Урок татарской литературы по роману Махмута Хасанова "Весенняя зарница" для 11 класса


Максат.
1. Гази белән Иргалигә бәйле вакыйгаларны күзәтү, бу геройларның һәм алар белән бәйле кешеләрнең эш—хәрәкәтләрен, характерларын билгеләү аша әсәрнең эчтәлеген ачу; шәхес буларак М.Хәсәнов турында мәгълүмат бирү.
2. Укучыларның фикерләү сәләтен үстерү, үз фикереңне төгәл, аңлаешлы итеп әйтеп бирергә өйрәтү.
3. әсәргә нигезләнеп балаларда әхлак сыйфатлары тәрбияләү.

Өй эше.
Дәрескә әзерләнү өчен бирелгән өй эше.
1. Мәхмүт Хәсәновның «Язгы аҗаган» әсәрен тулысынча укырга.
2. Әсәрдәге сюжет сызыкларын сөйләргә әзерләнеп килергә.
Киләсе дәрескә бирелә торган өй эше.
1. «Кеше язмышларын кем яза?» темасына сочинение язып килергә.

Дәрес структурасы.
1. «Язгы аҗаган» әсәренең жанрын, төзелеш үзенчәлекләрен искә төшерү.
2. Романдагы ике төп сюжет сызыгына бәйле вакыйгаларны хәтергә алу.
3. Гази һәм Иргали образларының характер сыйфатларын билгеләү, бу ике образны чагыштыру, нәтиҗә ясау.
4. Мәхмүт Хәсәнов турында истәлекләр (өченче номерлы шәһәр китапханәсе мөдире Луиза Шәфигулла кызы Зәкиеваның чыгышы).
5. Авторның Гаделша карт образы аша бирелгән фәлсәфи уйланулары белән танышу.
6. Гомуми нәтиҗә ясау.
Полный текст материала Урок татарской литературы по роману Махмута Хасанова "Весенняя зарница" для 11 класса смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Хайдарова Резида Рашитовна  Селия
19.02.2012 0 9027 816

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.



А вы знали?

Инструкции по ПК