Татарстан-минем туган илем. Йомгаклау дәресе. 5-6 класс


Максат: Татарстан Республикасы, аның башкаласы-Казан шәһәре тарихына кызыксыну уяту.
Укучыларның уку, тәрҗемә итү, тыңлап аңлау, татарча сөйләшү күнекмәләрен ныгыту. Рус милләтеннән булган укучыларга Татарстан Республикасында татар халкы белән дус һәм аның тарихы, мәдәнияты, сәнгате белән кызыксынып , яшәүләренә горурлык хисе үстерү.

Җиһазлар, материаллар
"Татарстан Республикасы-минем туган илем” күргәзмәсе, "Казанның истәлекле урыннары” дигән презентация, альбомнар, китаплар, рефератлар, стенада милли киемнәр үрнәкләре, сөлгеләр эленгән.

    Дәрес барышы:
I. Оештыру өлеше:
     -Исәнмесез укучылар?
    -Исәнмесез.
    -Хәерле көн.
    -Хәерле көн сезгә дә.
    -Утырыгыз.
    -Хәерле көн,хөрмәтле кунаклар!
    -Бүген сыйныфта кем дежур?
    -Сыйныфта кемнәр юк?
    -Бүген ничәсе?
    -Атнаның нинди көне?
    -Һава торышы турында сөйләп китегез әле.
II. Төп өлеш:
    1.Хәзер, укучылар, түбәндәге сүзләрдән җөмләләр төзегез.
Без,яшибез,Татарстан,Республикасында. Республикасы, Татарстан, бай, зур, матур. Республикасының, Казан, Татарстан, башкаласы. Татарстан, гимны, Республикасының флагы, үз, гербы, бар.
  -Дөрес,балалар. Бүген дәрестә Татарстан Республикасы турында сөйләшәбез. Белемнәрне арттырабыз, ныгытабыз һәм тикшерәбез.
    2.-Әйтегез әле, Татарстан Республикасы нинди дәүләт?
-Татарстан флагында яшел төс нәрсә билгесе?(яңарыш)
-Ак төс (өмет,ышаныч)
-Кызыл төс(азатлык өчен көрәш билгесе)
-Татарстан Республикасыныңгербында нәрсә сүрәтләнгән? (канатлы ак барс)
-Ул нәрсәне аңлата?
Укучы:
        -Барс-борынгы Болгар дәүләтенең билгесе. Элек бу җирләрдә Барс кабиләләре яшәгән. Шуңа күрә барс турында риваятьләр һәм әкиятләр күп. Әкиятләрдә барс көчле, җитез, акыллы. Барс ирекне ярата.
        Гербтагы барс та Татарстанның ирекле дәүләт булуын раслый.
 -Гербның авторы кем?(Риф Фэйзрахманов)
 -Ә Татарстан гимнын кем язган? (Рөстәм Яхин)
3.Балалар,тактага игътибар итегез әле.
     Вместо точек поставьте вопросы.
  -...?
  Татарстанда татарлар, руслар,башкортлар һәм башка милләт халыклары яши.
-    ...?
  Алар үзара дус һәм тату яшиләр.
-    ...?
-Без ике дәүләт телен дә өйрәнәбез.
4. Диалог төзү.
-Балалар, ә хәзер сөйләшеп алыйк әле. Беренчедән, сез танышырга тиеш, икенчедән, дустыгыз кайсы милләттән икәнен белегез, өченчедән, нинди телләр өйрәнгәнен сорашыгыз.
     -Таныш булыйк. Синең исемең ничек?
     -Альбина. Ә синең?
     -Син кайсы милләттән?
-Мин татар. Ә син?
-Мин рус.
-Син татарча беләсеңме?
-Әйе, мин татарча  яхшы беләм. Ә син инглизча әйбәт сөйләшәсеңме?
-Бик шәп түгел әле.
5.Монолог төзү.
- Надя,синең дустының бармы? Аның турында сөйләп китә алмассыңмы?
  Укучы:
         Минем дустым бар.Ул әзербайҗан.Ул русча начар белә әле.Мин аның белән татарча сөйләшәм,ул мине аңлый.
-Менә,балалар, ничек татар телен яхшы белү Надяга яңа дусты белән дуслашырга ярдәм иткән.
 Безнең республикабызда бар милләт тә дус һәм тату яши. Алар бергә бәйрәмнәр дә үткәрәләр. Нинди бәйрәмнәр бергә үткәрелә?
- Мәсәлән,”Сабантуе”,”Уйна гармун”. Бергәләшеп бииләр дә, җырлыйлар да. Без дә биеп алыйк.
(физминут,балалар бииләр)
  6. Кроссворд чишү ( карточка буенча 1 бала тактада эшли).
Горизонталь буенча татарча кош исемнәрен язарга кирәк.
По горизонтали  нужно написать названия птиц по –татарски (1-дятел,  2-ворона, 3-журавль, 4-сорока, 5-клест, 6-соловей, 7-жаворонок,8-сова, 9- голубь).


Полный текст материала Татарстан-минем туган илем. Йомгаклау дәресе. 5-6 класс смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Бикмучева Гульсинур Анасовна  Гульсинур
03.04.2012 0 9956 611

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.



А вы знали?

Инструкции по ПК