План урока "Порядковое числительное"; 6 класс


Насырова Миляуша Сальмановна

Учитель татарского языка и литературы

МБОУ “Лицей № 14” г.Нижнекамск








































Тема: Тәртип саны.

Максат: - тәртип саны төшенчәсен бирү һәм аны үз сөйләмнәрендә файдалана белү күнекмәләрен булдыру;

  • диологик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү;

  • укучыларда татар телен өйрәнүгә уңай мөнәсәбәт тудыру.

Җиһазлау: Уеннар өчен кирәкле әсбаплар, торт рәсеме, дәреслек, тест сораулары.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру. Уңай психологик халәт тудыру. Укучылар бер-берсенә, укытучыга хәерле көн телиләр.

Дәресебезне башлыйбыз.

1) Дежур укучы белән әңгәмә.

2) Кереш әңгәмә.

- Сезнең сыйныфта ничә укучы?

- Ничә кыз?

- Ничә малай?

- Бүген сезнең дәресләр сәгать ничәдә башланды?

- Ничәдә тәмамлана?

- Бүген ничә дәрес укыйсыз?

3) Теманы һәм максатны билгеләү.

- Без нинди тема өйрәндек?

- Без бу лексик теманы өйрәнүне дәвам итәрбез. Дәресебезнең темасы “Тәртип саннары”. Бүген сан турында белгәннәрне искә төшерербез һәм тәртип саннары белән танышырбыз.

4) Сүзлек эше (сөйләм оештыруда кирәк булачак сүзләрннең мәгънәсен аңлату яки тәрҗемә итү).

Сүзләр: микъдар саны, юмарт, саран, ярдәмчел, хәрәкәтчән, күңелле, рәхәт.

  1. Белемнәрне актуальләштерү.

  1. Бердән унга кадәр саннарны кабатлау. Әңгәмә.

- Микъдар саны русча ничек атала?

- Микъдар саны нинди сорауларга җавап бирә?

- Алар нәрсәне белдерә?

2) “Куянга булыш” уены.

Куянның ашыйсы килә. Кәрзиндә кишер ята, ләкин ул кәрзин янына барырга курка. Куянга булышырга кирәк. Куян ун каршылыкны үтәргә тиеш. Әгәр сез саннарны дөрес әйтсәгез, ул бу каршылыкларны җиңел үтә алыр. Куянкайга булышабызмы?

Укучылар бердән унга кадәр саннарны дөрес итеп әйтеп чыгалар. Санга сорау куялар.

- Димәк, дуслар нинди булырга тиеш?

- Дуслар ярдәмчел булырга тиеш. (Җөмләне бергәләп кабатлыйлар.)

  1. Уннан егермегә кадәр саннарны искә төшерү. “Нокталарны тоташтыру” уены.

Укучылар, бердән егермегә кадәр саннарны әйтә-әйтә тактада ясалган нокталарны тоташтырганнан соң, торт рәсеме барлыккак килә.

- Бу нәрсә? (торт)

- Без аны кем белән ашыйбыз? (дуслар белән)

- Димәк, дуслар нинди булырга тиеш? (юмарт булырга – бергәләп әйтергә)

4) Дистәләрне кабатлау. “Лото” уены.

Укучылар алдында алты тигез өлешкә бүленгән лото. Һәр өлешкә билгеле бер сан язылган. Шул ук саннар белән аерым карточкалар бирелә. Укытучы дистәләрне әйтә, укучылар тиешле карточканы күрсәтә. Дөрес булса, лотодагы шул ук санлы шакмак карточка белән каплап бетерә - шул җиңүче була.

III. Яңа грамматик материалны үзләштерү.

1) Ә хәзер санның тагын бер төре, тәртип саннары белән танышабыз.

Тәртип саны – порядковые числительные.

- Скажите, что означает порядковые числительные? (обозначают порядковый номер предмета при счете).

- Тәтрип саны – ничәнче? Соравына җавап бирә. Микъдар санына –нчы,

-нче, -ынчы, -енче кушымчалары ялганып ясала. Нечкә сүзләргә -нче, -енче, калын сүзләргә -нчы, -ынчы кушымчалары ялгана.

- Кагыйдәне схема белән ничек күрсәтеп була?

Микъдар саны + -енче/-ынчы = тәртип саны.

- Саннарны татар телендә әйтегез: десятый, третий, шестой.

2) Физкультминут. (хәрәкәтләр белән)

Бер, ике, өч – безнең кулда – көч!

Бер, ике, бер – биеккә сикер!

Бер, ике, йөз – суда йөз!

Бер, ике, бер – бик тиз йөгер!

3)Язмача күнегү. Дәфтәрләрдә һәм тактада сүзләрне татарчага тәрҗемә итергә.

Четвертый, восьмой, девятый.

IV. Яңа материалны ныгыту. Коммуникатив биремнәр үтәү.

    1. Дәреслек белән эш. 8 нче күнегү. Телдән эшләү. Текстны укып, исем уйлап табу. Тәртип саннарын табып, сорау куярга.

2) 1 нче күнегү. Диалогны укып, охшаш диалог төзеп сөйләргә.

3) Ишетеп, аңлау күнегү.

- Укучылар, мин сезгә җөмләләр укыйм, ә сез бу җөмләләрдән тәртип саннарын гына язып алыгыз.

Бишенче дәрестә контроль эш булды.

Азатка унсигез яшь.

Бабай Чулпанга бер алма бирде.

Мин икенче катта яшим.

V. Йомгаклау.

1) - Бүген нинди тема өйрәндек?

- Тәртип саны ничек ясала?

- Без тагын нәрсә турында сөйләштек?

- Чын дуслар нинди була?

2) Белемнәрне тикшерү өчен тест.

Дөрес тәрҗемәне табыгыз:

СЕДЬМОЙ

җиде; җиденче; җидедә.

Калын сүзне табыгыз:

беренче; сигезенче; алтынчы.

Сүзгә дөрес кушымча ялгагыгыз:

-нчы; -енче; -ынчы; -нче.

Җөмләгә тиешле сүз өстәргә:

БЕЗ ............. СЫЙНЫФТА УКЫЙБЫЗ.

унда; бер; алтынчы.

3)Эшләрне тикшерү, бәяләү.

VI. Өй эше бирү. Кагыйдәне ятларга. Тәртип саны кертеп дүрт җөмлә төзеп язарга.



Полный текст материала План урока "Порядковое числительное"; 6 класс смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Насырова Миляуша Сальмановна  Юнысова
25.03.2012 0 6976 550

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.



А вы знали?

Инструкции по ПК