Урок татарского языка "М. Юнысның "Шәмдәлләрдә генә утлар яна" әсәрендә катлаулы кушма җөмләләр" для 8 кл.


Тема: М.Юнысның “Шәмдәлләрдә генә утлар яна” әсәрендә катлаулы кушма җөмләләр.


Максат: 1. Катлаулы кушма җөмләләрнең үзенчәлекләрен билгеләү һәм әсәрнең эчтәлеген ачу.

2. Укучыларда мөстәкыйль эшләү һәм сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү.

3. Укучыларда хәрби - патриотик хисләр тәрбияләү.


Җиһазлау: Схемалар, ребус төшерелгән плакат, карточкалар, компьютер.

Материал: Әдәбият, 8 нче сыйныф; татар теле, 8 нче сыйныф; синтаксистан күнегүләр җыентыгы.


Дәреснең төре: интегральләшкән


Дәрес тибы: катнаш


Дәрес планы.


  1. Оештыру өлеше.

Тема һәм максатны хәбәр итү.

  1. Актуальләштерү.

  1. Үткәннәрне искә төшерү.

а) кушма җөмлә төрләрен санау;

б) схема буенча җөмләләр төзү; (компьютерда)

в) карточка белән эш (аерым укучыларга)

  1. Яңа материал өстендә эш.

а) ребус чишү;

б) “Шәмдәлләрдә генә утлар яна” әсәре өстендә эшләү;

  • әсәрне дәвам итеп уку;

  • фикер алышу:

  • Сүз нәрсә турында барды?

  • Сюжетта кемнәр катнаша?

  • Вакыйга кайсы тарихи чорга туры килә?

  • Сәйрин нишли? Аның туган илгә, туган халкына мөнәсәбәте ничек чагыла?

  • Әсәрдә илебез азатлыгы өчен көрәшкән нинди егетләр турында сөйләнелә.

  • Тиздән нинди зур вакыйга билгеләнеп үтеләчәк?

  • Җиңүнең 60 еллыгына тупланган материал белән таныштыру.



  1. Ныгыту.

Укылган әсәрдән кушма җөмләләрне табып, аларга синтаксик анализ ясау.

Башкарылган эшнең дөреслеген тикшерү.

  1. Йомгаклау.

  • Дәрестә нинди эшләр башкардыгыз?

  • Нинди кушма җөмләләр тикшердегез?

  • Әсәр буенча автор укучыларга нәрсә җиткерергә тели?


  1. Өй эше бирү, белемнәрне бәяләү.

Кушма җөмләләр кертеп, Сәйрин образына характеристика бирергә.



Дәрес барышы.


I. Оештыру өлеше.


  • Укучылар, без бүген сезнең белән башка дәресләргә караганда бераз үзгәрәк, ике фән буенча да каралган материалны үзләштерербез. Әдәбият дәресеннән М.Юнысның “Шәмдәлләрдә генә утлар яна” әсәрен дәвам итеп укырбыз һәм андагы геройлар хакында сөйләшербез. Ә татар теле буенча кушма җөмлә төрләрен кабатлап китәрбез.

II. Актуальләштерү.


- Әйдәгез үткән дәрес материалларын искә төшереп үтик әле. Татар теленнән без берничә төр кушма җөмлә өйрәндек. (Схема компьютерда бирелә).


К. җ

теркә-

гечле

Тезмә

теркә-

гечсез

Иярченле

ия ия

хәбәр

аергыч

тәмамлык

Катнаш

хәл

Күп иярченле катлаулы

тиңдәш

иярүле

тиңдәш түгел иярүле

бер-бер артлы ияртүле

берничә төр иярүле












    • Ә хәзер схема дәфтәрләренә бу схеманы язып куегыз.

    • ...(укучылар күчереп яза)


III. Яңа материал өстендә эш.


- Инде эш дәфтәрләрен ачып, бүгенге числоны язабыз һәм бирелгән схемаларга игътибар итәбез.

- Тактадагы схемаларга туры китереп җөмләләр уйлап язарга кирәк. (Схема экранда бирелә).


1. Б. җ.

2. И.т.

3. И.т.

1. Б. җ.

2. И.т.

3. Б. җ.

3. И.а.

2. И.ш.

1. И.в.







(Укучылар схема буенча җөмлә төзегән арада дүрт укучыга дифференциаль карточкалар бирелә. Карточкалар тест формасында.)


Динамик пауза

- Ә хәзер бераз ял итеп, уйнап алабыз. Ребус чишәргә кирәк. Анда чыккан сүз гадәти генә сүз түгел, ә алга таба безгә кирәк булачак сүз.

(Укучылар ребус чишәләр)

    • Ребустан нинди сүз килеп чыкты? Ул нәрсәне аңлата?

    • Шәмдәлләрдә генә утлар яна

- Әйе, М. Юнысның без укый башлаган әсәр исеме. Бүген без дәрестә әсәрне укуны дәвам итәрбез. Ачтык китапларны. Укый башлыйбыз.

( талгын гына көй уйнап торганда берничә укучы әсәрдән өзекне кычкырып укый)

- Шул җирдә тукталыйк. Хәзер бераз эчтәлек буенча фикер алышабыз.

1) Сүз нәрсә турында барды?

- ...

  1. Сюжетта кемнәр катнаша?

- ...

  1. Сәйрин нишли? Аның туган илгә, туган халкына мөнәсәбәте ничек чагыла?

  2. - ...

  3. Әсәрдә илебез азатлыгы өчен көрәшкән нинди егетләр турында сөйләнелә?

  4. -...

- ...

  1. Вакыйга кайсы тарихи чорга туры килә?

    • ...

- Әйе укучылар, Бөек Ватан сугышы вакытындагы яшь егетләр тасвирлана. Сугыш елларында тылдагы һәм фронттагы хәлләр сурәтләнә. Безнең халыкның сабыр һәм олы җанлы булуы, сугышчыларның туган ягына булган чиксез мәхәббәте тасвирлана. Сугыш темасына иҗат ителгән әсәрләр күп һәм без тагын берсе белән таныштык. Укучылар, ә быел безнең нинди зур юбилейлар билгеләп үтеләчәк?

    • ...

- Әйе, тиздән зур вакыйга, Җиңүнең 67 еллыгы билгеләнеп үтеләчәк. Бу әсәрдәге геройлар кебек, күп батырлыклар эшләгән үз геройларыбыз да бар. Шулардан берсе авылдашыбыз – Советлар Союзы Герое Габдулла Гарифулла улы Гарифуллин. Аның да батырлыклары сөйләп бетергесез. Шулай ук тагын бик күп кенә авылдашларыбыз безнең якты киләчәгебез өчен көрәшкән, күпләре яу кырыннан кайтмый калганнар. Бүген без бу кешеләребез алдында баш иябез. Аларның сабырлыклары, эшләгән эшләренә сокланабыз. Алардагы сыйфатларны үзебезгә үрнәк итеп алабыз.

Хәзер Гөлия безгә шигырь укып китәр.

Гөлия: “Ветераннар”

Үтә гомер, ага сулар,

Бер-бер артлы уза еллар.

Бөек Җиңүгә 65 ел

Сафын барлый ветераннар.

Хөрмәт белән карыйбыз сиңа

Олы җанлы ветеран!

Сез булганга күрә генә

Алсу булып ата таң.

Күпме авырлыклар күреп,

Килгәнсез сез җиңү көненә.

Сезнең шат йөзләрне күреп,

Безнең күңел сөенә.

Рәхмәт сезгә, ветераннар, мең-мең рәхмәт

Эшләгәнсез сез бик зур изгелек.

Онытмабыз сезне, ветераннар,

Дөньяда булсын гел иминлек!

- Инде әсәрнең үзенә кайтыйк. Хәзер укылган өлештән кушма җөмләләрне сайлап дәфтәрләргә язып алабыз.

IV. Ныгыту

- Сайлап язган һәр җөмләне игътибар белән карыйбыз һәм синтаксик анализ ясыйбыз.

(Укучылар җөмләләрне мөстәкыйль тикшерәләр, соңыннан хаталары тикшерелә)

V. Йомгаклау

1. Нәтиҗә ясау.

2. Нәрсә турында сөйләшкәнне, ниләр эшләгәнне искәртеп чыгу.

- Нинди әсәрне укып анализладык? Авторы кем? Анда кайсы чор тасвирланды?

- Әсәрдән нинди җөмләләрне эзләдек? Кушма җөмләләрнең кайсы төрләренә мисаллар каралды?

VI. Өй эше бирү, белемнәрне бәяләү.

  1. Билге кую.

  2. Өй эшен аңлату.

Кушма җөмләләр кертеп, Сәйрин образына тулы характеристика язарга.


    • Шуның белән бүгенге дәресебез тәмам. Чыгарга мөмкин.



Полный текст материала Урок татарского языка "М. Юнысның "Шәмдәлләрдә генә утлар яна" әсәрендә катлаулы кушма җөмләләр" для 8 кл. смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Шарипова Роза Александровна  ранункулюс
03.04.2012 1 10179 758

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.



А вы знали?

Инструкции по ПК