Тел – ананың балага иң кадерле бүләге
Автор. Галлямова Марьямия Наиловна. (Майая)
Название ОУ. Базарно-Матакская средняя общеобразовательная школа Алькеевского района Республики Татарстан.
Должность автора. Учитель татарского языка и литературы.
Тема. “Тел – ананың балага иң кадерле бүләге.”
(3 сыйныфта уку дәресе)
Максат. Татар халык иҗатының байлыгы булып торган мәкаль, әйтем, табышмаклар аша телебезнең байлыгын, матурлыгын күрсәтү, кроссвордлар чишәргә өйрәтү, укучыларда тапкырлык сыйфатлары, йөгерек фикерләү күнекмәләре, игътибарлылык формалаштыру, сүз байлыгын үстерү, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.
Җиһазлау. Тактада туган телгә багышланган газета
“ Туган телем – татар теле,
Халкым теле – хаклык теле”,
Габдулла Тукай портреты, Габдулла Тукайның “Туган тел” шигыре язылган плакат, Габдулла Тукай сүзләренә язылган “Туган тел” җыры язылган аудиокассета, Рафис Корбан портреты, Рафис Корбанның “Туган тел” шигыреннән өзек язылган плакат, Рафис Корбан сүзләренә язылган “Туган тел” җыры язылган аудиокассета, Рафис Корбанның “Куркуын җиңгән куян” китабы, рәссам Тавил Хаҗиәхмәтовның Г.Тукайның “Бишек җыры” шигыренә иллюстрациясе, “Бишек җырлары”, “Бала бишеге – гомер ишеге” җыентыклары, магнитофон, компьютер, презентация.
Дәрес тибы. Яңа материалны аңлату.
Дәрес барышы.
I. Оештыру. Укытучы сүзе.
Исәнмесез, укучылар. Бүген 21нче февраль – Халыкара туган тел көне. 2000 нче елда ЮНЕСКО тарафыннан бу көн бөтен дөньяда туган тел көне итеп билгеләнә. Без дә бүген туган тел көненә җыелдык. Дөньяда 6000нән артык телдә сөйләшәләр. Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә тигез дәрәҗәдә итеп таныла. Чөнки һәр тел кешегә мәңге сакларга тиешле байлык булып тора. Туган тел – беренче мәртәбә әйләнә-тирәне танып белергә, һәр нәрсәне үз исеме белән әйтергә өйрәтүче, шулай ук әти-әниебез, гаилә белән аңлашу һәм дуслар, мәктәп белән аралашуда ярдәм итүче тел ул. Ни аяныч, бүген кайбер телләргә онытылу, югалу куркынычы яный. Туган телләрен балаларына өйрәтүне кирәк дип тапмаучы ата-аналар да очрый.
II. Актуальләштерү.
Укытучы сүзе. Һәр милләтнең үз туган теле бар. Һәр халык өчен туган тел –
иң кадерле, куәтле, моңлы тел. Рус милләтенең туган теле – рус теле, чуашларның – чуаш теле, үзбәкләрнең туган теле – үзбәк теле. Хәзер “Туган тел” җырын тыңлап үтик.
(Магнитофон язмасында Габдулла Тукай сүзләренә язылган “Туган тел” җыры яңгырый.)
Укучылар, бу җырны кем язган?
Бу җырны Габдулла Тукай язган.
Габдулла Тукай бу җыры аша нәрсә әйтергә тели?
Ул “Дөньяда күп нәрсә белдем, син туган тел аркылы,”- дип әйтә.
Дөрес, укучылар. Без туган тел аркылы күп нәрсәләр беләбез. Икенче баганада шагыйрь нәрсә дип әйтә?
“Иң элек бу тел белән
Әнкәм бишектә көйләгән.
Аннары төннәр буе
Әбкәм хикәят сөйләгән.”
Дөрес әйтәсез. Иң элек безне әни бишектә тирбәткән.
Ш. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.
1. Укытучы. Рәссам Тавил Хаҗиәхмәтовның Г.Тукайның “Бишек җыры” шигыренә ясалган иллюстрациясе буенча әниләребезнең безне ничек йоклатканнары турында сөйләшеп алыйк. (Слайд белән рәссам Тавил Хаҗиәхмәтовның Г.Тукайның “Бишек җыры” шигыренә иллюстрация күрсәтелә.) Сез күбегез апалар һәм абыйлар. Әниләрегезнең сеңелләрегезне, энеләрегезне ничек итеп йоклатканнарын күргәнегез бар. Әни кеше баласын нәрсәдән саклый? (Укучыларның җаваплары тыңлана.)
Әни баласын җил-яңгырдан саклый.
Иллюстрациягә карап тагын нәрсәләр әйтеп була? Әни безне ничек йоклата?
Әни баласына берсеннән-берсе “тәмле”, матур сүзләр әйтә. Аның тәртипле, акыллы булып үсүен тели. (Укучыларның җаваплары тыңлана.)
Укучылар, әниләр безне тагын ничек йоклатканнар?
Әниләр безне бишек җырлары җырлап йоклатканнар.
Сез нинди бишек җырлары ишеткәнегез бар? Әниләрегез нинди җырлар җырлый? Мин менә бу бишек җырын яратам:
“Әлли - бәлли итәргә
Үз бишеге бар аның.
Кулына алып сөяргә
Үз әнисе бар аның.”
(Укучыларның җаваплары тыңлана.)
Татар халкы бу бишек җырларына бик игьтибарлы. Чөнки баланың тормыш белән очрашуы бишектән башлана. Бишек җыры аны олы җиһанга чыгара. Халкыбызга кирәк, бик кирәк бишек җырлары. Бу моң һәр өйнең ишеген кагардай булсын, бишекләрдән бишекләргә күчсен, өй түрендә урын алырдай булсын.
Менә бу “Бишек җырлары” җыентыгына татар халкының бишек җырлары тупланган. Шулай ук шагыйрьләребез дә матур-матур бишек җырлары иҗат иткәннәр. (Җыентыктагы Дәрдемәнд, Туфан Миңнуллин, Муса Җәлил, Мөнир Мазунов, Разил Вәлиев һәм башкаларның бишек җырлары белән таныштыру. Слайд белән Дәрдемәнд, Туфан Миңнуллин, Муса Җәлил, Мөнир Мазунов, Разил Вәлиев портретлары күрсәтелә.)
Балалар, безнең һәрберебезнең теле нинди сүз белән ачылган?
Без иң беренче “әннә”, “әттә”, “әни”, “әти” дип әйткәнбез. Чөнки алар безнең иң кадерле кешеләребез.
Укытучы. Иллюстрация буенча тагын нәрсәләр әйтеп була. Бишек нәрсәгә эленгән?
Бишек сиртмәгә асылган. Сиртмә бүлем башына беркетелгән. Ә бишек чыбылдык (бөркәнчек) белән капланган. Чыбылдык бала тыныч йокласын, күз тимәсен дип ябылган.
Хәзер Рафис Корбанның “Туган тел” җырын тыңлап, авторның әйтергә теләгән уен белербез. Ул туган тел турында нәрсәләр әйтә? (Магнитофон язмасында Зөлфия Минһаҗева башкаруында Рафис Корбан сүзләренә язылган “Туган тел” җыры яңгырый.)
Рафис Корбан – шагыйрь һәм язучы. Аның “Куркуын җиңгән куян” китабын укыган укучы аның иҗаты белән якыннан танышыр. Ул китапны сез дә табып укырга тырышыгыз. (Китап укучыларга күрсәтелә.Слайд белән Рафис Корбанның портреты күрсәтелә.)
Ул туган телне гөлгә тиңли. “И, газиз татар телем син, кадерле туган телем,” – дип әйтә.
Күренекле кешеләребезнең туган телебез турындагы фикерләре белән таныштыру. (Слайд белән бирелә.)
1. “Татар теле – туган тел,
Безгә газиз булган тел.
Әти-әни, әби-бабай
Безне сөя торган тел”, - дип яза шагыйрь Шәйхи Маннур.
Әхмәт Ерикәй болай дигән :
“Туган оясыннан аерылган кош
Канатына мәңге ял тапмый.
Туган телен яратмаган кеше
Башкаларның телен яратмый”.
Шәүкәт Галиев түбәндәгеләрне әйтә :
“Җирдә миңа ни кирәк ? –
Тукай, туган тел кирәк !”
Каюм Насыйри болай язган :
“Без – татарлар, телебез татар теле,
Мөстәкыйль һәм камил тел”.
Шагыйрә Энҗе Мөэминова тел турында :
Туган телем.
Дөньяда иң-иң матур ил
Ул – минем туган илем.
Дөньяда иң-иң матур тел
Ул – минем туган телем.
“Балам !” – диеп туган телдә
Эндәшә миңа әткәм.
“Әнием !” – диеп әнкәмә
Мин туган телдә әйтәм.
Туган телемдә сөйләшеп
Яшим мин туган илдә.
“Туган ил” дигән сүзне дә
Әйтәм мин туган телдә.
Иң изге хисләремне мин
Туган телдә аңлатам.
Шуңа күрә туган телне
Хөрмәтлим мин, яратам.
“Тел – ананың балага иң кадерле бүләге.”
Укытучы. Туган тел – Ватан, туган җир, ата-ана сүзләре белән бер үк дәрәҗәдә торучы бөек, изге һәм кадерле сүз. Ул телне шуңа күрә туган тел дип атыйлар. Ул телгә баланы аның иң газиз, иң якын кешесе – анасы өйрәтә. Тел – ананың балага иң кадерле бүләге. Ул аңа шул телдә бишек җырлары җырлый, иркәли, юата. Шуның өчен аны халык ана теле дип атый.
Районыбызда күп еллар укытучы булып эшләгән Дмитрий Ярославлев туган теле турында менә нәрсәләр әйтә: “Минем өчен туган тел – иң изге нәрсә, бәһасез байлык ул. Чөнки бу газиз анамның теле, миңа аның иң кадерле бүләге. Тормышыбыздагы иң бәхетле дә, иң киеренке һәм авыр вакытларда без туган телебездә уйлыйбыз, фикер йөртәбез. Минем өчен иң матур һәм моңлы җырлар – туган чуаш халкымның җырлары. Башка милләтләр өчен дә шулайдыр ул. Буыннардан-буыннарга тапшырылучы тел бит халыкның күңел көзгесе, ул аның рухи байлыгын, милли үзенчәлекләрен, гореф-гадәтләрен дә түкми-чәчми сакларга ярдәм итә. Үзен-үзе хөрмәт иткән һәр кеше туган телен белергә тиеш дип исәплим мин. Сүз дә юк, башка телләрне дә белү кирәк. Әйтик, бөек рус телен ничек белмәскә һәм яратмаска?! Ә бит туган телеңне белү башка телләрне өйрәнергә һич тә комачауламый, киресенчә, ярдәм генә итә. Төрле телләр бер-берсен тулыландыра һәм баета гына. Нинди милләттән булуыбызга карамастан, туган телебезне яратыйк, олылыйк, кадерләп саклыйк, киләчәк буыннарга бөтен килеш тапшырыйк!”
Туган тел ... Ул күп гасырлык тарихы булган, 7 миллион халык сөйләшкән, дөньяда иң дәрәҗәле телләр исәбенә кергән, чит илләрдә дә өйрәнелә торган тел.
“Гасырларны кичте, исән калды,
Туган телебез булган бу алмаз.
Чабаталы, чабаталы чакта югалмады –
Татарстанлы чакта югалмас”, - дип язып калдырган якташ шагыйрь Хәсән Туфан.
Безнең Татарстаныбызда төрле милләт халкы дус яши һәм татар телен теләп өйрәнә. Татар телендә башка милләт кешесенең сөйләшүен ишетү үзе бер зур шатлык ул. Безнең мәктәп тә моңа мисал булып тора. Башка милләттән булган укучылар татар телен теләп өйрәнә. Һәр сыйныфта, беренче сыйныфтан башлап унберенче сыйныфка кадәр, татар балалары һәм башка милләт балаларына татар теле һәм әдәбияты укытыла.
Укучылар, ә сез ничә телдә сөйләшә аласыз?
Без ике телдә сөйләшәбез.
Ә ни өчен ике телдә сөйләшәсез?
Чөнки без татарча да, русча да укыйбыз. Ә иң татлысы – туган тел.
Дөрес. Татарстанда татар һәм рус телләре дәүләт телләре булып санала.
“Татарча да яхшы бел,
Урысча да яхшы бел.
Икесе дә безнең өчен
Иң кирәкле, затлы тел”, - дигән Шәйхи Маннур.
Ял минуты. “Без,без, без идек” уенын уйнау.
IY. Алган белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
1.Укытучы. Без татар телен беренче сыйныфтан ук өйрәнәбез. Дәрестә татарча дөрес итеп язарга, сөйләшергә өйрәнәбез. Хәзер тел турында белүебезне күрсәтеп үтик - кроссворд чишәрбез. Кроссворд чишеп, үзебезнең нинди бәйрәмгә җыелуыбызны белербез. Җавапларны шакмакларга язып барырбыз.
1) һәрвакыт авыз эчендә, ә йотып булмый. Ул нәрсә? (Тел.)
2) Кар астында кышлаган, тунын яшелдән тышлаган. Ул нәрсә? (Уҗым.)
3) Яфрак астында булса да , эшләпәдән утыра. Ул нәрсә? (Гөмбә.)
4) Кеп-кечкенә җил капка, ачыла да ябыла.(Авыз.)
5) Кышын да, җәен дә бертөрле. (Нарат.)
-
1. т
2. у
3. г
4. а
5. н
е
җ
ө
в
а
л
ы
м
ы
р
м
б
з
а
ә
т
Укучылар, кызыл хәрефләр белән язылган сүзләрне укыйк әле.
Туган тел.
Димәк, туган тел көненә (бәйрәменә) җыелганбыз.
Туган тел ул – иң татлы тел.
2. Укытучы:
- Укучылар, без нинди республикада яшибез? Ул нинди ил? Аның турында нәрсәләр беләсез?
- Без Татарстанда яшибез.
- Туган ил, туган як турында нинди шигырьләр беләсез?
(Бер укучы З.Туфайлованың “Туган ил” шигырен яттан укый.)
Иң матур җир кайда була?
(Бер укучы Р.Вәлиеваның “Иң матур җир” шигырен яттан укый.)
“Без зирәк, без тапкыр” уены.
Укытучы. Татар халкы гомер-гомергә зирәк, тапкыр булган. Дәресебезне дәвам итеп, татар халык авыз иҗаты байлыгы булган табышмаклар әйтешик. (Укучылар бер-берсенә табышмаклар әйтешәләр, җавапларын табалар.)
Үзе сөяксез, сөйләгән сүзе исәпсез? Ул нәрсә? (Тел.)
Ачы да була, төче дә була.
Я, әйтеп кара, ул нәрсә була? ( Тел.) һ.б.
- Татар телен без яратып өйрәнәбез. Татар теленең бай тел икәнлегенә сокланабыз. Дәресләрдә сөйләмебезнең байлыгын арттырабыз. Татар телендә кайбер сүзләрнең арттан да, алдан да (сулдан уңга, уңнан сулга таба) укып, төрле мәгънә аңлатулары турында да беләбез.
- Уң яктан да ашыйсың, сул яктан да ашыйсың. Әгәр ул сүздәге бер хәрефне үзгәртсәң, аны чүкеч белән кагасың. Ул нинди сүз? (Җавап: кабак – кадак)
Алдан да, арттан да бертөрле укыла торган сүзләр уйлауны дәвам итеп, уенны дәвам итәбез.( Укучылардан сүзләр уйлату: апа, ата, ана, ипи, кызык, калак, карак, аша, ара, ала, һ.б.)
Без мәкальләр дә күп беләбез, бервакытта да аптырап калмыйбыз.
Укытучы. Хәзер “Әйтеп бетер” уены уйнарбыз. Мин мәкальләрнең башын укыйм, ә сезгә аларны әйтеп бетерергә кирәк булачак.
Батырлыкта ... . (матурлык)
Беләге юан берне егар, белеме ... ... ... . (юан меңне егар)
Ашаганда колагың селкенсен, эшләгәндә ... ... . (йөрәгең җилкенсен)
Ашыккан ашка ... .(пешкән)
Тырышкан табар, ташка кадак ... .(кагар) һ.б.
“Дәү әти киңәшләрен” уку.
- Туган тел - иң тәмле тел,
Тәмле дип, телең йотма,
Туган телне онытма.
- Туган телен оныткан
Әнисен дә оныта.
Ничә буын сакланган
Нәселен дә корыта.
Бер авыр сүз дә бик җитә
Йөрәкне яраларга.
Мең назлы сүз дә аннары
Аз аны дәваларга.
Миндә авыз бар диеп
Бертуктаусыз сөйләмә.
- Суны кипкән җиргә сип,
Сүзне көткән җирдә әйт.
Иң татлы нәрсә дә - тел,
Иң ачы нәрсә дә - тел.
- Башка телләрне өйрәнгәндә дә татар теле ярдәмгә килә. Бары туган тел аша гына теләгеңә ирешеп була.
- Нинди генә телләр арасында булса да татар теле якын, кадерле. Үз телеңне ярат, кадерлә, сакла син син, бала.
Y. Нәтиҗә. Укытучы. Һәр милләтнең үз туган теле була. Аны онытырга ярамый. Туган телебезнең байлыгын, матурлыгын күрә белергә кирәк. Аның бай мирасын өйрәник. Ш.Маннаповның “Ат ник көлә” шигыре безне туган телне сакларга, белергә өнди:
Авылга әбиләренә
Кунакка кайткан Ирек.
“Привет, конь!” – дип исәнләшкән
Җирән кашканы күреп.
Җирән кашка башын чайкап
“-Миха-ха- хай!” – дип көлгән.
“Ник көлә ул?” – дип Ирек
Сораган әбисеннән.
Әбисе хәйләкәр генә
Елмаеп болай дигән:
- Үз телен оныткан, диеп
Көләдер, улым синнән....
Укучылар, сез Ирек хәлендә калырга тырышмагыз. Үзегезнең туган ана телегезне онытмагыз! Аны яратыгыз, үз ана телегез белән горурланып яшәгез!
YI. Өй эше. Тел турында мәкаль, шигырь, табышмаклар табып укырга, икенче дәрескә алып килергә.
YII. Йомгаклау. Укучылар, шуның белән дәрес тәмам. Дәрестә бик яхшы катнаштыгыз, күп эшләдегез, рәхмәт.
Билгеләр кую.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Галлямова Марьямия Наиловна (Майая)
→ майая 07.03.2012 0 7636 503 |
Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.