Ә.Бикчәнтәева "Тәмле сүз"


Тема: Әминә Бикчәнтаева “Тәмле сүз”

Максат: укучыларны Әминә Бикчәнтаеваның “Тәмле сүз” хикәясе белән таныштыру, хикәянең проблемасын, идеясын ачыклау, төп образга анализ бирү, уку һәм язу күнекмәләрен үстерү, сөйләм телен баету, укучыларга эстетик тәрбия бирү, әдәпле булырга өндәү.

Җиһазлау: компьютер, проектор, таблица, “Уку китабы”.

Дәреснең тибы: яңа материалны аңлату.

Алымнар: укытучы сөйләве, күрсәтү, аңлату, әңгәмә, дискуссия, эзләнү.

Дәрес барышы:

  1. Оештыру өлеше.

  • Укучыларда уңай психологик халәт тудыру, укучыларның фикерләрен дәрескә әзерлеккә туплау;

  • Укучыларны барлау.

  1. Өй эшен тикшерү (әниләрнең, туганнарының сурәтләрен төшереп алып килү).

  2. Текст өстендә эш.

  1. Сүзлек эш.(Слайд)

  2. Текстны уку. Тәрҗемә итү. План төзү.

  3. Әңгәмә:

  1. Укучылар, сез тәмле сүзен ничек аңлыйсыз? (слайд)

  2. Ә Гөлкәй бу сүзне ничек аңлаган? (текстан табу)

  3. Гөлкәйләргә кем кунакка килгән? Ул аңа нәрсә бүләк иткән?

  4. Курчакны сурәтлә (слайд)

  5. Ни өчен кунак апа башта Гөлкәйне мактый, ә соңыннан шелтәли?

  6. Ни өчен Гөлкәйнең әнисе оялды?

  7. Гөлкәйнең хатасын тап. Сез ничек уйлыйсыз, ул ни өчен дусына юләр ди? Ни өчен ачулана?

  8. Гөлкәйнең ыңгай һәм тискәре якларын табыгыз, атагыз.(слайд)

  9. Хикәя ничек тәмамлана? Проблемасы.

  10. Сез ничек уйлыйсыз, автор ни өчен бу әсәрне язган?

  11. Сез нинди тәмле сүзләр беләсез? (өй эшен күрсәтеп, тәмле сүзләрне атарга) (слайд).

  12. Сез тәмле теллеме? Ә ни өчен бу сүзләр безгә кирәк?

  13. Әсәр сезгә ошадымы? Ни өчен?


  1. Иҗади эш.

1.79 биттәге 7нче күнегүдәге мәкальләрне аңлатыгыз.

2. Матур,чибәр, ягымлы, шаян, итагатьле- бу сүзләр сезнең күз алдыгызга нинди смайлик тудыра? (альбом, төсле каләм)

V. Йомгаклау.

Бүген сез дәрестә нинди яңалыклар белдегез?

  1. Өй эше. Әсәргә иллюстрация эшләгез. Дәрес тәмам. Билгеләр кую. Саубулыгыз!


Слайд 1
Слайд 2
Слайд 3
Сүзлек эш:            Беркөнне – однажды Курчак – кукла Шикелле – кажется Ефәк – шёлк Кызыкты – позавидовала Авып китте – упала Тартып алдым – вырвала из рук Ялт итеп- быстро Гадәт – привычка Оялды – смутилась Тупас - грубо
Слайд 4
Тәмле - ашаганда рәхәтлек бирә торган. Тәмле – ягымлы, кеше күңелен йомшартырлык.
Слайд 5
Слайд 6
Курчак:  Матур;  Күзләре зәп – зәңгәр;  Чәчләре үрелгән;  Күлмәге ефәктән.
Слайд 7
Нинди кыз ул –Гөлкәй?       Уйларга ярата Юмарт Ягымлы Киң күңелле Үз хатасын аңлый Тәмле телле Саран Икейөзле Тупас Көнчел Усал Әдәпсез
Слайд 8
Слайд 9
 Балакайларым  Рәхмәт  Акыллым  Гафу ит
Слайд 10
Сез нинди тәмле сүзләр беләсез?        Үскәнем Акыллым Матурым Бәләкәчем Кояшым Күз нурым Сандугачым Алтыным Батырым Йөрәк маем Бәбкәм Йомшагым Уңганым Бөркетем
Слайд 11
Хәерле иртә!
Слайд 12
Тыныч йокы!
Слайд 13
Исәнмесез! Саубулыгыз!
Слайд 14
Зинһар өчен!
Слайд 15
Рәхмәт!
Слайд 16
Хуш киләсез! Рәхим итегез!
Слайд 17
Гафу ит!
Слайд 18
Слайд 19
Мәкальләр:  1. Тел елата да, юата да.  2. Теле татлының дусы күп.  3. Татлы сүз язгы көн кебек рәхәт.  4. Яхшы сүз балдан татлы.
Слайд 20
Саубулыгыз!

Полный текст материала Ә.Бикчәнтәева "Тәмле сүз" смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Махмутова Альфина Фаритовна  Alfinka
22.02.2012 0 8837 1135

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.



А вы знали?

Инструкции по ПК