Парламент дәресе "Законнар кайда туа?"; 11 нче сыйныф


Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы Күн гомуми белем бирү мәктәбенең тарих укытучысы Хәмидуллина Халисә Харис кызының 11 нче сыйныф укучылары өчен парламент дәресе эшкәртмәсе.


Тема: “Законнар кайда туа”


Парламентаризмны үстерми торып,

хокукый җәмгыятьне үстереп булмый ”.


(ТР Дәүләт Советы Рәисе

Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин.

сентябрь 2009 ел)

Максат: укучыларда, демократик җәмгыятьтә парламентның роле, урыны турындагы сорауларга җавапларны ныгыту, киңәйтү.

Бурычлар: - парламент төзелеше турындагы белемнәрне гомумиләштерү;

  • Конституцияләр тарихы турындагы мәгълүматны искә төшерү;

  • дәүләт хакимияте органнары системасы турында белемнәрне киңәйтү;

  • хокукый культура тәрбияләү, үз дәүләтеңне,дәүләт эшлеклеләрен хөрмәт итү сыйфатлары ныгыту

Дәресне үткәрү формасы: катнаш.

Кулланма материаллар: РФ һәм ТР Конституцияләре, презентация –“законнар кайда туа”, схемалар –“дәүләт хакимияте органнары”, видеофильм- “Дәүләт Советы тарихы”, сорау-викторина биремнәре.


План.

  1. Оештыру моменты.

  2. Закон, парламент, парламентаризм.

  3. РФ һәм ТР Конституцияләре тарихы, дәүләт хакимияте органнары.

  4. Видеофильм карау «ТР Дәүләт Советы тарихыннан».

  5. Укучыларның белемнәрен тикшерү: сорау-викторина.

  6. Депутатлар белән әңгәмә.

  7. Йомгаклау.









Эчтәлек.

I. Укучылар бүген бездә парламент дәресе. Тема: Законнар кайда туа? Дәрес гадәти түгел, дәрестә кунаклар бар. Алар дәүләт идарәсендә эшләүчеләр, депутатлар. Сезгә аларны тәкъдим итәм.

1. Насыбуллин Шәйхулла Галимулла улы. Питрәч муниципаль район Советы Рәисе. Питрәч муниципаль район башлыгы.

2. Күн җиденче номерлы округтан Питрәч муниципаль районы Советы депутаты, “Полимекс” директоры Вәгыйзов Рамил Мохтар улы.

3. Күн җирле үзидарә Советы рәисе, Күн беренче номерлы округтан Питрәч муниципаль районы Советы депутаты

Шәрипов Рәдиф Равил улы.


II. Укучылар дәресне башлыйбыз.


Дәреснең темасы: “Законнар кайда туа?”. Тактага карагыз әле, игътибар итегез дәреснең темасына - нинди сүз таныш сезгә? (Закон) Слайд №1

- Нәрсә соң ул закон? (Закон - үтәлүе мәҗбүри булган кагыйдәләр, положениеләр җыелмасы.)

- Ә парламент нәрсә ул? (Парламент - хакимиятнең тулысынча яки өлешчә сайлау юлы белән төзелгән иң югары вәкаләтле закон чыгару органы. Слайд №2.

Сез җавап биргән аңлатмалардан чыгып, гади генә законнар кайда туа дигән сорауга, без законнар парламентта туалар дип әйтә алабыз.

Парламентта законнар төзеләләр, тикшереләләр, тавышка куелып кабул ителәләр. Ә кем төзи аларны, кем тикшерә һәм бер тавышка куеп кабул итә? (Депутатлар)


Укучыларгага сораулар бирү.


  1. Сиңа ничә яшь тулгач, депутат итеп сайлап була сине? (21)

  2. Син ничә яшьтә сайлауларда катнаша аласың? (18)

  3. Депутат ничә ел срокка сайлана? (5)

  4. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе кем? (Фәрит Хәйрулла улы Мөхәмәтшин)

  5. Ә Питрәч район башлыгы кем? ( Насыйбуллин Шәйхулла Галимулла улы)

  6. 6 нчы ноябрь – бу нинди көн? (Татарстан Республикасы Конституциясе көне)

  7. Ә Россия Федерациясе Конституциясе бармы? Ә көне кайчан? (Бар. 12 декабрь)



- Динар сиңа өй эше бирелгән иде, парламент тарихын кыскача әзерләү иде. Сине тыңлыйбыз. (: Парламент сүзе 13 нче гасырда барлыкка килә, сөйлим, сөйләү дигәнне аңлата. Россиядә 1549 елда Иван Васильевич-патша- тарафыннан үткәрелгән Земство җыены шул чор парламенты. Иң зур үзгәрешләр чоры 19-20 нче гасырларга карый. 1905 елгы Николай II манифесты-беренче тапкыр Россия тарихында Дәүләт Думасын кертү- парламентаризм эпохасы килеп керүе була. 1917 нче елгы революция совет хөкүмәтенең Россиядә идарәнең республика формасын һәм федератив дәүләт төзелешен кертә. 90 нчы еллар- үзгәртеп кору чорлары, совет моделеннән- демократик үзгәртеп кору чорлары. )


- РФ парламент ничек атала? ( Федераль җыелыш)

- ТР парламент ничек атала? ( Дәүләт Советы) Слайд №3

- Ә безнең районыбызда вәкиллекле хамият район советы.





Слайд №4 ( парламентаризм сүзенең билгеләмәсе, шунда ук Дәрескә алынган эпиграф)

Укучылар, парламентаризм - демократик дәүләтләрдә югары хакимиятне оештыру, функцияләрне билгеләү системасы.Парламентаризм гражданнарга вәкилләрне сайлаганда тигез мөмкинлекләр тәэмин итә. “Парламентаризмны үстерми торып, хокукый җәмгыятьне үстереп булмый, дигән сүзләр эпиграф итеп алынган иде”.


III. Конституция. Дәүләт хакимияте органнар турында сөйләшүгә күчәбез.

- Конституция сүзен ничек аңлыйсыз?

- Төп законнар җыелмасы – конституция дип атала.


Слайд №5 – схеманы атап үтү.


Төп закон билгели- дәүләт төзелешен, дәүләт хакимияте органнары төзелешен, сайлау системасын, гражданнарның бурычларын һәм хокукларын.


Менә минем кулымда РФ һәм ТР конституцияләре. Тәләсәгез соңрак якыннанрак танышырсыз.


Укучылар сезгә Конституцияләр тарихыннан материаллар эзләргә тәкъдим иткән идем, энциклопедиядән, дәреслекләрдән, кемнәр әзер, тыңлыйбыз.

Укучы чыгышы. Иң беренче РФ К-се 1918 елның 10 июлендә Бөтенроссия съездында кабул ителә. СССР төзелгәч яңа К- ция төзелеше кирәк була, ул 1924 елда кабул ителә. Өченче К-ция 1936 елда кабул ителә, ул җыентыкта шәхеснең кагылгысызлыгы раслана. 1977 ел дүртенчеК-ция, социализм җиңүе, партиянең әйдәүче көч булуы күрсәтелә. 1991 ел СССР таркалу, Россия дәүләтендә 1993 елда яңа бүгенге көндәдә кулланылыштагы К-ция төзелә. Россия демократик, федератив дәүләт дип игълан ителә.

Укучы чыгышы. Татарстан Совет Социалистик Республикасында беренче К-ция 1926 елда төзелә, икенчесе 1937 елда.Ул илнең төп законын кабатлый. Анда милли- тарихи мәсьәләләр дә карала. Мәсәлән ил гражданнары мәктәпләрдә, дәүләт мәдәни учреждениеләрендә ана теленнән файдалану хокукы алалар.1938 елда беренче тапкыр ТАССР Югары Советына сайлаулар була. 143 депутат сайлана, күбесе эшчеләр, колхозчылар була. 1977 елгы СССР ның К-сеннән соң

1978 елда яңа К-ция кабул ителә.

1990 еллар бу ТАССР дәүләт статусын күтәрү сәясәттә төп мәсьәлә була.Шул елда 30 августа суверен дәүләт буларак Декларация кабул ителә. Безнең дәүләтчелегебез Татарстан Республикасы дип атала. Дәүләт үзенең гимнын, символларын кабул итә.

Дәүләт башлыгы-президент сайлаулары үткәрелә.Беренче президент Минтимер Шәрип улы Шәймиев сайлана.

1992 елгы 6 ноябрдә кабул ителгән хәзерге К-циядә үзенең идарә итү органнарын булдыру мөмкинлеге була.


Дәүләт идарәсе органнар турында сөйләшүгә күчәбез.


Россия Федерациясенең дәүләт хакимияте органнары .

Слайд №6 ( схема буенча укытучы сөйли)



Дәүләт башлыгы –президент

Парламент-законнар чыгару органы Федераль җыелыш, ул ике палатадан тора, Федерация советы- законнарны хуплый кире кага ала, аңа Россия составындагы барлык республикалар, крайлар,өлкәләр, округ вәкилләре керә.

Икенче түбән палатага- Дәүләт Думасына- ул законнарны кабул итә, аңа депутатлар сәяси партияләр вәкилләреннән сайлана.

Алдан әйтеп үтелгәнчә законнарны депутатлар яза- илебез хакимиятенең вәкиллекле органнарына, закон чыгаручы органнарына, сайланган гражданнар.

Законнарны кабул итү ничек бара соң? Башта проект әзерләнә, депутатлар өйрәнәләр фикер алышалар, төзәтмәләр кертәләр тавыш бирү белән кабул итәләр. Һәм президентка юллыйлар. Кул куелгач, закон үз көченә керә. Закон ике телдә языла рус телендә һәм татар телендә.

Законны кем тормышка ашыра? Башкарма органнар- хөкүмәт. Министрлыклар керә - мәсәлән мәгариф һәм фән министрлыгы.


Татарстан Республикасының дәүләт хакимияте органнары

Слайд №7 ( схема буенча укытучы сөйли)


Дәүләт башлыгы президент.

Хакимиятләрнең бүленеш принцибы саклана. Һәр тармак үз бурычын башкара.

Закон чыгаручы орган - Дәүләт Советы - ( рәисе Мөхәммәтшин Фәрит Хәйрулла улы)


Законнарны кем тормышка ашыра? ( Министрлар кабинеты.)



  1. видеофильм карау «ТР Дәүләт Советы тарихыннан».

(12 минут видеофильм)



V. Укучыларның белемнәрен тикшерү: сорау-викторина.


Шәхесләр, сәясәттә кулланылыштагы сүзләр.



  1. Законнар кайда туалар? ( парламентта)

  2. ТР Парламенты ничек атала? ( Дәүләт Советы)

  3. Дәүләт Советы Рәисе кем? ( Мөхәммәтшин Фәрит Хәйрулла улы)

  4. ТР башкарма хакимият? ( Министрлар кабинеты)

  5. РФ һәм ТР да законнарны кире кагу хокукы кемгә карый? ( Президентка)


  1. РФ парламенты ничек атала? ( Федераль җыелыш)

  2. Федераль җыелыш нинди палаталардан тора? ( Федерация Советы, Дәүләт Думасы)

  3. РФ башкарма хакимият? ( Хөкүмәт)

  4. Законнар ничә телдә кабул ителәләр? ( ике дәүләт телендә татар һәм рус телләрендә)

  5. Сез нинди законнар беләсез? ( Мәгариф турында ТР законы, ТР-ы Гаилә кодексы Бюджет Кодексы, ТР дәүләт символлары турындагы закон, Сайлау кодексы, ТР Экология кодексы)





VI. Депутатлар белән әңгәмә.

  • Ә хәзер кунакларны түргә чакырабыз. Рәхим итегез! Сүзне сезгә бирәбез.


Әйдәгез, сүзне кунакларга бирик.

      1. Шәйхулла Галимуллович безгә үзегезнең эшегез, сезгә депутат булу өчен нинди сыйфатлар булуы кирәк булды, мәктәп еллары, белем алу ярдәм иттеме.


2. Рамиль Мухтарович, безгә үзегезнең эшегез, район Советы депутаты буларак, үзгәрешләр турында әйтеп китегез әле. Сез зур мәсьәләләрне хәл итү комиссиясендә, икътисадъ үсеше, бюджет ,финанс буенча, укучыларга әйтер сүзләрегез.

Депутат чыгышы...

3. Рәдиф Равилович сез авыл советы рәисе, депутат- күп чараларны мәстәкыйль хәл тәргә дә кирәк була, нинди сезнең эш юнәлешегез.( Әңгәмә барышында кучылар үзләрен кызыксындырган сораулар бирәләр, үзара фикер алышалар)


  1. Йомгаклау.


Укучылар йомгаклап, мин сезгә бер притча сөйлим әле.

Бабил патшасы Хаммурапи һәм аның законнары – мөһим тарихи чыганаклар турында сез беләсез.

Шамаш - кояш һәм гадел хөкем алласы ярдәмчеләре белән киңәшәләр, ничек кешеләргә ярдәм итәргә.

Беренче ярдәмче әйтә:- Кешеләрдән суны алыйк, суның, җирнең кадерен белерләр?

-Юк,- ди кояш алласы, алар су эзләп бер урыннан икенче урынга күченеп йөрерләр, үзара ызгышып бетәрләр.

Икенче ярдәмчесе әйтә:- Без кешеләргә барын бирик, ризык та, кием-салым да, йорт-җирләр дә.

-Юк,- ди кояш алласы, барын бирсәк-алла тагын бирер әле дип, берни турында да уйламаслар.

Һәм үз җавабын әйтә:-Без аларга яшәү, тормыш кагыйдәләре, законнарны бирик. Шул законнарны үтәгәндә генә, белгәндә генә - алар ирекле була алырлар.Законнарга нигезләнеп карарлар чыгарырлар.

Минем әйтергә теләгән фикерем шул: Законнарны белү, үтәү- бу башкаларга да зыян ясамыйсың, үзең өчен дә файда гына.


Укучылар, дәрестә ясаган чыгышларыгыз, җавапларыгыз, фикерләрегез өчен рәхмәт. Безнең бүгенге дәрескә килүләре өчен, аңлаешлы, аңлатмалы,кызыклы чыгышлары, сезнең белән әңгәмәләре өчен үзем һәм сезнең исемнән кунакларга рәхмәт белдерәм. Сәламәт булыгыз, шат булыгыз.


Кулланма материаллар:


1.Татарстан Республикасы мәгариф учреждениеләрендә парламент дәресе үткәрү өчен мультимедия уку-укыту-методика комплексы.

2. Михайловский Ф.А. Борынгы заман тарихы.5 нче сыйныф өчен дәреслек.

3. Данилов А.А.Россия дәүләте һәм халыклары тарихы.7 нче сыйныф өчен дәреслек.

4. Данилов А.А.Россия тарихы XX гасыр -XXI гасыр башы. 9 нчы сыйныф өчен дәреслек.

5. Җәмгыять белеме. 11 нче сыйныф өчен дәреслек.

6. Татарстан Республикасы Конституциясе.

7. Россия Федерациясе Конституциясе.






























































8


Слайд 1
Мәктәптә парламент сәгате. Тема: “Законнар кайда туа” “Парламентаризмны үстерми торып, хокукый җәмгыятьне үстереп булмый.” ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Хәмидуллина Халисә Харис кызы Тарих укытучысы Татарстан Республикасы Питрәч районы Күн урта гомуми белем бирү мәктәбе
Слайд 2
Зако Зако н нПарламент Парламен тПарламентар изм Үтәлүе мәҗбүри булган кагыйдәләр, положениеләр җыелмасы. Хакимиятнең тулысынча яки өлешчә сайлау юлы белән төзелгән иң югары вәкаләтле, закон чыгару органы.
Слайд 3
Парламент РФ Федераль җыелыш ТР Дәүләт Советы
Слайд 4
Парламентариз м– демократик дәүләтләрдә югары хакимиятне оештыру, функцияләрне билгеләү системасы. “Парламентаризмны үстерми торып, хокукый җәмгыятьне үстереп булмый.” ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин
Слайд 5
Конституция билгели Җәмгыять һәм дәүләт корылышын Хакимят органнарын төзү тәртибен һәм принцибын Гражданнарның хокукларын Сайлау системасын Гражданнарның бурычларын
Слайд 6
Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары Президент Федераль җыелыш Хөкүмәт Федерация Советы Дәүләт Думасы Суд хакимияте Югары арбитраж суды Башкарма хакимият Югары суд Закон чыгару хакимияте Конституция суды Дәүләт башлыгы
Слайд 7
Татарстан Республикасы Дәүләт башлыгы Закон чыгару хакимияте Башкарма хакимият Суд хакимияте Президент Дәүләт Советы Министрлар кабинеты Конституция суды
Слайд 8
Кулланма материаллар: 1.Татарстан Республикасы мәгариф учреждениеләрендә парламент дәресе үткәрү өчен мультимедия уку-укыту-методика комплексы. 2. Михайловский Ф.А. Борынгы заман тарихы.5 нче сыйныф өчен дәреслек. 3. Данилов А.А.Россия дәүләте һәм халыклары тарихы.7 нче сыйныф өчен дәреслек. 4. Данилов А.А.Россия тарихы XX гасыр -XXI гасыр башы. 9 нчы сыйныф өчен дәреслек. 5. Җәмгыять белеме. 11 нче сыйныф өчен дәреслек. 6. Татарстан Республикасы Конституциясе. 7. Россия Федерациясе Конституциясе.

Полный текст материала Парламент дәресе "Законнар кайда туа?"; 11 нче сыйныф смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Хәмидуллина Халисә Харис кызы  Halisa
03.04.2012 0 4246 633

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.



А вы знали?

Инструкции по ПК