Разработка урока развития речи "Туган ягым-яшел бишек" для 5 класса
Балтач муниципаль
районы Яңгул урта гомуми белем мәктәбе
(5нче сыйныфта бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе)
Үткәрде : Шәрипова Р.А. Балтач
районы Яңгул урта мәктә-
бенең 1 нче кв.категорияле
татар теле һәм әдәбияты
укытучысы
2011 нче ел
ТЕМА: Туган ягым -яшел бишек.
МАКСАТ:1.Пейзажның матур әдәбиятта ,сәнгатьтәге урынын билгеләү.
2.Әдәбиятның рәсем сәнгате, музыка сәнгате белән тыгыз бәй-
ләнештә булуын танып белергә өйрәтү.
3.Якташ әдипләр иҗатына ,туган як табигатенә мәхәббәт
тәрбияләү ; укучыларның фикерләү сәләтен ,сөйләм культурасын
үстерү.
МАТЕРИАЛ : Якташ шагыйрьләребезнең табигать күренешләрен сурәт-
ләгән шигырьләре
ҖИҺАЗЛАУ:Укучыларның табигать турындагы рәсемнәре, И.Шишкин
картиналарыннан репродукцяләр ,мультимедиа, тест, якташ шагыйрьләрнең шигырь китапларыннан күргәзмә.
Дәрес тибы: Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.
Дәрес төре: дәрес- тренинг.
Эш формалары: Индивидуаль, төркемнәрдә.
Методлар: әңгәмә, интерактив метод.
Дәрес барышы
1.Уңай психологик атмосфера тудыру.
-Хәерле көн укучылар . Кәефләрегез ничек?Дәресне башлыйбыз.
2.1)Фәрит Хатыйповның Клара Булатова сүзләренә язган
“Шушы яктан шушы туфрактан без” җырын тыңлау.
-Без тыңлаган җыр нәрсә турында?
2)Акыл штурмы
-Ә нәрсә соң ул туган як?
(җавап биргәнче кагыйдәләр искә төшерелә)
-Үз фикереңне курыкмыйча әйт
-Башкаларны тыңла
-Бер фикерне дә тәнкыйтьләмә , аларга бәя бирмә
-Кабатлама, төрле яклап фикер йөрт
(Әйтелгән фикерләр электрон тактага языла бара, чөнки ахырда нәтиҗә ясарга кирәк була. Һәр кеше җавап бирә , кабатлау булырга тиеш түгел. Ахырдан нәтиҗә чыгарыла.)
-Әйе, укучылар. Туган як һәркем өчен изге,кадерле. Ул кешегә яшәү өчен көч, куәт бирсә, язучыларга ,шагыйрьләргә илһам , дәрт өсти. Һәр язучының , шагыйрьнең әсәрендә туган як ,якты образ булып ,иҗатының буеннан –буена сузыла.
Укучылар , без дә бүген сезнең белән туган як матурлыгын күрергә омтылып , сурәтләү өчен илһам эзләрбез, иҗат дигән зур диңгезгә сәя-
хәт кылырбыз. Иҗат максатыбызга ачыклык кертик: туган як таби-
гатенең матурлыгы белән горурлану ,аны күзәтеп ,үзебезнең иҗади эш-
ләребез өчен материал туплау. Шулар нигезендә без сезнең белән сочи-
нение язачакбыз. Бүгенге дәрестә план төзербез , сочинение язарга әзерләнербез.
Һәр сәяхәтченең кулында кәгазь-каләм була. Аннан соң маршрутны билгеләрбез.Алар сезнең өстәлегездә ята. Әйдәгез ,иң элек көнне, айны
языйк.(Число һәм тема алдан тактага языла.)
-Сезнең алда безнең маршрутны билгеләгән план –карта. Без шундагы
тукталышларга исем куярбыз, бу сочинение планы булыр.
( Кушымта № 1)
3. Юлга коры кул белән генә чыгып булмый, әз генә күңел байлыклары-
бызны барлыйк , запас туплыйк. Иң элек халкыбызның иҗатына мөрә-
җәгать итик . Халкыбыз туган якны нәрсәгә тиңли? Мин сезгә мәкаль-
әйтемнәр искә төшереп килергә кушкан идем ,әйдәгез шуларны искә тө-
шерик .(Укучылар мәкальләрне укыйлар ,мәгънәләрен аңлаталар, үзләрендә булмаганнарын дәфтәрләренә яза баралар.)
Түбәндәге мәкальләр әйтелә ала :
“Туган илем - иркә гөлем .”
“ Туган илең – туган анаң , чит ил - үги анаң .”
“ Туган җирдәй җир булмас , туган илдәй ил булмас .” һ.б.
-Әйе, туган як яшел бишек ул, баланы назлый , кадерли , үстерә, олы юлга озата. Шушы юл башына нинди исем куярбыз?
1)ХАЛЫК ӘЙТСӘ , ХАК ӘЙТЕР. (экранда)
Димәк, бу безнең сочинениеның 1нче пункты булыр.
4.-Укучылар, юлны дәвам итәбез. Без киләсен белепме, ниндидер китаплар калдырганнар, шуларга игътибар итик.
1.Г.Мөхәммәтшин
2.Фәридә Шакирова
3.Гөлназ Гарипова
4. Алсу Гайфуллина
5.Энҗе Закирова
-Әйе, болар безнең районыбызда, авылыбызда туып – үскән шагыйрьләре-
без.
(Күргәзмәдән китаплар алып уку . Шулай ук шигырь текстлары экран-
да да күрсәтелә .)
1.Гөлназ Гарипова “Изге төбәк” шигырен уку
-“Рухлар әрәмәсе” нәрсәне аңлата?
-Бу шигырь нинди хисләр тудыра?
2.Г.Гарипова ”Шушма дулкыннары” шигыре белән танышу.
-Шагыйрә шушма дулкыннарын нәрсәгә тиңли?
-Дулкын тавышлары нәрсә булып ишетелә?
-Болытларны нәрсә белән чагыштыра?
-Нинди эпитетлар ,сурәтләү чаралары күрәсез?
3.Г. Мөхәммәтшин “Туган як” шигыре белән танышу.
-Туган якның якын , кадерле булуын кайсы юллар күрсәтә ?
-Туган як назларын кем назы белән чагыштыра ? Ни өчен дип уйлыйсыз?
4. Г. Мөхәммәтшин “Туган як хатирәсе “
-Кеше белән табигать арасындагы бәйләнешне автор ничек аңлата?
-(Ятып – ятып аунадым чирәмеңә , ди)
-Тузганак турында әйткән юлларны табыгыз.
5.Сезнең арада да туган як табигатенә сокланып, илһам алучылар
бар. Хәзер сүзне Гөлиягә бирәбез. Ул сезгә үзе язган шигырьне укып
китәр.
(Гөлия яттан үзе язган шигырьне укый.)
-Ә без сезнең белән сочинениебызның 2нче пунктын язып куярбыз:
2. а)ЯКТАШ ШАГЫЙРЬЛӘРЕБЕЗ ТУГАН ЯК ТУРЫНДА яки
б)ШИГЫРЬ ЮЛЛАРЫНДА ТУГАН ЯК МАТУРЛЫГЫ.(экранда)
5.Физкультминут
(Түгәрәкләнеп басалар да, туп ярдәмендә туган як табигатен сурәтләүче
сыйфатларны әйтәләр .)
6.Без дә туган җирне яратуыбызны үзебезнең рәсемнәрдә күрсәтергә
тырыштык.(Укучыларга өй эше итеп “Минем иң яраткан табигать
почмагы” дигән темага рәсем ясарга бирелгән иде.)
(Берничә укучы үз рәсемнәре турында сөйли .)
-Әйе , укучылар, сезнең рәсемнәрдә дә пейзаж сурәтләнгән. Ә шигырь
белән пейзаж арасында нинди аерма бар соң?
(Беренчесендә сүзләр сурәт ясый , ә икенчесендә буяулар, сүзләр телгә
килә.)
-Бу тукталышка нинди исем бирербез?
3. ТУГАН ЯК БИЗӘКЛӘРЕ (экранда)
7.-Ә сез безнең як урман – кырларының матурлыгын сурәтләгән нинди рәссамнарны беләсез?
-.....
-Әйдәгез укучылар 4 нче тукталышка рәссамнар янына тукталыйк.
а)Бер укучы И.И.Шишкин турында мәгълүмат бирә.
б)Икенче укучы И.Шишкинның “Арыш басуы “ картинасы турында
сөйли. ( Кушымта № 2)
-Бу тукталышка нинди исем бирәбез ?
4.БӨЕК РӘССАМНАРДА КУНАКТА яки (экранда)
ШИШКИН –ТУГАН ЯК ҖЫРЧЫСЫ.
8. Ә хәзер “Көйне таны “ уены уйнарбыз.
а) “Туган як” Вәсилә Фәттахова
б) “Керим әле урманнарга “ Илһам Шакиров
в) ”Туган ягым каеннары “ Зөхрә Сәхәбиева
г) “Балтачым” “Нур “ группасы
-Укучылар ,без беренче тукталышта туган як турында шигырьләр бе-
лән танышкан идек, ә монысында җырлар тыңладык. Җыр белән ши-
гырь арасында нинди охшашлык һәм аерма бар ?
-(Җырның ике авторы була : шагыйрь һәм композитор.)
-Туган як кырларында үскән матур чәчәкләр дә , ап-ак каеннар да , тау-
лар да күңелгә бик якын .Шагыйрьләр аны сүзләр белән , композиторлар моң аша чагылдыралар . Тукталышка нинди исем бирәбез ?
5.ТУГАН ЯК МОҢНАРЫ. (экранда)
9. Укучылар , безнең юлыбыз дәрьяга – тел дәрьясына килеп җитте. Иң элек искә төшерик әле , дәрья безнең сөйләмдә нинди мәгънә
белдерә ?
Сүзлек эше :
(Укучылар “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”ннән “ дәрья” сүзенә
аңлатма бирәләр)
Дәрья – киң,зур су
-Ә хәзер аның төбеннән энҗе – мәрҗән чүпләрбез.
(Карточкалар таратыла , укучылар мөстәкыйль эшлиләр.)
(Кушымта № 3)
Димәк, бу пунктны:
6.” ТУГАН ТЕЛ ДӘРЬЯСЫНДА .”- (экранда)
дип атарбыз .
10. - Ә хәзер соңгы тукталышка юл алабыз .Әнә алда тау – иҗат тавы. Сез шул тауга менәргә тиешсез . Анда инде болай гына менеп
булмый . Сез тау итәгенә утырып , иң элек бүген күргәннәрегез тәэсирендә туган якның матурлыгы турында сочинениеның кара-
лама өлешен язарга тиеш буласыз. Планыгыз дәфтәргә язылды , әй-
дәгез әле , укып чыгыйк , төзәтүләр, үзгәртүләр кирәкмиме ? Тауга
менәргә рөхсәт алу өчен , иң элек сезгә аңа исем кушарга кирәк булачак (план экранда бирелә барды ):
“ТУГАН ЯГЫМ -- ЯШЕЛ БИШЕК “ яки (Экранда)
“ТУГАН ЯГЫМ – ГӨЛЛӘР ИЛЕ “
11.- Ә хәзер әйдәгез , дәрес башында без сезнең белән “Нәрсә ул туган як “ дигән темага фикер йөртеп , аларны тактага яза барган идек ,шуларны план белән чагыштырыйк .
( Нәтиҗә ясала .)
12.Ә хәзер укучылар без сезнең белән сочинение язганда кирәк булачак кайбер төшенчәләрне искә төшереп китәрбез. Моның өчен тест эшләп алырбыз.( Кушымта №4)
13 . –Иң матур башламга конкурс игълан итәм :
“Авылым , сихри гүзәл табигатең , урман – кырларың белән күңелемнең иң түренә кереп урнаштың да син ...”
Өй эше: Сочинениены караламага язып килергә .
Нәтиҗә:
-Балалар бүгенге дәрес турында фикерләрегез нинди ? Каршыдагы
дәфтәр битенә үзегезнең кәефләрегезне күрсәтегез :
Кушымта 1
ТЕСТ
1.Әсәрнең төп сюжет сызыгын , темасын чагылдыру өчен автор тарафыннан , әсәр текстының башында куела торган сүзләр
а) эпиграф
б) эпитет
в) литота
2. Табигать күренешләрен сурәтләү ничек атала ?
а) натюрморт
б) графика
в) пейзаж
3. Мәгънәләре бертөрле , язылышлары төрле булган сүзләр
а) антоним
б) омоним
в) синоним
4. Бер әйбер яки күренешне икенче бер әйбер яки күренешкә охшатып алардагы уртак якларны күрсәтү
а) чагыштыру
б) җанландыру
в) сынландыру
5.Әдәби әсәрдә кешенең тышкы кыяфәтен ,йөзен ,киемен, бизәнү рә=
вешен сурәтләү
а) образ
б) портрет
в) характеристика
6. Вакыйга һәм күренешләрне артык зурайтып сурәтләү
а) гипербола
б) литота
в) фантастика
7. Үзләренең мәгънәләре , төзелешләре , функциональ үзенчәлекләре ягын-
нан аерым сүз һәм сүзтезмәләрдән аерылып торучы, үзгәртелмичә бө-
тен килеш әйтелүче төзелмәләр
а) синонимнар
б) антонимнар
в) фразеологик әйтелмәләр
Кушыл син дә , җырлыйк бергә ,
Яңа матур җыр тусын.
Бу нинди җөмлә?
а) сорау
б) боерык
в) хикәя
Кушымта 2
ТУГАН АВЫЛ
Туган авыл ! Һәркем өчен дөньяның иң ямьле урыны ,иң гү-
зәл почмагы ул. Урман – таулар , елга – күлләр ,басу- әрәмәләр ,
болын – тугайлар ...Һәммәсе туган як гүзәллеге , аның аерылмас бизәге . Кемнәр өчендер туган авыл ак каеннары ,
печән чаба торган болыннары , атлар уйнап йөргән тугай
лары белән кадерле булса , икенчеләре өчен ул чишмәләрдән башка күз алдына китергесез . Кайберәүләр өчен туган авыл – авылына илтүче зур юл . Ләкин барыннан да элек туган
авыл – синең беренче авазыңны ишеткән , беренче адымыңның шаһиты булган , балачагың һәм яшьлегең үткән изге җир ; әби – бабаң , әти - әниең яшәгән туган йортың , туган нигезең ул . Син үскән саен ишегалды гына сиңа тар кебек тоела , капкадан чыгуга , синдә мең сорау туа ,сине гаҗәпләнү катыш кызыксыну биләп ала .Шул чагында сиңа каяндыр аваз ишетелгән кебек була .
Безнең тарих озын ,үскән кызым,
Борыла – борыла аккан сулар кебек ,
Һәр борылышта берәр бабаң торган ,
Бу камышлар шаулый шулар кебек .
Бу басуда әбиең урак урган ,
Бу болында бабаң печән чапкан ,
Бу урманнар һаман шаулап торган ,
Борылып –борылып күпме сулар аккан .
Сандугачлар карый сиңа карап ,
Ай елмаеп тора зәңгәр кичен ,
Җилләр исә чәчләреңне тарап ,
Ак болытлар ага синең өчен .
Безнең гомер озын , үскән улым ,
Урман буйларында күксел рәшә ,
Әнә сиңа мең чәчәкле болын ,
Һәр бөҗәккә абый булып яшә .
Башларыннан сыйпа арышларны ,
Башларыннан сыйпа куакларны ,
Кабатлама безнең ялгышларны ,
Кабатлама безнең гөнаһларны !
4нче вариант
Нокталар урынына тиешле хәрефләрне куеп
укыгыз .
Урмандагы зифа кае...арга
Сокланудан та..га калам мин .
Т...ган а..ылым , синең гүзә...екне
Шигыр...әремә дә салам мин.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Шарипова Роза Александровна
→ ранункулюс 03.04.2012 0 9989 517 |
Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.