Кушма җөмләләрне билгеләү. 9 класс




Бикмучева Гульсинур Анасовна

Учитель татарского языка и литературы

Васильевская СОШ № 2 Зеленодольского района

Республики Татарстан
































Тема:Кушма җөмләләрне билгеләү.

Максат :Тема буенча укучыларның белемнәрен ныгыту, камильләштерү . Тел турында мәкаль, әйтем, күренекле шәхесләрнең фикерләре белән таныштыру. Татар теленә хөрмәт тәрбиәләү.

  1. Оештыру өлеше.

  2. Исәнләшү.

Дежур укучы чыгышы.

-Бүген нинди көн ?

-21 февраль - туган тел көне.

Телләр өйрәнү ни өчен кирәк ?

III. Актуальләштерү.

а). Аудирование.

Шәл ябынган бөдрә каенны күз алдына китерегез әле. Нинди ямь биреп тора ул дөньяга! Яфраклары коелса , каен күркәмлеген югалта,моңсуланып кала. Шау чәчәккә күмелеп утырган гөлне алыйк.Чәчәге коелдымы ,аның да матурлыгы бетә. Кешенең матурлыгы, аның күңел байлыгы-телендә.

-Балалар, ә сез ничек уйлыйсыз? Кешенең чын матурлыгы нәрсәдә?(балалар төрле фикерләр әйтәләр.)

-Тактада язылган шушы мәкальләргә карыйк әле!

1.Тел-күңел көзгесе.

2.Үзең нинди- көзгең шундый.

З.Тел күрке -сүз.

4.Әдәп башы-сүз.

Бу мәкальләр- халкыбызның акыллы сүзләре. Алар буыннан аша күчеп, безнең көннәргә килеп җиткәннәр.

  • Өй эшен тикшерү .

-Сез тел турында мәкальләр язып килергә тиеш идегез. Кемнең күбрәк?

Татар халкы тел турында ни ди икән?

  • Елан агуы тешендә,адәмнеке телендә.

  • Усал тел кыш кебек,яхшы тел яз кебек.

  • Кул арасы бетәр, тел арасы бетмәс.

  • Зәһәр тел йөрәкне яралый.

  • Ананың балага биргән бүләге-тел

  • Теле авызына сыймаган кешедә бәла бар.

  • Тәмле тел-дару, ачы тел-агү.

  • Дөньяда иң ачы нәрсә дә -тел, иң татлы нәрсә дә -тел.

  • Озын тел елан кебек , авыздан чыкса ,муенга урала.

  • Тел кечкенә булса да , дөньяны боза.

-Ә дөнья халыклары тел турында ни диләр икән? (тактада язылган)

  • Яхшы сүз йорт салып бирсә , яман сүз аны ишә(грузин мәкале).

  • Яхшы сүздән таш та йомшара (дагестан).

  • Яхшы сүз-чәчәк, яман сүз-чәнечке (төркмән).

  • Яхшы суз -күңел ачкычы (серб).

  • Җилләр тишек өйгә керә,яман сүз йөрәккә тия (казах).

  • Явыз кешенең яман сүзе уттай каты пешерә (чукча).

  • Пычрак итек түрне таптый , яман сүз илне пычрата (кыргыз).

  • Йомшак итеп әйтсәң ,тимер ишек тә ачыла (төрек).

-Күрегез ,барлык халыклар тел һәм аның мәгънәсе турында бер үк төрле уйлыйлар икән.

  • Үткәннәрне кабатлау.

-Бүген дәрестә иярчен кушма җөмләләрне кабатлыйбыз. (дәфтәрләренә җөмләләр язалар)

а).Иярчен җөмләнең баш җөмләгә нинди чаралар белән бәйләнүен күрсәтегез.

1).Тагын шунысы да бар :үз урынында кулланылмаган ,бары бизәк өчен генә әйтелгән

"матур"сүзләр тормышның чын матурлыгын күмеп калдыралар яки аны бозып күрсәтәләр .

(Г.Бәширов)

2).Озын сүзнең кыскасы шул :

Күп яшәргә теләсәң,

Үлем турында уйлама,

Илең турында уйла;

Илең турында уйласаң,

Гомерең озын булар.(Ф.Кәрим)

-Бу җөмлә татар халкының тагын бер батыр улының шигыреннән алынган.

Ф.Кәрим Бөек Ватан сугышының кырларында ятып калган каһарман.

б). Җөмләнең схемасын төзегез.

1).Берәү башта телне өйрәнмәкче булса,башта үз телен белсен.

2).Миннән сиңа теләк шул: ил мактарлык үрнәк бул.(М. Җәлил)

-М .Җәлил кем ул?

М.Җәлил үзе дә мактарлык герой-шагыйрь.

3).Теләгең саф булса, тормышың да тап булмас.

в).Иярчен җөмләнең төрләрен билгеләү , схемасын төзү.

1). Тик әйт авыр сугыш юлында

Син күрсәттең нинди батырлык? (М.Җәлил)

2). Каты йөрәк бер яшәсә ,изге йөрәк мең яшәр (мәкаль).

З). Булмаса дуслык ,җитә бит сугышырга бер юк эш(мәкаль).

4). Сыйларга сыең булмаса,сыйларга телең булсын.

  • Дәфтәрләренә язалар.

Татар теле -дөнья теле,

Шундый камил, шундый матур

Җирдә әле күпләрнең

Күңелләрен үзенә тартыр.

  • Йомгаклау.

-Балалар,бүген дәрестә нәрсә турында сөйләштек?

-Телләр белү бүгенге көндә кирәкме?

-Дәрестә нинди телдә сөйләштегез?

  • Билгеләр кую.



Полный текст материала Кушма җөмләләрне билгеләү. 9 класс смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Бикмучева Гульсинур Анасовна  Гульсинур
03.04.2012 0 4385 484

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.



А вы знали?

Инструкции по ПК