Конспект урока "Биография Г. Исхакый" для 5 класса
Татарстан Республикасы
Биектау муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
«Биектау беренче урта гомуми белем мәктәбе”
Г.Исхакыйның тормыш һәм иҗаты юлы.
Эшне башкарды:
1 категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сәләхова Сания Рамис кызы.
Биектау тимер юл станциясе, 2011 нче ел
Тема: Г.Исхакыйның тормыш һәм иҗаты юлы
Максат: 1) Г. Исхакыйның тормыш һәм иҗаты юлы аша үз халкына, милләтенә хезмәт итүнең якты үрнәген бирү;
2) шагыйрь иҗатына хөрмәт, сөю уяту;
3)укучыларда туган илгә мәхәббәт һәм тугрылык хисләрен тәрбияләү.
Җиһазлау: Шагыйрьнең портеты, 5 нче сыйныф дәреслеге, Г.Исхакый җыентыклары, магнитафон, плакатлар, тестлар, кроссворд, компьютер, проектор.
Тактада эпиграфлар: “Кайт әле монда ватанга, кайт әле, саргайтмале!” Г.Тукай.
“Сүнә белми торган ялкын.” Ф.Әмирхан.
Әдәбият исемлеге:
1.Флүн Мусин.”Гаяз Исхакый” ( Тормышы һәм эшчәнлеге).-Казан, татар.кит.нәшр. 1998.
2.Г.Исхакыйның тормыш юлына багышланган электрон ярдәмлек.
3.Г.Исхакый томлыклары.
4Г.Исхакый.” Зиндан”Сайланма проза һәм сәхнә әсәрләре.Төзүче Л.Гайнанова.-К:Татар.кит.нәшр.1991.
Укыту принциплары:
1.Дидактик принциплар:
А) фәннилек;
Б) системалылык,эзлеклелек;
В) дәвамчылык;
Г) күрсәтмәлелек.
Укыту ысуллары:
1Репродуктив ысул:
А)күрсәтмәле аңлату;
Б)хәбәр итү төсендә аңлату;
В) тест, кроссворд өстендә эшләү.
Укыту алымнары: Аңлату, дәреслек белән эшләү, сүзлек өстендә эшләү, тест һәм кроссворд чишү, “ Туган ил” турындагы проектны яклау, презентация күрсәтү.
Яңа педагогик технологияләр: компьютер, презентация проект аша күрсәтеп, тест һәм кроссворд.
Дәреснең тибы: Яңа материалны өйрәнү.
Дәрес барышы.
I. Оештыру. Уңай психологик халәт тудыру
Укытучы.Исәнмесез, кадерле укучылар, хөрмәтле кунаклар!
Укучылар. Исәнмесез.
Укытучы. Кәефләрегез ничек?
Укучылар. Рәхмәт, яхшы.
Укытучы. Әдәбият дәресен башлыйбыз. Безнең бүгенге дәресебезнең максаты: 1) Г. Исхакыйның тормыш юлы һәм иҗаты аша үз халкына, милләтенә хезмәт итүнең якты үрнәген бирү;
2) шагыйрь иҗатына хөрмәт, сөю уяту;
3)укучыларда туган илгә мәхәббәт һәм тугрылык хисләрен тәрбияләү.
II Актуальләштерү.
Без сезнең белән алдагы дәрестә Нәкый Исәнбәтнең тормыш юлы һәм иҗат белән танышкан идек. Аның “Туган ил” исемле шигырен укыдык. Өй эше итеп Н.Исәнбәтнең тормыш юлын тагын бер кат күздән кичерергә, “Туган ил”яки”Туган як” темасына проект эше башкарырга һәм аны якларга әзерләнергә, яки төрле язучыларның шигырьләрен ятлап килергә кушылган иде. Хәзер өй эшләрен тикшергәнче тактада ахыры язып бетерелмәгән мәкальләргә карагыз әле. Кайсыгыз шушы мәкальләрнең ахырын тизрәк әйтеп бирер?
Үз илең-алтын(бишек)
Ир-егет үзе өчен туар,
Иле өчен (үләр)
Туган өен белмәгән
Туган авылын (белерме?)
( Туган авылын) белмәгән
Туган илен белерме?
Укытучы. Бу мәкальләр нәрсә турында?
Укучы. Туган ил турында.
Укытучы. Өченче мәкальгә игътибар итегез әле. Сез бу мәкальне ничек аңлыйсыз?
Укучылар фикере тыңлана .
Укытучы. Ул ничек укыла?
Укучы. Сорау интонациясе белән.
Укытучы.Әгәр шушы сорауны үзебезгә бирсәк. Нәрсә икән соң ул Туган ил, туган як.? Сез аны ничек аңладыгыз? Хәзер шуларны ачыклап китик әле
Укучылар. Туган як,туган туфрак, туган якның сихри табигате... Шундый кадерле, якын һәм назлы бу сүзләр.Иң беренче тапкыр бу дөньяга аваз салган, тәпи йөреп киткән вакытыбыздан алып, гомер буе бу изге сүзләр безне иркәли, назлый, сөя.
Һәркем өчен үзенең туган авылы, туган иле бик газиз һәм якын. Кая гына барсак та үзебезнең туган илебездән дә матуррак ил юклыгына ышанып кайтабыз. Чөнки туган илнең әреме дә, миләше дә, мәтрүшкәсе дә синең күңелеңне дәвалый, яшәү көче бирә, киләчәккә планнар корырга мөмкинлек бирә.
Укытучы. Әйе, укучылар! Мин дә сезнең фикерләргә кушылам. Туган ил темасына багышланган нинди шигырьләр өйрәндегез икән? Шуны да тикшерик әле.
Укучылар. ( Дҗуманова, Сафиуллина, Зиннәтуллина үзләренең проектларын яклыйлар.
Нуруллина, Халиков, Латыпов туган ил турындагы шигырьләрен укыйлар. Бер- ике бала компьютер янына утырып тест эшлиләр)
( магнитафон язмасында Әлфис Кыямовның “Туган-үскән якларым” җыры тыңлана.)
III Яңа материалны аңлату. Тактага язып эленгән эпиграфка игътибар иттерү.
Балалар җырда сүз нәрсә турында бара?
Туган як турында.
Автор нәрсәне сагына?
Авылын.
Ничек уйлыйсыз, кеше кая китсә туган ягын, авылын сагына?
Читкә китсә.
Укытучы. Әйе,укучылар.Без бүген чит илләрдә туган җирен бер күрергә зар булып, бу дөньядан китеп барган язучы-Г.Исхакыйның тормыш юлы һәм иҗат белән танышырбыз.( 1 нче слайд күрсәтү)
Ул: “Мин 1878 елда иске стиль белән февральнең 10 сында (яңа стиль белән 23 февраль) җомга көн кояш чыкканда Яуширмә авылында дөньяга килгәнмен” – дип искә ала үзе турында.Г.Исхакый Гыйләҗетдин мулла гаиләсендә дөньяга килә. ( 3 нче слайд)
Әнисе Камәрия дә ул заманнарда аң-белеме белән танылган мулла кызы була.
Кайбер балалары вафат булу сәбәпле, Гыйләҗетдин белән Камәрия бөтен өметләрен Гаязга баглыйлар, аңа белем һәм тәрбия бирү турында кайгырталар.(4нче слайд)
Гаяз үзе дә бик зирәк бала булып чыга, үзе кебек балалар арасында үткенлеге белән аерылып торган һәм атасыннан ишеткән пәйгамбәрләр тарихын сөйләп йөри торган булган. Биш яшендә әтисеннән гарәп-фарсы китапларын укырга өйрәнә. ( 5 нче слайд) (“Пәйгамбәрләр тарихы” китабының элекке вариантын һәм 1992 нче елгы яңа басмаларын күрсәтү. Иске китапның буыннан-буынга килүен әйтеп үтү)1890 елда ягъни 12 яшьлек Гаяз Чистай мәдрәсәсенә укырга керә Бик зирәк һәм шактый белемле булганга, аны бу мәдрәсә бирә торган белемнәр генә канәгатьләндерә алмый . Чөнки күбрәк белергә тели. Шундый уйлар белән ул,1893 елда Казандагы Күл буе мәдәрәсәсенә күчеп килә. Аның зирәклеге, аң-белемгә ия булуы монда да үзен сиздерә. .( 6 нчы слайд)
Г.Исхакый ничәнче елда Казанга килде әле?
Укучы. 1893 нче елда.
Укытучы. Ул мәдрәсә программасы белән канәгатьләнми, үзлегеннән белемен күтәрү белән шөгыльләнә. Ул “Тәрҗеман” газетасын даими укып бара, төрек телендәге әсәрләр белән дә таныша башлый. Мондый белемнәр яшь Гаязның дөньяга карашын киңәйтәләр.
1897 елда Яңа Бистәдә Ф. Әмирханның әтисе Зариф хәзрәт яңа ачкан мәдрәсәгә күчә һәм укыта башлый. Бу мәдрәсә тиз арада таныла. Нигә бу мәдрәсә таныла икән?
Укучы. Чөнки Г.Исхакый бик көчле укучы иде.
Укытучы. Әйе, балалар. Ул монда яңача укыта башлый. Аның бу эш турында, хәтта рус газеталары да яза Мәсәлән: “Казанский телеграф” газетасында мондый мәкалә басылып чыга: “ Күптән түгел Яңа Бистәдә татар балалары өчен Әмирхан мәдрәсәсе ачылды. Яңа мәдрәсә тиз арада җирле мөселманнарның игътибарын җәлеп итте, аңа беренче атнада ук 70 укучы җыелды. Бу хәл укытучы Г.Исхакыйның яңача укытуы белән бәйледер күрәсең”-диелгән. (7 нче слайд)
Белемен тагын да киңәйтергә теләү аңарда рус һәм Көнбатыш әдәбияты белән танышу теләге тудыра. Шушы максат белән ул Татарская учительская школага керергә тели.Әмма тиф белән авырып китә һәм әлеге рус мәктәбенә керә алмый. Бары тик аның хыялы 1898 нче елда гына тормышка аша. (8 нче слайд) Ләкин икенче елның язында аны укытучылыктан азат итәләр. Укучылары белән елашып аерылыша. Нигә елашып аерылышканнар икән? Ничек уйлыйсыз?
Укучы. Укучылары аны яраткан, шуңа күрә.
Укытучы. Шулай ук бу мәктәптә күренекле шәхесләрдән Садри Максуди, Хөсәен Ямашев, Гафур Коләхметовлар белем ала. ( 9 нчы слайд) Г.Исхакый шулай ук рус әдипләреннән И.Тургенев, Л.Толстой әсәрләрен дә яратып укый. Бу белемнәр аңарда иҗат итү теләге тудыра. “Тәгаллемдә сәгадәт ки гыйлем үгрәнүдә рәхәт гомер”(1899),“Кәләпүшче кыз”(1900), “Бай угълы”(1903) повестьлары , “Өч хатын берлән тормыш” пьесасы (1900) яза.(10 нчы слайд) !902 елның көзендә Исхакый Оренбургның “Хөсәения” мәдрәсәсендә укытучы булып эшли башлый. ( 11 нче слайд) 1903 нче елның җәендә , атасына мулла булу тыела һәм ул Гаязны мәҗбүри диярлек авылга алып кайта. Аның уе Гаяз Исхакыйны мулла итү була. Ләкин ,Гаяз Исхакый бу эшкә кияүләрен куйдырып, яңадан Казанга кайта. Ул революцион хәрәкәттә катнаша, Туган ягы Чистайга кайтып, авылларда митинглар оештыра.Аның бу эшен күрә алмаган авылдашы Шәйхи һәм Котыб аның өстеннән донос (жалоба) язалар.( 12 нче слайд)Кулга алырга җыенганда Г.Исхакый Казанга кача, ләкин полиция анны Казанда да сагалый һәм Пушкин урамына урнашкан квартирасында тентү үткәрә.( 13 нче слайд) Санкт-Петербургта Г.Исхакый редакторлыгында “Ил” гәзитәсе чыккан . .( 14 нче слайд) Г.Исхакый пьесаларын сәхнәгә куйган “Сәйяр” труппасы җитәкчесе Г.Кариев артистка С.Гыйззәтуллина-Волжская белән. 1906 елның 21 апрелендә Г.Исхакыйның “Өч хатын белән тормыш “ драмаса күрсәтелә.( 15 нче слайд) Г.Исхакыйны гаепләү “эш”енең тышлыгы .( 16 нчы слайд)
Казан төрмәләрендә утыра. .( 17 нче слайд) 1907 нче елда Архангел губернасына өч елга сөргенгә җибәрелә. .( 18 нче слайд)1917 елгы октябрь революциясен кабул итә алмый, чит илгә китә. ( Зөфәр Хәйретдиновның “Чит Җирләрдә” җырының 2 куплетын тыңлау) Туган иленнән , үз халкыннан аерылгач, ул Париж, Берлин, Варшава һ.б. шәһәрләрдә яши.Ул “Милли юл”, “Яңа милли юл”,” Безнең байрак” дигән газета-журналлар чыгара.Эмиграциядә дә проза, драма, әсәрләрен язуын дәвам итә. Аның “Олуг Мөхәммәд” кебек драма әсәре ,“Остазбикә” повесте игътибарга лаек. ( 19 нчы слайд) 1913 елда Исхакый сөргеннән котылыр алдыннан Тукай аны: “Кайт әле монда ватанга, кайт әле,
саргайтмале!” ди. ( 20 нче слайд) Ә аның турында язучы Ф.Әмирхан да“Сүнә белми торган ялкын”- дигән иде. ( 21 нче слайд) Бу сүзләр аның тынгысыз җан булуын, бары тик динебез, милләтебез өчен борчылып яшәгәнлеген дәлилли. Ул 1954 нче елның 22 июлендә вафат була. Аның кабере Төркиянең Истанбул шәһәрендә. ( 25 нче слайд) .Озак еллар Г.Исхакыйның әсәрләре әдәбияттан юкка чыкты, һәм менә яңа заман килде, аның исеме яңадан туган илгә кайтты. Аның әсәрләре озак еллар онытылып торганнан соң кабат сәхнәләрдә куела башлады. ( 26-28 нче слайд) Аның исемендәге урамнар бар, ( 29 нчы слайд) туган авылында музей ачылды, ( 30 нчы слайд) ә 1991 елда Татарстан язучылар берлеге Г.Исхакый исемендәге премия булдырды. ( 31-33 нче слайд)
Бөек исемең синең илгә кайтты,
Көнгә кайтты Гаяз Исхакый.
Озак еллар «онытып» торган
өчен
Кичер безне, кичер, Исхакый! дип
әйтәсе килә.
Г.Шәмсетдинова сүзләре белән аннан гафу сорыйсы килә.( 34 нче слайд)
Менә без кыскача Г.Исхакыйның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштык. Аның турында күбрәк өлкән сыйныфларда өйрәнербез.
IVФизкультминут
Эре-эре заводлар
Заводта станоклар
Тиздән үсеп җитәрбез
Шунда эшкә китәрбез.
V Ныгыту.
Сүзлек эше.
Губерна – 1924-1929 елларга кадәр СССРда һәм хәзерге Россиядә төп административ- терроториаль берәмлекләрнең берсе.
Хөкүмәт- дәүләтне идарә итү органы.
Сөрген-еракка җибәреп яшәтү җәзасы
Җинаять-закон тарафыннан тыелган куркыныч гамәл
Җәмәгатьчелек-оешма.учреждение составында даими рәвештә эшләгән кешеләр берләшмәсе.
Эмигрант-чит илгә күчеп киткән кеше.
Мөһаҗирлек-чит илгә күчеп китү, мөһаҗирлек; эмиграция.
Сүзләрне сүзлек дәфтәрләренә яздыру. Эш дәфтәрләренә число һәм теманы язу, эпиграфларны яздыру.
Г.Исхакый биографиясен уку.
V. Йомгаклау
А) Кроссворд чишү
Сораулары:
1. Г.Исхакыйның пьесаларын сәхнәгә куйган труппа исеме.
2.Г.Исхакый яшәгән урам исеме.
3. Доносчының исеме.
4. Г.Исхакый күмелгән шәһәр.
5. Әнисенең исеме.
6. Хатынының исеме.
7. Кызының исеме.
8. Г.Исхакый туган авыл.
Б) Нәрсә аңлаганлыкларын ачыклау.
VI.Нәтиҗә.
Димәк без бүген кемнең биографиясе белән таныштык. Нәрсә аңладыгыз? Нәрсәләр аңлашылмады?
- Укучылар, милләтебезнең нинди дини бәйрәмнәрен беләсез? Иң зурларын әйтегез. ( Ураза гаете, Корбан гаете, Кадер кичәсе, Бәраәт кичәсе (бәхет, изгелекләр иңә торган көн), Гарәфә көне).
VII. Билгеләр кую
VIII. Өй эше бирү
Өй эше
1 төркем :“Корбан бәйрәм ”ен гаиләдә ничек үткәрдегез? шул турыда мәгълүмат язарга.
2 төркем: Г.Исхакый биографиясе буенча 5 сорау эзерләргә.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Саляхова Сания Рамисовна
→ sanij22 20.02.2012 0 4068 651 |
Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.