Исследовательская работа по теме "Какое число счастливее: 3, 7 или 13?"


15


Автор: Бикмухаметова Голниса Рифатовна

учитель математики

МБОУ СОШ поселок Ныртинского совхоза

Кукморского муницпального района Республики Татарстан


Исследовательская работа: ”Какое число счастливее: 3, 7 или 13?” (на татарском языке: “Кайсы сан бәхетлерәк: 3, 7 яки 13леме?”).


Эчтәлек


  1. Кереш-------------------------------------------------------------------------------2

  2. Дөнья белән саннар идарә итә”-------------------------------------------------3

Бүлек 1. Саннар һәм язмыш-------------------------------------------------------3

Бүлек 2. Кайсы сан бәхетлерәк: 3; 7 яки 13леме?----------------------------6

    1. Халык фикерен өйрәнү--------------------------------------------6

2.1.1.1 анкета буенча математик исәпләүләр--------------------------7

2.2. 3; 7 һәм 13нче числода алган билгеләр анализы (сентябрь- декабрь 2011 ел)------------------------------------------------------------------8

2.2.1.3, 7, 13ле саннары минем гаиләмдә һәм тормышымда--------9

III. Нәтиҗә-------------------------------------------------------------------------10

IV. Әдәбият исемлеге-------------------------------------------------------------11

V. Кушымта-------------------------------------------------------------------------12

Кушымта 1. 3; 7 һәм 13ле саннары буенча халык фикере нәтиҗәләре-12

Кушымта 2. Сентябрь – декабрь айларындагы өлгереш нәтиҗәләре---13

Кушымта 3. 3; 7 һәм 13нче числода алынган билгеләрем нәтиҗәсе----14









I. Кереш.

Математика – фәннәр патшасы. Аның патшлыгы бик күп саннар белән уратып алынган.

Бервакыт математика атналыгына әйтемнәр әзерләп йөргәндә, мин 1; 2; 3; 7 һәм 13 саннарының күп очравына игътибар иттем. Аларның популярлыгын ничек аңлатырга сон? 1 – беренче натураль сан, бар да бердән башлана. 2 – тигезсезлекләр, каршылыклар башы. 3 – төп беренче сан, чөнки аның башы да уртасы да, ахыры да бар. Бу санны борынгыдан камил сан дип санаганнар.Борынгы Вавилонда кешеләр, имештер җир шары тирәли әйләнә торган 7 күчмә планета күзәткәннәр, шуңа күрә җиделе санын тылсымлы дип санаганнар. Кайбер борынгы халыкларда исәпләү башлангычы итеп 10 саны түгел, ә 12 саны булган, ул натураль рәтне тәмамлаган, шуңа күрә аның артыннын билгесез, куркыныч 13 саны килгән. Күпчелек кешеләрнең үзләре яраткан “бәхетле” саннары бар, алар аның бәхет китерүенә чыннан да ышаналар. Бу дөреслеккә туры киләме соң?

Тема.

Кайсы сан бәхетлерәк: 3; 7 яки 13леме?

Максат.

  • 3; 7 яки 13ле саннары арасында бәхетле сан бармы икәнен ачыклау;

  • халык авыз иҗатын өйрәнү;

  • тарих белән кызыксыну.

Бурычлар.

  1. 3; 7 һәм 13ле саннары турында информация алу өчен әдәбият өйрәнергә.

  2. Халык фикерен өйрәнү өчен анкеталар төзергә.

  3. Өлгереш анализын өйрәнү өчен таблицалар төзергә.

  4. Тикшеренүгә нигезләнеп, кайсы санның бәхетлерәк икәнен ачыкларга.

Актуальлек.

Хәзерге заманда аеруча да саннар психологиясе киң кулланылышта. “Туган көнең бәхетле саннар рәтенә керәме?”, “синең бәхет саның нинди?” кебек сораулар популяр бүген. Кешеләр, үз язмышын саннарга юрап, төрле тестлар эшли, сихерчеләргә йөри.

Фараз.

Әгәр дә мин саннар белән бәйле фәнни эзләнүләремне системалаштырсам, саннарның кеше тормышына нинди йогынты ясаганын беләчәкмен.

Эзләнү объекты.

3; 7 һәм 13ле саннары.

Эзләнү предметы

3; 7 һәм 13 санының кешенең тормышына йогынтысы.

Эзләнү алымы.

Әдәбиятта тапкан информацияне өйрәнү; сораштыру үткәрү, халык фикерен, укучылар өлгерешен анализлау.


II. “Дөнья белән саннар идарә итә”.

Бүлек 1. Саннар һәм язмыш.

Күп кешеләр язмыш сынауларын алдан ук, югарыдан язылып куелганына ышаналар. Ягъни, кеше язмышы алдан ук билгеләнеп куелган һәм аны ни генә эшләсәң дә үзгәртеп булмый. Һәркемнең язмышында буласы бәла-казалар саны билгеләнгән.

Ә кешенең язмышында күпме бәла-каза, хәвеф-хәтәр, бәхет-шатлык булачагын белеп буламы соң? Бу сорауга җавап эзләп, инде безнең эрага кадәр белгечләр саннарга бик зур игътибар биргәннәр һәм аларның тылсымлы мәгънәгә ия икәненә ышанганнар.

Бар нәрсәне дә сан аша күрсәтеп була”, - дигән борынгы грек белгече һәм философ Пифагор. Бу сүзләре белән ул дөнья белән саннар идарә иткәнен һәм һәр сан артында ниндидер сер ятканын әйтәсе килгән. Әлъбәттә, Пифагор моңа мистик яктан караган.

Пифагор системасы грек халкына бик зур йогынты ясаган. Греклар барлык саннарның да нинди дә булса вакыйгага бәйле булганына ышанганнар. Мәсәлән, алар 3ле санын яратмаганнар. Греклар бу сан кайгы китерә дип уйлаганнар. Кайгы үзе генә йөрми, бер кайгы килсә, яңадан икене көт тә тор дигән ышану булган.

Ә рус халыкларында 3ле санын могҗизалы һәм сихри көчкә ия дип санаганнар. Шуңа без әкиятләрдә 3 теләк, 3 баһадир, 3 көн һәм 3 ел белән еш очрашабыз. Өчле саны алдан килгән ике санны кушу нәтиҗәсендә килеп чыкканга (2+1=3), өчпочмак белән символлаштырылган һәм үткән, хәзерге, булачак заманны аңлаткан.

3ле саны күп кенә әйтем һәм мәкальләрдә очрый, бу аның гадәти булмаган үзенчәлеген тагын бер кат исбатлый.

  1. Өләшчегә - өч өлеш.

  2. Өч тиенлек куян - биш тиенлек зыян.

  3. Үлгәч тә өч көнлек эш кала.

7ле омтылыш, теләк һәм фантазия саны дип саналган. Аның да мистик көчкә ия булуына ышанганнар. Борынгы еврейлар 7ле санын изгечә олылаганнар. Изге язмаларда язылганча “... Алты көндә Алла күкне һәм җирне ясаган, дингезне һәм анда булган бар нәрсәне, ә җиденче көндә ирешелгән уңышлардан соң тынычланып мәңгегә күзләрен йомган”. Шуннан соң еврейлар, аннан инде барлык христианнар 7ле санын изге сан дип атаганнар.

7ле саны белән бәйләнгән тагын берничә кызыклы факт: Рим – 7 калкавык өстендә төзелгән шәһәр, Һиндстанда 7 телле ут Алласы бар. Мөселман халкы күкне, 7 катламнан тора, ди. 7 үлемгә дучар итүче гөнаһ: ачу саклау, саранлык, көнчелек, бирәнлек, шәһвәт, тәкәбберлек, ялкаулык. Кешенең 7 сизү органнары бар.

Борынгы Вавилонда кешеләр, җир шары тирәли әйләнә торган җиде күчмә планета күзәткәннәр, алар арасында Кояш һәм Ай да булган. Барлык аңлатып булмас табигать күренешләрен алар Аллалар буйсынуына сылтаганнар, бераз сонрак Аллалар итеп бу җиде планетаны күзаллаганнар. Шулар буенча вакытны да саный башлаганнар. Җиде көнне атна да шул сәбәпле килеп чыккан. Атна көннәре Аллалар исеме белән бәйле. Кайбер телләрдә бу исемнәр хәзер дә исән. Сишәмбе французларда – марди (Марс көне). Чәршәмбе – люнди (Ай көне). Якъшәмбе немецларда – зонтаг (Кояш көне). Атнаның 7 көне дә, салават күперенең 7 төсле булуы да бу санның өстенлеген дәлилли.

7ле саны белән бәйле тәгъбирләр арасында “Дөньяның җиде могҗизасы” дигәне иң популярыдыр мөгаен. Бу мәдәниятның иң данлыклы истәлекле урыннарының атаклы исемлеге. Бу исемлек елдан-ел үзгәрә, ләкин иң таралганы булып Элладада нигезләнгәне санала.

Иң борынгы дөньянын җиде могҗизасы:

  1. Вавилонның “асылынма бакча”сы

Асылынма бакча” борынгы Вавилон шәһәренең иң данлыклы могҗизасы булган. Ләкин археологлар имештер бакчаларның хәрабәсен тапсалар да, моның чыннан да шулар икәнен әйтеп булмый. Без бары тик бу бакчаларның чыннын да булуын гына беләбез, чөнки аларны күргән һәм тасвирлап биргән кешеләр булган.

  1. Олимпияның Зевс сыны.

Олимпияның иң мөкатдәс урыны булып Зевс сыны урнашкан гыйбадәтханә саналган. Гыйбадәтханәнең буе – 64 метр, киңлеге 28 метр, эчке бүлмәнең буе 20 метра җиткән. Тронда утыручы Зевсның башы залның түшәменә тиеп торган. Сынны агачтан ясаганнар һәм ал төстәсе фил сөягеннән пластиналар белән каплаганнар. Аның киемнәре алтын яфраклардан торган. Зевсның бер кулында алтыннан ясалган җиңү алиһәсе, ә икенче кулы белән ул озын жезлга таянган.

  1. Эфеста Артемида гыйбадәтханәсе.

Аны төзергә 120 ел вакыт киткән. Артемида гыйбадәтханәсе дин церемонияләре өчен генә түгел, ә шулай ук Эфасның финанс һәм эшләр үзәге булып торган.

  1. Галикарнас мавзолее.

Галикарнаста,бу мавзолей, безнең эрага хәтле IV гасырда Мавзол хатыны әмере буенча төзелә. 1800 ел буена шәһәр уртасында тора. Мавзолей тәре походлары вакытында сүтелә.

  1. Родос утравында Кояш алласы Гелиос сыны

Бу сын башка илләрдән килүче корабларга күренеп торган. Аның биеклеге 35 метр чамасы булган. Бу бронза гигантны 12 ел ясыйлар, ләкин ул бары 56 ел гына тора. Җир тетрәү вакытында сын җимерелә.

  1. Египет пирамидалары.

Хеопс пирамидасы төзегәч тә 146.59 метр булса. Хәзер ул 137 метр. Квадрат якларының озынлыгы пирамида нигезе 230,35м. Бу гигантның авырлыгы 5 200 000 тонн, күләме – 2 600 000 куб метр. Әле бүгенгечә пирамиданың ничек төзелүе билгесез.

  1. Александрия маягы.

Маякны биш ел төзегәннәр. Александрия алдынгы техника үзәге һәм иң бай шәһәр булган. Маяк 14 гасырга хәтле торган, хәзерге көндә бик каты җимерелгән хәлдә булса да, ул 30 метрга җитә.

7ле дә 3ле саны кебек күп кенә әйтем һәм мәкальләрдә очрый:

  1. Яшь кеше җиде юл чатында тора – кайсы юлдан китүе үзеннән тора.

  2. Җиде кат үлчә, бер кат кис.

  3. Җидәү берне көтми.

  4. Атнасына җиде җомга.

  5. Җиде дингез артында.

  6. Җиденче күктә.

  7. Җиде көтүче бер сарыкны көтәләр.

  8. Җиде тапкыр синеңчә, бер тапкыр минемчә.

  9. Җиде күпер аша.

Бу бар да бик кызыклы, тик 7ле санының да “китек” яклары бар. Мәсәлән, антик әдәбияттан билгеле булганча, үлемгә дучар итүче 7 гөнаһ бар, Стикс елгасы тәмугны 7 тапкыр әйләнә.

13ле санының бүгенгәчә бәхетлеме яки түгелме икәне билгесез. Кемгәдер бу сан бәхетсезлек китерә, ә кемгәдер киресенчә. Мәсәлән, Франция короле Людовик ( ул – 13че) 13ле санын бәхетле дип санаган. Ул Анна Австрийскага 13 яшь булганда өйләнә.

Композитор Рихард Вагнер 1813нче елда туган. 13нче августта Байротта аның театры ачыла. Ул үз гомерендә 13 музыкаль драма әсәре яза. Немец телен дә аның исем-фамилиясе 13 хәрефтән тора. Һәм Вагнер 13нче февральдә вафат була.

Библиядә дә Алланың 13 мөһим сыйфатлары санап үтелгән.

Шулай да, 13ле күбесенчә бәхетсез сан буларак киң таралган, аны шулай ук “шайтан дюжинасы” дип йөртәләр. Ә нигә 13ле сан бәхетсез дип санала соң? Бер аңлатманы скандинав мифында табарга була. Валгалда, бер бөек Алла сараена өстәл әзерләп 12 Алланы чакырган булганнар. Алар барсы да кешеләргә файда китерә торган булган: берсе мәхәббәт Алласы булган, икенчесе – уңдырышлылык Алласы, өченчесе – матурлык Алласы... Бары ызгыш, талаш һәм көнчелек Алласын гына бәйрәмгә чакырмый калганнар. Бәйрәмнең нәкъ кызган чагында сарайга чакырылмаган кунак килеп керә. Ул бик ачулы була һәм бөтен Аллаларны узара талаштырып бетерә. Шул көннән башлап 13ле бәхетсезлек саны булып санала башлый.

Бу көндә яңа эшләр башламаска, бәйрәмнәр үткәрмәскә, җитди планнар кормаска кушалар. Ә 13е җомгага туры килсә, күпләр бөтенләй хафага сабыша,әллә нинди кара көчләр, караңгы уйлар белән үз-үзләрен битәрли, бу көн бигрәк тә уңышсыз санала, чөнки җомга 13е Христосны кул-аяклары белән аркылы-торкылы агачка кадаклап куйган көн.

13ле саны белән бәйле ышанулар бөтен Европа буйлап таралган. Французларда бер авыл өе дә 13ле санын йөртми. Британия гостиницаларында да бу санлы бүлмәне бик сирәк очратырга була. Кайберләрендә 13нче этаж бөтенләй юк.

Һәр кешегә бу сан төрлечә тәәсир итә. Әмма факт факт булып кала бирә – күп илләрдә бу санны яратмыйлар. Шулай ук моңа үрнәк булып, трикаидекафобия (13ле саныннан курку) төшенчәсенең бөтен дөньяга таралуы тора.

Бу саннарның безгә бәхет яки уңышсызлык китерүен аңлар өчен мин тикшеренүләр үткәрдем һәм нәтиҗәләр ясадым. Менә алар.


Бүлек 2. Кайсы сан бәхетлерәк: 3; 7 яки 13леме?

2.1. Халык фикерен өйрәнү.

Анкета 1. (укучылардан, укытучылардан, танышлардан, күршеләрдән сораштыру)


Сорауның эчтәлеге

Җаваплар

Әйе

Юк

1.

Сез 13ле санын бәхетсез дип саныйсызмы?

6

94

2.

7ле саны бәхетле дигән фикер белән Сез килешәсезме?

10

90

3.

3ле санының бәхет китерүенә ышанасызмы?

56

44

4.

Сезнең тормышыгызда 13ле саны белән бәйле күңелсез вакыйгалар булдамы?

1

99

5.

7ле саны белән бәйле уңышлар булдымы?

20

80

6.

13нче җомга көненнән куркасызмы?

27

73

7.

Сез 13е көнне сәяхаткә чыгып китәргә риза булыр идегезме?

65

35


2.1.1. 1 анкета буенча математик исәпләүләр

3ле саны белән бәйле сорау буенча.

Анкета буенча сорау номеры


Сорауның эчтәлеге


Барлык җаваплар

Җаваплар

Әйе

%

Юк

%

3

3ле санының бәхет китерүенә ышанасызмы?

100

56

56

44

44

Барлыгы

100

56

56

44

44


7ле саны белән бәйле сораулар буенча.


Анкета буенча сораулар номеры


Сорауның эчтәлеге


Барлык җаваплар

Җаваплар

Әйе

%

Юк

%

2

7ле саны бәхетле дигән фикер белән Сез килешәсезме?

100

10

10

90

90

5

7ле саны белән бәйле уңышлар булдымы?

100

20

20

80

80

Барлыгы

200

30

15

170

85


13ле саны белән бәйле сораулар буенча


Анкета буенча сораулар номеры


Сорауның эчтәлеге


Барлык җаваплар

Җаваплар

Әйе

%

Юк

%

1

Сез 13ле санын бәхетсез дип саныйсызмы?

100

6

6

94

94

4

Сезнең тормышыгызда 13ле саны белән бәйле күңелсез вакыйгалар булдамы?

100

1

1

99

99

6

13нче җомга көненнән куркасызмы?

100

27

27

73

73

7

Сез 13е көнне сәяхаткә чыгып китәргә риза булыр идегезме?

100

65

65

35

35

Барлыгы

400

99

24,75

301

75,25

Сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, күпчелек 7 һәм 13ле саннарының сихри көченә ышанмый, хәтта 13нче җомга көненнән куркучылар да сирәк. Мин уйлаганнан аермалы буларак 3ле санына өстенлек бирүчеләр шактый. Бу мәктәптә алган “3”ле билгесенә бәйледер дип уйлыйм (чөнки “4”ле булмаса да, “2”ле түгел бит). (Кушымта 1)




2.2. 3; 7 һәм 13нче числода алган билгеләр анализы (сентябрь-декабрь 2011 ел)

Мин 6 “Б”, 9 “Б” һәм 11 “Б” сыйныфында укучыларның уку сыйфатын тикшердем. 3, 7 һәм 13нче числосында алынган барлык билгеләрне санадым, аларны таблицага урнаштырдым һәм диаграмма аша күрсәттем. (Кушымта 2)


6 «Б»


Билге

Число

5”

4”

3”

2”

3

51

28

22

-

7

47

22

6

-

13

62

29

1

-


9 «Б»


Билге

Число

5”

4”

3”

2”

3

47

27

19

-

7

50

46

21

-

13

14

29

28

-


11 «Б»


Билге

Число

5”

4”

3”

2”

3

57

13

15

-

7

42

14

9

-

13

63

18

6

-


Таблицадан күренгәнчә, алган билгеләр санның сихри көченә түгел, ә укучының белеменә бәйле. (Кушымта 2).










2.2.1. 3, 7, 13ле саннары минем гаиләмдә һәм тормышымда

Минем бу саннарның тормышымда нинди урын алганын тикшереп карыйсым килде.Минем әнием күп балалы гаиләдә үскән, алар гаиләдә 3 кыз булган. Без дә гаиләдә 3 бала: апам, мин һәм энем. Безнең йортның номеры 6 (3 + 3). Машина номеры – 606 (6 + 6 = 12 = 1 + 2).

Әниемнең туган елы 1967, минеке 1997 ел. Апам белән энемнең яшь аермасы 7 ел (1991, 1998). Без 16нчы регионда яшибез (1 + 6).

Безнең 12 тавык һәм 1 әтәч бар (12 + 1 = 13). Хуҗалыбызда 5 сарык һәм 8 бәрән (5 + 8 = 13).

Минем 3, 7 һәм 13нче числода алган билгеләрем (сентябрь – декабрь 2011).

Билге

Число

5”

4”

3”

2”

3

12

2

-

-

7

6

1

-

-

13

13

3

-

-

Бу саннар минем тормышымда шактый очрый. Ләкин аерып алып аларның кайсы бәхетле яки бәхетсез сан икәнен әйтеп булмый
















  1. Нәтиҗә.

Бу эш белән шөгыльләнгәндә, мин саннар дөньясының бик серле һәм мавыктыргыч икәнен аңладым, үзем өчен күп кенә кызыклы һәм таң калдыргыч яңалыклар ачтым. Мин 3, 7 һәм 13ле саннары белән якыннан таныштым, аларның кеше тормышына ничек тәэсир итүен ачыкладым.

Бу эш 3, 7, 13ле саннары белән бәйле тарихи үзенчәлекләрне һәм халык авыз иҗатында булган урыннарын чагылдыра. Күп кенә шагыйрьләр, язучыларның да бит иҗат җимешләрендә нәкъ тә шушы саннарны очратабыз. Мәкальлар һәм әйтемнәрне алардан башка күз алдына да китереп булмый.

Теманың актуальлелеген Пифагорның: “Дөнья белән саннар идарә итә”, - дигән сүзләре раслый. Ләкин үткәргән эшнең төп максаты - кайсы санның бәхетлерәк икәнен ачыклау.

Мин өйрәнгән әдәбияткә, үткәргән сораштыруларга һәм статистик мәглүмәтләргә таянып кайсы санның бәхетлерәк икәнен әйтеп булмый. Бер сан кемгәдер бәхет китерсә, икенче берәүгә, шул ук сан уңышсызлык китерү мөмкинлеге беркемгә дә сер түгел. Саннарга бәйле имеш-мимешләр һәм мистик вакыйгалар кешелекнең үсеш чорында төрле формаларга ия булган. Кеше психологиясе шулай корылган инде: ул үз тормыш юлында үзе үк төрле маҗаралар, катлаулы проблемалар эзли, юк-бар белән башын катыра. Ул төрле ырымнарга, имеш-мимешләргә, гайбәтләргә тиз колак сала, язмышын юрый.

Язмышыңны саннарга “яздырганчы”, башта ул саннарны яхшыга юрарга өйрәнергә һәм үзеңә ышанырга кирәк.














  1. Файдаланылган әдәбият.


  1. Александров А.Ф. «Тайны нумерологии». -М.: РИПОЛ, 2006 – 480 с.

  2. Александров А.Ф. «Числа и судьбы. Ключ к пониманию прошлого, настоящего и буду­щего». -М.: РИПОЛ, 2007 – 416 с.

  3. Миргазиян Юныс «Җиде могҗиза».Казан, Татар. кит. нәшр., 1998.- 47 бит

  4. .Фанавис Давлетбаев “Мәкальләр һәм әйтемнәр”.

  5. Хасанов М. Х., Сабирзянов Г. С. «Татар энциклопедия сүзлеге». - Казан, 2002

  6. Журнал“Математика в школе” № 2, 1999 – 65

  7. . “Кәеф ничек” газетасы, № 271.

  8. Энциклопедический словарь юного математика».-М.: Просвещение,1993



























Кушымта № 1.

1. 3; 7 һәм 13ле саннары буенча халык фикере нәтиҗәләре



Кушымта 2. Сентябрь – декабрь айларындагы өлгереш нәтиҗәләре


6нчы “Б” сыйныфы




9нчы “Б” сыйныфы




11нчы “Б” сыйныфы





Кушымта 3. 3; 7 һәм 13нче числода алынган билгеләрем нәтиҗәсе.





Полный текст материала Исследовательская работа по теме "Какое число счастливее: 3, 7 или 13?" смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Бикмухаметова Голниса Рифатовна  Рифа
19.04.2012 0 3568 506

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.



А вы знали?

Инструкции по ПК