Бәйләрнешле сөйләм үстерү “Кошлар” 5 сыйныф



Тухватуллина Гелуся Даулетгалиевна

Учитель татарского языка и литературы

МБОУ «Васильевская СОШ №2 Зеленодольского

Муниципального района Республики Татарстан»






























Тема: Бәйләрнешле сөйләм үстерү “Кошлар”

Максат: Балаларның уку, тәрҗемә итү, тыңлап аңлау, татарча сөйләү күнекмәләрен ныгыту; сүзлек байлыгын, сөйләм телен үстерү; аларда кышкы салкыннарда кошларга ярдәм итү теләге уяту.

Җиһазлау: рәсемнәр,кулланма материаллар, плакат, компьтер, дәреслек (62 бит)

Дәрес планы:

I Актуальләштерү

-Исәнмесез, укучылар!

-Хәерле көн сезгә, хөрмәтле кунаклар!

-Бүген сыйныфта кем дежур?

-Сыйныфта кем юк?

-Бүген ничәсе?

-Һава торышы турында нәрсә әйтә аласыз?

    1. Өй эшен тикшерү;

    2. Дәреснең максатын әйтү;

-Укучылар, бүген без дәрестә сәнгатьле укитеп укырга, авазларны дөрес әйтергә тырышырбыз, сүзлек байлыгын үстерү һәм сөйләм телен үстерү өстендә эшләрбез. Сез бүген тәнкыйтьче (критик) дә, тәрҗемәче дә, тыңлаучы да, сорау бирүче дә булырсыз.

1.3 Аудирование.

1) Фонетик зарядка

а) Чыпчык, чыпчык,

Чык, чыпчык.

Чыкчы, чыпчык,

Чык, кошчык.


б) Кара карга кардан килә

Канатларын кага-кага.

2) Кош исемнәрен табыгыз :

Бүре, каз, төлке, тукран, карлыгач, керпе, күке, сыерчык, карга, үрдәк, чыпчык, тычкан.

3. Текста ничә җөмлә бар?

1) Кошлар безнең –дусларыбыз. 2) Алар зарарлы бөҗәкләрне ашыйлар. 3) Көз көне кайбер кошлар җылы якларга китәләр.

4) Яз көне кошлар туган якларына әйләнеп кайталар.

4. Укычылар, рәсемнәргә карап әйтегез әле. Бу кошларның барысы да җылы якларга китәме? (Юк, тукран кала)

Димәк, торналар, кара каргалар,сандугачлар-җылы якларга китәләр. Аларны без ничек атыйбыз? (Күчмә кошлар)

-Ә тукран туган ягында кала. Аны без ничек атыйбыз? ( Ул- кышлаучы кош)

-Тагын нинди кышлаучы кошларны беләсез?

-Алар нәрсә белән тукланалар соң?

Бүгенге дәрестә без сезнең белән кошларның ничек кышлаулары, нәрсә ашаулары турында өйрәнербез.

II Яңа теманы өйрәнү

  1. Яңа сүзләр белән танышу һәм аларны сүзлек дәфтәрләренә яздыру

  1. Нарат һәм чыршы күркәләре- сосновые и еловые шишки ,

  2. Урман тавыклары- тетерева,

  3. Җим- корм,

  4. Калдык ризыклар- пищевые отходы,

  5. Һәлак була- погибает,

  6. Ярдәм итәләр- помогают,

  7. Өй тирәсеннән-вокруг дома.

  1. Дәреслек белән эш.( 62 бит, 1 нче күнегү)

  1. укытучы укуы;

  2. сүзләрне дөрес әйтү:

кыш, кошлар, агач бөреләре, күркәләр, өй, чыпчыклар, һәлак була, җим;

  1. эчтән уку (жужжащее чтение по Зайцеву);

  2. сәнгатьле итеп уку (2 баладан);

  3. рәсемдә күрсәтелгән кош исеме кергән җөмләне уку;

Укучылар мин сезгә кош рәсемнәре күрсәтәм , ә сез алар турында җөмләләрне табып укыгыз.

  1. Татарча тәрҗемәсен табу ;

-Зимой воробьям бывает особенно тяжело.

-Зимой люди птицам как помагают?

-А тетерева?
-Зимой птицы что едят?

-Они кушают почки деревьев.

  1. Дөресме, түгелме?

1. Тукраннар нарат күркәләре белән тукланалар .

2. Саесканнар җимне урманнан эзлиләр.

3. Урман тавыклары агач бөреләре ашамыйлар.

4. Чыпчыкларга кышын бигрәк тә авыр була.

  1. Диалог буенча монолог төзү;

Кыш. Тукраннар нарат һәм чыршы күркләре, урман тавыклары агач бөреләре, ала каргалар һәм саесканнар калдык ризыклар белән тукланалар. Кышын чыпчыкларга бигрәк тә авыр. Алар азыксыз кала, шуңа күрә күбесе һәлак була.Кешеләр кошларны ашаталар.

  1. Сорау бирү

-Укучылар, кышын кошлар нәрсәдән һәлак була?

- Ә сез кошларга ярдәм итәсезме? Ничек?

3) Рәсем буенча диалог төзегез.

4) Өстәмә мәгъләмат бирү:

- Җир йөзендә 8500 төрле кош бар.

- Кышкы салкында кайсы кош бала чыгара? (Чукыр кыш көне бала чыгара.Клёст)

- Иң зур тизлек белән очучы кош? (Керәшә. Самая быстрая птица- стриж)

- В названии какой птицы спряталась корова?(сыерчык)

- Нинди кошта кар сүзе бар? (карга)

III Йомгаклау

  1. Димәк, кошлар салкыннан курыкмыйлар, алар өчен иң куркынычы – ачлык. Аларга кышын азык табуы кыен. Менә ни өчен кешеләр кошларга ярдәм итәләр. Җимлекләр эләләр, кошларны бодай,икмәк, май, ярма белән сыйлыйлар.

  2. Буталган хатны уку.

IV Өй эше бирү

  1. Дилогны сәнгатьле итеп укырга, сөйләргә өйрәнергә

  2. Диалог буенча монолог төзеп сөйләргә.

  3. Диалог буенча рәсем ясарга

V билгеләр кую


Полный текст материала Бәйләрнешле сөйләм үстерү “Кошлар” 5 сыйныф смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Тухватуллина Гелуся Даулетгалиевна  Гелуся
03.04.2012 0 5223 516

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.



А вы знали?

Инструкции по ПК