Внеклассное мероприятие "Татар малае-2012"


МОБУ СОШ №4 им. А.Я. Першина г. Благовещенск













Конкурс


«Татар малае»


Разработка внеклассного мероприятия

(на татарском языке)











Автор разработки:

Махмутова Альфина Фаритовна,

учитель татарского языка и литературы

I квалификационной категории









Благовещенск - 2012


Пояснительная записка.

Цели:

  1. Образовательная. Обобщить и углубить ЗУН учащихся об именах существительных, о глаголах и о прилагательных.

  2. Развивающая. Способствовать развитию речи, памяти, мышления, воображения и творческих способностей учащихся.

  3. Воспитательная. Пробудить интерес и положительную мотивацию к изучению татарского языка и литературы, воспитывать интерес к татарской культуре и традициям.

Оборудование: Класс красочно оформлен. Компьютер, проектор, карточки с заданиями (разноуровневые). Конкурс состоит из пяти этапов:

    1. «Знакомство» (презентация участника + костюм);

    2. «Царство Фонетики»

    3. «Царство Морфологии»;

    4. «Царство Синтаксиса»;

    5. Порт «Алло, мы ищем таланты!».















Татар малае” конкурсы

Сыйныф ярыш эчтәлегенә туры китереп бизәлә. Жюри өчен урыннар эзерләнә. Сыйныф эчендә моңлы көй яңгырый.

Кичәнең барышы

Укытучы: Исәнмесез, кадерле кунаклар, жюри әгьзалары, катнашучылар! Белемле кеше — бәхетле кеше. Күп телләр белгән кеше — бермә-бер бәхетле. Белем бөек нәрсәләрнең иң гүзәле. Ул — ялгыз калганда иптәш, чит җирләрдә сердәш, дуслар янында байлык, дошманга каршы үткен корал.

Бүген безнең сыйныфта 23 нче февраль – Ватанны саклаучылар көненә арналган “Татар малае” конкурсы бара. Бу конкурста 6 малаебыз катнаша. Аларның хезмәтен гадел жюри бәя биян итәчәк.

(Жюри әгьзалары белән таныштыра.)

Укытучы: Әй, кызлар,

Әй, малайлар,

Татар малае”н сайлыйк,

Хәзер аларга, елмаеп,

Кул чабыйк.

Әйдәгез, әлеге тырыш, уңган, булдыклы малайларны сәхнәгә чакырыйк.

Бәйгедә катнашучылар тантаналы көй барышында сәхнәгә чыгып тезелә.

I бәйге. «Әйдәгез, танышыйк!» Монда конкурсантлар презентация ярдәмендә үзләренең кем булуы, нәрсә яратулары турында кыскача гына чыгыш ясый.

II бәйге «Фонетика патшалыгы»

1 (сары төс) – 3 балл

2 (яшел төс) – 5 балл

3 (кызыл төс) – 10 балл

Катнашучылар үзләренең белемнәренә, көчләренә карап, өч уровеннән берсен сайлап күнегүләр эшләргә тиешләр.

  1. Сүзләрне иҗеккә бүл, ничә хәреф, ничә сузык аваз барлыгын яз.

Балачак, мәсьәлә, хыял.

  1. Сүзләрнең транскрипциясен яз:

Аккош, авыл, төлке.

  1. Сүзләрдә хаталарны тап һәм дөрес итеп яз:

Болот, ауыл, төлкө.

III бәйге. “Морфология патшалыгы”

  1. Бирелгән сүзләрне исем, сыйфат, фигыльне табыгыз:

Ашый, бала, балык, саран, йөзә, матур, чумган, су, батыр.

  1. Сыйфатларының дәрәҗәләрен билгелә:

Ап-ак, матуррак, батыр, зәңгәрсу, яшкелт, көчле, нык тирән.

  1. Исемнәрне килеш белән төрләндер:

Диңгез, су.

IV бәйге. “Синтаксис патшалыгы”

  1. Сүзтезмәләр төзе:

Балык Матур

Яшел Күл

Тирән Үлән

Делфин Тәмле

  1. Җөмләләргә синтаксис анализ яса(ия, хәбәр, аергыч):

Безнең як елгалары бик тирән һәм матур.

Айрат делфин белән уйный.

Океанда төрле – төрле балыклар йөзә.

  1. Бирелгән сүзләрне кулланып кыска текст төзе:

Тирән, матур, төрле – төрле, күп, киттек, балыклар, күлдә, йөзә, без, тотарга, көн, иде, Айрат һәм Алмаз, тотты.

Укытучы: Без сезнең белән су патшалыгы буйлап сәяхәтебезне тәмамлыйбыз. Ә хәзер “Талантлар, сез кайда?” исемле портка тукталып китик. Монда сезгә жюри әгъзалары тарафыннан төрле – төрле сораулар һәм биремнәр әйтелер. Әйдәгез, әле уйнап алыйк!

Уеннар бит, дусларым,

Витаминнар кебек алар:

Күңелләрне үстерә,

Йөрәкләргә көч бирә.

Әйдәгез, без дә сезнең белән уйнап алыйк,

Белемнәрегезне барлыйк.

  1. нче бирем. Яраткан шөгылең турында сөйлә.

  2. нче бирем. Табышмакларның җавапларын әйт:

  1. Теле юк, үзе аңлата.

  2. Лампа түгел яктырта, мич түгел җылыта.

  3. Исе юк, төсе юк, аннан башка тормыш юк.

  4. Җир өстендә ак мамык.

5) Ике туган бер-берсен күрә алмый.

3 нче бирем. “Кара ат”. Атаклы кешенең исемен әйтегез һәм аның иҗатыннан бер әсәрен яттан сөйләгез. Экранда әсәрләреннән геройлар сурәте (Г.Тукай)

4 нче бирем: Бию көе. Конкурсант биеп күрсәтергә тиеш.

5 нче бирем: “Җырлыйк әле ( татарча бер җыр җырлап күрсәтергә)

6 нчы бирем: 23 нче февраль белән котлап шигырь яз

(Жюри бәйгегә нәтиҗә ясый)

Укытучы: Жюри балларны исәпләгән чакта без сезнең белән бер уен уйнап алабыз. . Башкортстанда төрле милләт вәкиле: татар, башкорт,рус, чуваш, мари һ.б. халыклар яши. Хәзер яңгырачак көйне игътибар белән тыңлагыз: кайсы милләт халкының бию көе яңгырар?

(музыка яңгырый)

Укытучы: Уеныбыз тәмамланып килә. Инде аңа нәтиҗә ясыйк. Сүз жюригә бирелә.

(Жюри бәйгегә нәтиҗә ясый. Җиңүчеләр тантаналы рәвештә тәбрикләнә)

1 нче урын

  1. нче урын

3 нче урын

Номинацияләр:

Медальләр: “Иң матур малай”, “Иң акыллы малай”, “Иң җор телле малай”, “Сандугач”, “Иң оялчан малай”, “Иң кыю малай”


Укытучы:

Татарча да яхшы бел,

Русча да яхшы бел,

Икесе дә безнең өчен

Иң кирәкле, затлы тел.

Тел кешене дус итә,

Бер-берсенә беркетә.

Бел, балам, син рус телен

Һәм өйрән татар телен!


Бәйге тәмам. Катнашуыгыз өчен зур рәхмәт!
















Катнашучы

Ф.И.О.

класс

I этап

Презентация, костюм

Әйдәгез, танышыйк”

II этап

Фонетика патшалыгы”


III этап

Морфология патшалыгы”

IV этап

Синтаксис патшалыгы”

V этап

Талантлылар, сез кайда?”


баллар


урын

Сафаров Элнур, 4б сыйныф









Гәлимов Айдар, 4б сыйныф









Миргәязов Рәмил, 4б сыйныф









Ибрагимов Данил, 4в сыйныф









Рахматуллин Данил, 4а сыйныф









Нафиков Ришат, 4г сыйныф










«Татар малае» конкурсы




Жюри:


7


Слайд 1
Татар малае 2012
Слайд 2
“Әйдәгез, танышыйк!”
Слайд 3
Слайд 4
Хәерле сәгатьтә!!!   Совершая погружение для исследования остатков затонувших кораблей, нельзя предугадать, что находится на морском дне. Там можно обнаружить странные существа, скрывающиеся в глубинах, или сокровища, захороненные в песке. Этот корабль затонул много лет назад. Сейчас он весь покрыт кораллами.
Слайд 5
«Фонетика патшалыгы» 1. Сүзләрне иҗеккә бүл, ничә хәреф, ничә сузык аваз барлыгын яз. Балачак, мәсьәлә, хыял. 2. Сүзләрнең транскрипциясен яз: Аккош, авыл, төлке. 3. Сүзләрдә хаталарны тап һәм дөрес итеп яз: Болот, ауыл, төлкө.
Слайд 6
“Морфология патшалыгы”
Слайд 7
1. Бирелгән сүзләрне исем, сыйфат, фигыльне табыгыз: Ашый, бала, балык, саран, йөзә, матур, чумган, су, батыр. 2. Сыйфатларының дәрәҗәләрен билгелә: Ап-ак, матуррак, батыр, зәңгәрсу, яшкелт, көчле, нык тирән. 3. Исемнәрне килеш белән төрләндер: Диңгез, су.
Слайд 8
“Синтакс ис патшалы гы”
Слайд 9
1. Сүзтезмәләр төзе: Балык Яшел Тирән Делфин Матур Күл Үлән Тәмле 2. Җөмләләргә синтаксис анализ яса(ия, хәбәр, аергыч): Безнең як елгалары бик тирән һәм матур. Айрат делфин белән уйный. Океанда төрле – төрле балыклар йөзә. 3. Бирелгән сүзләрне кулланып кыска текст төзе: Тирән, матур, төрле – төрле, күп, киттек, балыклар, күлдә, йөзә, без, тотарга, көн, иде, Айрат һәм Алмаз, тотты.
Слайд 10
“Талантлар, сез кайда?”
Слайд 11
1. Теле юк, үзе аңлата. 2. Лампа түгел яктырта, мич түгел җылыта. 3. Исе юк, төсе юк, аннан башка тормыш юк. 4. Җир өстендә ак мамык. 5. Ике туган бер-берсен күрә алмый.
Слайд 12
“Кара ат”
Слайд 13
Котлыйбыз!

Полный текст материала Внеклассное мероприятие "Татар малае-2012" смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Махмутова Альфина Фаритовна  Alfinka
22.02.2012 0 5004 616

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.



А вы знали?

Инструкции по ПК