Шәле
урта гомуми белем бирү мәктәбендә 2010
нчы елның
20
нче сентябрендә үткәрелгән парламент
дәресе планы.
Тема:
Гражданин
һәм сайлаулар
Максат
һәм дәреснең бурычлары:
-
укучыларны сайлау системасы
барлыкка килүнең тарихы
белән таныштыру;
-
хәзерге сайлау системасының механизмын
күрсәтү;
-
укучыларның танып белү активлыкларын
һәм кызыксынучанлыкларын үстерү;
-
Ватанга мәхәббәт тәрбияләү, илебезнең
лаеклы гражданнары
булырга
өйрәтү.
Дәрес
тибы:
интеграль
дәрес:
жәмгыть
белеме, Россия тарихы, татар халкы һәм
Татарстан тарихы, хокук белеме.
Дәрес
формасы:
катнаш дәрес
Җиһазлау:
РФ Конституциясе
РТ
Конституциясе
Видеоматериал,
слайдлар PowerРоint
Төшенчәләр:
гражданин, сайлаулар, сайлау системасы,
алып бару тәртибе.
Дәрес
барышы.
Россия
гимны башкарыла.
Укытучы.
Исәнмесез, укучылар, хөрмәтле кунаклар.
Без сезнең белән чираттагы парламент
дәресенә җыелдык. 2009 нчы елның 28 нче
октябрендә беренче тапкыр парламент
дәресләре үткәрә башлаган идек. Ул
вакытта “Законнар кайда туа?” дигән
тема буенча парламент дәресе үткәрелде.
Һәм менә бүген дә без традиция буенча,
“Гражданин һәм сайлаулар” дигән
парламент сәгатенә җыелдык.
(
слайд №1 )
Гражданин
һәм сайлаулар.
Безне
хөрмәтләп бүгенге парламент дәресенә
кунаклар да килде. Хәзер алар белән
танышып китик:
Шәйхулла
Галимулла улы Насыйбуллин – Питрәч
муниципаль район башлыгы, Питрәч
муниципаль район советы рәисе;
Әлмиев
Мансур Исмәгыйль улы - Шәле авылы җирле
үзидарә рәисе, Шәле авыл җирлеге советы
депутаты;
Гыйльманов
Азат
Газиз улы -
Шәле участок
амбулаториясенең
җитәкчесе,
Шәле авыл җирлеге советы депутаты;
Хәсәнова
Минзифа Гыйльми
кызы – Шәле урта гомуми белем бирү
мәктәбе директоры, Шәле
авыл җирлеге советы депутатына
кандидат.
II.
Ә хәзер, укучылар, “Гражданин һәм
сайлаулар” дигән дәресне башлап
җибәрәбез.
Без
сезнең белән беренче чиратта сайлауларның
тарихы белән танышып китик әле. Бу тарих
фәненнән алган белемнәребезне искә
төшерергә ярдәм итәр.
Иң
беренче тарихта сайлау органнары Борынгы
заманда ук барлыкка килгән (слайд № 2)
-
Б.э.к. V-IV
гасырда Афина полисы демократик
республика була.
Афинада властьның югары органы- Халык
җыелышы. Анда 20 яшькә җиткән Афина
гражданнары катнаша.
Борынгы
Афина атасы да, анасы да, Афинада туган
кешеләр – гражданнар дип атала.
Гражданин
– үз иленең Конституциясен таный, үзенә
бирелгән хокуклардан файдалана һәм
Конституция вазифаларын үти. Шулай ук
дәүләт тә үз гражданнарының гомерен,
мөлкәтен, хезмәтен һәм ялын сакларга
йөкләмә ала. ( № 3 слайд)
-
Рим республикасында патрицийлар һәм
плебейлар арасында тигез сайлау хокукы
кертелә.
-Урта
гасырларда I
сайлау институты XIII
г. Англиядә барлыкка килә. 1265 елда Англия
парламентына 37 графлыктан һәм
шәһәрләрдән 2 шәр вәкил сайлана.
-
Урта гасырларда Русь дәүләтендә
республика идарәсе булып Бөек Новгород
санала (№4слайд).
Анда
барлык мөһим мәсьәләләр
вече – халык җыелышында карала. Монда
бары тулы ирекле ирләр генә катнаша.
Анда карарлар тавыш бирү белән кабул
ителә. Шәһәр администрациясе башында
посадник тора.
-
Яңа заман тарихында сайлаулар идарәсе
битләрен АКШ һәм Франция ача.
-
АКШның 1787 елгы Конституциясе Америка
парламентына сайлаулар тәртибен билгели.
-
1791 елгы француз Конституциясе чорында
француз милләтеннән булган сайлаучы
ирләргә яшь цензы 25 яшь була, шушы төбәктә
ул кимендә 1 ел яшәгән булырга тиеш була.
-
Наполеон Бонапарт чорында 1799 елгы
Конституция милек цензын бетерә, ләкин
катлаулы күпбаскычлы сайлау системасы
кертелә. 1802 елда Наполеон император дип
игълан ителгәч, Франциядә монархия
торгызыла.
-
XIX гасырның II яртысында һәм XX гасыр
дәвамында закон чыгаручы властьның
сайлау институтлары дөньяның күп
илләрендә барлыкка килә. XX гасырда
сайлау законнарыннан милеккә чикләүләр
бетерелә, хатын-кызлар ирләр белән тигез
сәяси хокук алалар.
-
Дәүләт Советы турында видеоматериал.
-
1993 елгы РФ Конституциясе нигезендә
(слайд № 5) актив сайлау хокукы ничә
яшьтән кертелә? (18 яше тулган барлык
гражданнар да кертелә, чыгарма булып
суд карары нигезендә ирегеннән мәхрүм
ителгәннәр тора)
-
Ә менә укучылар, Россия Президенты
Дмитрий Анатольевич Медведев тарафыннан
сайлау системасына үзгәрешләр кертелде,
хәзер җирле үзидарә вәкиллекле органнарына
сайлауларда 18 яшьтән үз кандидатураңны
күрсәтергә мөмкин. Димәк, син 18 яшьтә
депутат булып сайлана аласың. Бу ни өчен
шулай эшләнде соң? Чөнки хәзерге вакытта
яшьләр бик актив сәясәттә катнаша
башлады һәм олы яшьтәге кадрлар кимү
сәбәпле, яшьләргә олылардан тәҗрибә
туплап калу кирәклеге ачыкланды.
-
Укучылар, ә ничә яшьтән Президентлык
постына сайланып була?
(35
яшьтән дә ким булмаганнар Президентлык
постына сайлана ала, бу кеше РФ
территориясендә 10 елдан да ким яшәмәскә
тиеш)
(21
яшьтән ул сайлауларда катнашу хокукына
ия булырга тиеш)
-Укучылар,
ТР Дәүләт Советына депутат булып ничә
яшьтән сайланып була?
(ТР
Конституциясе нигезендә ТР Дәүләт
Советына депутат булып 21 яшькә җиткән
гражданин сайлана ала)
Рәхмәт
бик яхшы, бик яхшы!
-
2005 елдан РФ субъектларына җитәкчеләр
РФ Президенты тарафыннан тәкъдим ителә,
һәм алар шул урында 5 ел дәүләт хакимияте
белән идарә итәләр. Мәсәлән, быел РФ
Президенты Д.А. Медведев тәкъдиме белән
ТР Дәүләт Советы ТР Президенты итеп
Р.Н. Миннехановны билгели. Ул да 5 елга
билгеләнде.
-
РФ Президенты Конституциягә үзгәрешләр
кертте һәм Президентның хакимлек чорын
4 елдан 6 елга, ә РФ Дәүләт Думасы Федераль
Җыелышы депутатларын 4 елдан 5 елга кадәр
озайтты.
Низамов
А.Р. (сайлаулар
системасы һәм депутатлар турында сөйли).
III.
Ә хәзер әйдәгез килгән кунакларга да
сүз бирик әле. Без аны сезнең белән
әңгәмә рәвешендә алып барырбыз. Килгән
кунакларга нинди сорауларыгыз бар,
сезне нәрсәләр кызыксындыра. Рәхим
итегез!
(укучылар
кунакларга сорау бирәләр)
-Бәлки,
килгән кунакларның укучыларга сораулары
бардыр.
IV.
Хәзер барлык сөйләгәннәргә нәтиҗә
ясап, нәрсәләр үзләштерүегезне тикшереп,
конкурс үткәреп алабыз.
Класс
2 командага бүленә, командаларга сораулар
бирелә.
I
команда сораулары:
(№6
слайд) 1. Сайлау участогы сайлау үткәреләсе
көнне сәгать ничәдә ачыла?
(Әгәр
дә ул ТР Дәүләт Советына депутатлар
сайлау уздырылса, иртәнге 8 дә, ә ТР җирле
үзидарә вәкиллекле органнарына сайлау
участогы иртәнге сәгать 7 дә ачыла)
2.
(№ 7 слайд) Сайлау барышын күзәтергә
килгән төрле партия әгъзалары сайлау
бюллетеньнарын санауда катнаша аламы?
(
Ул сайлау бюллетеньнарын санауда катнаша
алмый, бары тик сайлау барышын, нәтиҗә
чыгаруларны күзәтеп тора, ә эш барышында
үзе катнашмый)
3.(№8
слайд) Җирле үзидарә вәкиллекле
органнарына сайлаган вакытта сайлау
бюллетенында кандидатлар фамилияләре
нинди тәртиптә урнаштырыла?
(
җирле үзидарә вәкиллекле органнарына
сайлауларда кандидатлар фамилиясе
алфавит тәртибендә урнаштырыла)
4.(№9
слайд) Хәрбиләр сайлауда катнашамы?
(әйе)
5.(№10
слайд) Россия гражданины ничә яшьтән
сайлау хокукына ия? (18 яшьтән)
II
командага
сораулар.
(№
11 слайд) Сайлау участогы сайлаулар
уздырылган көнне сәгать ничәдә ябыла?
(20 сәгатьтә)
Наблюдательнең
(күзәтүче) сайлаучыларга сайлау
бюллетеньнары бирергә хокукы бармы?
(юк)
РФ
Конституциясе кайсы елны кабул ителә?
(1993 елның 12 декабре)
Сайлауларда
дин әһелләре катнаша аламы? (әйе)
РФ
Дәүләт Думасына депутат ничә елга
сайлана? (5 елга)
-Нәтиҗә
ясала ( баллар санала).
-Укучылар,
сайлауларда төрле ситуацияләр була.
Хәзер шул ситуацияләрнең кайберләре
белән танышып китик.
1ситуация.
10
класслар башкара.
Сайлау
участогына бабай килә. Аның исеме
списокта юк. Олы яшьтәге кеше ачуланып,
сайлау участогыннан чыгып китә. Юлда
күршесе очрый.
-Укучылар,
нәрсә әйтте икән күршесе? Бу ситуацияне
җайларга буламы?
II
ситуация. 11класслар
башкара.
Сайлау
участогына бер ханым үзенең күршесе
белән килә. Аның кулында ике паспорт,
ире өйдә авырып ята. Бу очракта сайлау
комиссиясе члены аңа 2 бюллетень бирергә
тиешме?
-Укучылар,
сайлау участогында комиссия әгъзасы
бюллетеньны бирерме? Ничек уйлыйсыз?
-
Рәхмәт укучылар!
V.
Укучылар, ә хәзер дәрескә нәтиҗә ясыйбыз.
Бүгенге парламент сәгате сезнең өчен
файдалы булдымы? Кем ничек уйлый?
-
Без бүгенге дәрестә бик күп яңалыклар
белән таныштык. 18 яшьтән җирле үзидарә
вәкиллекле органнарына сайлауларда
катнашып үзеңне депутатлыкка кандидат
итеп күрсәтергә мөмкин. Ә бу безгә,
яшьләргә тормышка юл ача. Сәясәт белән
шөгыльләнергә мөмкинлек тудыра, чөнки
без, олы буынның дәвамчылары һәм киләчәк
безнең кулларда. Без никадәр белемле,
оешкан, һәрнәрсәне дә үз вакытында хәл
итә торган булсак, киләчәк тормышыбыз
да өметле булыр.
-
Тагын нинди фикерләрегез бар?
-
Без бүгенге парламент сәгатендә
хөрмәтле депутатларыбыз белән очраштык.
Димәк, депутат үзенең сайлаучыларының
ышанычын күбрәк канәгатьләндерә икән,
ул шулкадәр зуррак уңышларга ирешә. Ул
депутатны халык ярата, ихтирам итә, аның
халык алдында дәрәҗәсе дә югары була.
VI.
Йомгаклау.
-
Укучылар, бүгенге парламент сәгате
сезнең өчен файдалы булган дип уйлыйм.
ТР
Питрәч муниципаль районы муниципаль
берәмлекләре вәкиллекле органнарына
депутатлар сайлау 2010 елның 10 октябрендә
үткәрелә, ягъни 10.10.10. Әти-әниләрегезгә,
әби-бабайларыгызга, абый-апаларыгызга
сайлауларга килгәндә паспортларын
онытмаска, үз вакытында килеп тавышларын
бирү турында искәртегез.
Ә
14 октябрьдән - 25 октябрьгә кадәр халык
санын алу уздырыла. Монда һәрбер граждан
үзенең кайсы милләттән булуын дөрес
билгеләсен иде. Без – татарлар!
-
Парламент сәгате тәмам, игътибарыгыз
өчен бик зур рәхмәт. Минем теләгем,
илебезнең лаеклы алмашчылары булыгыз,
сезнең арадан да дәүләт җитәкчеләре
чыксын. Нинди генә һөнәр иясе булсагыз
да, һәрвакыт илебезнең лаеклы гражданнары
булып калыгыз.
-
Хөрмәтле кунаклар, безне хөрмәт итеп
килүегез өчен бик зур рәхмәт! Шундый
зур җаваплы эшегездә уңышлар телибез!
Парламент
дәресе ТР гимны белән тәмамлана.
Дәресне
алып барды:
Шәле
урта гомуми белем бирү мәктәбенең I
категорияле тарих укытучысы Мөхетдинова
Рәсилә Мәгъсүм кызы.