Слайд 1
Сугыш чорындагы хатыннарның
Исемнәрен ташка нык уеп,
Кулдан килсә әгәр бронзадан
Һәйкәл куяр идем мин коеп.
Хәмидуллина Халисә Харис кызы.
Тарих укытучысы.
Татарстан Республикасы Питрәч районы
Күн урта гомуми белем бирү мәктәбе
“Бөек Җиңү кайтавазы”
Ул көннәрнең даны мәңгелек!
Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы Күн урта гомуми белем бирү мәктәбенең тарих укытучысы Хәмидуллина Халисә Харис кызының 11 нче сыйныфта үткәрү өчен тәрбия сәгате.
“Сугыш – хатын-кызлар өченме”?
Сугыш чорындагы хатыннарның
Исемнәрен ташка нык уеп,
Кулдан килсә әгәр бронзадан
Һәйкәл куяр идем мин коеп.
Чараның максаты: Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышлап үткәрелгән әлеге чара Бөек Ватан сугышы елларында халкыбызның фронтта һәм тылда күрсәткән тиңдәшсез батырлыгы үрнәкләре белән яшь буынны таныштыру; буыннар арасындагы бәйләнешне ныгыту, укучылар күңелендәге сугыш чорын, намуслы хезмәт белән көн күргән сугыш һәм тыл ветераннарына, апаларга ,әбиләргә, тыл ветераннарына олы хөрмәт хисе тәрбияләү, гадел, тату, эшчән, игелекле булырга омтылыш уяту максатын күздә тота.
Кулланыла: Мәңгелек ут макеты, вазаларда чәчәкләр, плакат-рәсем ”Родина- мать зовет”,
СД “У войны не женское лицо”, фото-слайдлар.
I бүлек.
1. Бу батырлар батырлыгы “тиңдәшсез”.
Магнитофон язмасында”Священная война”( В.Лебедев-Кумач шигыре, А.Александров көе) яңгырый.
Укытучы: 1941 ел, 22 июнь. Радио шомлы хәбәр китерә: фашистлар Германиясе илебезгә бәреп кергән.Бөек Ватан сугышы башлана.
Татарстан халкы да үз җиренә сугыш килеп җитмәсә дә, бу һөҗүмне тыныч хезмәткә кул сузу, һәр гаиләгә үлем куркынычы янавы буларак кабул итте.
Ватан ана, бу җир - һәркемнең туган җире,
ярдәм сорап һәркемне чакырды.
Меңнәрчә кеше үз теләкләре белән сугышка баруны сорап мөрәҗәгать иттеләр.
Татарстаннан да 700 мең кеше бу сугышта катнашуы билгеле.
225 татарстанлы Герой исемнәрен алдылар.
13 татарстанлы Александр Матросов ( Шакирҗан Мөхәммәтҗанов) батырлыгын
кабатлады, 15 е ут һава тараны ясады.
Авылыбыздан шундый тиңдәшсез батырлыкны Кави Шакиров кабатлый.( фотосы куела)
Кави Закир улы 1926 елда туа. 16 яшендә 1942 елда сугышка китә, партизан булып йөри, хаты килә: Әни сез нихәл? Без сугышка керәбез.
1944 елның 1 июлендә Белоруссия җирләрен азат иткәндә батырларча һәлак була.
Сугышчан дустыннан (Норлат егете) соңгы хат килә: “...күкрәге белән дошман амбразурасын каплады, “әни”,-диеп өч тапкыр кабатлады да үлде.
Кабере Минск өлкәсе, Самгорс районы, Труссы авылында сугышчылар каберлегендә. Авылда бер урам аның исемен йөртә.
Бу батырлар батырлыгы “тиңдәшсез”. Тагын кемнәрне әйтер идек без?
Татарстанның батыр улларын һәм кызларын.
1 нче укучы.
Сугыш елларында якташларыбыз арасында Герой исемен алган
беренче кеше өлкән лейтенант чик сакчысы Никита Кайманов булды. Карелиядә ул җитәкчелек иткән бер төркем сугышчылар бер ай дәвамында дошманның 60 атакасын кире кайтара һәм җиңеп чыга.( Укучы мәңгелек ут макеты янәшәсенә чәчәк куя.)
2 нче укучы.
Фәрит Фәтхуллин-очучы. Сугыш башлангач истребительләр полкының командиры итеп билгеләнә. Бу полкның даны шунда, бер эскадрилья
бары тик Советлар Союзы Геройларыннан гына тора. Сталинград күгендә Фәрит Фәтхуллин дошманның өч самолетын бәреп төшерә һәм дошман самолетына таранга бара. Очучы һәлак була.
( Укучы мәңгелек ут макеты янәшәсенә чәчәк куя.)
3 нче укучы.
Дошман һөҗүмен беренчеләрдән булып Брест крепосте кабул итә.
Дошман дивизиясенә бер ай чамасы безнең якташыбыз майор П.М.Гаврилов җитәкчелегендәге сугышчылар төркеме каршы тора. Батырлыгы өчен аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә. 1979 елда ул Брест крепостенә кайта- ул шунда васыяте буенча күмелә. ( Укучы мәңгелек ут макеты янәшәсенә чәчәк куя.)
4 нче укучы.
Псков өлкәсе, Освищево авылы янында сугышлар бара.. 1944 елның кышы. Җимерек йортлар арасыннан дошман пулеметы ут яудыра. Сержант Газинур Гафиятуллин ут ноктасына таба шуышып китә, гранатасын ыргыта, ләкин ату тукталмый. Ул: “Ватан өчен”- дип кычкырып, үз гәүдәсе белән амбразураны каплый. Солдатлар бердәм булып һөҗүмгә күтәреләләр.
Г.Гафиятуллинга Герой исеме бирелә. ( Укучы мәңгелек ут макеты янәшәсенә чәчәк куя.)
5 нче укучы.
Сталинград сугышында “Павлов йорты” солдат даны символына әверелә. Яков Павлов җитәкләгән 24 сугышчы, бу йортны ике ай диярлек кулда тоталар. Алар арасында якташларыбыз Рамазанов, Казаннан снайпер Анатолий Чехов та була. ( Укучы мәңгелек ут макеты янәшәсенә чәчәк куя.)
6 нчы укучы.
Дошман кулына әсирлеккә эләккәч тә, якташларыбыз үзләрен кыю тоттылар. Очучы Михаил Девятаев һәм аеродром командасында аның белән бергә эшләгән иптәшләреннән тугыз кеше хәрби әсирләр лагерендә фашистларның бер самолетын кулга төшерәләр һәм үзебезнекеләр ягына очып кайталар. Шушы батырлыгы өчен аңа Герой исеме бирелде. ( Укучы мәңгелек ут макеты янәшәсенә чәчәк куя.)
7 нче укучы.
1945 нче ел 29 апрель Берлин, рейхстаг өчен сугышлар башлана. Икенче көннең кичендә артиллерист-разведчиклар Гази Заһитов, А.Ф.Лисименко, М.П. Минин составындагы штурм төркеме сугышчылары 22 сәг 40 минутта рейхстаг өстенә Кызыл Байрак кадыйлар. Берничә сәгатьтән М.А.Егоров һәм М.В.Кантария 3 нче Удар армия Хәрби Советының 5 нче номерлы байракны кадау чарасы башкарыла. Шушы байрак тарихка Җиңү Байрагы булып кереп калды. ( Укучы мәңгелек ут макеты янәшәсенә чәчәк куя.)
II бүлек. “У войны не женское лицо”, СД тан материал карау.
Укытучы: Укучылар тактада ”Сугыш- хатын-кызлар өченме”?- дигән сорау тора.
Сез, бу материалны карагач, фикерләр өчен дә шактый вакыт үтте, ир-егетләр батырлыклары турында да шактый сөйләштек. Сезнең фикерләр. Слайд №1.
Укучылар җавапларын тыңлау.
Мин сугышларны хатын-кыз өчен дип әйтмәс идем. Ләкин сугыш Ватан сугышына әверелгән. Җиреңне,илеңне саклау бар кеше бурычына әйләнгән.
Тактада куелган плакаттада хатын-кыз рәсеме.Мин хатын-кызларның да сугышта катнашуы, ир-егетләрнең батырлык үрнәкләрен арттыргандыр дип саныйм. Слайд №2.
Сугышта хатын-кызларның – шәфкать туташлары буларак кына катнашуларын теләр идем.
Яхшы әзерлек үтсәләр, сугышта хатын-кызлар ди кирәк. Радистлар, тәрҗемәчеләр, журналистлар буларак.
Укытучы:
Татар халкының данлы сугышчы кызлары турында сөйләшүне дәвам итәбез.
Татар халкының данлы кызлары Советлар Союзы Геройлары
Ольга Санфирова һәм Мәгубә Сыртланова. Слайд №3.
Тамань авиация полкының эскадрилья командиры Ольга Санфирова полкның бөтен личный составы өчен үрнәк була. Ул күп кенә сугышчан орденнар белән бүләкләнә. 1945 елның башында Санфированың самолеты яна башлый. Ольга, парашют белән җиргә төшкәч, фашист патруле белән атышу вакытында һәлак була.
Ул 630 тапкыр очыш ясаган була. ( 1917-1944)
Мәгубә Сыртланова төнге бомбардировщиклар авиациясе полкында сугыша.Кыю очучы төненә 5-6 очыш ясый.Ул 782 сугышчан очыш ясый, дошман өстенә 140 тоннадан артык бомба ташлый. ( 1912-1971)
Зенитчылар: Наилә Әхмәтҗанова, Мәрьям Кадыйрова. Фәниха Йосыпова.
Авылыбыздан зенитчы кыз Мәскәү күген саклауда катнаша.
8 нче укучы.
Минем әбием - Мрасова Разыя Ахун кызы. Слайд №4
1942 елда Совет Армиясенә чакыртыла. Бу вакытта аңа 22 яшь була. Мәскәү областенең, 1 нче дивизиясенең 2 нче полкына беркетелә. Полк сугышчылары –зенитчиклар Мәскәү күген немец самолетларыннан саклыйлар. Ул «За оборону Москвы» медале белән бүләкләнә.
Сугыш беткәнче шул полкта хезмәт итә.
9 нчы укучы.
Асафова Анастасия Федоровна. Слайд №4.
Сугыш ветераны Кызыл-Яшьләр авылында яшәде.Безнең авылга янәшә авыл. Бүгенге көнендә вафат.
Сугышта 1941 елдан алып 1945 елга кадәр хезмәт итә. Төп вазифасы вышкалардан һаваны –самолетлар күзәтү була. 20 м биеклектәге вышкага менеп винокль белән күзәтеп самолет исемен билгеләп штабка хәбәр итәргә кирәк була. Алар землянкаларда яшәгәннәр. Кышын землянкаларын бомбага тоткач, яңадан төзегәнче ачык һавада берничә көн торырга туры килә аларга.
Аның дистәләгән медальләре арасында “Жуков”медале, “Ватан сугышы”ордены да бар.
Укытучы: Шундый батыр йөрәкле кызлар бихисап. Слайд № 5.
Снайпер Зәйтүнә Габделвалиева, элемтәче Сөембикә Садыйкова, йөзләрчә яралыны сугыш кырларыннан алып чыккан шәфкать туташлары Зәйтүнә Бариева,Рәйсә Булатова.
Татар кызлары арасыннан беренче булып “Батырлык өчен”медале белән бүләкләнгән Асия Илматова.
(М: № 5 2006, 56 бит)
III бүлек. Тыл хезмәтчәннәре. Слайд № 6.
Авыл җирендәдә хатын-кызлар төп көч булып кала.Хезмәткә яраклы хатын-кызлар арасында 1944 елда 76% тәшкил итә.
Чабатадан,
Тездән суга батып,
Язгы чәчү җитәр алдыннан
Чыгып киткән икән симәнәгә
Хатын-кызлар безнең авылдан.
Сыерлары юлда ятып калгач,
Җилкәләргә күчкән симәнә
Бу турыда сөйләгәндә ,әле
Әни һаман елап җибәрә.
Кырык-илле чакрым
Язгы суда
Кайталмасаң,илең ач кала.
Хатыннарда тик бер генә хәсрәт:
Һәр йорт саен көтә ач бала.
Әтиләрнең сугышып йөргән чагы,
Безнең яңа туган ел булган.
Капчык аскан егермеләп хатын
Басуларга кайтып егылган.
Орлык кайткан,
Безгә гомер булып...
Без ни бирдек икән кайтарып?
...Әниләрнең әле яшәр чагы,
Китәләр шул иртә картаеп. ( М: №8,2009,18 бит) Кадыйр Сибгатуллин.
Тыл хезмәтчәннәре турында сөйләшү.
Әминә Низам кызы,Сәгъдия Гариф кызы, Маһиҗиһан Хәсән кызы,Мәрзия Фәсхетдин кызы, Сания Гариф кызы. ( укучылар туплаган материаллардан)
И Җир-Ана! Мондый мәхшәрне син
Күргән идеңмени моңарчы?!
Басуларны сыер,үгез җигеп,
Хатын-кызлар, картлар ермачлый.
Хат йөртүче кара кайгы ташый, ... Хәсрәт өстәп хәсрәт өстенә...
IV бүлек. Һәйкәлләрне кем куяр? Слайд №7.
Сугышның ачысын-төчесен үз җилкәсендә татысада, көчле рухлы,бала җанлы, инсафлы булып кала алган татар хатын-кызлары.
Сыер җигеп сука сукалаган, карлы –бозлы юллардан җилкәсенә асып, я булмаса чана тартып, чәчүлек орлык ташыган әниләр, киленнәр.үсмер кызлар, кабинасыз тракторларда көнен,төнен бер итеп эшләп, иген иккән тракторчы кызлар, яу кырында ятып калган газизенең исән булуына өметен өзмәгән, күз нурын түгеп сукыр лампа яктысында фронттагылар өчен оекбаш, бияләй бәйләгән әниләр,әбиләр.
Сугыш елларында кайгыны эчкә йотып, гүзәл яшьлек елларын иң изге, иң авыр хезмәткә багышлаган бу кызларыбызны барлыйсы да барлыйсы әле.
Һәркайсына һәйкәлләр куясы, аларга багышлап җырлар язасы иде.
Сугыш чорындагы хатыннарның
Исемнәрен ташка нык уеп,
Кулдан килсә әгәр бронзадан
Һәйкәл куяр идем мин коеп.
Һәйкәл кояр идем, куяр идем,
Авылыбызның иң-иң түренә.
Матур көннәремдә,кайгым барда
Килер өчен һәрчак бирегә.
Килеп йөрер идем шул һәйкәлгә
Батырлыкны кабат күрергә.
Өйрәнергә тормыш авырлыгын
Алар кебек җиңә белергә.
Сугыш чорындагы хатыннарның
Исемнәрен ташка нык уеп,
Һәрберсенә кызгылт бронзадан,
Һәйкәл куяр идем мин коеп.
( М: №9,2009, 80 бит)
V бүлек. “...Чыгар Кояш, сибәр нурын – бездән сәлам шул булыр!”
Мамадыш шәһәре үзәгендәге”Хәтер”паркында һәйкәл бар. Ап-ак һәйкәлдә-яу кырларында үзенең газиз сигез баласын югалткан Ана-Фатыйха апа Әхмәдиева образы гәүдәләндерелгән....Слайд №7
“Ана-ак киемнән, ак төс салават күперендәге җиде төснең җыелмасы ул. Карашы еракка- сигезенче улы, соңгы өмете- Әгмәлетдине- ятып калган көнчыгышка төбәлгән аның. Улының ядрәләр тишкән пилоткасын йөрәгенә кысып тоткан ул. Шул ядрәләр астына сигез мәртәбә үзе теләп керергә риза булыр иде Ана.Уң кулында яңа өзелгән чәчәкләр,улларының каберләренә туган як гөлләрен куярга теләгән ул. ....Улларым сугыштан кайтмады,
Кайтты тик:”Көт”-дигән хатлары...
Өзелеп көтәм мин һәр таңны-
Улларым әйләнеп кайтканны!!!”( ананың утлы сүзләре)
“...Чыгар Кояш, сибәр нурын – бездән сәлам шул булыр!”( сигез улының җавабы)
“... Кояш чыга әйләнеп,
Ак болытка бәйләнеп...
Җиңү белән,сау-сәламәт
Кайтсак иде әйләнеп!..”
Ватанны саклау, һәркемнең изге-намусы кушканча бурычы. Ватан сугышы-Халык сугышы булды.Халык үз батырларын онытмый.
Слайд № 8.
Файдаланган материаллар.
1. В.И.Пискарев, Ә.Г.Галләмова, А.А.Иванов,Б.Ф.Солтанбәков
Татарстан һәм татар халкы тарихы, 11 нче сыйныф өчен уку ярдәмлеге.
2. «Мәгариф»: №9,2009, 80 бит; №8,2009,18 бит; № 5, 2006, 56 бит.
3. Электронное учебное пособие “Великая Отечественная война”, “Просвещение” -2009 г.
4. http://asya-07122010.ya.ru/replies.xml?item_no=559 – ссылка анимационного изображения вечного огня.
5. http://chelfisher.ru/viewtopic.php?f=64&t=1224&start=30 – плакат «Родина-мать зовет!»
Автор: Хәмидуллина Халисә Харис кызы
→ Halisa 03.04.2012 0 8252 1377 |
Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.