга кирәк. Бу рәттә металларның сулдан уңга таба металл үзлекләре кими бара . Н2 ка кадәр булган металлар рекция барышында водородны этеп чыгара алалар , ә водородтан соң торган металлар бу үзлеккә ия түгел. Шуңа күрә рекцияне язганда игътибарлы булырга кирәк. Н2 тан соң торган металлар белән реакция бармый.

  • Бекетов тормышы һәм эшчәнлеге турында иптәшегезнең чыгышын тыңлап китегез.

  • Ә хәзер реакция тигезләмәсен языйк.

Zn + HCI = ZnCI2 + H2

Cu + HCI =

  • Гади һәм катлаулы матдәләр арасында гади матдәне тәшкил итүче атомнар катлаулы матдәдәге химик элементларның берсенең атомнарын алмаштыру белән бара торган химик реакцияләрне алмаштыру реакциясе дип атыйлар.

  • Ә хәзер мөмкин булган реакция тигезләмәләрен языгыз. ( текст компьютер экранында бирелә.)

  • III нче лаборатор тәҗрибәне компьютер ярдәмендә өйрәнеп китик. Игътибар белән тыңлагыз, реакция тигезләмәләрен язып куегыз.

(MqO + HCI = MqCI2+ H2O )

  • Катлаулы ике матдә арасында реакция барганда алар үзләренең состав өлешләре белән алмашсалар , мондый реакцияләрне алмашу реакцияләре дип атыйлар.

  • Укучылар, ә без кислоталар белән көнкүрештә очрашабызмы ?

(укучылар җавабы тыңлана , шул ук вакытта экранда рәсемнәр күрсәтелеп барыла)

  • Без бик күп кислоталарны ризык составында кулланабыз икән һәм хлорид кислотасы безнең ашказаны сыекчасының состав өлеше булып тора. Ул ашкайнатуга ярдәм итә. Моннан тыш хлорид кислотасы – көчле бактерицид та әле: аның тәэсирендә азык белән ашказанына эләккән микроорганизмнар үлә.

  • Ләкин кайбер кислоталар дару сыйфатында кулланыла:

  • мәсәлән, бор кислотасы – ялкынсынуга каршы,

  • аскарбин кислотасы – витамин С буларак ( цитруслы үсемлекләрдә күп була. Ул булмаса цинга авыруы белән авырыйлар),

  • аспирин ( ацетилсалициловая к – та ) - ялкынсынуга каршы, температура төшерү өчен кулланыла.

Кислота оксидлары һәм кислоталар экологик ноктадан караганда нинди тәэсир ясыйлар ?

( Кислота яңгырлары турында өзек карау)

  • Кислота оксидлары производство калдыклары булып торалар. Алар атмосферага эләгеп һавада су парлары белән тәэсир итешәләр һәм җиргә кислота яңгырлары булып төшәләр.

  • Нинди агачлар беренче чиратта кислота яңгырларыннан зыян алалар?

( яфраклы агачлар)

  1. Дәресне ныгыту. Йомгаклау

  • Бүгенге дәрестә кислоталарның нинди үзлекләрен өйрәндек?

  • Нинди реакция типларын өйрәндек?

  1. Өй эше.

Карточкатагы биремнәрне үтәргә.

































Кроссворд


  1. Металларның этеп чыгару рәтен өйрәнгән галим.

  2. Этеп чыгару рәтендәге иң көчле металл.

  3. Кислота анда кызыл төскә керә.

  4. Катлаулы ике матдә арасында реакция барганда алар үзләренең состав өлешләре белән алмашсалар , бу нинди реакция дип атала?

  5. Составына ике химик элемент атомнары кереп, аларның берсе кислород булган катлаулы матдә.

  6. Металл оксиды кислота белән тәэсир итешкәндә барлыкка килгән матдә.

  7. Гади һәм катлаулы матдәләр арасында гади матдәне тәшкил итүче атомнар катлаулы матдәдәге химик элементларның берсенең атомнарын алмаштыру белән бара торган химик реакция.



1.




Б

е

к

е

т

о

в


2.



к

а

л

и

й





3.

л

а

к

м

у

с






4.





а

л

м

а

ш

у


5.






о

к

с

и

д


6.






т

о

з




7.



а

л

м

а

ш

т

ы

р

у










ТҮБӘН МӘТӘСКӘ УРТА МӘКТӘБЕ














Укытучы : Маннанова Л.Р.


Кислоталар

Тест

8 нче класс


Кислота формуласы

Кислота исеме

1. H2SO4

А) ортофосфат кислотасы

2. HCI

Б) бромид кислотасы

3. H2SiO3

В) хлорид кислотасы

4. HF

Г) сульфат кислотасы

5. H2CO3

Д) кремний кислотасы

6. H2SO3

Е) сульфит кислотасы

7. H3PO4

Ж) карбонат кислотасы

8. H2S

З) сульфид кислотасы

9. HBr

И) фторид кислотасы




Кислоталар

Тест

8 нче класс


Кислота формуласы

Кислота исеме

1. H2SO4

А) ортофосфат кислотасы

2. HCI

Б) бромид кислотасы

3. H2SiO3

В) хлорид кислотасы

4. HF

Г) сульфат кислотасы

5. H2CO3

Д) кремний кислотасы

6. H2SO3

Е) сульфит кислотасы

7. H3PO4

Ж) карбонат кислотасы

8. H2S

З) сульфид кислотасы

9. HBr

И) фторид кислотасы





Полный текст материала Урок химии по теме "Кислоты"; 8 класс (на татарском языке) смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Маннанова Лилия Равилевна  маннанова
18.02.2012 0 3969 567

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.



А вы знали?

Инструкции по ПК