Мастер-класс "Возможности интерактивной доски на уроках татарского языка"


МБОУ «Средняя

общеобразовательная школа № 1»

Ибатуллина Фаниса Анваровна

Мастер – класс

Тема: «Татар теле дәресләрендә интерактив тактаның мөмкинлекләре.»

Мастер – классның максаты: 1) татар теле һәм әдәбият дәресләрен заманча технологияләргә нигезләнеп үткәрү мөмкинлекләрен күрсәтү; инновацион технологияләр кулланып, укучыларга заман таләпләренә җавап бирә торган технологик дәрәҗәдә аралашырга ярдәм итү; авыр темаларны өйрәнүне җиңеләйтү;

2) хәтерне, игътибарны, логик фикерләү сәләтләрен үстерү, диалогик сөйләм телен үстерү;

3)интерактив такта өчен әзерләнгән кызыклы биремнәр аша этләргә җылы мөнәсәбәт тәрбияләү.

Кереш.

- Исәнмесез хөрмәтле кунаклар, укытучылар һәм минем яраткан укучыларым! Мин 1нче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ибатуллина Фәнисә Әнвәр кызы. Бүгенге мастер-классның темасы: «Татар теле дәресләрендә интерактив тактаның мөмкинлекләре».

Хәзер сез 4нче сыйныфта татар теле дәресененнән кечкенә фрагмент карарсыз. Анда интерактив такта өчен үзем әзерләгән биремнәрнең дәрестә ничек кулланылышын күрерсез. Мин ул биремнәрне башлангыч сыйныфлар өчен эффектлы дип саныйм. Биремнәр «Дүрт аяклы дуслар» блогы өчен төзелде. Рәхим итеп карагыз!

Дәрес фрагменты.

- Исәнмесез, укучылар!

Гадәти булмаган дәресебезне башлыйбыз. Без бу дәрестә тылсымлы(волшебный) тактада төрле күнегүләр эшләячәкбез.

Дәреснең темасы: «Этләр».

1 слайд.

- Беренче биремне карыйбыз. Бу нәрсә?

- Бу эт.

Әйдәгез карыйк әле, этнең нинди әгъзаләре(части тела) бар микән? Сул яктагы туры килгән сүзләрне рәсемгә күчереп куярга. (бер-бер артлы чыгып эшләтү)

Дәвам итәбез. (ширманы ачу)

Хәзер уң яктагы һәм сул яктагы сүзләр белән җөмләләр төзибез. Мин беренчесен үзем төзим әле.

ЭТ КОЛАК ЗУР. (балалар чыгып каләме белән хаталарын төзәтәләр)

- Ни өчен колакы түгел, ә колагы дип төзәттегез?

- Чөнки сузыктан башланган кушымча ялгана. Чиратлашу була.

- Дөрес. Әйдәгез, тагын төзибез.(бер-бер артлы чыгып җөмләләр төзиләр, 3-4 җөмлә)

- Молодцы. Дәвам итәбез. Икенче бирем.

2 слайд.

«Эт» сүзен сөйләмдә дөрес куллану өчен тартым белән төрләндерү.

«Эт» сүзен минем, синең, аның, безнең, сезнең, аларның сүзләре белән белән куллануны кабатлыйбыз. (чыгып кушымчаларны язалар.)

Минем этем Безнең этебез

Синең этең Сезнең этегез

Аның эте Аларның этләре

3 слайд.

Лексиканы кабатлау.

- Хәзер яңа сүзләрне кабатлап алабыз.

Лапа – тәпи

Хозяин – хуҗа

Порода – токым

Кличка – кушамат

Выполняет – үти

Дворняжка – авыл эте

(Сүзне бер укучыдан әйттерү һәм дөреслеген чыгып, тактада тикшерү, хор белән кабатлату)

6 слайд

Тест формасын куллану.

Әйдәгез кечкенә генә тест эшләп алабыз. 1нче сорауны укыйбыз. (1укучы укый) Дөрес җавап янына чыгып басабыз. (бер-бер артлы шул рәвешле дәвам итү)Дөрес җавап өчен кул чаптыру)

7 слайд

- Сез этләрнең нинди токымнарын беләсез? (укучылар җавабы)

Экранга карыйбыз һәм рәсемдә нинди токым сурәтләнгән, шуны табабыз. (сүзләрне рәсемнәргә күчерү)

1.немец овчаркасы; 2. Пудель; 3. Урам эте; 4. Ротвейлер; 5. Долматинец;

6. Боксёр; 7. Терьер; 8. Шарпей; 9. Пекинес; 10. Чау-чау.

8 слайд (өстәмә эш)

Диалог белән эш. (бер җөмләне укыйбыз кабатлыйбыз)(җавапны укыйбыз, кабатлыйбыз) Аннан соң парларда эшлибез.

- Шуның белән безнең кечкенә генә дәресебез тәмам. Укучылар, сезгә зур рәхмәт. (укучылар чыгып китә)

Мастер-классның темасын ачу:

- Бүгенге көндә кайсы укытучы үз алдына «Ничек дәресне кызыклырак үткәрергә?», «Ничек татар теле дәресләренә кызыксыну уятырга?» дигән сорауларны куймый икән. Татар теленә өйрәтүнең төп максаты – укучыларның коммуникатив культурасын үстерү. Укытучының бурычы – баларга телне практик өйрәнү өчен, һәр укучыга үз активлыгын һәм иҗадилыгын күрсәтү өчен шартлар тудыру.

Яңа педагогик технологияләр (проект методы, яңа информацион технологияләр, Интернет-ресурслар)куллану белем бирүдә шәхси якын килүгә ярдәм итә һәм уку процессының индивидуализациясен һәм дифференцациясен тәэмин итә. Һәр предмет буенча да белем бирү рамкаларын киңәйтә, татар теле дә читтә калмый.

Татар теле укытучылары, бигрәк тә рус төркемнәрендә эшләүче укытучылар, информацион технологияләр куллануда кыенлыклар кичерә, чөнки бүгенге көндә предметка яраклы ресурслар юк дәрәҗәсендә. Шуңа күрә безгә презентацияләрне, видеороликларны, тестлар һәм интерактив материалны үзебезгә эшләргә туры килә.

Яңа заманча эш формалары һәм методлары эзләү шартларында интерактив технологияләр белән кызыксыну көчәйде. Актуаль яңалыкларның берсе – интерактив такталар. Гади дәресләрдән аермалы буларак, интерактив дәресләр төзегеәндә укытучыга булган методларны куллану белән беррәттән яңаларын уйлап чыгарырга да мөмкинлекләр туа. Бу вакытта укучыларның яшь үзенчәлекләре, әзерлек дәрәҗәсе, уку профиле дә исәпкә алына.

Интерактив такта ул, гади итеп әйтсәк, компьютерның дисплее. Шулай булгач, компьютерда булган бар материалны интерактив тактада күрсәтеп була.Бу тактаның күп кенә функцияләре дәресләрне кызыклырак итүгә ярдәм итә. Мәсәлән, төрле төстәге каләмнәр игътибарны бер генә нәрсәгә юнәлтергә ярдәм итә. Экранда язу – сызу эшләре үткәрә алу мөмкинлеге укыту процессын тагын да җиңеләйтә. Материалның төрлелеге укучыларның предмет белән кызыксынуын арттыра һәм дәресләрнең сыйфатын үстерә.

Ләкин шуны дөрес аңларга кирәк, интерактив такта куллану барлык проблемаларны юкка чыгара, һәр дәрестә дә бу тактаны кулланырга кирәк дигән сүз түгел. Аның да чамасын белергә кирәк.

Хәзер турыдан-туры бүгенге биремнәргә тукталыйк. Беренче бирем кешеләрнең һәм хайваннарның тән әгъзаларын өйрәнгәндә бик эффектив. Лексиканы ныгытуда куллану бик файдалы. Шунда ук без җумлә төзелешенә дә тукталдык. Экранда хаталарын төзә бардык. Монда «шторка» функциясен күзәттек.

Икенче биремне шулай ук яңа лексиканы өйрәнгәндә яки үтелгән лексиканы ныгыту өчен куллану бик отышлы булыр. Балаларга «бетергеч» белән сөртеп барганда сүз килеп чыгуы бик кызык булды. Сүз ачыла барды, кабатлана барды. Монда без «стирание» функциясен күзәттек.

Өченче бирем шаблонда саклануы белән бик уңайлы. Тартым белән төрләндергәндә, тартымнарны язып торасы юк. Төрле вакытта ачып эшләргә була.

Тест ул белемнәрне тикшерүнең киң таралган формасы. Ә тавышлар кертеп ясалганы, тагы да кызыграк. Сораулар төрле булырга мөмкин.

Соңгы бирем диалогик сөйләм телен үстерүдә зур урын алып тора. Сүзләрне урыннарыннан күчереп йөртү бик кызыклы.

Барлык алда сөйләнелгән материалга йомгак ясап, искәртмә чыгарылды.

Интерактив такта куллануның төп ысуллары:

  1. Экранга чыгарылган язулар, рәсемнәр өстендә язу – сызу эшләре алып бару (төрле сүз төркемнәрен тартым, килешләр белән төрләндерү, җөмлә төзелешен өйрәнү, төшеп калган хәрефләрне, сүзләрне язып кую һ.б)

  2. Группаларда эшләү.

  3. Документлар, таблицалар, рәсемнәр өстендә бергә эшләү.

  4. Компьютер кулланмыйча гына, интерактив такта аша идарә итү. Бу форма электрон дәреслекләр белән эшләгәндә кулланыла.

  5. Интерактив тактаны гади такта итеп куллану. (ләкин нәтиҗәләр сакланыла)

  6. Виртуаль клавиатура кулланып, текстлар белән эш.

  7. Интерактив тактада дәрес вакытында эшләнелгән барлык эшләрне дә саклау. (икенче дәресләрә дә куллану)

  8. Сакланылган дәресләрне булмаган укучыларга мөстәкыйль рәвештә өйдә өйрәнү мөмкинлеге.

  9. Бер укучының эшен барлык укучыларга да күрсәтү.

  10. Видеороликлар карау (проект эше өчен файдалы, әдәби кинолар карау)

Йомгаклау.

Дәрестә интерактив такта куллану санитар – гигиена нормалары буенча 20 минуттан да артмаска тиеш. Безнең материаллар сезгә файдалы булыр дип уйлыйм.


Полный текст материала Мастер-класс "Возможности интерактивной доски на уроках татарского языка" смотрите в скачиваемом файле.
На странице приведен фрагмент.
Автор: Ибатуллина Фаниса Анваровна  Мендель
24.04.2012 0 4762 734

Спасибо за Вашу оценку. Если хотите, чтобы Ваше имя
стало известно автору, войдите на сайт как пользователь
и нажмите Спасибо еще раз. Ваше имя появится на этой стрнице.



А вы знали?

Инструкции по ПК